Яшен яшьнәр чак
Яшен яшьнәү, күк күкрәү – җәйге табигатьнең бер могҗизасы. Бу могҗизаның фәнни аңлатмасы бар, ә яшен вакытында үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында кагыйдәләрне белү үтә дә мөһим.

Тимур ӘҮХӘДИЕВ, КФУның Экология, биотехнология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты
Нәрсә ул яшен?
Яшенле яңгыр – нигездә җәйге атмосфера күренеше. Ул көчле конвекция белән бәйле: җир өслегеннән җылынган һава көч тәэсирендә өскә күтәрелә һәм куәтле өем болытлар барлыкка килә. Әмма процесс моның белән генә чикләнми. Болытта электр зарядлары туплана: гадәттә болытның өске өлеше – уңай, ә аскы өлеше тискәре корылган була. Нәтиҗәдә җир белән болыт яки болытның төрле өлешләре арасында электр разрядлары – яшен барлыкка килә.
Башта күрәбез, аннары ишетәбез
Без башта яшенне күрәбез, аннан соң гына күк күкрәвен ишетәбез. Бу күренеш яктылык тизлегенең тавыш тизлегеннән күпкә зуррак булуы белән аңлатыла. Шушы үзенчәлек ярдәмендә синоптиклар яшенле яңгырның ераклыгын якынча билгели: яшен белән күк күкрәве арасындагы секундлар санын өчкә бүлеп, километрлардагы араны чамалыйлар.
Яшен авыл хуҗалыгы өчен файдалы
Яшенле яңгырлар, кагыйдә буларак, көчле явым-төшемнәр (яңгырлар) белән бергә бара, алар атмосферадан тузан, корым, төтен, серкә кебек катышмаларны юып чыгара. Яшеннәр авыл хуҗалыгы тармагы өчен файдалы. Яшеннең электр эффектлары атмосферадагы азотны бәйли, нәтиҗәдә ул явым-төшем белән туфракка төшә һәм яхшы табигый ашлама ролен үти. Авыл хуҗалыгы белгечләре еш кына яшенле яңгырдан соң үсемлекләрнең тизрәк үсүен билгеләп үтәләр. Быел июнь ае яшеннәргә бай булды, республикабызда берничә көн дәвамында яшеннәр күзәтелде. Ә җитәрлек күләмдәге явым-төшем яхшы уңыш алу өчен мөһим шартларның берсе булып санала. Әмма көчле яшенле болытлар еш кына боз явуы белән бергә килә, бу авыл хуҗалыгына зыян китерә ала.
Яшен сезоны озыная
Яшен сезоны ‒ ел дәвамында конкрет урында яшен ешлыгы һәм дәвамлылыгы сизелерлек арта торган чор. Бу чыннан да шулай. Хәзерге климат үзгәрешләре чорында безнең төбәктә җәйге чор озыная һәм бу процесс дәвам итә. Димәк, киләчәктә җәй һәм аның барлык атрибутлары, шул исәптән яшен сезоны да тагын да дәвамлы булачак дигән сүз. Исәпләүләр күрсәткәнчә, җәй ел саен якынча 2 көнгә озыная.
Төрле-төрле яшен
Болыт эчендәге яшен – иң еш очрый торган төр, без аны һәрвакыт күрмибез.
Болыттан җиргә суга торган яшен – иң куркыныч төр.
Болытлар арасында яшен – ике болыт арасында була.
Шарсыман яшен – сирәк очрый торган һәм әле дә тулысынча аңлашылып бетмәгән күренеш.
Яшен турында кызыклы фактлар (һәркайсы алдына берәр кнопкамы, галочкамы куеп чыгыйк)
– Яшен температурасы Кояш өслегеннән дә кайнаррак булырга мөмкин, якынча 30 000 °C ка кадәр җитә. Бу – Кояш өслегеннән якынча 5 тапкырга эссерәк дигән сүз.
– Бер яшен сугуы секундның меңнән бер өлеше эчендә генә барлыкка килә, ләкин шул кыска мизгелдә ул миллиардлаган джоуль энергия чыгара.
– Дөньяда һәр секунд саен якынча 40–50 яшен сугуы теркәлә.
