Ясалма фәһем тормышны җиңеләйтерме?
Ясалма фәһем төшенчәсе тормышыбызга үтеп кереп, төрле өлкәләрдә, юнәлешләрдә киң колач җәйде. Галимнәр генә түгел, гади халык та ясалма зиһеннең яңалыкларын, файдасын татый хәзер. Ясалма фәһем ярдәмендә мәкаләләр, видеолар, хәтта фильмнар, китаплар, комикслар, рәсемнәр эшләү һәм тавыш язмаларын төрле телләрдә яңгырату мөмкинлеге туды. Ясалма фәһемнең тормышыбыздагы мөмкинлекләре турында әлеге өлкәдә онлайн-курслар, вебинарлар оештырган Райнур ХӘСӘНОВ белән очрашып сөйләштек. Мәгълүмат технологияләре белгече Райнур әлеге юнәлештә төрле проектлар, шулай ук сайтлардан башлап, мобиль кушымталарга кадәр эшли. Ул ясалма зиһеннең татар дөньясындагы роле турында да сөйләде.
Белешмә: Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов Башкортстанның Бәләбәй районында туган. Унөч яшендә гаиләсе белән Татарстанга, Казанга күченәләр. Казанның 2 нче лицей-интернатында укый. КФУның Мәгълүмат технологияләре һәм интеллектуаль системалар институтын тәмамлый. һөнәре буенча программа инженеры, ягъни программалар ясаучы.
Ни ул – ясалма фәһем?
Беренче чиратта, ясалма интеллектның ничек эшләвен аңлау мөһим. Ул ике төп компоненттан тора: датасетлар һәм модельләр. Датасетлар – зур күләмдә әзерләнгән, төгәл форматтагы мәгълүмат, ә модельләр ул – технология, ясалма фәһемнең «баш мие», ягъни аның инструкциясе һәм төп программасы. Гади итеп әйткәндә, датасетлар – китаплар, ә модель – шул китапларны өйрәнә торган баш мие.
Дөньякүләм ширкәтләр ясалма интеллект технологияләренә миллиардлаган долларлар сарыф итә, ләкин боларның файдасы татар теленә килеп җитми. Чөнки аларның куллана торган мәгълүмат базасында татар теле юк яки бик аз дәрәҗәдә. ЯФ (ясалма фәһем) эшкәртер өчен материалны Интернеттан ала, хәзерге вакытта Интернетта татар телендәге материаллар бик күп түгел. Шуңа күрә ЯФ татар телен, гомумән, аңламаска яки мәгънәсез җаваплар бирергә мөмкин, кайбер очракларда аның текстында татар, башкорт, казах һәм башка төрки телләр буталган булып чыга.
Шул ук вакытта дөньяның әлеге алдынгы модельләре татар теленнән дә кечерәк булган кайбер телләрдә (эсперанто, каталон, эстон һ.б.) бик яхшы эшли, һәм бу хәл шушы телләрнең базасына карата ЯФнең ачык икәнен күрсәтә.
Ясалма фәһем ул – үзенең күргән мәгълүматына таянып, яңалык яки искелекне берләштереп, ниндидер яңа мәгълүмат ясау өчен кулланыла торган система.
Татар мохитендә замана технологиясе
Дөнья күләмендә ясалма зиһен белән кызыксыну артканнан-арта бара. Татар мохитендә дә замана технологиясен киңрәк куллану җәһәтеннән, Райнур иптәш егете Сәйдәш Мифтахов белән бергәләп әлеге юнәлешкә игътибарларын арттырганнар. Егетләр хәзерге көндә дөнья күләмендә нинди актуаль сервислар бар, шуларны күрсәтеп, төрле вебинарлар, курслар оештыра, татар телен һәр көн кулланырга мөмкин булуын башкаларга да төшендерергә керешә.
Агымдагы елның гыйнвар аенда алты дәреслек курсны онлайн-режимда эшләп чыкканнар. Курсларга 300 гә якын кеше язылган булса, шуларның алтмышы ахыргача белемнәрен арттыра. Ягъни һәр атна саен ике сәгать дәвамында ясалма фәһемнең төрле юнәлешләре: текстлар язу, рәсем ясау, аудиоязмалар, җырлар, видео, китаплар һ.б.ны эшләү юнәлеше буенча вебинарлар уза.
