Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәчкәрәдә сәүдәгәр Үтәмешев мәчетенә кабаттан ай куелды

Кукмара районының Мәчкәрә авылы Совет чорына кадәр үк иң укымышлы һәм эшкә оста халык яшәгән төбәк буларак тарихка кереп калган. Алар арасында Үтәмешевләр укымышлы, оста сәүдәгәрләр һәм җитештерү тармагын үстерүдә зур өлеш керткән нәсел буларак аерым урын алып тора. Аларның нәселендә Габденнасыйр хәзрәт Курсави, күренекле язучы Чыңгыз Айтматов кебек шәхесләрне дә очратырга мөмкин. 1791 елда беренче гильдия сәүдәгәре Габдулла Габдессәлам улы Үтәмешев авылда беренче Җәмигъ мәчетен төзетә. Кирпечтән, ике катлы итеп төзелгән Аллаһ йорты диварларыннан әле дә булса шул чорның сулышы сизелеп тора, бизәкләре дә сакланып калган. Совет чорында манарасы киселеп, үзе башка максатларда кулланылган бинага XXI гасырга аяк баскач, яңа сулыш өрергә тырышып караганнар. Әмма ахырга кадәр җиткерергә халыкның хәленнән килми, элеккеге кебек байлары да табылмый. Халкыбызның мәдәни архитектура һәйкәле булган бу мәчетне кабат тергезү эшенә 2022 елда ныклап торып керешәләр. Бу – хөкүмәт дәрәҗәсендәге мөһим эшкә әверелгән.

–Төзекләндерү эшләре тиз генә бармый. Әмма үзебезнең алга куелган бурычларны хәл итеп бетердек кебек. Бик зур эшләр башкарылды, 90–95 процент эш башкарылды дип әйтергә була. Киләсе елдан план буенча март аена эшләрне тулысынча төгәлләү бурычы куелды. Бүген бигрәк тә истәлекле көн, мәчет манарасына тантаналы төстә ярымай куячакбыз, – диде Татарстан Республикасы Мәдәни мирас объектын саклау комитеты рәисе Иван Гущин, мәчеттә эшнең барышы белән танышып. Чарада ТР Рәисе Аппараты вәкиле Раил Гомәров, район башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, имам-мөхтәсиб Рәдиф Тимергалиев һәм башка авыллардан килгән дин әһелләре бу вакыйга уңаеннан матур теләкләрен җиткерделәр.

Кукмара мөхтәсибәте каршындагы Аксакаллар шурасы рәисе, Мәчкәрә авылы мәчете имам-хатыйбы  Мөнир хәзрәт Йосыпов мәчет, аны төзеткән Габдулла Үтәмешев һәм аның нәселенә бәйле истәлекләре белән уртаклашты, Коръән аятьләре укылган арада, осталар мәчет манарасына кабат ярымайны  беркетеп тә куйды. 

Бер гасыр дәвамында ташландык хәлдә торган Аллаһ йортының  дәвамчылары  калдымы икән, дип кызыксынучыларга: «Алар бар, күренекле шәхесләр», – дигән җавап ишетелде. Алар нәселеннән булган Илдар Үтәмешев бүгенге көндә Мәскәүдә яши, техник фәннәр докторы, академик. Ул Үтәмешевләр нәселен, үз чорында алар татарлар яшәгән төбәкләрдә  салып  калдырган йөздән артык мәчет булганлыгын да барлаган. Бу хакта ул быел Казандагы 80 нче мәктәптә үткәрелгән «Каюм Насыйри укулары» халыкара форумында ясаган чыгышында да бик тәфсилләп сөйләгән иде. Шуннан соң ул  нәсел җебе башланган Мәчкәрәдә булып, мәчеттә ремонт эшләренең барышы белән танышып киткән иде. Биредә алар нәселенә караган ике катлы таш йорт та сакланып калган, элек анда мәктәпнең интернаты урнашкан булган. Хәзер аның эчендә туган як музее эшли, диварына әтисе Рөстәм Исмәгыйль улы  хөрмәтенә элмә такта куелган. Ул – Юрий Гагарин белән бер йортта яшәгән, аны галәмгә очышка әзерләгәндә катнашкан танылган белгеч, инженер-конструктор, РСФСРның атказанган уйлап табучысы. Ни дисәк тә, бу нәселдән гади сәүдәгәрләр генә чыкмаган,  мәчет-мәдрәсәләр салдырып, халыкка аң-белем, тәрбия биргән бу буын кешеләре үзләре дә укымышлы, зыялы  булган.

 Шунысын да өстик: биредә ел саен «Мәчкәрә укулары»  дип аталган республикакүләм фәнни-гамәли конференция үткәрелә. Бу да татар халкының бай мәдәни һәм рухи мирасын барлауда, яңа буыннарга илтеп тапшыруда бер адым булып тора.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