– Иң күп яшен күзәтелә торган урыннарның берсе – Венесуэладагы Маракайбо күле. Анда төнлә яшен яшьнәве – гадәти хәл.
Яшен вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре
Ачык һавада
1. Яшен вакытында кырда яки ачык аланнарда калсагыз, беренче чиратта, чокыр сыман тирәнлек, уйсулык яки якын-тирәдәге иң түбән урынны табарга тырышыгыз. Ышык урынга күчегез, чүгәләп утырыгыз, яшен сугу куркынычын киметү өчен башыгызны тезләрегезгә иегез.
Ышык урын сайлаганда, грунт төренә игътибар итү мөһим. Судан ерак урнашкан коры комлы урын – иң яхшысы, комның электр үткәрүчәнлеге түбән. Ә суга якын булу электр разряды белән зарарлану куркынычын шактый арттыра.
2. Теләсә нинди металл конструкцияләрдән ераграк торыгыз, шул исәптән челтәрле коймалар, эре металл объектлар һәм электр тогы үткәрә ала торган дымлы диварлардан сакланыгыз. Яшен үткәргечләрнең җиргә утырту системаларына якынаюы бик куркыныч – алар электр разрядының турыдан-туры үткәргечләре булып тора.
3. Янәшәдә ышанычлы йортлар булмаса, биек агачлар астына яшеренмәгез. Агачка яшен эләгү ихтималы аның биеклегенә турыдан-туры бәйле – кәүсә никадәр биегрәк булса, куркыныч шулкадәр зуррак. Шуңа күрә теләсә нинди ялгыз агач үзенчәлекле табигый яшен кайтаргычка әверелә, ул разрядларны үзенә тарта.
4. Яшен вакытында төркем булып җыелырга ярамый, бер-береңнән куркынычсыз ераклыкта таралу яхшырак.
5. Тәнегездәге барлык металл әйберләр дә куркыныч: кул сәгате, чылбырлар, беләзекләр һәм хәтта баш очыгызда ачылган кулчатыр да яшен разрядының максаты булырга мөмкин. Киемегезне чыланудан мөмкин кадәр сакларга тырышыгыз, чөнки дымлы тукыма электр тогы белән зарарлану куркынычын арттыра.
6. Яшен вакытында иң куркынычсыз урын ‒ яшен кайтаргыч урнаштырылган бина. Яшен вакытында шәһәр урамында калсагыз, кичекмәстән якындагы бинада ышык урын эзләгез: бу кибет, торак йортның подъезды яки бина диварының түбәсе булырга мөмкин.
Транспортта
Әгәр сез ике тәгәрмәчле транспортта – велосипедта яки мотоциклда булсагыз, хәрәкәтне туктатыгыз, төшегез һәм куркынычсыз арага китегез (якынча 30 метр). Әгәр дә яшен вакытында автомобильдә булсагыз, аны ташлап китмәгез. Барлык тәрәзәләрне ябыгыз. Яшен вакытында автомобильдә хәрәкәт итү киңәш ителми.
Өйдә
* Яшен бетмичә, өйдән чыкмагыз. Барлык тәрәзәләрне яхшылап ябыгыз. Шәхси йортларда ишекләргә һәм вентиляция тишекләренә аерым игътибар бирергә кирәк, яшен шары үтәли җил йөри торган урыннардан керә ала.
* Радиоалгычларны, телевизорларны һәм антенналарга тоташтырылган башка җайланмаларны сүндерегез, розеткадан алыгыз. Электр җиһазларын, телефонны кулланудан тыелып торыгыз.
ГМ-инфо
! Яшен вакытында кәрәзле телефонны куллану куркыныч. Хәтта батареясы тулысынча буш булган очракта да. Теләсә нинди кәрәзле телефон яшен вакытында электр разрядларын тарта ала торган электромагнит кыры тудыра.
! Яшен шарына юлыксагыз, иң мөһим кагыйдә – хәрәкәтне туктату, селкенмәү. Аның янына якын килергә яки аңа нинди дә булса предметлар белән кагылырга ярамый. Яшен шары – концентрацияләнгән электр энергиясе, ул кеше гомере өчен куркыныч.





Комментарийлар