Логотип Магариф уку
Цитата:

Морфологиягә мәхәббәт

Татар тел белеменең күренекле галиме, педагог, тюрколог, филология фәннәре кандидаты, Казан дәүләт педагогика институтының (соңрак университет) татар тел белеме кафедрасы доценты Зөһрә Мәҗит кызы Вәлиуллинаның тууына узган елның 8 июнендә 100 ел тулды.

Чулпан ХАРИСОВА,

педагогика фәннәре докторы, профессор,

Татарстанның атказанган фән эшлеклесе,

Татарстанның атказанган укытучысы

 

Әтисе фатихасы белән

Зөһрә Вәлиуллина Башкортстанның Әлшәй районы Никифорово авылында туып үсә. Берничә ел узгач, алар гаиләләре белән Бәләбәй шәһәренә күчеп киләләр. Зөһрә Мәҗитовнаның балалык һәм мәктәп еллары да шушы шәһәрдә уза. Мәктәптә яхшы укып, аны уңышлы тәмамлый, һәрвакыт белемгә омтыла, аз гына буш вакыты булса да, кулына китап алырга тырыша. Тик авыр сугыш еллары 1944 елның июнендә яшь кыз алдына үз сорауларын куя: кая барырга, кем булырга? Алар, дүрт кыз, әниләре янында; әтиләре – утызынчы елларның кырыс вакыйгалары тарафыннан кыйналган, әмма рухы сынмаган, нык холыклы, эшчән һәм тырыш Мәҗит агай – көнне төнгә ялгап эштә, «Барысы да – Җиңү өчен, барысы да – фронт өчен!» дигән лозунгны чынга ашыручы. Беломор каналы төзелешләрендә эшләп кайткан кеше буларак, Мәҗит ага кызы Зөһрәнең укудагы уңышларын күреп, аңа алга таба белем алырга кирәклеген аңлый һәм 1944 елда, кызына хәер-фатихасын биреп, Саратов шәһәренә эвакуацияләнгән Ленинград дәүләт университетына озата. Монда Зөһрә апа көнчыгыш телләр факультетын сайлый һәм керү имтиханнарын уңышлы тапшырып, төрки телләр белгечлеге буенча белем ала. Аның сабакташлары арасында соңыннан күренекле телче-галимнәр, тюркологлар булып үскән Э.Р. Тенишев, Л.А. Покровская, Л.Т. Мәхмүтова һ.б. бар. Университетта уку елларында Зөһрә Мәҗитовна төрек, француз, рус, фарсы, гарәп, азәрбайҗан, немец телләрен өйрәнә, диплом эшен «Татар телен өйрәнү тарихы» дигән темага язып, «бик яхшы» билгесенә яклый. 1949 елда ул Ленинград дәүләт университетының көнчыгыш телләр факультетын тәмамлап, «лингвист-тюрколог» белгечлеген алып чыга. Киң эрудицияле, белемгә омтылучан, фәнни эзләнүгә сәләте аермачык күренеп торган яшь белгечне шул ук елда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалына аспирантурага тәкъдим итәләр. Зөһрә апа үзен төрки дөньяга бик билгеле булган классик галимнәрдән И.Ю. Крачковский, Н.К. Дмитриев, С.Е. Малов, А.Н. Кононов, И.И. Мещанинов һ.б. шәкерте дип саный. 1951 елда СССР Фәннәр академиясенең тел белеме институтына аспирантурасын дәвам итәргә җибәрелә. 1953 елда шул ук институтта «Татар теленең философик терминнары» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый, «татар теле» белгечлеге буенча филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә ала. Зөһрә Мәҗитовнаның шуннан соңгы бөтен тормышы тулысынча диярлек Казан дәүләт педагогика институты белән бәйле: 1953 елның августыннан башлап, 40 ел дәвамында ул республикабызга һәм башка төбәкләргә йөзләгән педагогик кадр әзерләүдә армый-талмый эшли.

 

Зөһрә Мәҗитовнаның фәнни-педагогик эшчәнлеге югары бәяләнә. Ул 1968 елда «РСФСРның халык мәгарифе отличнигы», 1970 елда «В.И. Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан фидакяр хезмәт өчен» медале белән бүләкләнә, 1975 елда «ТАССР мәктәпләренең атказанган укытучысы», 1976 елда «СССРның мәгариф отличнигы» исемнәренә, 1984 елда озак еллар буена намуслы хезмәт өчен «Хезмәт ветераны» медаленә лаек була.