– Безнең курс нигезендә тагын бер идея туды. Ниндидер бер җәмгыять төзеп, ясалма фәһем өлкәсендә эшләү, – ди Райнур. – Безнең тирәдә 15 активист һәм 10 волонтёр бар. Без хәзергә текстлардан башладык. Татар телендәге бөтен сыйфатлы текстларны, китаплардан җыеп, ана телебезнең зур монокорпусын төзибез. Хәзерге вакытта безнең 200 млн сүз бар. Максатыбыз – 700 млн сүзгә җитү. Менә шул база нигезендә үзебез ниндидер тел модельләрен төзеячәкбез. Тел моделе дигәндә, монокорпусны төзеп, Интернетка ачык рәвештә куябыз. Зур компанияләр шул ук Open Chat GPT эшләгән, Midjourney һәм башка төрле ясалма фәһем сервисларына: «Менә без татар теленең базасын эшләдек, кулланыгыз шуны!» – дип тәкъдим итәчәкбез. Алар, ул базаны алып, үз модельләрен татар теленә өйрәтә, мәсәлән, шул ук OpenAI ширкәтендә алар шулай эшлиләр. Базаларны куя торган сервислары бар.
Башка төрки халыклардан башкортлар бу юнәлештә актив эш алып бара. Chat GPT ачып карасак, татар телендә соңгы версияләр яхшырак яза башлады инде.
Бер атналык эшне ике көндә
Ясалма фәһем адәм баласын алыштыра алмый, ләкин кешенең бер атналык эшен 50 процентка тизләтә ала. Шулай ук журналистка әңгәмә өчен сораулар да әзерләп бирә ала. 30 секунд эчендә шәхесне өйрәнеп, сораулар язып бирергә сәләтле. Мәсәлән, озын текстларның иң мөһим сыгымтасын да мизгел эчендә әзерли алачак. Бу ачыш офиста 5 хезмәткәрне бергә генә дә калдырырга мөмкинлек бирәчәк. Бер үк темага ике төрле реферат язып бирәчәк. (Бер үк темага реферат кабатланмый.) Ул хәтта кулланылган әдәбиятны да күрсәтеп бирә. Диплом язганда, остаз буларак та булыша ала. Укытучы, ректорга кайберәүләр сорау бирергә ояла. Ә шул сорауларны ясалма фәһемгә җибәрергә мөмкин. Теге яки бу өлкәдә белемеңне арттыруга да ярдәм итә ала. Теләсә нинди сорауларыңа анык җавап табарга булыша.Темаларны гади тел белән аңлатып бирә. Яшь белгеч болай дип дәвам итте:
– Технологик проектлар турында сүз барганда, ясалма фәһем ярдәмендә күп кенә файдалы башлангычларны гамәлгә ашырырга мөмкин. Мәсәлән, милли мирасны OCR (оптик символларны тану) технологиясен кулланып, гарәп хәрефләре белән язылган иске имла текстларын цифрлаштыру кебек проектлар эшләп була. Моннан тыш, ясалма фәһем нигезендә безнең атаклы шәхесләребезне, аларның иҗатларын, мирасларын цифрлаштыру аша зур мәгълүмати китапханәләр төзеп, яшьләр арасында кызыксыну уятырга мөмкин. Әлеге проектлар татар телендә ясалма фәһемне үстерү өчен биниһая киңлекләр ача.
Укытучылар өчен дә ЯФнең файдасына тукталып узды Райнур. Дәрескә әзерләнгәндә эшне шактый җиңеләйтә икән. Теләсә кайсы дәрескә биремнәр эшләгәндә дә ярдәме тиячәк. Төптәнрәк уйлап карасак, ясалма фәһемне бөтен юнәлештә дә кулланып булачак бит!
Ясалма фәһем ул безнең зиһенгә охшаган икән. Шуны да өстик: «Нейрон челтәре» дигән әйбер бар. Аңа моннан 50 ел элек үк нигез салынган.
Нейрон челтәре – баш миендәге нейрон системасы белән рухландырылган ЯФ ясауның бер ысулы. Төрле мәсьәләләрне чишү өчен, катлаулы алгоритмнар язу урынына, нейрочелтәрләр күпсанлы мәгълүмат өйрәнә һәм аларда эзлекле закончалыклар таба.
Язманың тулы вариантын «Мәгариф» журналының сентябрь саныннан укый аласыз.
Фотолар шәхси архивтан
Комментарийлар