Логотип Магариф уку
Цитата:

Интернет дус

«Тагын нәрсә карый икән анда?», «Кем белән языша икән?», «Нинди бетмәс уен булды бу?» Һәр әти-әнине борчый бу «смартфонлы» сораулар. Юк, без артыгын хәвефләнә башламадык, бары тик балачак үзгәрде. Замана балалары берьюлы ике дөньяда – реаль һәм цифрлы тормышта яши бит. Алар урамда, мәктәптә генә түгел, интернетта да дуслашалар, укыйлар, уйныйлар, аралашалар. Һәр ике дөньяда да балаларның иминлеген ничек кайгыртырга?

Михаил СОЛДАТОВ,

«Мәгълүмати иминлек идарәсе» компаниясенең генераль директоры

Өч төрле интернет

Балалар интернетны башкачарак кабул итә. Телефон тотып үскән кечкенә кеше өчен виртуаль киңлек ул гадәти даирә булып тоела. Шуңа күрә алар һәртөрле яңа кушымталарны һәм сервисларны җиңелрәк үзләштерә, ләкин ниндидер куркыныч янавын тоемламый калырга мөмкиннәр.

Республикада «Мәгълүмати иминлек галәме» («Галактика информационной безопасности») проекты гамәлгә ашырыла. Әлеге бәйге кысаларында мәктәп укучылары, рәсемнәр, плакатлар, видеороликлар ясый, цифрлы грамоталык һәм челтәрләрдәге иминлек турында үзләре аңлата. Әлеге эшләрне анализлагач, балалар өчен интернет өч төрле образда популяр булуын күрәсең. Беренчеләре өчен интернет бары тик яхшы һәм файдалы ресурс: дуслар, уеннар, күңелләр ачу, белем алу. Икенчеләре аны куркыныч «кара чоңгыл» рәвешендә сурәтли, биредә югалырга, адашырга бик җиңел. Өченчеләре «вирус», «мошенник»,«фишинг» кебек сүзләрне белә инде, ләкин бу белем күбрәк теория белән бәйле, чынбарлыкта күзаллау әле барлыкка килмәгән. Бу турыдагы белем тәҗрибә турында сөйләми! Менә нидә хикмәт! Бала мошенниклар турында барын да беләм дияргә мөмкин, ләкин үзе дустыннан яисә яраткан блогерыннан килгән хәбәрләрдәге сылтамаларны ике дә уйламый ачачак.

 

«Үз кешеләр»

Элегрәк балалар урамда таныш булмаган кеше белән сөйләшмиме икән дип борчылсак, хәзер андый ят кеше уен чатларында, видео астындагы комментарийларда, шәхси хәбәрләрдә дә очрый ала. Әгәр кечкенәләрдән киберҗинаятьче нинди була дип сорасаң, күпчелеге кара киемле, битлек кигән олы яшьтәге ир-ат – кинодагы бандит итеп күз алдына китерә. Әмма чын мошенниклар күптән инде «үз кешеләр» булырга өйрәнгән. Алар – яшьтәшең, уен администраторы, таныш-белеш, күңелле әңгәмәдәш. Алар куркытмый, киресенчә, ошарга, ышанычны яуларга омтыла.

Менә монда таныйсы килмәгән хакыйкать ачыла: өлкәннәр үзләре дә һаман интернет-хәвефләрнең нинди булуын аңлап бетерми. Без еш кына таныш булмаганнар белән аралашма дибез, ә интернеттагы ят кеше дус булып тоелырга мөмкин икәнлеген аңлатырга онытабыз.

Тыюлардан файда юк

Интернеттан саклыйм дигәндә, әти-әниләрнең иң беренче реакциясе аңлашыла: тыярга, чикләргә һәм кушымталарны бетерергә. Ата-ана контроле, экран вакытын киметү, тәртибе начар булса, телефонны алып кую... Бу ысулларны кечерәк яшьтәге балалар өчен кулланырга була, нәтиҗәле дә анысы. Әмма икенче ягы да бар: җәза алудан курку һәрвакыт диярлек хаталарны яшерергә сәбәп булып тора. Үсмерләр дөньясында  бигрәк тә. Әгәр ул очраклы рәвештә генә кирәкмәгән сылтама аша кергән өчен телефонын алып куюларын белсә, әлбәттә, бу хакта дәшмәү яхшырак дип хәл итәчәк. Ә бу исә үсмер проблема белән үзе генә бергә-бер калачак дигән сүз.

Цифрлы иминлек белгечләре тәрбиянең башка юлын сайларга киңәш итә: контроль генә түгел, ә янәшә булу. Каравылчы түгел, ә цифрлы дөньяда озатып йөрүче иптәш булырга тырышыгыз.

 

Нинди ысуллар «эшли»?

