Логотип Магариф уку
Цитата:

Исмәгыйль Гаспринский турында кызыклы 10 факт

Исмәгыйль Гаспринский – төрки дөнья тарихында тирән эз калдырган шәхесләрнең берсе. Аның тормышы, гаиләсе, мәгърифәт өлкәсендәге хезмәте һәм милләт язмышы өчен көрәше бүген дә кызыксыну уята. Газета чыгара, мәктәпләр ача, дәреслекләр яза. Кырымда яшәсә дә, бөтен төрки дөнья өчен әһәмиятле шәхескә әверелә.

1. Затлы нәсел баласы

Исмәгыйль Гаспринский 1851 елда Кырымда туа. Аның әтисе Мостафа Али-оглу рус армиясе офицеры була. Әнисе Фатыйма-Солтан Темир-Гази кызы зыялы гаиләдән чыккан. Гаспринскийлар гаиләсе морза дәрәҗәсенә ия була. Исмәгыйль кечкенәдән үк өйдә белем ала. Соңрак авыл мәктәбендә укый. Аннан соң Симферополь гимназиясенә керә. Белемгә омтылышы аны Воронеж кадет корпусына алып килә. Мәскәү хәрби гимназиясендә дә укый. Нәкъ менә яшьлек елларында аның фикерләү даирәсе киңәя.

2. Мәскәүдә укыган

Мәскәүдә укыганда, Исмәгыйль танылган публицист Михаил Катков гаиләсе белән аралаша. Ул хәтта бервакыт Катковлар йортында да яши. Бу мохит яшь егеткә рус мәдәниятен тирәнрәк аңларга ярдәм итә. Шул чорда ул Европа фикере белән кызыксына башлый. Рус һәм төрки халыкларның мөнәсәбәтләре турында уйлана. Соңрак бу фикерләр аның хезмәтләрендә чагыла. Гаспринский төрле милләтләр арасында татулык кирәклеген яклый. Ул белем ярдәмендә халыкларны якынайтырга мөмкин дип саный.

 

3. Париж Исмәгыйльне дөнья кешесе итә

Исмәгыйль Гаспринский яшь чакта Парижда да яши. Ул анда Сорбонна тирәсендәге интеллектуаль мохит белән таныша. Француз либераллары белән аралаша. Берникадәр вакыт тәрҗемәче булып эшли. Шулай ук бөек рус язучысы Иван Тургеневка секретарьлык итә. Париж аңа дөньяга башкача карарга өйрәтә. Ул белемсез милләтнең алга бара алмавын яхшы аңлый.

 

4. «Милли баба»

Гаспринский – төрки халыклар арасында җәдитчелек хәрәкәтенә нигез салучыларның берсе. Ул иске укыту алымнары белән милләтне үстереп булмый дип саный. Шуңа күрә мәктәпләрдә яңа, дөньяви ысул кертергә тәкъдим итә. Балаларны тизрәк укырга-язарга өйрәтү өчен яңача метод куллана. Аның мәктәпләре Кырымда гына түгел, Татарстанда да тарала. Казахстан, Үзбәкстан, Азәрбайҗан якларында да бу система кулланыла. Гаспринский дәреслекләр яза. Иң мәшһүр китабы «Ходжа вә субьян» була. Ул белемне милләтне күтәрү чарасы итеп күрә. Аның мәгариф өлкәсендәге реформалары бөтен төрки дөньяга тәэсир итә. Аны замандашлары «Милли баба» дип олылый.

 

5. «Тәрҗеман» төрки дөньяны берләштерә

Мәгърифәтче журналистика тарихында да зур урын тота. 1883 елда ул Бакчасарайда «Тәрҗеман» газетасын чыгара башлый. Бу газета төрки дөньядагы иң абруйлы басмаларның берсенә әверелә. Аны Россиянең төрле төбәкләрендә укыйлар. Газета аша Гаспринский мәгърифәт, мәдәният һәм милләт язмышы турында яза. Ул төрки халыкларны берләшергә чакыра. «Телдә, фикердә, эштә берлек» дигән шигаре киң тарала. Газета озак еллар чыгып килә. Аның тирәсендә зыялылар туплана. «Тәрҗеман» төрки матбугат тарихында яңа чор ача.

