Кырлайда Тукай укулары
Милләт җанлы һәр татар күңеле өчен Яз һәм Тукай сүзләре гел янәшә йөри. Милләтебезнең йөз аклыгы булган бөек шәхесебез – Габдулла Тукай туган көнне Татарстан һәм дөньяның төрле кыйтгаларына сибелеп яшәгән татар халкы Туган тел көне, Шигърият бәйрәме буларак зурлап билгеләп үтә. Бу көннәрдә бөек шагыйребезнең туган ягы – Арча төбәге аеруча гөрли. Менә быел да Яңа Кырлай авылы республикабызның төрле почмакларыннан килгән кунакларны кабул итте. Биредә ел саен «Без – Тукайлы халык» дип исемләнгән республикакүләм Габдулла Тукай укулары үтә.
Белешмә: «Без – Тукайлы халык» дип исемләнгән республикакүләм Габдулла Тукай укулары унбишенче тапкыр узды. Конференциядә Арча, Әтнә, Биектау, Кукмара, Актаныш, Балык Бистәсе, Мөслим, Нурлат, Чистай районнары, Чаллы, Казан шәһәре укучылары һәм укытучылары катнашты. Быелгы укуларга барлыгы 210 эш килгән, алар арасыннан икенче турга 128 эш сайлап алынган. 68 укучы һәм 52 укытучы үзенең Тукай иҗатын, мирасын өйрәнүгә багышлаган фәнни-эзләнү эшен мәртәбәле жюри хөкеменә тәкъдим иткән.
«Ныклап әзерләндек»
Миләүшә Зарипова, 15 ел дәвамында конференцияне оештыруда башлап йөрүчеләрнең берсе, Г.Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы:
– Укучылар 5 төрле номинациядә, ә укытучылар 4 төрле номинациядә көч сынашты. Тукай укулары ел саен бик югары дәрәҗәдә үтә һәм быел да шул дәрәҗәсен саклап калды. Коллектив ел саен конференцияне үткәрү өчен күп көч сарыф итә. Быел да ныклап әзерләндек, үзебезнең мәктәп укытучылары һәм укучылары да күп кенә призлы урыннарга лаек булды.
«Һәр буын Тукайны яшәртә»
Рәсимә Шәмсетдинова, Татарстанның халык укытучысы ТР Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире:
– «Без – Тукайлы халык» дигән сүз ул бик тирән мәгънәгә ия, чөнки менә бу конференциядә генә дә аның иҗатының ничә төрле юнәлеше сайлап алынган, ә бит әле өйрәнәсе әйберләр тагын да күбрәк. Ул бит 27 яшенә инде 5–6 томлык әсәр язып өлгергән. Әле аның иҗаты һаман да өйрәнелеп бетмәгән килеш кала. Укучыларыбыз игътибар ителмәгән җирләрне яктыртуны үзләре мөстәкыйль рәвештә билгеләп алган. Бу чара – республика өчен бик мөһим вакыйга. Чөнки һәр буын Тукайны яшәртә, без елдан-ел шушы Тукай иҗатының эченә кергән, Тукай иҗаты белән кызыксынган буыннарның алышынуын күрәбез. Ләкин буыннар алмашса да, Тукайның иҗатына мөнәсәбәт, Тукайның шигырьләренә мәхәббәт үзгәрми. Менә шушы горурлык хисе безне ел саен барлап тора.
«Тукай яшәсә – тел яши»
Айгөл Ганиева, Г.Ибраһимов исемендәге Тел һәм әдәбият институтының әдәбият бүлегенең фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты:
– Биредә Гаяз Исхакый, Сания Гыйффәт, Хөсәен Габдүш, Хәсән Хәмидуллалар кебек мөһаҗир язучыларыбыз турында да сөйләделәр. Бу җиңел тема түгел, димәк, укытучының да укучысына ышанып нәкъ шушы теманы тапшыруын күрсәтә. Халыкта «Тукай яшәсә – тел яши» дигән сүз бар икән, бу чыннан да шулай. Ел да бөек шагыйрьне искә алып, без туган телебезгә хөрмәтебезне күрсәтәбез, аны тагын да үстерүгә өлеш кертәбез.
«Тукай мөһерләп куйды»
Зиннур Хөснияр, «Сәхнә» журналы баш мөхәррире, язучы:
– Иң беренче саф татар телендә язылган роман ул – Садри Максудиның «Мәгыйшәт» романы. Шуннан соң Тукай: «Мөгаен, безнең әдәби телебез Казан арты ягы теле булыр», – дип язган. Һәм шулай булып чыкты да, Тукай нигез салып, мөһерләп куйды.
«Иҗат итүчеләр һәрвакыт кызыклы»
Ландыш Әбүдәрова, «Казан утлары» журналының җаваплы сәркатибе, язучы:
– Кырлай һәрвакытта да безне колач җәеп каршы ала. Кайтып киткәндә, Тукай әле һаман исән, ул әле һаман да безнең белән икән дигән рәхәт хис кала. Мин катнашкан секция – үзе бер гаҗәеп дөнья. Монда иҗат итүче балаларны тыңладык. Безгә иҗат итүчеләр һәрвакыт кызыклы. Бигрәк тә шундый яшьләребезнең үсеп килүе сөендерә.
XV Республикакүләм Габдулла Тукай укулары җиңүчеләре:
1. «Габдулла Тукай эзләреннән» номинациясе – Илүзә Хәйдәрова, Арча районы Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай мәктәбе укучысы (җитәкчесе – М. Зарипова, И. Шакирова);
Гүзәл Вәлиева, Арча районы Иске Чүриле мәктәбе укучысы (җитәкчесе – Л. Вәлиева).
2. «Габдулла Тукайның сәяси лирикасы» номинациясе – Зөләйха Гыйззәтуллина, Арча районы Г. Тукай исемендәге Ашытбаш мәктәбе укучысы (җитәкчесе – М. Әүхәдиева).
3. «Батыр татар очучылары» номинациясе – Ислам Афзалов, Яр Чаллы шәһәренең 21 нче мәктәбе укучысы (җитәкчесе – М. Гыйбадуллина).
4. «Мөһаҗир татар язучылары» номинациясе – Аяз Хәйретдинов, Арча районы Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай мәктәбе укучысы (җитәкчеләре – Г. Шиһапова, И. Сәлахова, А. Кәбирова);
Ильвина Шакирова, Арча районы Курса Почмак урта мәктәбе укучысы (җитәкчесе – Г. Гыйбадуллина).
5. «Россия – безнең уртак өебез» номинациясе – Ильяс Сабиров, Арча шәһәре 5 нче гимназия укучысы (җитәкчесе – Г. Гыйниятова).
6. «Мәктәп музее – тәрбия учагы» номинациясе – Эльмира Сәлахова, Нурлат шәһәренең сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мәктәп-интернаты укытучысы;
Рушания Дәүләтова, Мөслим районы Тойгелде мәктәбе укытучысы.
7. «Җәлилчеләр батырлыгы – яшь буынны тәрбияләүдә үрнәк» номинациясе – Әнисә Кәбирова, Арча районы Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай мәктәбе укытучысы.
8. «Гаилә – бәхет ачкычы» номинациясе – Зөһрә Касыймова, Арча районы Утар Аты мәктәбе укытучысы.
Фәния ЛОТФУЛЛИНА
Фотолар мәктәп архивыннан





Комментарийлар