Логотип Магариф уку
Цитата:

Көзге витаминнар

Көз көне балалар арасында салкын тию белән бәйле авыруларның артуы һава торышына гына бәйле түгел. Бу чорда бакчалар һәм мәктәпләр эшли башлый, балалар бер-берсе белән тыгыз аралаша дигән сүз. Моннан тыш, салкын һава борынның лайлалы тышчасын киптерә, ә кояш нурының кимүе организмдагы D витамины күләменең төшүенә һәм иммунитетның көчсезләнүенә китерергә мөмкин. Бу санда витаминнар турында сөйләшик.

Даруханәдән, әллә бакчадан?

Даруханәдәге витаминнар белән сезонлы яшелчә-җимешләрдән алына торган витаминнар арасында аерма бар. Сезонлы ризыклар составындагы витаминнар организмда яхшырак үзләштерелә, чөнки алар организмга файдалы җепселләр, минераллар һәм ферментлар белән бергә керә. Даруханәдәге витаминнар исә – чистартылган химик матдәләр яки синтезланган экстрактлар. Аларның кайсысы нәтиҗәлерәк булуы кабул итү максатына бәйле. Табигый витаминнар организмга ризыктагы файдалы матдәләрне җиңелрәк үзләштерергә һәм файдаланырга ярдәм итә. Даруханә витаминнары – концентрацияләнгән дозалар. Витаминнар җитди дәрәҗәдә җитешмәгәндә, алар дефицитны тизрәк тулыландырырга ярдәм итә. Гади ризык аша витаминнарны артык күп күләмдә алып булмый. Әмма даруханә витаминнарын озак вакыт яки табиб контроленнән башка кабул иткәндә гипервитаминоз – витаминнарның артык туплануы куркынычы барлыкка килергә мөмкин. Шуңа күрә сак булырга кирәк. Табигый ризыктан кергән матдәләр организмда акрынлап туплана. Сырганак һәм гөлҗимеш С витамины һәм биофлавоноидларга бай. Тозлы кәбестә эчәклек өчен файдалы, ә кабакта каротин күп. Әмма кан анализы организмда билгеле бер витамин яки микроэлемент җитмәвен күрсәткән очракта, тиешле дозадагы препарат ярдәмендә аның дәрәҗәсен күтәрү ризык белән чагыштырганда тизрәк булырга мөмкин.

Витаминнар җитмәүнең тышкы билгеләре:

* Тиренең коруы һәм агарып китүе;

* чәчләрнең сынучан, тонык булуы, тырнакларның катламлануы;

* авыз почмакларында җәрәхәтләр («заедалар») барлыкка килү, иреннәр ярылу;

* вак яраларның озак төзәлүе;

* даими хәлсезлек, йокымсырау яки артык көйсезлек;

* хәтер начараю, дәрестә игътибарны туплый алмау;

* аппетитның начар булуы яки кинәт ризык сайлану;

* йокы бозылу.

Алия РӘХМӘТУЛИНА, Республика балалар клиник хастаханәсе балалар табиб-педиатры

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