Яңа Арыш яңарышы
Мәктәп ул – дәресләр үткәрә торган җир генә түгел, ә кеше язмышында зур эз калдыра торган урын. Яңа Арыш урта мәктәбе бүгенге көндә авыл өчен генә түгел, ә район мәгарифе өчен дә әһәмиятле белем үзәге булып тора. Биредә традицияләр белән яңалыклар үрелеп, укучыларга сыйфатлы белем һәм тормышта үз юлын табарга ныклы нигез салына.
Дамир НӘБИУЛЛИН,
Яңа Арыш урта мәктәбе директоры,
педагогика фәннәре кандидаты,
Татарстанның атказанган укытучысы

Ысул җәдиттән башлана
Яңа Арыш авылында беренче мәктәп-мәдрәсә 1897 елда Казанда яшәүче авыл бае Гайнетдин Мусин хисабына төзелә. Зурлыгы әллә ни түгел – 4 метрга 6 метрлы йорт рәвешендә була. Күршедәге Югары Тегермәнлек авылыннан хәлфә килеп, ир балаларга сабак бирә башлый. Бу чорларда дин сабагы укыту көчле була, шуңа күрә хәлфә эшен тулысынча Хәйретдин мулла контрольгә ала.
1915 елда мәктәпкә мөгаллим итеп Иске Арыш авылы кешесе Фатыйх Гимушин билгеләнә. Гайнетдин бай аңа елга 30 сум хезмәт хакы түләп тора. Мәктәптә укырга, язарга өйрәтәләр, дин гыйлемен дә һәм дөньяви белемнәр дә бирә башлыйлар. «Ысулы җәдит» кулланып, укыту эзсез узмый, урядник, становой пристав та килеп, укытучының эшчәнлеген тикшереп китә. 1914–1915 елларда бу мәктәптә укучылар саны 40–50 тирәсе була.
Октябрь инкыйлабыннан соң Яңа Арыш авылында хөкүмәт башлангыч мәктәбе ачыла һәм ул элеккеге бинасында 1931/1932 уку елына кадәр эшли. Фатыйх Гимушин мәктәп советы рәисе була. Мәктәптә балалар саны 80–100 чамасына җитә. 1931 елда мәктәп мәчет бинасына күчә, 5 нче сыйныф ачыла. Балалар саны 150 гә күтәрелә. 1932 елда мәктәп карамагына авылга 1924 елны Теләче районы Шармыш авылыннан волость башкарма комитеты өчен кайтарылган бина бирелә. Җиденче сыйныфтан беренче чыгарылыш 1934/1935 уку елында булып, аны 20 кеше тәмамлап чыга. Бу елларда мәктәптә күршедәге Яншык, Укмас, Балыклы Чүкәй, Иске Арыш, Керәшен Казысы, Заказник кебек авыллардан да килеп укыйлар.
Бөек Ватан сугышы башлангач, авылның күп ир-атлары белән бергә, ир укытучылар да сугышка алына. Ил азатлыгы өчен көрәштә Һашим Ибәтуллин, Антон Краснов, Габдрахман Мөхәммәтҗановлар башын сала.
Мәктәп 1962 елда сигезьеллык итеп үзгәртелеп, 13 укучы көндезге, 12 укучы кичке мәктәпне тәмамлый. 1970 елда директор итеп Миневәли Миңнуллин билгеләнә. Шушы елларда күмәк хуҗалык ярдәме белән яңа мәктәп бинасы төзи башлыйлар. Ике елдан анда беренче дәресләр үтә. Мәктәпкә урта мәктәп статусы бирелә. 1975 елда беренче чыгарылыш (26 кеше) урта мәктәп аттестаты ала.
1990 елда яңа, заманча мәктәп бинасына нигез салына. Әмма илдә барган үзгәртеп корулар, икътисадның җимерелүе мәктәп төзелешенә нык аяк чала. 1993 елда, шушы эшне башкарып чыгарга йөкләмә биреп, мине Яңа Арыш урта мәктәбе директоры итеп билгеләделәр. Биредә минем моңа кадәр районыбызның Олы Солтан урта мәктәбендә 7 ел җитәкче булып эшләвем дә билгеле бер этәргеч булгандыр, күрәсең. 1996 елның 2 сентябрендә без мәктәпнең яңа бинасын ачтык.
Агачтан салынган, иске, утын ягып җылытыла торган мәктәптән яңа бинага күчү безнең өчен космик биеклеккә күтәрелү белән бер булгандыр дисәм дә, ялгыш булмастыр. Коллектив дәртләнеп, илһамланып яңа бинаны бизәү эшләре белән берлектә республикада оештырыла торган төрле дәрәҗәдәге фәнни-гамәли конференцияләрдә, конкурсларда, яңа технологияләр белән эшләү алымнарын чагылдырган чараларда актив катнаша башлады.
Быел исә республика Рәисенең махсус кушуы буенча Яңа Арыш урта мәктәбендә капиталь төзекләндерү үткәрелде. 4 ай эчендә башкарылган бу эш мәктәбебезне танымаслык итеп үзгәртте. Һәр кабинет интерактив панель, моноблок, принтер белән җиһазландырылды, яңа мебельләр кайтты. Ә инде ашханә барлык санитар таләпләргә туры китереп яңартылды. Бүгенге көндә бездә җиң сызганып эшләр өчен барлык шартлар да бар.

