Имтихан – сынау
Нинди имтихан сөйлисез, әле уку елының яртысы гына үтте дисезме? Ә үзегез, әти-әниләр, нигә хәзердән үк тынычлыгыгызны югалттыгыз соң? Балагыз үзен сынап карау өчен генә тест биремнәре эшләгәндә дә ут йотып торасыз бит. Ә «пробный» дип атала торган биремнәр ел дәвамында бара. Имтиханнар вакытында ничек сынмаска һәм балага терәк булып калырга соң?
Стресс – нормаль халәт
«Имтихан» сүзе латин теленнән «сынау» дип тәрҗемә ителә. БДИ, ТДИлар, нәкъ менә шундый авыр сынауга әверелеп, психологик яктан киеренкелек уята да инде. Мондый чакта стресс халәте – организмның нормаль реакциясе.
Җиңелчә эмоциональ күтәрелешләр файдага гына, алар баш мие эшчәнлегенә уңай йогынты ясый. Әмма хисләрнең артык киеренкелеге тискәре йогынты ясарга да мөмкин. Балаларны нәрсәләр шулкадәр куркыта соң?
– Таныш булмаган ситуация;
– гаиләсе һәм мәктәп алдындагы җаваплылык;
– белемнәренең җитәрлек һәм ныклы булмавына шикләнүе;
– логик фикерләү, анализлау, фикерне туплау кебек сыйфатларына ышанып җитмәве;
– психофизик һәм шәхси үзенчәлекләр: киеренкелек, үз көченә ышанмау, үз-үзен бәяләве бик түбән булуы.
Риск төркеменә караган балалар да бар бит, аларның игътибары тотрыксыз, тиз арыйлар, стрессны җиңә алмыйлар. Алар белән аерым шөгыльләнү тиешле.
Баланы аудиториягә кергәндә түгел, бер ай алдан тынычландыра башлагыз.
Имтиханга бер ай кала
– Һәр кич йоклар алдыннан тәннең барлык мускулларын баштагы уйлар киеренкелегеннән котылып, талгын көй астында ял итү һәм ихтыярны эшкә җигеп, әлеге халәтне истә калдырырга тырышырга кирәк. Мондый күнекмә, ихтыяр көчен имтихан вакытында җайлы гына «кабызып», тынычланырга ярдәм итәчәк.
– Йоклар алдыннан һәр кич бөтнек, мелисса, мәтрүшкә кебек тынычландыра торган үлән чәйләре эчү файдалы.
– Баш миенең актив эшчәнлеге өчен сыеклыкны күп эчү кирәк. Гади яисә минераль су, яшел чәйгә өстенлек бирегез. Куе кара чәй, кофе болай да борчылган укучыны ярсытачак кына.
– Көчле йөрәк дарулары, антидепрессантлар, транквилизаторлар куллану бөтенләй тыела. Иптәшләре киңәше белән имтихан көнне энергетик эчемлекләр кулланмавын да тикшереп торыгыз.
– Иртәгә имтихан дигән көнне кич әзерлекне туктату, урамда йөреп керү, коенып чыгу һәм вакытында йокларга яту турында бала белән алдан килешеп куегыз. Имтихан алдыннан соңгы унике сәгать белемне ныгытуга түгел, ә организмны әзерләүгә тотылырга тиеш.
Психолог ярдәме... әнигә
Имтихан вакытында укучы комиссия белән бергә-бер очраша. Ә әти-әнигә баласы өчен борчылырга, ырым буенча ачуланырга яисә инде дога кылырга гына кала. Уйларыбыз белән аны нинди дулкынга көйләп куябыз, имтиханда да шундый кәеф белән утырачак. Аның якыннары һәрчак янәшәдә икәнлеген, имтихан биреп чыккач та, юатырга ишек артында борчылып көтүче барын тоеп торсын. «Без сиңа ышанабыз», «Бергәләп барын да җиңәбез», «Барысын да дөрес эшләячәксең, син бит әзерләндең» – бала белән аралашканда төп сүзләр булсын. Һич кенә дә «Ун ел буе ни уйладың соң син?», «Син башсыздан кала бөтенесе дә тапшырырлар инде», «Репетиторга акча әрәм итеп тормыйм да, барыбер бирә алмыйсың» дигән сүзләр кулланырга ярамый.
