Гөлнара Гарипова: «Көчле белгечләр Арчада әзерләнә»
Күп кенә танылган шәхесләргә канат куйган Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте быел 95 еллыгын билгеләп үтә. Бүгенге вазгыятькә карамастан, республикабызны милли кадрлар белән тәэмин итүче уку йортына керүчеләр саны елдан-ел арта гына. 2013 елда биредә 439 студент укыса, бүгенге көндә 950 студент белем ала. Көллият директоры – Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Гөлнара Фидаил кызы Гарипова белән әңгәмәбез дә нәкъ менә милли кадрлар әзерләүдәге уңышлары, аларның эш тәҗрибәсе һәм бүгенге яңалыклары хакында.
МИЛЛИ КАДРЛАР ДӘРЕСТӘ ГЕНӘ ФОРМАЛАШМЫЙ
– Гөлнара Фидаилевна, бүгенге көндә Арча педагогика көллиятен чын дәрәҗәсендә бренд дияргә мөмкин. Сез инде ничә еллар шушы белем учагында кайныйсыз, уку йортының уңышлары күз алдында. Бу дәрәҗәгә ирешү өчен, үз алдыгызга нинди максатлар куеп эшлисез?
– Мин бирегә 2013 елда килдем. Мөнәвир Ибраһимов, Илдус Сәгъдиев кебек олпат шәхесләр җитәкчелек иткән уку йортына килеп керү аеруча зур җаваплылык өстәде. Элек-электән мәгърифәт учагы саналган, абруе, дәрәҗәсе югары булган Арча педагогика көллияте урта һөнәри белем бирүче уку йортлары арасында әйдәп баручылардан саналган. 2013 елда безгә, Татарстан Рәисе инициативасы, Мәгариф һәм фән министрлыгы карары нигезендә татар телен саклау һәм үстерү өчен шартлар тудыру максатыннан, Казан арты милли кадрлар әзерләү буенча ресурс үзәге дигән статус бирелеп, капиталь төзекләндерү үткәрелде. Бүгенге көндә педагогик кадрларны остазларыбызның эш тәҗрибәләренә, традицияләргә нигезләнеп һәм яңа технологияләр кулланып әзерлибез. Ел саен беренче курска 200 гә якын укучы кабул ителә. Тугызынчы сыйныфны тәмамлап килүчеләр көллияттә 3 ел 10 ай белем ала. Без ике телдә дә иркен эшли алырлык белгечләр әзерләп чыгарабыз. Бурычыбыз – аларның тел белү дәрәҗәсен тагын да үстерү. Студентларыбыз, дүрт ел укып, үзләренең диплом эшләрен татар телендә яклый алалар. Башка уку йортларыннан нәкъ менә шуның белән аерылып торабыз да инде.
Укытучылар да бик көчле. Коллективта барысы 170 кеше эшли, балаларга 90 педагог белем бирә. Аларның һәрберсе – белем һәм тәрбия бирүне милли юнәлештә алып бара торган кадрлар. Уку йортының кыйммәте дә нәкъ менә шунда.
Милли кадрларны формалаштыру – күпкырлы эш. Ул дәрестә генә алып барылмый. Көллияттә туган телне, милли сәнгатьне, фольклор һәм халык педагогикасын өйрәтүгә зур игътибар бирелә.
Биредә милли традицион бәйрәмнәр, фестивальләр һәм концертлар, күр- гәзмәләр, Татарстанның фән һәм мәдәният эшлеклеләре белән очрашулар еш була. Бу юнәлештә үзебезгә генә хас алымнарыбыз бар. Мәсәлән, Арчаның гына түгел, республиканың визит карточкасына әйләнгән «Арча егетләре» һәм 50 елдан артык тарихы булган «Ләйсән» халык вокаль ансамбльләре, «Язгөл» вокаль ансамбле, «Талисман» халык биюләре төркеме дә – сәхнә бизәге. Көллияттә «Яшьләр» театр студиясе эшли. Алар республика һәм Россиянең төрле төбәкләрендә үткәрелгән чараларда уңышлы чыгыш ясыйлар. Авыллардан килгән, күбесенең музыкаль белем алырга да мөмкинлеге булмаган балаларда әнә шулай сәнгатькә, мәдәнияткә мәхәббәт уятабыз. Татарча белмәгән балалар да дүрт ел дәверендә укып, татарча аралашырга өйрәнеп китә икән, бу – бик зур уңыш.
