«Мәгариф»леләр Яңа Кенәр мәктәбендә
Яңа Кенәр мәктәбендә Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең мәдәният бүлеге җитәкчесе Ренат Абянов, «Читай» нәшрият йорты директоры Илшат Сәләхетдинов һәм «Мәгариф» журналы редакциясе журналистлары белән очрашу узды.
Күренекле шәхесләре белән дан тоткан элеккеге Кызыл Юл районы үзәге Яңа Кенәр авылына килеп керүгә үк таң калырлык. Төзек нык йортлары, төрле кибетләр, кафе-ашханәләр, ерактан ук күренеп торган биек манаралы мәчет, урамда тегендә-монда ашыгучы халыкны күреп, әлеге зур авылның бүген дә тулы канлы тормыш белән гөрләп яшәп ятуына сокланмый ни диясең. Үзәктә хәтта кечкенә генә «базар» да оешкан. Биредә авыл халкы үзе үстергән каз-үрдәген дә, төрле кием-салым, бәйләгән шәлләрен дә сата. Биредә эшчән, тырыш, милли җанлы, гыйлемле, шигърияткә, җырга-моңга гашыйк кешеләр яшәвенә үзебез дә инанып кайттык. Юкка гына республика укытучылары арасыннан сайланган берничә Социалистик Хезмәт Героеның берсе нәкъ менә шушы мәктәптән булып чыкмагандыр инде.
Авылның чишмә башы нәкъ менә мәктәптән башлана торгандыр. Юкка гына мәктәп бетсә, авыл да бетә дип лаф ормыйбыз. Мәдәният йортын узуга ук инде, 100 елдан артык эшләп торучы уку йорты күзгә ташланды. Чал тарихлы уку йорты матур аланлыкка салынган затлы сарайны хәтерләтә. Күптән түгел мәктәптә узган төзекләндерү эшләре мәктәпне тагын да ямьләндереп, яңартып җибәргән.
Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Зәкиевна исемендәге Яңа Кенәр урта мәктәбенә узабыз. Мәктәпнең диварларына күпсанлы стендлар эленгән, коридорларда – укучыларның кул эшләреннән оештырылган күргәзмә.
– Боларда мәктәпнең үткәне, бүгенгесе, киләчәге, – дип каршы алды безне мәктәп директоры Зарипов Хәмбәл Хәбил улы, гыйлем үзәге белән таныштырып.
Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең мәдәният бүлеге җитәкчесе Ренат Абянов, «Читай» нәшрият йорты директоры Илшат Сәләхетдинов һәм «Мәгариф» журналы редакциясе журналистлары белән очрашу ак алъяпкычлы, ак күлмәкле егет-кызлар белән шыплап тулган зур гына актлар залында узды. Кайткан кунакларның үзләренең дә Кенәр белән бәйле хатирәләре очрашуны тагын да җанланландырып җибәрде.
Мәскәү җәмигъ мәчете имамы, этнограф, тарихчы, шагыйрь Ренат хәзрәт Абянов үзенең тамырларының нәкъ менә шушы яктан чыгуын сөйләде. Аның әнисенең бабалары Кенәр авылында көн күргән. 1920 еллардагы репрессия чорында Төрекмәнстан якларына чыгып китә. Анда татарлар, күбесенчә шушы Кенәр авылы кешеләре аерым бер урам булып тупланып яши. Ренат хәзрәт кечкенә чакта әнисе белән шул якларга кайтуы, андагы татарларның яшәешен, көнкүрешен сөйләп укучыларны тагын да кызыксындырды. Соңыннан сүз, төрле төбәкләрдә яшәүче татарлар, бигрәк тә, Касыйм, Темников шәһәрләрендә барган тарихи вакыйгалар, үз өйрәнүләреннән Сөембикә ханбикә кебек шәхесләр турында дәвам итте. Илшат хәзрәт, мәктәпкә үзләрендә чыккан затлы китапларны, балалар өчен үзенчәлекле рәсем буягычларны тапшырып, тагын да сөендерде.
Уку йорты бу көнне балаларның шат авазыннан яңгырап торды. Алар үз чиратында да килгән кунакларга осталыкларын күрсәтми калмады. Л. Хәкимова җитәкчелегендәге «Ләйсән» бию берләшмәсенә һәм А. Сәмигуллина җитәкчелегендәге «Инструменталь ансамбль» берләшмәсенә йөрүче балаларның чыгышы бәйрәмне тагын да җанландырып җибәрде. Укучылар бу көнне озак хәтерләрендә саклар һәм тарихка, үткәннәргә карата кызыксынулары тагын да артыр, киләчәктә алар арасыннан да шушы юлны дәвам итүчеләр чыгар, дип өметләнәсе килә.
Соңыннан очрашу Арча шәһәренең «Казан арты» тарих-этнография музеенда дәвам итте. Сөйләшүдә сүз Касыйм, Мәскәү һәм Темников (Төмән) татарларының теле, тарихы һәм этнографиясе хакында барды. Авторлар музейга үзләре иҗат иткән китапларын да бүләк иттеләр.
Фәния Лотфуллина
Комментарийлар