Профильле укыту – нәтиҗәле эшчәнлек нигезе
2005 елда мәктәп 10–11 нче сыйныфларда химия һәм биология фәннәре буенча профильле укытуга күчте. Профильле укыту буенча эшчәнлек район һәм республика мәктәпләренең җитәкчеләре, химия һәм биология укытучылары каршында ачык дәресләр бирү һәм методик кулланмалар бастырып чыгару белән бергә бара. Шушы елларда мәктәбебез базасында үткәрелгән чараларда педагогика фәннәре докторлары, профессорлар И. Гайсин, Җ. Хөсәенов, биология фәннәре докторы, профессор И. Рәхимов, педагогика фәннәре кандидаты, доцент Г. Хаҗиев, тарих фәннәре кандидаты Ф. Миңнеханов, ТР Мәгарифне үстерү институтында мәктәп җитәкчеләренең белемен күтәрү кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре кандидаты И. Идрисов, шул ук институтның методисты Н. Галиева, республика экология-биология методик үзәгенең директоры урынбасары Г. Садыйкова, педагогика фәннәре кандидаты И. Садыйков, география фәннәре кандидаты И. Уразмәтов һәм башка галимнәр катнашты.
Ачык дәресләр бирү, теоретик һәм методик осталыкны чарлау укытучылар коллективына да йогынты ясады, аларның күбесе квалификацияләрен күтәрделәр, район һәм республика күләмендә танылу ала бардылар. Төрле елларда республика күләмендә оештырылган бәйгеләрдә катнашып, җиңүләргә ирештеләр. Әйтик, химия укытучысы Галия Нәбиуллина төрле елларда «Безнең иң яхшы укытучы», «Татарстанның иң яхшы укытучысы», «Фәннәрне туган телдә укыту буенча республика» грант бәйгесе җиңүчесе булды. Бу грантны татар теле укытучысы Гүзәлия Галимова, математика укытучысы Равил Кәримов та отты. «Укытучы-мастер» республика бәйгесендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Илнур Галимов җиңде. Физика һәм информатика укытучысы Руслан Нәбиуллин «Өлкән укытучы» республика грант бәйгесен отты, «Авыл укытучысы – 2022» Бөтенроссия бәйгесенең абсолют җиңүчесе булып танылды.
Шушы елларда 13 укучыбыз төрле фәннәр буенча югары баллар җыюга ирешкән. Ә инде Айгөл Гатиятуллина химиядән – 80, рус теленнән – 84, Зилә Садыйкова химиядән – 89, рус теленнән – 85, Энҗе Галимова химиядән – 95, рус теленнән – 94, биологиядән – 84, Рәҗәп Вәлиев җәмгыять белеменнән – 81, рус теленнән – 0, Дәлия Садыйкова химиядән 88 балл җыйдылар. Урта мәктәп статусы алганнан бирле, 42 укучы мәктәпне медаль белән тәмамлады.
Мәктәбебез фәннәр буенча Бөтенроссия олимпиадаларының төрле этапларында да сынатмый. Узган уку елында муниципаль этапта 29 җиңүче һәм призлы урын яулаучы булса, республика этабында 9 укучы андый дәрәҗәгә иреште. Әгәр мәктәптә 47 укучы белем алуын исәпләсәк, бу шактый саллы сан булып күренер.
Профильле укытуга күчү үзенең нәтиҗәләрен бирде – мәктәпне тәмамлап, химия һәм биология юнәлеше буенча югары һәм махсус урта уку йортына кереп, белем алучылар саны нык артты. Шушы елларда Казан медицина көллиятен генә дә безнең 37 укучы тәмамлаган, алар республикабызның төрле дәвалау оешмаларында хезмәт куя. Ә инде Энҗе Галимова, Рушан Нәбиуллин, авылыбыздан беренчеләрдән булып Казан медицина университетының дәвалау факультетын тәмамлап, бүгенге көндә ординатурада белем ала.

Шушы елларда мәктәп яны тәҗрибә кишәрлеге 6 мәртәбә район буенча 1–2 урыннарны яулады, Мәскәү шәһәрендә Бөтенроссия күргәзмә үзәгенең дипломы белән бүләкләнде, Россия авыл хуҗалыгы министры һәм Мәскәү шәһәре мэрының дипломына да лаек булды.
Фотолар мәктәп архивыннан





Комментарийлар