Кирәкмәгән әйберләрне кая куярга?
Җәй. Кызу. Күпләр эсседән фатирларында яки йортларында качып котылырга тырыша. Өйдә утырганда кайберәүләр әйберләрен актара башлый һәм аларның күбесенең кирәксез булуына төшенә. «Боларны кая куярга?» дигән сорау туа.
Кирәк булмаган әйберләрне тәртипкә китерүдән һәм бу эшне тагын «башка вакытка» калдырып торудан арыган булсагыз, искесеннән котылырга тырышыгыз. «Бер ел киелмәгән киемне саклап тотудан файда юк», – ди психологлар.
Казанда беренче
Казанда шундый әйберләрне кабул итү һәм сортларга аеру буенча махсус компанияләр һәм аларның кабул итү пунктлары бар. Алар сез китергәнне кабул итеп ала, сортларга аера. Ә аннан хәйриячелек белән шөгыльләнүче оешмаларга юллый, яки эшкәртүгә җибәрә.
«Яхшы куллар» дип аталган хәйрия склады Казан шәһәренең үзәгендә урнашкан. Һәр атна кешеләр капчыклар белән, әйе, нәкъ менә капчыклар белән шунда үз әйберләрен ташый. «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды проекты ул. Казанда беренче һәм Россиядә дә аларның саны күп түгел.
Нинди әйберләр кабул итәләр?
Беренче чиратта, яхшы хәлдәге чиста әйберләрне алалар. Әгәр дә ул кием икән, юып үтүкләнгән һәм кияргә яраклы булырга тиеш. Көндәлек әйберләр, көнкүреш техникасының төзек булуы сорала. Җиһазларның кулланырга яраклы булуы мөһим. Күләмле әйберләр китерүчеләр дә бар. Үзәккә түбәндәгеләрне тапшырырга мөмкин:
*өс-баш киеме, аяк киеме,
*җиһазлар,
*көнкүреш техникасы,
*балалар әйберләре, шул исәптән коляскалар, караватлар һәм башкалар;
*көнкүреш химиясе,
*махсус саклау һәм җыю шартлары таләп ителмәгән һәм саклау вакыты озак булган азык, төзелеш һәм бизәү материаллары.
Кияргә яраксыз булган әйберләрне дә кабул итәләр. Болары хайваннар өчен вольерларда кулланылачак. Алары 100 дән артык эт һәм мәче яшәгән «Йортсызлар» приютына тапшырыла.
Кемгә кирәк?
Халык китергән тормыш-көнкүреш өчен яраклы әйберләр шәһәрнең социаль яктан якланмаган кешеләренә, шулай ук тормыш хәле авыр булган гаиләләргә бушлай таратыла. «Игелекле эшләр көне» фонды ел саен үз складыннан 12 меңгә якын кешегә кием, аяк киеме, көнкүреш техникасы һәм башка кирәкле әйберләр өләшә.
Үзәккә килгән кеше аның склад икәнен шунда ук аңламас та, чөнки, барысы да киштәләрдә һәм элгечләрдә шулкадәр чиста һәм тәртипле урнаштырылган, үзеңне кибеттә дип уйларга мөмкин. Кием-салым бик күп күренә. Уенчыклар шулай ук бик яхшы хәлдә. Димәк, үзләренә кирәкмәгәнне каядыр яткыру яки чыгарып ташлау урынына, үз әйберләренең тагын берәрсенә хезмәт итүен теләүчеләр арабызда шактый әле.
Безнең белешмә:
Мохтаҗлар өчен мәгълүмат:
• Әйберләр эш көннәрендә һәм үзәкнең эш сәгатьләрендә бирелә.
• Әйбер алырга теләүче шәхесне раслаучы документның күчермәсен алып килергә тиеш.