Кайвакыт, сез артистлар әзерлисез, укытучылар түгел, дигән тәнкыйть сүзләрен дә ишетергә туры килә. Укытучы ул артист та була белергә тиеш. Чөнки аңа эш дәверендә кеше алдында да чыгыш ясарга, балалар өчен дә кызыклы була белергә кирәк. Шуңа күрә монда һөнәрдән тыш алган өстәмә компетенцияләр: җырлау, бию, сәхнә осталыгы – барысы да аларга алдагы хезмәт юлында ярдәм итәчәк.
Бөтен кеше дә укытучы булып бетми. Моның өчен бик күптөрле сыйфатларга ия булырга кирәк. Без нәкъ менә шул юнәлештә эшлибез.
БЕЗДӘ ДӨНЬЯ ЧЕМПИОННАРЫ УКЫЙ
– Көллияттә нинди белгечлекләр буенча белем алырга мөмкин?
– Бүген көллияттә 950 гә якын студент, 5 белгечлек буенча белем ала: башлангыч сыйныфларда укыту, мәктәпкәчә белем, музыкаль белем, физик тәрбия һәм компьютер системаларын программалаштыру. Дүрт белгечлек – педагогика, берсе мәгълүмати технологияләр юнәлешендә. Укучылар иртәнге сигездән кичке бишкә кадәр уку белән мәшгуль (дәресләр мәктәптәгечә 45 әр минут бара), биштән соң алар өчен 33 түгәрәк эшли. Ел саен 20 бала музыкаль белем ала. Сәләтләре булып та, музыка мәктәпләренә йөрергә мөмкинлекләре булмаган авыл балалары 4 ел дәвамында баян, фортепиано кебек төп музыка уен коралларында уйнарга өйрәнеп чыгалар. Без, аларны шаяртып, «штучный товар» дибез.
Шулай ук спорт өлкәсенә зур игътибар бирелә. Татарстан Республикасының урта һөнәри уку йортлары арасында үткәрелгән спартакиадада 10 ел рәттән беренчелекне биргән юк. Үзебезнең милли спорт юнәлеше – көрәш буенча укучыларыбыз уңышка ирешәләр. Бүгенге көндә бездә күп кенә Россия һәм дөнья чемпионнары укый. Алар физкультура укытучысы булып чыга һәм киләчәктә шушы эшне мәктәпләрдә дәвам итә ала. Моннан тыш, яшьләрнең ялларын файдалы оештыру максатыннан, бушлай унбиш спорт секциясе эшли. Шуңа да студентларыбызның иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр буш вакытлары юк, алар бөтенесе дә каядыр кайнашалар, катнашалар. Арча педагогика көллиятенең сере менә шундадыр. Әнә шулай, 15–16 сәгатен биредә үткәреп, аларның күңелләрендә чын мәгънәсендә көллияткә карата мәхәббәт уяна. Киләчәктә башкача яши дә алмыйлар, шуңа безнең чыгарылыш укучылары актив булулары белән аерылып тора.
Гадәттә, безне татар теле белгечләре әзерлиләр дип ялгышалар. Урта һөнәри уку йортларының үз стандартлары бар һәм безнең белгечлекләр шуңа карый. Моннан тыш, өстәмә белгечлекләр, ягъни үзебезнең укучыларыбызга төрле юнәлештәге яңа белемнәр бирәбез. Мәсәлән, 5–6 нчы сыйныфта – рус теле һәм әдәбияты укытучысы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы, математика, башлангыч сыйныфларда инглиз теле һәм башка бик күп юнәлешләрне алдык. Чөнки мәктәпләрдә кадрлар белән кытлык, шуңа күрә алар төшкә кадәр башлангыч сыйныфларны укытса, соңрак 5–6 нчы сыйныфларга белем биреп, өстәмә эшли ала. Тәҗрибә рәвешендә генә башланган эш яхшы күрсәткечләр бирде. Хәзер бу кадрларга сорау зур, шуңа киләчәктә дә дәвам итәргә планлаштырабыз. Эш бирүчеләрнең теләген исәпкә алып, программага үзгәрешләр дә кертәбез.
