Логотип Магариф уку
Цитата:

Иҗат аша – туган телгә

Айдар ШӘМСЕТДИНОВ, «Адымнар – Казан» күптелле белем бирү мәктәбе директоры

«Адымнар Казан» полилингваль комплексы яңа заман шартларында киләчәк буынны тәрбияләүгә, белем бирүгә алдынгы карашы белән аерылып тора. Ата-аналар бирегә балаларын шәһәрнең төрле почмакларыннан алып килә, мәктәп укучылары ил күләмендәге һәм халыкара олимпиадаларда җиңү яулый, хәтта мәгариф дөньясында билгеле күп кенә чаралар да биредә уза. Зур өметләр баглап ачылган белем йортының эшли башлавына да инде быел 5 ел тула.  

 

Күптелле белем бирү

5 ел эчендә куандыра торган нәтиҗәләр шактый. Тәҗрибәле коллектив туплаудан алып укучыларыбызның төрле олимпиадаларда яулаган казанышларына кадәр. Шулай да безне иң сөендергәне – чыгарылыш сыйныф укучыларының мәктәпне тәмамлаган вакытта үзләрен күптелле шәхес итеп күрүләре, телләргә, мәдәниятләргә тартылулары.

Без баланы мәктәпкә кабул иткәндә үк, аны карап алабыз, тел белү дәрәҗәсен ачыкларга тырышабыз. Хәзерге вакытта саф татарча сөйләшүче балалар да бар. Әмма, кызганыч, аларның саны елдан-ел кими бара. Ата-аналар күп көч куйса да, мохит, Интернетның тәэсире зур. Замана баласы чын мәгънәдә бер телле генә була алмый, ул кимендә ике телдә аралаша. Димәк, 7 яшьлек бала булуына карамастан, аның русчасы да бар. Әмма үз туган телен белмәгән, читләшкән балалар шактый. Андыйларны туган телгә өйрәткән вакытта гап-гади татар теле дәреслегенә таяну дөрес түгел. Алар барыбер ике тел вазгыятендә яши. Шундый укучыларыбызда телебезгә карата мәхәббәт уяту, татар сөйләм телен үстерү максатыннан Казан федераль университеты галимнәре ярдәмендә, 1–11 нче сыйныфлар өчен «Адымнар» дип аталган татар теле дәреслеге әзерләдек.

Һәр корпусыбызда инглиз теле дә тирәнтен укытыла. Моннан тыш, испан яки кытай телләрен өйрәтүне сайлау мөмкинлеге дә бар. Ә татар балаларына татар мохитен ныгытыр өчен, гадәттә, гарәп һәм төрек телләрен тәкъдим итәбез. Чөнки бу телләрне белгән очракта аның ана теле дә камилләшә бара.

 

Мәктәпнең халык театры

Россия күләмендәге мәктәпләрдә белем бирү бер федераль стандартлар буенча алып барыла. Әмма һәр мәктәпнең үз атмосферасы, үз мохите бар. Мәктәбебездә чыннан да кеше шәхесенә, һәр укытучыга һәм балага карата ихтирам зур. Аны безгә килүчеләр дә сизә. Гомумән, без иҗади эшләүче мәктәпләрдән. Төрле чаралар укучыларны үз фәлсәфәбезгә тарту максатыннан алып барыла. Аларның зур өлеше «Яшел яр» укытучылар халык театры һәм аның режиссёры танылган кинорежиссёр, сценарист, Татарстанның атказанган артисты Нурания Җамали җилкәсенә төшә. Бу –  бик күп көч һәм вакыт таләп торган эш. Яңа пьесага тотынган вакытта башта ничегрәк көч, тәкать табыйк икән дип уйлап торабыз. Әмма Нурания ханым ел да безне яңа җиңүләргә илһамландыра һәм бу безгә кирәк дигән фикер белән эшебезне дәвам итәбез. Узган уку елында Гозәир Хаҗибәковның «Аршин мал алан» музыкаль комедиясен тәкъдим иттек. Киләсе елга Туфан Миңнуллинның 95 еллыгына аның берәр әсәрен сәхнәләштерергә ниятләп торабыз. «Идел-йорт» халык театрлары бәйгесендә дә үз көчебезны сынап карыйсы килә.

ВРЕЗКА: 15 ел эшләп килгән театрыбызга узган ел халык театры исемен бирделәр. Театрның «Яшел яр» исеме шуннан гыйбарәт. Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романы табиблар хакында булса, «Яшел яр» исә укытучылар турында. Театрга исем сайлаган вакытта шушы романның исемен алырга тәкъдим иттем.

«Адымнар» киностудиясе

Хәзер мәктәбебездә камералар, монтаж студиясе барлыкка килде. Бу исә «Адымнар» дигән киностудия ачып җибәрүгә этәргеч булды. Безнең инде 3 фильмыбыз бар: «Минтимер һәм аның дуслары», «Юллар чатында», «Серле кунак». Беренчесе күбрәк тел мәсьәләсен кузгатса, икенчесе мәктәп, укытучылар темасы, укытучылар белән ата-аналар һәм балалар арасындагы, әти-әни белән бала арасындагы мөнәсәбәт турында бик матур гына фильмнар. Алар белән мөселман киносы фестивалендә дә катнаштык. Өченчесе исә балалар язучысы Алмаз Гыймадиев әсәре буенча әзерләнде. Киләчәктә дә яңа фильмнар төшерү көтелә.

Киноларның премьерасына ата-аналарны чакырып, зурлап үткәрәбез. Алар гаиләләре, туганнар һәм балалар белән бергә килеп карый. Бу исә шул ук яшьләрне һәм аларның әти-әниләрен туган телебезгә, мәдәниятебезгә тарту, мәхәббәт уяту максатыннан эшләнә.