Белгечләр кибердөньяда балаларның иминлеген кайгыртуның дүрт юлын тәкъдим итә. Әлеге ысуллар дүртесе бергә кулланылганда аеруча әйбәт эшли.

Беренче стратегия – чикләү. Моңа төрле кагыйдәләр һәм килешүләр керә: интернетта күпме вакыт булырга ярый, яшь буенча кайсы кушымталар туры килә. Гаиләдәге һәркем өчен дә үтәү мәҗбүри дигән пунктка аеруча игътибар итегез. Өстәл янында да кулыннан телефонын төшермәгән әти-әниләрен күргән балага смартфонда озак утыру зыянлы дигәнне аңлату кыен.

Икенче стратегия – техник контроль. Моңа антивируслар, контент-фильтрлар, куркынычсыз эзләү, әти-әни контроле программалары керә. Бу инструментлар бала өчен кирәксез контентның күпмедер күләменнән арынырга ярдәм итә.

Өченче стратегия – мониторинг. Әти-әниләр баланың челтәрләрдә ни белән кызыксынуын, кайсы сайтларга керүен, нинди төркемнәрдә аралашуын аңларга тиеш. Монда балансны саклау мөһим, артык басым ясап, баланың ышанычын югалтырлык булмасын.

Дүртенче стратегия – актив медиация. Бу – иң мөһиме. Ягъни өлкәннәр интернетны тыеп һәм күзәтеп торучылар гына түгел, ә гаиләдәге цифрлы дөньяның бер өлешенә әверелә. Интернет турында сөйләшүләр лекция форматында түгел, гап-гади аралашу, фикерләшү рәвешендә булуы мөһим. «Һаман телефонда утырма!» дияр урынга «Бүген нинди кызыклы нәрсәләр күрдең?», «Нинди уеннар иң популяры хәзер?», «Чатта үзен сәер тотучылар юкмы?» кебек сораулар гадәти күренешкә әйләнсә, бала әти-әни янына проблемалар белән килергә курыкмас.

 

Интернет – проблема түгел

Өлкәннәрнең тагын бер зур ялгышы – интернетны бары тик проблема буларак кабул итү. Ә бит балалар өчен интернет әле ул – үсеш, иҗат, белем, дуслык, яңа кызыксынулар, мавыгулар. Кемдер, роликлардан карап, чит тел үзләштерә, рәсем ясый, видео монтажларга өйрәнә, программист буларак үзен сыный. Кемдер иң беренче дусларын яисә фикердәшләрен нәкъ менә интернеттан таба. Әти-әниләрнең бурычы – баланы интернеттан азат итү түгел, ә аны дөрес итеп кулланырга өйрәтү һәм иминлеген кайгырту. Өлкәннәрнең кызыксынуын күрү балага теләсә кайсы тыюларга караганда да әйбәтрәк йогынты ясый.

Иминлек турындагы видеоларны бергәләп карагыз, яңалыклар турында фикер алышыгыз, шикле хәбәрләрне тикшерегез, бергәләп ышанычлы пароль уйларга була. Чикләү алдыннан балага ни өчен үзе турында артык күп мәгълүмат куярга ярамаганлыгын аңлатыгыз. Бар нәрсәне белгән кыяфәт ясаганчы, бала белән бергәләп өйрәнү нәтиҗәлерәк булачак. Бу метод актив медиация дип атала да инде.

Бер генә фильтр да, антивирус та, техник контроль дә гаиләдәге ышанычка корылган мөнәсәбәтләрне алмаштыра алмый. Куркыныч ситуация килеп туганда балаларны технологияләр коткармый, ә вакытында өлкән кешегә мөрәҗәгать итү коткара:

– «Миңа шикле хәбәр килде».

– «Мине чатта үпкәләттеләр».

– «Мин кирәкмәгән җиргә кердем, ахры».

Әгәр балагыз яныгызга бу проблемалар белән килергә курыкмый икән, димәк, иминлек өчен гаиләгездә дөрес шартлар тудырылган.

 

Файдалы әдәбият:

Игорь Ашманов, Наталья Касперская. «Цифровая гигиена».

Станислав Макаров. «Прекрасный, опасный, кибербезопасный мир».

Ольга Лукина «Цифровой этикет».

Алессия Кручани. «Мидори Кума и необычная гонка».

 

ГМ-КИҢӘШ

– Дәүләт хезмәтләре порталында үзегезнең дә, баланың да аккаунтына «ышанычлы контакт» («доверительный контакт») хезмәтен тоташтырыгыз.

– Чит илдән шалтыратуларны чикләр өчен балалар һәм өлкән кешеләрнең номерларына операторлар аша чикләүләр куйдырыгыз (Теле2: *654*1#)

– Банкта «Икенче кул» сервисын куйдырыгыз.

   

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