– Сездә укучы студентларның тормышы кызыклы да, мәгънәле дә узуына инандык инде. Шулай да укырга килүчеләрнең географиясе нинди?
– Бүгенге көндә бездә республиканың 15 шәһәр һәм районыннан, күпчелек Казан арты зонасы Арча, Саба, Балтач, Кукмара, Теләче, Әтнә, Биектау кебек районнардан килеп белем алалар. Татарстаннан гына түгел, чит төбәкләрдән килүче студентлар да шактый, чөнки Бөтендөнья татар конгрессы белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Кая гына барсак та, анда көллиятне тәмамлаган укытучыларга тап буласың. Үз төбәкләрендә татар телен үстерүдә ныклап торып эшләүчеләрнең дә алар булуы ачыклана. Инде 3 ел рәттән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә «Без – Тукай оныклары» лагерен оештыру да үз нәтиҗәләрен бирде. Җәйге ялларын биредә үткәргән балалар яңадан үзебезгә кайта. Соңгы елларда аеруча Әстерхан, Пермь, Владимир, Киров өлкәләре, Марий Эл Республикасы, Ханты-Манси автоном округы, Кырымнан да киләләр. Әлбәттә, аларның күбесе киләчәктә Казанда калырга тели. Бу бер яктан караганда әйбәт тә, чөнки алар кадрлар кытлыгын тулыландыра. Әмма алар, киләчәктә үз төбәкләренә кайтып, шушы эшне дәвам итсә, тагын да әйбәт булыр иде.
Быел бюджет урыннары 170 студентка исәпләнгән иде. Конкурс бер урынга ике ярым кеше булды. Бу – бик матур күрсәткеч. Гадәттә, педагогик юнәлешкә баручылар кими, ә Арча педагогика көллиятендә ул тотрыклы. Бу инде безгә ышанычны аңлата, уку йортының дәрәҗәсен күрсәтә.
Көллиятнең инфраструктурасы киң, безнең ике уку бинабыз бар. Укучылар саны арткач, урын җитми башлагач, хакимият шәһәр уртасында яңа бина алып бирде. 360 урынга исәпләнгән ике тулай торагыбыз бар. Барлык студентларга да урыннар җитеп бетми, әмма беренче һәм икенче курс студентларын, балигъ булмаганнарны йөз процент яшәү урыны белән тәэмин итәбез. Районыбыз җитәкчелеге бу проблеманы хәл итәргә тырыша. Тулай торакта студентлар өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган, бина заманча ремонтланган, бүлмәләр җылы, җиһазлар җитәрлек, шартлар бик яхшы. Ни генә булмасын, югарыдагы җитәкчелек ярдәме белән елдан-ел уку, яшәү шартлары яхшыра, укыту программалары камилләшә бара. Алда торган бурыч, максатларны тормышка ашырырга, бердәм эшләргә әзер торган коллектив булу үзе үк күп нәрсәләргә рухландыра.
«ПРОФЕССИОНАЛИТЕТ» ЯҢА МӨМКИНЛЕКЛӘР АЧА
– Гадәттә, югары уку йортларын тәмамлаган укучылар практиканың аз булуыннан, уку-укыту системасын төптән аңлап бетермичә, мәктәпкә килеп эшли башлауның авырлыгыннан зарлана. Сездә, киресенчә, теорияне практика белән бәйләү буенча ныклы эш алып барыла.
– Беренче курска килгән 15–16 яшьлек балалардан дүрт ел дәвамында чын укытучы әзерләү бик җиңел процесс түгел, бик нык тырышлык кирәк. Бөтенесе дә фи- нишка килеп җитмәскә дә мөмкин, чөнки уку җиңел түгел. Әмма алар инде 19 яшьтә профессионал булып чыга. Үзем аларга гел: «Исем-отчество белән эндәшер өчен, кемгәдер гомер буе эшләргә, тәҗрибә тупларга кирәк, ә сезгә уку йортына эшкә килүгә үк шулай дәшә башлыйлар», – дип әйтәм. Бу инде бик зур җаваплылык. Шуңа күрә теориягә генә түгел, практикага да зур игътибар бирәбез.
