Логотип Магариф уку
Цитата:

Көчле кешеләр

Йөгерә дә белмим, җитезлегем дә юк, туптан да куркам, тик... спортчы буласым килә! Баланың мондый фәлсәфәсеннән көлергә ашыкмагыз. Әгәр холкы буенча тыныч һәм салмак икән, уктан ату кебек спорт белән кызыксындырып карагыз әле.

Ике тонна йөкләнеш

Мәргәннәр шөгыле турында журнал битләрендә моннан дистә еллар элек сөйләгәнебез булды. Ул вакытта республикабызның ун мәктәбендә әлеге спорт белән шөгыльләнү мөмкин иде. Хәзер исә бары тик Алабугадагы «Яшьлек» спорт мәктәбендә һәм Казандагы «Тасма» олимпия резервы спорт мәктәбендә генә бүлекләр бар, шулай ук Байлар Сабасы һәм Югары Осланда җәядән ату буенча дәресләр алып барыла. Сәбәбе – белгечләр җитмәүдә. Физкультура укытучылары энтузиазмы белән генә оештырып җибәреп булмый бу олимпия спорты төрен. Секундлар эчендә ук атып тиешле ноктага тидер дә, чемпион бул бит инде югыйсә! Нәрсәсе шулкадәр авыр икән?

Туры мәгънәсендә җәянең кылын тарту авыр. Балалар тарткандагы авырлык 3–4 килограмм дип исәпләсәк, олы кеше өчен бу йөкләнеш – 25 килограмм. Ягъни спортчы ярышлар вакытында бар игътибарын, көчен, балансын бер йодрыкка туплап, 6 секунд эчендә җәянең кылын 25 килограмм авырлык белән тартып, атып җибәрергә тиеш! Күнекмәләр вакытында олы ир-атның барлык йөкләнешен исәпләп чыгарсак, 2 тоннага тулачак! Көчле кешеләр спорты димичә ни дисең!

Көчле кешеләрне тәрбияләү 10–11 яшьтән башлана, организм ныгымаган килеш иртәрәк тотыну хупланмый. Умырткага йөкләнеш зур. Ә бирегә килгәнче башка спорт төрендә чыныгу алган балага, киресенчә, бик җайлы булачак. Баланың күз күреме начар, күзлек тә кия, бу спорт безнең өчен түгел инде дип уйлаган ата-ана нык ялгыша. Начар күрүче дөнья чемпионнары да бар тарихта. Сүз уңаеннан, җәядән атуның «блочная» дип аталган төре сәламәтлеге чикле кешеләргә сау спортчылар белән бер шартларда көч сынашырга мөмкинлек бирә торган бердәнбер спорт төре булып кала бирә. Җәянең кылын кул белән генә түгел, теш, аяк, махсус җайланма белән тарттыручылар да бар араларында.


Уктан ату белән 10–11 яшьтән шөгыльләнә башлыйлар, организм ныгымаган килеш иртәрәк тотыну хупланмый. Умырткага йөкләнеш зур, ди белгечләр.

 

Нервларың нык булсын

Иң кечкенәләр өчен мишень 12 метр ераклыкка урнаштырыла. Мишеньнәр исә махсус изолон дип аталган төзелеш материалыннан эшләнгән калканга беркетелә. 100 м/с тизлек белән очып килгән ук изолоннан читкә дә сикерми, тартып алуы да җайлы. Яшь барган саен, әлеге ара ерагая бара, ахыр чиктә Олимпия уеннарында ир-атлар 90 метрлы дистанциягә аталар. Изолон күрше Ижевскида гына җитештерелсә, барлык инвентарь – чит илнеке. Бу хакта белүгә бәяләре турында сорау туа.

Бик гади генә спорт кебек тоелса да, акча ягыннан шактый кесәгә суга. Бер комплект җәя-укның бәясе 7–25 мең чамасы, аны сатып алу гына түгел,  һәр спортчы өчен яраклаштырып көйләргә дә кирәк. Монысы инде тренер мәшәкате. Бер спортчының комплектында 12 ук булырга тиеш, ә ул уклар 2–3 айга гына чыдый. Ә инде 3–5 ел шөгыльләнүче тәҗрибәле мәргәннәрнең  кораллары бәясе 150–250 меңгә басарга мөмкин, хәтта бу да чик түгел. Чемпионнар арасында шәп җәя-ук алам дип 500 мең сум чыгарып салучылар да бар.

Ук белән җәя турында шактый нәрсә белдек, ә яшь спортчы үзе нинди  булырга тиеш соң? Бу хакта алар белән 24/7 режимында «яшәүче» тренердан да күп белүче табылмас. Наталья Хамадрәхимова Чабаксар шәһәрендәге олимпия резервы мәктәбен, аннан Казанда Идел буе физкультура, спорт һәм туризм университетын тәмамлап, инде дистә елдан артык «Тасма» олимпия резервы спорт мәктәбендә уктан ату буенча балалар тәрбияли. Сүз уңаеннан үз улы да әлеге спорт төрендә уңышлы шөгыльләнә.