• Кием, аяк киеме һәм көнкүреш әйберләрен тапшырганда, фамилия, исем, әтисенең исеме, туган көне һәм элемтәгә керү өчен мәгълүматларны күрсәтеп, шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә һәм саклауга ризалык биреп, товарларны кабул итү-тапшыру акты тутырыла.
• Складта үз-үзеңә хезмәт күрсәтү һәм үз-үзеңне контрольдә тоту принцибы эшли. Һәркем үзенә кирәкле әйберне үзе сайлый һәм ала. Үзәктә шактый яхшы хәлдәге мәктәп формалары да бар. Димәк, яңа уку елына формасы булмаганнар аны үзәктән килеп алырга мөмкин.
Кеше приюты
Киемнәр тапшырырга мөмкин булган икенче үзәк – «Кеше приюты». Ул – баш очында түбәсе булмаган кешеләр мөрәҗәгать итә торган урын. Әлеге оешма кешеләргә вакытлыча сыену урыны тәкъдим итә һәм аларга мөстәкыйль, лаеклы тормыш юлына кайтырга булыша.
«Кеше приюты» хәйрия проекты хәзерге вакытта мохтаҗлык кичергән кешеләргә кием һәм аяк киеме комплектлары бирә. Ягъни кыш, көз, кыскасы, шактый салкын вакытта авыр тормыш хәлендә калган кешегә приют мөмкин булганча киемнәр белән ярдәм итәчәк. Бу үзәккә дә авыр хәлдә калган кешеләргә бирү өчен үзегезгә кирәк булмаган әйберләрне тапшырырга мөмкин.
«Казан әниләре»
Алдагы оешма – «Казан әниләре». Монда да теләгән һәркем үз киемнәрен китерә ала, әмма алар бик яхшы хәлдә генә булырга тиеш, чөнки, оешма хезмәткәрләре әйтүенчә, кияргә яраксыз иске киемнәрне дә алып килүчеләр бар. Бәлки, кемдер, әбисе шкафын актарганда килеп чыккан борынгы әйберләрне ташларга теләмичә бирегә китерәдер? Әйберләрне тапшырганда, аның башкаларга файдалы була аламы-юкмы икәнлеге турында уйларга кирәк. Үзәк яхшы хәлдә булган көнкүреш техникасын да кабул итә. Әгәр суыткыч кебек күләмле әйбер бирергә теләсәгез, оешма хезмәткәрләре аны үзләре килеп алып та китә. Үзәк берәүгә дә ярдәм итүдән баш тартмый, өлкәннәргә, мөмкинлекләре чикле кешеләргә, янгыннан зыян күрүчеләргә, күп балалы гаиләләргә, тол хатыннарга һәм ярдәмгә мохтаҗ булган һәркемгә хәлдән килгәнчә булышырга тырыша.
Тормышта төрле хәлләр була
Хәйрия үзәкләре кешеләргә ярдәм итүне максат итеп куя. Гаиләне бернәрсәсез калдырган янгын кебек коточкыч хәлләр дә була бит. Андый фаҗигагә юлыгучылар киемгә дә, көнкүреш әйберләренә дә мохтаҗлык кичерергә мөмкин. Мондый очракларда кешеләр үзләре хәйрия үзәкләреннән ярдәм сорый. Әгәр гаиләдә кечкенә балалар һәм мәктәп укучылары бар икән, үтенечләр дә күбрәк һәм төрлерәк булачак. Балаларга дәфтәрләр, дәреслекләр, мәктәп формасы, биштәрләр, эчке киемнәр һәм башкалар кирәк. Тормышыңда нәрсә буласын алдан белмисең. Без сөйләгән хәйрия үзәкләре ярдәмендә теләгән һәркем мохтаҗларга ярдәм итүгә үз өлешен кертә ала.
Автор: Гөлназ Гайнуллина
Гөлсинә Зәкиева тәрҗемәсе
ГМ-инфо!
Әйберләрне тапшырганчы, аларның башкаларга файдалы буламы-юкмы икәнлеге турында уйлагыз.
Комментарийлар