 

Морфология проблемаларын өйрәнү

Доцент З.М. Вәлиуллинаның гыйльми эшчәнлегендә төп ике юнәлешне билгеләргә мөмкин: хәзерге татар әдәби теле морфологиясе, рус һәм татар телләренең чагыштырма грамматикасына караган проблемалар. Беренче юнәлештә, ягъни хәзерге татар әдәби теленең морфологиясе проблемаларын өйрәнүдә, аны студентларга укытуда һәм укытучылар арасында пропагандалауда Зөһрә апа зур көч куя. Аның беренче фәнни хезмәтләре татар теленең синтаксисына багышланган: «6 нчы класста синтаксисны өйрәтүгә карата» («Совет мәктәбе», № 2, 1963), «Татар  теле грамматикасы. Синтаксис». («Гади җөмлә синтаксисы». Казан, 1964), «Җөмләдә сүзләр бәйләнешен өйрәнүгә карата» («Совет мәктәбе», № 12, 1963) һ.б.

Зөһрә апа 40 ел дәвамында КДПИның тарих-филология факультетында «Хәзерге татар әдәби теле морфологиясе» буенча лекцияләр укый, семинар дәресләре алып бара. Аның бу өлкәгә караган шактый күп сандагы хезмәтләре дөнья күрә: «Татар грамматикасы буенча таблицалар» (1968), «5 нче класста «Рәвеш» темасын өйрәнүгә карата» (1975), «5 нче класста сүз төркемнәрен өйрәнүгә карата киңәшләр» (1975), «Исем һәм аны мәктәптә укыту турында кайбер методик киңәшләр» (1975) һ.б.

Күп еллар буе Зөһрә Мәҗитовна хәзерге татар әдәби теле морфологиясе проблемаларын тирәнтен өйрәнә. Бу уңайдан эзләнүләре турында матбугатта шактый кыю фәнни фикерләр дә әйтә. Өстәвенә, Зөһрә Мәҗитовна – 1967 һәм 1982 елларда югары уку йорты студентлары өчен басылып чыккан «Хәзерге татар әдәби теле» программасы авторларының берсе дә. Төрле елларда дөнья күргән әлеге хезмәтләр нәтиҗәсе буларак, 1972 елда З.М. Вәлиуллинаның «Хәзерге татар әдәби теле морфологиясе» исемле зур күләмле китабы басылып чыга (доцентлар К.З. Зиннәтуллина, М.Ә. Сәгыйтов белән автордашлыкта). Татар әдәби теленең исем, сыйфат, сан, рәвеш, алмашлык кебек сүз төркемнәре, аларның ясалыш үзенчәлекләре турында концептуаль фикерләре киң урын алган бу хезмәт шактый еллар буе галимнәр, студентлар һәм укытучылар өчен бик кирәкле, куллану өчен уңай дәреслекләрнең берсе булып кала бирә. Моннан тыш Зөһрә апа студентлар өчен «Хәзерге татар әдәби теле морфологиясеннән мөстәкыйль эш төрләре һәм аларны үтәү өчен кайбер методик киңәшләр» дигән фәнни-методик кулланма төзеп бастыра (1977–1992 елларда).

 Күрәбез: ул – вуз һәм мәктәп проблемаларын даими өйрәнеп, аларның һәр икесе өчен дә күп хезмәтләр куйган галим.

 