Уку процессының 60 процентын практика алып тора. Районыбыздагы 10 балалар бакчасы, 6 мәктәп белән килешү төзелгән. Укучыларыбыз беренче курстан башлап алар базасында тәҗрибә туплый.
2019 елда федераль грантка ия булдык. Бу 12 млн акча безгә заман таләпләренә туры килә торган дүрт остаханә эшләргә мөмкинлек бирде. Остаханәләрдә алып барылган һөнәри юнәлештә 500 гә якын мәктәп баласы үзләрен педагог буларак сынап карады. Хәзер үзебезнең психологыбыз, социаль педагогыбыз да бар. Чөнки инвалид балалар, ятимнәр дә шактый, ел саен физик мөмкинлекләре чикләнгән 7–8 бала укырга керә.
Быел исә «Профессионалитет» федераль грантын оттык, аны тормышка ашырабыз. Арча педагогика көллияте – бүгенге көндә Татарстанда әлеге грантны отучы педагогик юнәлештәге бердәнбер уку йорты. Без Казан, Түбән Кама, Минзәлә педагогика көллияте һәм Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллияте белән берлектә, 3 ел дәвамында, эш бирүчеләр белән тыгыз элемтәдә торып, яңа программалар кабул итеп эшләргә тиеш. Төп эш бирүчеләр – Казан мәгариф идарәсе, Арча мәгариф идарәсе һәм Арчаның 6 нчы мәктәбе. Аның яңалыгы шунда: монда нәкъ менә практикага басым ясалачак. «Профессионалитет» федераль грантын тормышка ашырып, янәдән 9 остаханә ясарга җыенабыз. Грантының суммасы – 60,5 млн, моннан тыш республика 10,5 млн сумлык ярдәм күрсәтәчәк.
– Көллиятне тәмамлаган бала укырга керә яки эшкә урнаша аламы? Студентларыгыз белән алга таба да элемтәләрне саклыйсызмы?
– Арча педагогика көллиятенең өч университет белән килешүе бар. Укучылар Казан (Идел буе) федераль университетына, аның Алабуга һәм Чаллы шәһәрләрендәге филиалларына беренче курска укырга керә ала. Киләчәктә үз студентларыбызның югары белем алуын телибез һәм моның өчен бөтен шартларны да тудырырга тырышабыз.
Мин көллияткә эшкә килгәндә, безнең укучыларның эшкә урнашуы 72 процент тәшкил итә иде. Еллар дәвамында ул процент арта барып, 98 проценка җитте. Калган 2 процентның эшкә керми калуы бала туу яки гаскәри хезмәт белән бәйле. Бер генә студентыбызның да безнең янга килеп: «Мине бу диплом белән эшкә кабул итмәделәр», – дигәне булмады. Республикабызда һәрдаим диярлек төрле мәктәпләр, балалар бакчалары ачылып тора. Үзләре сорап шалтыраткан мәктәп директорлары һәм балалар бакчалары җитәкчеләре дә бар. «Физик тәрбия» белгечлеген тәмамлаган студентларыбыз өчен төрле спорт комплекслары да ачылып тора, аларга да ихтыяҗ бик зур.
ӘЛИФБА – БАШЛАНГЫЧ БЕЛЕМНЕҢ НИГЕЗЕ
– Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятенең капкасыннан узган һәркемне барыбызга да яхшы таныш «Әлифба» китабы тышлыгындагы мәктәпкә баручы кызчык белән эт каршы ала. Башлангыч белемнең нигезе булган Әлифбаның туган җирендә, нәкъ менә шушы һәйкәлнең калкып чыгуы зур сөенеч, әлбәттә. Шулай ук көллияттә урнашкан «Әлифба» музее турында да әйтеп үтмәсәк һич тә дөрес булмас. Шушы музей белән берлектә «Экскурсиячеләр мәктәбе» дә эшли икән сездә...