Әти-әниләр алдында ике бурыч тора:
1) психологик ярдәм, ягъни баланың киеренкелеген һәм борчуын киметү;
2) имтиханга әзерләнер өчен шартлар тудыру.
Имтихан бирүчеләр, нәтиҗәләренә бәйсез рәвештә, бер бик яхшы дәресне үзләштерә: авыр минутта бирешмәскә, ә егылсаң, торып басып, күкрәк тутырып сулыш алырга да алга атларга.
Өлкәннәр кулыннан килгәннең барысын да эшли инде: репетиторга, онлайн-ресурсларга түли, баланың бүлмәсендә бөтен шартын тудыра, барлык кирәкле уку әсбапларын ала, вакытны дөрес бүләргә булыша. Зурлар тарафыннан мондый ярдәм бик кирәк, болардан тыш җитди имтихан биргәндә, психологик әзерлек бик мөһим. Тик еш кына имтихан алдыннан психолог ярдәме балага түгел, ә әти-әниләргә кирәк булып чыга! Ник дигәндә, балалардагы киеренкелек һәрдаим мәгълүмат агымында борчылучы, тынычландыргыч дарулар эчүче әти-әниләр үрнәгендә туа бит! Гаиләдәгеләргә, балагызга кычкырасыз, начар йоклыйсыз, аппетитыгыз начарландымы, димәк, үзегезнең эмоциональ халәтегезгә игътибар итәргә кирәк дигән сүз. Балагыз тынычлап әзерләнә һәм ял итә алсын өчен, өйдә рәхәт мохит кирәк. Сез авырлыкларга мөнәсәбәтегез белән балага стресслы ситуациядән чыгу үрнәген күрсәтергә тиеш.
Балага ничек терәк булырга соң?
1. Борчылуын аңлап кабул итегез. Тәнкыйть итәр өчен уңай вакыт түгел, кычкыру бөтенләй урынсыз. Ярдәм сораса – ярдәм итегез, тынычлык тели икән, ярдәмегезне көчләп такмагыз.
2. Баланы куркытмагыз, имтиханның катлаулылыгы һәм җаваплылык турында туктаусыз исенә төшереп тормагыз. Бу мотивацияне тамчы да арттырмый, киресенчә, аңа өстәмә эмоциональ киртәләр генә куя.
3. Имтихан нәтиҗәләренә карамастан, балагызны чиксез яратуыгыз, уйлаган хыялларының һичшиксез чынга ашуы турында ихлас сүзләрне жәлләмәгез. Уңышка, баланың мөмкинлекләренә ышану, мактауның көче бик зур, юкка гына яхшы сүздән гөлләр дә чәчәк ата димиләр бит.
4. Үз борчуыгызны балага күрсәтеп, аның тынычлыгын алмагыз. Имтиханны ничек кенә тапшырмасын, ул сезнең яраткан йөрәк парәгез бит! Сезнең кичерешләр аңа да күчә.
5. Аның көчле якларын билгеләп, һәр уңышын мактарга, канат куярга онытмагыз.
6. Хөкемдар булмагыз. Һәр адымын бәяләп, уңышсызлыктан, хаталанудан курку хисен генә үстерәсез.
7. Сәламәтлеген, йончуын иң элек әти-әни тоемлап алырга тиеш. Көндәлек режимына игътибарлы булыгыз. Имтиханга әзерлек вакытында ялга да, һичшиксез, вакыт калырга тиеш.
Иң начар очракта ни булуын бала белән уртага салып сөйләшегез. Югыйсә бала ел буе «Әгәр имтиханны тапшыра алмасам ни булыр...» дигән авыр уй белән яши бит. Берни дә булмый! Тормыш дәвам итә: ир балага – армиягә китәргә, кыз балага эшкә урнашырга туры киләчәк. Бала гаиләсе, әйләнә-тирәдәгеләр каршында үзен аклый алмам дип курка. Имтихан билгесенә бәйсез рәвештә аны барыбер яратуыгызны даими әйтеп, тормышка ышанычын ныгытып куегыз.
Инна Идрисова, «Росток» психологик-педагогик тернәкләндерү һәм коррекция үзәгенең укыту-методика буенча директор урынбасары, югары квалификация категорияле педагог-психолог
Язманың тулы вариантын «Гаилә һәм мәктәп» журналының гыйнвар саныннан укырга мөмкин
Комментарийлар