Иң авыры – грипп
Баланың сәламәт булуы – әти-әнисе өчен иң зур бәхет. Ныклы иммунитет балага табигатьтән бирелсә бигрәк тә яхшы, тик профилактика чарасын кулланырга кирәк. Кайбер авыруларны булдырмый калырга да мөмкин бит.
Ләйсән НОТФУЛЛИНА, Республика балалар клиник хастаханәсе педиатры:
Педиатрларга мөрәҗәгать итүчеләрнең өчтән бере суык тиюдән, ягьни ОРЗдан зарлана. ОРЗның күпчелегенә вируслар сәбәпче, алар сулыш юллары вируслы инфекцияләре (ОРВИ) дип атала. Боларга грипп, парагрипп, аденовируслы, энтеровируслы һәм башка инфекцияләр керә. Бу инфекцияләр арасында иң авыры булып грипп санала.
Әлеге инфекцияне эләктергән кеше 7–10 көн буенча вируслар чыганагы булып тора. Балалар, гадәттә, авыруны шулардан йоктыра да инде. ОРВИ һава юлы, төчкерү һәм йөткерү вакытында чыккан тамчылар аша йога. Авыру кеше белән якыннан аралашу, бүлмәне җилләтмәү, санитар-гигиена таләпләренең бозылуы да авыру йоктыруга сәбәп була ала.
ОРВИ һәм гриппка бирешүчәнлек балаларда бик югары. Бигрәк тә балалар бакчаларында, мәктәпләрдә еш авырыйлар. Профилактика өчен витаминнар эчү мөһим булса да, бу – бердәнбер чара түгел.
Гриппка каршы ничек торырга?
1.Саф һава суларга. Тыштан кергән чиста һава бүлмәдәге бактерия һәм вирусларны юкка чыгара.
2.Көндәлек режим һәм гигиена таләпләрен үтәү мөһим. Кулларны юарга онытмагыз.
3.Авырган кешеләр белән аралашуны чикләргә кирәк. Гриппның иң кызган вакытында сабыйларны шәһәр транспортында йөртмәскә, кунакка еш бармаска.
4.Бала менюсында җиләк-җимеш, яшелчә көн дә булсын. Аеруча С витамины кирәк.
Комментарийлар