 

6. Уртак тел турында хыял

Гаспринский төрки халыклар өчен уртак әдәби тел кирәк дип саный. Ул, кешеләр бер-берсен аңласын өчен, гади һәм уртак тел кулланырга тәкъдим итә. Шуңа күрә «Тәрҗеман» газетасын мөмкин кадәр аңлаешлы телдә бастыра. Аның мәкаләләрен Казан татарлары да, Кырым татарлары да, Урта Азия укучылары да аңлый. Бу идея милләтне берләштерү максатыннан туа. Ул телне халыкны якынайтучы көч итеп күрә. Аның хезмәтләре нәтиҗәсендә төрки матбугат үсә.

 

7. Кызлар белеменә юл ачкан мәгърифәтче

Исмәгыйль Гаспринский мөселман җәмгыятендә хатын-кыз белеменә дә зур игътибар бирә. Ул кыз балаларның да укырга тиешлеген әйтә. Аның гаиләсе дә мәгърифәт эшенә кушыла. Кызы Шәфика Гаспринская журналистика белән шөгыльләнә. Ул «Алем-и нисван» исемле хатын-кызлар журналы чыгара. Бу төрки мөселман хатын-кызлары өчен мөһим вакыйга була. Гаспринский гаиләдә белемле ана тәрбиясенең әһәмиятен ассызыклый. Ул җәмгыятьне үстерү өчен хатын-кызлар да белемле булырга тиеш дип саный. Бу карашлар ул вакыт өчен бик алдынгы була.

 

8. Сәяхәтләр фикерләрне киңәйтә

Гаспринский күп сәяхәт итә. Ул Төркиядә, Франциядә, Россия шәһәрләрендә була. Сәяхәтләр аңа төрле халыкларның тормышын өйрәнергә ярдәм итә. Ул һәр җирдә белемнең җәмгыятьне үзгәртүен күрә. Шуңа күрә милләтне күтәрү юлын мәгарифтә күрә. Ул төрле илләрнең мәктәп системаларын өйрәнә. Аннары үз халкы өчен файдалы якларын кулланырга тырыша.

 

9. Мәгърифәтче гаиләсе

Исмәгыйль Гаспринский өч тапкыр өйләнә. Беренче хатыны белән озак яшәмиләр. Икенче хатыны – Зөһрә Акчурина. Зөһрә, әле Исмәгыйльне күргәнче үк, аның «Тәрҗеман» газетасының беренче саннарын укый һәм мөхәрриргә хөрмәт белән карый башлаган була. Кырымга килгәч танышалар, өйләнешәләр. Әлеге никахтан 8 бала туа, 20 ел бергә гомер итәләр. Ә Зөһрә вафатыннан соң, Гаспринский аның бертуган сеңлесенә өйләнә. Әмма бу никах озын гомерле булмый.

Гаспринскийның  нәселе милләт тарихында зур эз калдыра. Алар мәгърифәт эшен гаилә традициясе итеп күрә. Балалары әтиләре юлын дәвам итә. Бу гаиләдә китап һәм белем аерым кыйммәткә ия була. Исмәгыйль балаларына да киң карашлы тәрбия бирә. Аның гаиләсе милләт өчен хезмәт итү үрнәге булып тора.

10. Казанда беренче татар әдәби кичәсе оештырырга теләгән

«1882 елда, Казанда булганда, мин татарлар өчен әдәби кичә оештырмакчы идем. Зур кыенлык белән рөхсәт алынды, афишалар шәһәрнең татар өлешенә ябыштырылды. Воскресенская урамындагы беренче класслы кунакханәнең зур залы алынды. Ул күпсанлы урындыклар һәм оратор өчен кафедра белән җиһазландырылган иде. Сәгать 9 тулды. Мин тагын ике сәгать көттем, әмма очрашуга килүчеләр өчәү генә бар иде. Алар да Казан кешеләре түгел. Берсе – кавказлы Аллаһяр бәй, икесе – бертуган Шакир белән Закир Рәмиевләр», – дип яза үз истәлекләрендә Гаспринский. Шулай итеп, Казанда беренче татар әдәби кичәсенә казанлылар килми. Әмма аның Рәмиевләр белән күрешүенең файдасы була. Казанда Кырым татары шулай ук Шиһабетдин Мәрҗанинең хуплавын һәм фатихасын ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