Илсур ҺАДИУЛЛИН: «Мәгарифтә өстенлекле проектларны тормышка ашыру – мөһим бурыч»
2025 елгы Татарстан педагогларының август киңәшмәсе пленар утырышы Иннополистагы А.С. Попов исемендәге технопаркта узды. Республиканың тотрыклы үсешенә ирешү юлында технологик алгарышка ирешү, белем бирүнең сыйфатын күтәрү, кадрлар әзерләү, узган елгы эшкә нәтиҗә ясау һәм яңа уку елына әзерлек белән бәйле мәсьәләләр күтәрелде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, хакимият башлыклары, мәгариф идарәләре, югары һәм һөнәри уку йортлары җитәкчеләре, мөгаллимнәр катнашты. Төп доклад белән ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин чыгыш ясады.
– Традиция буенча мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә без узган уку елына йомгак ясыйбыз, алдагысына бурычлар билгелибез. Конференция кысаларында 8 секция утырышы узды, анда 2 меңнән артык хезмәткәребез катнашты. 12 августта Түбән Камада химия укытучыларының республика форумы булды. Анда «Физхим-алгарыш» проекты буенча әйдәп баручы вузлар, партнёрлар, федераль экспертлар, укытучылар тәҗрибә уртаклашты, – диде министр Илсур Һадиуллин. – Узган уку елында республикабызда берничә мөһим чара үткәрелде. «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсында Россиянең 79 регионыннан конкурсантлар катнашты. Хезмәт, рус теле һәм МХК (дөньякүләм сәнгать мәдәнияте) буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасын Казанда уздырдык, анда 1500 укучы катнашты. 32 дустанә илләрдән килгән мәгариф министрлары форумы бездә өченче мәртәбә үтте. Махсус хәрби операциядә катнашкан 220 кеше беренче тапкыр «Абилимпикс» чемпионатында эшче һөнәрләре буенча осталыкларын күрсәтте. Бәйгенең монысы Россия Президенты В.В. Путин күрсәтмәсе буенча үткәрелде.
Уртак хезмәт нәтиҗәсе
2021 елдан башлап РФ Мәгариф министрлыгы карары буенча регионнардагы мәгариф системасындагы эшчәнлек мотивлаштырылган мониторинг нигезендә бәяләнә. Узган елгы эш нәтиҗәләре буенча Татарстан мәгарифе Мәскәүдән кала икенче баскычта тора. Әлеге уртак уңышта Казан, Чаллы, Бөгелмә, Саба, Аксубай районнарының өлеше зур. Арча, Чүпрәле, Баулы, Балык Бистәсе, Минзәлә районнарында булган резервларны эшкә җиккән очракта нәтиҗәләр тагын да яхшырак булыр иде дигән фикер дә яңгырады. Чөнки зур уңышларга күмәк көч белән генә ирешергә мөмкин.
Үзгәрешләр
Соңгы елларда республикабыз мәгариф системасында күп үзгәрешләр булды. Ул милли проектларда, федераль һәм республика программаларында катнашу, Татарстан Рәисе күрсәтмәләре мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, өстәмә белем бирү, һөнәри осталыкны арттыру үзәкләрендә өстәмә эш урыннары булдырырга мөмкинлек бирде. Белем бирү оешмаларында спорт заллары ремонтланды, матди-техник базалар ныгытылды, тизйөрешле Интернет челтәре булдырылды. Бу максатларда барлыгы 200 млрд сум акча тотылды, шуның 140 млрд чамасы республика бюджетыннан иде. 2010 елдан башлап, республикада 50 меңгә якын урынга исәпләнгән 298 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы төзелде, 570 балалар бакчасы төзекләндерелде. Быел тагын 7 балалар бакчасы сафка биреләчәк. Бу – өстәмә рәвештә тагын мең ярымнан артык баланы урынлы итү дигән сүз. Республикабызда бүгенге көндә мәктәпкәчә яшьтәге балаларның барысы өчен дә белем һәм тәрбия алу мөмкинлеге бар.
Шул да яңа торак комплекслары актив төзелә торган кайбер районнарда ата-аналар кече яшьтәге балаларны бакчага урнаштырганда кыенлыклар очрыйлар әле.
Мәктәпләр төзү һәм җиһазлау
Соңгы 15 елда төрле программалар буенча 70 мең урынга исәпләнгән 110 гомуми белем бирү мәктәпләре төзелде. 2025 елда тагын 4 мең урынга исәпләнгән ике мәктәп файдалануга тапшырылачак һәм өч өстәмә корпуслар төзелде. Балаларны мәктәп кысаларына гына бикләп куеп булмый, аларга заманча җиһазландырылган уку кабинетлары кирәк. Милли проектларны гамәлгә ашыру максатыннан 2027 елга кадәр 900 гә якын мәктәптә хезмәт, Ватанны саклау һәм тормыш иминлеге нигезләре фәннәре кабинетларын җиһазлап бетерү бурычы куелган. Бу максатларда бюджеттан 285 млн сум акча тотылачак, өчьеллык программа буенча физика, рәсем, җыр кабинетлары яңартылачак.
Быелның 1 сентябреннән мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү оешмалары бала туганнан алып мәктәпкә кергәнчегә кадәр тәрбия һәм белем бирүдә бердәм программа буенча эшләүгә күчә. Бүгенге көндә сәламәтлеге ягыннан тайпылышы булган 18 мең бала үз яшьтәшләре белән бергә тәрбияләнә. Казандагы 33 нче мәктәпкәчә яшьтәге оешма «Иң яхшы инклюзив балалар бакчасы» Бөтенроссия конкурсында җиңүче булды. Монысы республикабыз педагогларының икенче тапкыр югары уңышка ирешүләре иде. «Менталь сәламәтлек» проекты кысаларында республикабызның алты шәһәрендә балалары сау булмаган гаиләләргә ярдәм итү үзәкләре эшли.
Хәрби-патриотик тәрбия бирү максатыннан республикабызда кадет мәктәпләре һәм класслары челтәре булдырылды. Республикабызда көч структуралары өчен 4 профильдә укыту алып барыла. Аларны тәмамлаган укучыларның яртысы белем алуларын югары уку йортларында сайлаган юнәлешләр буенча дәвам иттерә.
Язманың дәвамын «Мәгариф» журналының сентябрь саныннан укырга мөмкин.
Автор фотолары





Комментарийлар