Укытучыларга ярдәмгә

1972–1985 елларда 13 тапкыр басылып чыккан «Татар теле. 5 нче класс» дәреслеге (Д.Г. Тумашева белән автордашлыкта) бу исемлектә аерым урын алып тора. Китапта фәнни мәгълүматларның укытучыларга һәм укучыларга җиткерелү формалары һич кенә дә эчтәлеккә зыян китерми. Бу дәреслек буенча эшләүче укытучылар өчен «5 нче класста татар теле дәресләре» исемле методик кулланма ике тапкыр – 1978 һәм 1982 елларда басылып чыга. Гомумән, Зөһрә Мәҗитовна мәктәп һәм укытучылар белән даими элемтәдә тора, аларны борчыган фәнни-методик мәсьәләләр буенча һәрвакыт ярдәм кулын суза. Шуңа бәйле рәвештә аның һәр елны укытучылар белемен күтәрү институтында укылган лекцияләре, Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребез белән даими аралашып торуы, мәсәлән, Башкортстанның Яңавыл районында 1975 елның ноябрендә үткәрелгән фәнни конференциядә «Туган телне өйрәнүне яхшыртуның метод һәм алымнары» дигән темага ясалган доклады турында аерым әйтеп узарга кирәк. Пермь өлкәсенең Барда районындагы татар теле укытучылары өчен Зөһрә Мәҗитовна тарафыннан лекцияләр циклы тыңлау оештырыла. 1976 елда Казахстанда рус телен милли студентларга өйрәтү проблемаларына багышланган вузара фәнни-методик конференциядә катнашып, «Татар филологиясе факультетының милли группаларында «Рус һәм татар телләренең чагыштырма грамматикасын укытуның куелышы» дигән темага сөйләнгән доклады һәм анда әйтелгән фикерләр фәнни җәмәгатьчелек тарафыннан киң яклау таба.

Зөһрә Мәҗитовна төрле елларда доцент Ә.И. Ишморатов, профессорлар В.Х. Хаков, Ф.М. Хисамовалар тарафыннан якланган диссертацияләргә оппонент буларак та үзенең төпле фикерләрен әйтә. Вуз һәм мәктәп проблемаларына гына күмелеп калмыйча, З.М. Вәлиуллина алгы планга мәктәп белән югары уку йортының бәйләнеше, мәктәпләр һәм укытучыларның фәнни-методик эшчәнлеге проблемаларын өйрәнүгә дә вакыт таба. Вакытлы матбугат битләрендә Зөһрә апаның әлеге юнәлештәге эшчәнлеген яктырткан мәкаләләр бу елларда еш басыла, уңай бәяләнә: «Учёный, учитель» («За пед. кадры», 1975. 17.06.), «Туган якка мәхәббәт тәрбияләү» («Коммунизм таңы», 1977. 18.01.), «Как живёшь, молодой учитель?» (Коммунист Татарии», 1979. 14.03.), «Как дела, молодой учитель?» («Коммунист Татарии», 1980. 19.03.), «Ике телне чагыштырып» (Социалистик Татарстан», 1984. 13.04.), «Мөгаллимнәр мөгаллимәсе» («Ватаным Татарстан», 1995. 7.06.). «Зөһрә йолдыз балкышы» («Мәгърифәт», 2000. 3.06.) һ.б.

 

Чагыштырма грамматика

Доцент З.М. Вәлиуллинаның фәнни эшчәнлегендә икенче зур юнәлеш – рус һәм татар телләрен чагыштырып өйрәнү. Мәшһүр тюркологлар А.Н. Кононов, Н.К. Дмитриев кебек галимнәрнең шәкерте буларак, ул – рус һәм татар телләрен камил белү белән бергә, башка төрки телләрне дә үзләштергән галим. Бу ике телне чагыштырып тикшеренүләр нәтиҗәсе буларак, 1967 елда аның «Сопоставительная грамматика русского и татарского языков» исемле монографиясе дөнья күрә. Автор бу хезмәтендә ике телнең фонетика, морфология һәм синтаксис бүлекләрен чагыштырып, аларның һәр икесенә хас булган гомуми, охшаш күренешләр белән бергә, үзенчәлекле билгеләрен дә аерып күрсәтә. «Бу хезмәт, вузда һәм мәктәптә рус телен өйрәткәндә, татар теленең үзенчәлекләрен истә тотып, укучылар сөйләмендә килеп чыгардай хаталарны булдырмас өчен, телләрне чагыштырып өйрәнүнең зарурилыгыннан чыгып язылды», – дип искәртә автор. Филология факультетларында белем алучы студентлар һәм аспирантлар өчен әлеге хезмәт озак еллар буе өстәл китабы буларак кулланылып килә. 1976 елда автор «Руководство к практическим занятиям по сопоставительной грамматике» исемле методик ярдәмлек төзеп бастыра. Анда аерым темаларны өйрәнү буенча тиешле киңәшләр, тәкъдимнәр бирелә.