– Балаларны мәктәпкә ниндидер сыйфатлары буенча сайлап алмыйбыз. Спорттагы уңыш – 80, кайчакта хәтта 90 процент тырышлыктан һәм хезмәттән тора дигән гыйбарә ук атучыга аеруча туры килә. Физик көч, сыгылмалык, координация, тыныч нерв системасы кебек шәхси сыйфатлар кайчакта хәлиткеч роль уйный. Һәр дәрес разминкадан, гомуми ныгытучы күнегүләрдән башлана – бу мәҗбүри. Разминкасыз гына җәягә алынсаң, имгәнү аласыңны көт тә тор. Кечерәкләр атнага өч шөгыльләнә, бер көн тренажёрларга багышлана, үсмерләргә исә нибары бер генә көн ял эләгә.

Казан шәһәренең 2 нче татар гимназиясе базасында чыныгу алган Рүзәл Нигъмәтуллин инде дүртенче елын «Тасма» мәктәбендә шөгыльләнә. Карате белән җәядән ату арасыннан икенчесен сайлап ала. Динамик спорт булып саналмаса да, тик торырга вакытлары юк. «Кулдан җәя-ук төшми дип уйлаучылар хаклы түгел, – ди яшь спортчы. – Атнага ике тапкыр тренажёрлар һәм спорт залында шөгыльләнәбез, ике көнебез техниканы ныгытуга китә. Ярышларга әзерлек вакытында йөкләнешләр аеруча арта». 13 яшьлек үсмергә күзлек киюе дә комачауламый, ул инде өченче разрядка ия, ярышлардан кайтып керми. Алай да укуга зыян килми, дәресләре белән күнекмәләр арасында өй эшләрен карарга вакыт бар. Каникуллар вакытында лагерьга баруны аеруча яраталар. «Профессиональ рәвештә шөгыльләнергә теләсәң, теләсә кайсы спорт та әти-әниләрдән чыгым сорый, – ди яшь спортчының әнисе Гөлназ ханым. – Спорт мәктәбе уклар белән тәэмин итә, баланың чын-чынлап мавыгуын күреп, үзебез дә сатып алдык».

 

Бер спортчының комплектында 12 ук булырга тиеш, ә ул уклар 2–3 айга гына чыдый. Ә инде 3–5 ел шөгыльләнүче тәҗрибәле мәргәннәрнең  кораллары бәясе 150–250 меңгә басарга мөмкин, хәтта бу да чик түгел.

 

Укчыларны – сәхнәгә

«Кайчакта тренерлар яшь спортчылары турында ата-аналарга караганда да күбрәк белә, – ди Наталья Геннадьевна. – Кайбер балалар минем телефон номерын үзләрендә «икенче әни» дип язып куя. Мәктәптән соң көн саен  бергә бит без, ярышларга чыгып китсәң, бигрәк тә якынаясың. Ашарга әзерләп, кирәк-яракларын барлап, кәефе китсә юатып, гел янәшә булырга туры килә. Иң югары күрсәткечкә ия теләсә кайсы чемпион тренер була алмаган кебек, әллә ничә чемпион тәрбияләүче тренерның бөек спортчы була алмавын инкяр итүче юк хәзер. Балаларны яратмыйча эшләп булмый».

Мондый җылы аралашу балага үсмерлек чорын үткәндә дә бик нык ярдәм итә. Берни белән дә шөгыльләнми йөргән яшьтәшләре белән чагыштырып карый да үзенекеләргә карап куана тренер: «Без эксперимент ясап карадык. Үзебезнең балалар танышларын алып килде дә бергә тренировка уздырдык. Мәргәннәрем җыелган, барысын җиренә җиткереп башкаралар, дисциплина да, җаваплылык та сизелә, башкалардан аерылып тора. Үсмерләргә хас «холык күрсәтү» чорына килеп кергәндә дә алар азмы-күпме чыныккан була. Электрон сигаретлар белән мавыгып алучылар булганын беләм. Ләкин уңышка ирешүдә аның зыян гына китерүен аңлап, тиз баш тарттылар».  

Ярышлардагы нәтиҗәләр еш кына дәресләр вакытындагыдан түбәнрәк була. Сәбәбе – дулкынланудан игътибарны туплый алмау. Меңләгән күз сиңа төбәлгән чагында барысын да «сүндереп куеп», ихтыярыңны җыеп төз ату психологик яктан искиткеч авыр. Шуңа яшь мәргәннәргә сәхнәдә чыныгу алырга киңәш итәләр.  

 

БУ КЫЗЫК!
         Җәядән ату палеолит чорының азагында иң элек ауга йөрү өчен барлыкка килгән. Иң борынгы табылдыклар – кремнийдан ясалган ук очлары – безнең эрага кадәр 20 000 елларга карый.

 

ГМ-ИНФО

Татарстан Республикасы Спорт министрлыгыннан алынган мәгълүмат буенча, республикабызда җәядән ату буенча иң беренче төркемнәр «Тасма» олимпия резервы мәктәбе базасында 2009 елда ачыла. Шул вакыттан бирле мәктәптә халыкара дәрәҗәдә бер спорт остасы, 11 Россия спорт остасы, 15 спорт остасына кандидат тәрбияләгәннәр.

Шулар арасыннан ирешкән уңышлары белән бөтен Россиягә билгеле спортсменнар Дарья Орешникова, Никита Вахрамеев, Антон Редькин, Катарина Чернова исемнәре белән горурлана алабыз.

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