Форсаттан файдаланып, әлеге фильмнарны төшерүдә ярдәм күрсәткән, һәр башлангычыбызны хуплап торган Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтовка рәхмәтебезне белдерәсем килә.

 

Көн дә бәйрәм

Мәктәбебездә фильмнар гына төшерәләр, спектакльләр генә куялар дип уйламасыннар, моннан тыш та бик матур чаралар еш үткәрелә. Мәсәлән, танылган язучы Аяз Гыйләҗев исемендәге фестиваль инде өченче ел рәттән уза. Беренчесен әдипнең тууына 95 ел тулуга багышлап әзерләгән идек. Мәктәптә Аяз Гыйләҗев исемендәге музей да эшләп килә. Язмыш дигән нәрсә дә бар. Гыйләҗевләр гаиләсе белән 1996 елдан бирле тыгыз мөнәсәбәттә. Мин яшь укытучы, җитәкче буларак, кул астымда Искәндәр Аязовичның кызы Миләүшә Гыйләҗева белем алды. Шул чакта әлеге музейны булдыру теләге уянды. Ә инде фестиваль үткәрү тәкъдиме белән Нурания Җамали чыкты һәм үзе үк бу эшне кузгатып та җибәрде.

Фестиваль Казан шәһәре мәгариф идарәсе белән берлектә үткәрелә. Биредә чыгыш ясар өчен, бала Аяз Гыйләҗевнең әсәрләрен укып чыгарга тиеш. Үзе генәме, әти-әнисе яки укытучысы белән булсынмы, алар барыбер эзләнә, өзеген таба, шушы өзекләрне сәхнәдән безгә җиткерә. Шулай ук фәнни эшләр дә бар. Аларны бик җитди жюри әгъзалары тикшерә. Сәхнәдәге чыгышларны без – артистлар карыйбыз. Шулай ук рәсемнәр буенча да аерым номинация каралган. Ә язучының әсәрен укымыйча, рәсем ясап булмый. Бу затлы конкурсны киләчәктә дәвам итәргә уйлыйбыз.

Шулай ук республика күләмендә язучы, эшкуар Равилә Шәйдуллина исемендәге фестиваль дә үткәрелә башлады. Биредә ул үзенең премиясен дә булдырды. Сәхнәдә иң оста чыгыш ясаган укучыларга бик матур бүләкләр һәм акчалата күчтәнәчләр дә каралган. Элек балалар гына бик теләп катнаша иде, быел укытучы һәм тәрбиячеләр дә үз эшләрен тәкъдим итте. Киләсе елга китапханәчеләрне дә катнаштырмакчы булабыз. Элек алар иң зур агитаторлар иде. Хәзер дә үзләре укып, шушы әсәрне башкаларга да тәкъдим итәргә тиеш.

Моннан тыш, Туган телләр федераль институты белән бергә «Күптелле Россия: мәдәниятара диалогтан сыйфатлы белем бирүгә» шигаре астында халыкара форум үткәрдек. Бу форумга Россиянең төрле төбәкләреннән, Азәрбайҗан, Үзбәкстан, Казахстан, Белоруссиядән йөзләгән кеше килде. ВКонтакте челтәрендә бер атна вакыт эчендә генә шушы форумның пленар сессиясен каручыларның саны 11 меңнән артты. Димәк, без кузгаткан темалар – полилингваль белем бирү өлкәсендәге уңышлар һәм проблемалар, хәзерге чорда телләрне функцияләү, аларның киләчәге, дөрес укыту күп кешене кызыксындыра. Хуплаучылар була икән, без аны киләсе елларда да үткәрергә ниятләп торабыз. Бу әле бездә узучы чараларның берничәсе генә, көн дә нәрсәдер үткәреп торабыз дисәк тә, ялгыш булмас.

 

 

Микроклонлаштыру аша хезмәткә мәхәббәт

Мәктәптә хезмәт тәрбиясенә дә аерым игътибар бирелә. Мәсәлән, минем кебек бакчачылык белән җенләнгән укучыларыбыз өчен микроклонлаштыру лабораториясе эшләп килә. Алар үсемлекнең кечкенә генә күзәнәгеннән зур үсемлек үстерә ала. Шәхсән үз түтәлемдә шундый җир җиләге үсә. Лабораториянең җитәкчесе Марат Мөхәммәтҗанов кул астында йөзләгән укучы шушы эшкә тартыла. Әлбәттә, һәркемнең үз кызыксынуы, әмма без сайлап алырга мөмкинлек булсын өчен, төрле шартларны булдырырга тырышабыз.

Шулай ук хезмәт дәресләре өчен Минтимер Шәймиев инициативасы белән безгә Төркиядән бик кызык станоклар кайтардылар. Агач, тимер һәм пластикны эшкәртә торган әлеге станокларда 1–2 нче сыйныф баласы да эшли ала, чөнки алар 12 вольтлы һәм бармак кыстырсаң туктап кала. Яшьтән кул эшенә өйрәтү өчен бер дигән җиһаз.

 

Ишекләр һәркемгә ачык

Туган тел һәм милли мәгариф мәсьәләсенә килсәк, иң беренче чиратта үз телеңә һәм милләт язмышына битараф булмау кирәк. Чөнки нинди генә кыен чорда яшәргә туры килмәсен, теләгән кеше барыбер уңай үзгәрешләр кертә ала һәм төшенкелеккә бирелмичә бик күп эшләрне башкарырга мөмкин. Безнең мәктәпнең эшчәнлеге бу принципка үзе бер дәлил булып тора.

Фотолар мәктәп архивыннан

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