Үзенең фәнни эзләнүләрен тулыландыра барып, Зөһрә Мәҗитовна 1983 елда чагыштырма грамматиканың яңа басмасын чыгара («Сопоставительная грамматика русского и татарского языков»). Анда татар һәм рус телләрендәге сүз ясалышы беренче тапкыр чагыштырып тикшерелә. Ул анда морфологик категорияләрне өч группага бүлеп карый: ике телдә дә охшаш яки бердәй категорияләр, ике телдә дә булган, тик кайбер билгеләре буенча бер-берсеннән шактый нык аерыла торган категорияләр һәм ике телнең берсенә генә хас булган үзенчәлекле категорияләр. Автор фикеренчә, грамматик категорияләрне болай бүлү башка телне өйрәнгәндә килеп чыга торган хаталарны кисәтү һәм аларны булдырмау өчен кирәк. З.М. Вәлиуллина әлеге хезмәтендә чагыштырма грамматиканың өйрәнелү тарихы турында бик тәфсилләп сөйли. Ул И. Гиганов, А. Троянский, М. Иванов, А. Казем-Бек, К. Насыйри, В.В. Радлов, Е.Д. Поливанов, В.А. Богородицкий, Н.К. Дмитриев, М.Х. Корбангалиев, Н.З. Бакеева, Р.С. Газизов һ.б. галимнәрнең эшчәнлегенә югары бәя бирә, аларның милли мәктәпләрдә рус телен укытуда тоткан урынын ачыклый. Беренче тапкыр сүз ясалышын тел белеменең махсус тармагы итеп, рус теле белән чагыштырып тикшерә. Бу китабында автор сүз төркемнәрен ике телгә хас булган һәм үзенчәлекле билгеләре буенча чагыштырып чыга, һәр күзәтүен диярлек методик нигезләмәләр белән ныгытып бара.

Шунысы әһәмиятле: Зөһрә апа үз хезмәтендә башка милләт балаларына рус телен укытканда барлыкка килә торган кыенлыклар һәм аларны кисәтү, булдырмау кебек эшне дөрес оештыру өчен методик чыгармалар бирә. Бүгенге көндә аның әлеге китабы татар телен башка милләт балаларына укыту өлкәсендә кулланыла торган төп хезмәтләрнең берсенә әверелдерә.

 

Җәмәгать эшләрен җигелеп тарту

З.М. Вәлиуллина Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан нәшер ителгән «Татарская грамматика» – «Татар грамматикасы» ның икенче томын әзерләүдә якыннан торып катнаша. Ул – бу китапның башта русча, аннан соң татарча басмасында исем сүз төркеменә караган материаллар авторы. Галимә фәнни эшчәнлек белән бергә җәмәгать тәртибендә үтәлә торган эшләрдә дә актив катнаша. 1954–1957 елларда Дзержинск (хәзерге Вахитов) районы судына халык утырышчысы итеп сайлана. 1961 елда партиянең Татарстан өлкә комитеты тәкъдиме буенча ул Казанда РСФСР Педагогика фәннәре академиясенең милли мәктәпләр фәнни-тикшеренү институтын оештыру эшенә чакырыла һәм ике ел шунда эшли. Бу институтның мөдире итеп, педагогика фәннәре докторы, КДПИда озак еллар милли мәктәпләрдә рус теле укыту кафедрасы мөдире булып эшләгән профессор Л.З. Шакирова билгеләнә. Анда эшләр җайга салынгач, Зөһрә Мәҗитовна яңадан КДПИда эшләвен дәвам итә. 1968–1976 елларда татар теле кафедрасы мөдире урынбасары вазифаларын үти. Күп еллар буе институтның профком әгъзасы, 1976–1985 елларда шул ук факультетның гыйльми совет сәркатибе булып эшли.

Күргәнебезчә, республикабыз мәгарифе тарихында тирән эз калдырган галимнәребезнең берсе ул Зөһрә Вәлиуллина. Ул бөтен гомерен телебезне  җентекләп өйрәнүгә һәм өйрәтүгә, аны башка регионнарда пропагандалауга багышлый. Аның эшчәнлеге бүген дә төрле белем бирү оешмаларындагы бик күп сандагы шәкертләренең күңелендә, көндәлек игелекле эшләрендә якты маяк булып яшәвен дәвам итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