– Көллиятнең үзенә генә хас булган бик матур проектлары бар. 1990 елда бездә музей ясау тәкъдиме белән чыктылар. Белгәнегезчә, уку йортының тарихы бик бай. Шушы 95 ел дәверендә монда бик күп кенә танылган шәхесләр белем алган. Алар арасында танылган язучылар, җырчылар, сәнгать эшлеклеләре дә бар. Биредә дөньяда танылган «Әлифба» китабы авторлары – Сәләй ага Вагыйзов белән Рәмзия апа Вәлитова эшләгәннәр. Аларның исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан, Арча педагогика көллиятендә «Әлифба» музее булдырылган иде. Бүген ул бик үсте, эчтәлеге тагын да тулыланды, экспозицияләре киңәйде. Биредә фәнни яктан да бик кыйммәтле, берничә диссертация язарлык материаллар бар. Бүген ул – музейлар реестрына кергән дөньяда бердәнбер «Әлифба» музее. Аның белем бирүдә дә өлеше бик зур, чөнки без үзебездә укыган сту- дентларны тагын өстәмә белгечлек – экскурсовод хезмәтенә дә өйрәтәбез.
Укучыларыбыз өч телдә дә – татар, рус, инглиз телендә – экскурсияләр уздырырга өйрәнә. «Әлифба» музее җитәкчесе Дамир Таҗиевка рәхмәтем бик зур, ул аның данын тагын да арттыру, дөньякүләм тарату өстендә бик күп эш алып бара.
Шулай ук үзебезнең территориядә Әлифбага һәйкәл куйдык. Анда халык шагыйре Разил Вәлиевнең:
«Әлифба, Әлифба,
Син минем юл башым.
Син белем илендә
Иң якты кояшым.
Өйрәттең син миңа Ватанны сөяргә,
Рөхсәт ит, зур рәхмәт,
Мең рәхмәт! — дияргә», –
дигән шигырь юллары ике телдә дә язылган. Шагыйрь Борис Вайнер бу юлларны рус теленә тәрҗемә итте. Һәйкәлне үз көчебез белән табигый материаллардан ясаган идек. Быел безнең Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов ярдәме белән, мәңгелек итеп, бронзадан эшләнде. Музеебыз һәм һәйкәл – безнең өчен зур горурлык. Ул Арча шәһәренең туристик маршрутына кертелгән, монда һич халык өзелми, килгән кунаклар «Әлифба» музеена кермичә китми.
– Гөлнара ханым, замана алга бара, сезнең уку йорты берничә елдан соң да югары дәрәҗәдәге уку йорты булыр ди- гән ышаныч бармы?
– Үзенең 95 еллык эшчәнлеге дәверендә Арча педагогика көллияте илебез һәм республика мәктәпләре өчен 16 меңнән артык укытучы әзерләп чыгарды. Аларның күбесе Россиянең, Татарстанның атказанган укытучылары, мәгариф отличниклары. Араларында танылган фән эшлеклеләре, мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләре, дәүләт җитәкчеләре: Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреатлары, халык язучылары Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев, язучылар һәм шагыйрьләр Самат Шакир, Фәрваз Миңнуллин, Флёра Тарханова, Рифә Рахман, Сания Әхмәтҗанова, Алсу Гайфуллина, фән докторлары һәм профессорлар Яхъя Халит, Валентин Беркутов, Мәрьям Хәсәнова, Дания Әхмәтова һәм ике дистәдән артык фән кандидатлары бар. Җырчылар Лилия Хәмитова, Раяз Фасихов, Рәфинә Ганиуллина, Илназ Гарипов, Рафил Җәләлиев, Алсу Фазлыева, Данияр Хәбриев (Әбри Хәбриев), Булат Бәйрәмов, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Фәнис Җиһанша һәм башкаларны санап үтәргә мөмкин. Без алар белән горурланабыз һәм бүгенге студентларыбызны шулар мисалында тәрбиялибез. Иң көчле белгечләрне Арча көллиятендә әзерлиләр дигән фикер шуннан чыгып тугандыр да. Шуңа күрә дә монда укырга телиләр, безгә тартылалар.
Хәзер дә сәләтле, өметле студентларыбыз күп. Көллияттә алган белемнәрен җилкән итеп, алар да тормыш диңгезендә үз юлларын табарлар дип ышанабыз. Шушы бөеклектән төшәргә уйламыйбыз. Үз исемебезне горур йөртеп, көллиятнең данын тагын да арттырасы килә.
Альберт Сабир фотолары





Комментарийлар