Логотип Магариф уку
Цитата:

Питер татарлары

Татар аяк басмаган җир юктыр инде бу дөньяда. Төньяк башкала саналган Санкт-Петербург та искәрмә түгел. Питердагы татар яшьләренең ана телебезне, мәдәниятебезне саклап калу юлында башкарган эшләре байтак. Тәрбиянең бер ысулы шул түгелме?

«Кыз бәхете» – сәхнәдә

Миннән еш кына: «Санкт-Петербургта татар яшьләре белән очрашасызмы, сезне нәрсә берләштерә?» – дип сорыйлар. Әлбәттә, очрашабыз. Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге тирәсендә туплана-берләшә милләттәшләребез. Яшьләр, нигездә, «Мирас», «Питер буйлары», «Файда» кебек иҗтимагый оешмалар уздыра торган чараларда очраша, шулар эчендә кайнаучыларны исемләп беләбез. Очрашырга форсат гел чыгып тора. Елның-елында шәһәрдән чакрым ераклыктагы Энколово авылы янындагы аланлыкта Сабан туе гөрләп уза. Быел анда безнең Питер татар театры да зур сәхнәдә «Кыз бәхете» дип аталган театраль-хореографик композиция белән (режиссёр Линар Хаҗиев, хореограф Эльмира Әхмәтова) чыгыш ясады. Апрель ахырында гына шәһәр үзәгендә – Герцен исемендәге Россия дәүләт педагогика институтының колонналы залында «Заман чире» дип аталган трагикомедиянең премьерасын татар тамашачысына тәкъдим иттек. 350 кешелек зал шыгрым тулы иде. Репетицияләребез Җәмигъ мәчете, мөфтиятнең хәер-фатихасы белән эшләп килгән «Мирас» мәдәни үзәгендә урнашкан бинада бара. Җәмигъ мәчетен дә юкка гына татар мәчете дип атамыйлар. Заманында мәчет төзү инициативасы белән ахун Атаулла Баязитов чыга. Безгә ул беренче татар газетасы «Нур»ны гамәлгә куйган кеше буларак та мәгълүм. Элек-электән Җәмигъ мәчетендә хезмәт күрсәтүчеләр барысы да татарлар булган. Хәзер дә шулай. 

Белешмә:

Санкт-Петербургта татарлар шәһәргә нигез ташын салган вакыттан бирле гомер кичерә. Пётр I фәрманы белән Казаннан егерме меңгә якын татар китерелгән ул чакта. Гадел, намуслы, эшчән, аек тормыш белән яшәүче халык буларак тукталганнар аңа. «Татар бистәсе», «Татар зираты» дигән төшенчәләр дә биредә буш урында барлыкка килмәгән.

Унике әсәрнең җидесе татарча

Татар чараларында Альберт Әсәдуллин, Динар Байтемиров, Альберт Җәлилов, Ярамир Низаметдинов кебек мәшһүр җырчыларыбызның чыгышларын да яратып тыңлыйбыз. Әле бу көннәрдә генә Халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары лауреаты, Мария театры солисты Ярамир
Низаметдинов татарлар өчен җырлы-моңлы очрашу уздырды. Сокланып тыңладык. Моннан элек Петербургның иң затлы залларының берсендә узган концертында аның унике әсәр башкаруы һәм шуның җидесе татарча булуы бик истә калган. Классик музыкада тәрбияләнгән төньяк башкала тамашачысы аяк өсте басып алкышлаган иде милләттәшебезне.

Максимда татар каны

Дөресен әйтергә кирәк, татар теле курслары эшләп торуга карамастан, яшьләр арасында тел проблемасы бар. Ана сөте белән кермәсә, дигән сүз бар бит инде... Шуңа да карамастан, руслашып китсәләр дә, биредә Максим Кузнецов кебек тамырларында татар каны аккан яшьләрне дә очратырга була. Татар телен кайчандыр үзе дә Каюм Насыйри үзәгендә үзләштергән егет – бүгенге көндә Казан фәнни үзәгенең күпфакторлы гуманитар анализ һәм когнитив филология лабораториясе хезмәткәре генә түгел, ә «Татарский язык с нуля: самоучитель для начинающих» китабы авторы да. Аның әлеге курсларны алып баручы Фирая Рәшитовага ярдәм итәргә һәрвакыт әзер булуы сокландыра. «Мирас» үзәгендә татар теле курсларын алып баручы Әлфия Мәүлетова да бу юнәлештә зур эш башкара. Текстлар өстендә эш, тәрҗемә, йөгерек уку – барысы да сөйләм телен камилләштерү максатында башкарыла. 

Велосипедлы сәяхәт

«Питер буйлары»ның яшьләр өчен татар дискотекалары, волейбол, мини-футбол турнирлары уздырылуын да көтеп алалар. Ак төннәр вакытында татар яшьләре белән шәһәр урамнары буйлап Дамир Рәхмәтуллин башлангычында велосәяхәттә йөрү шулай ук бер матур традициягә әверелеп бара. Үзенә күрә күңел күтәренкелеге, дәрт-дәрман өсти тарихи шәһәр буйлап йөрүләр. Шуның өчен дә «Без ачык һавадагы музейда яшибез», – дим еш кына килгән кунакларны шәһәр һәм аның архитектурасы белән таныштырганда. Һәм бу чыннан да шулай.

«Үзебезнең Тукай бит»

Беркөнне шулай велосипедта йөргәннән соң, Тукай һәйкәле янында тукталдык. Шунда тротуардан атлаучы ике кызның саф татарча сөйләшеп килүен ишетеп торабыз. «Әйдә, якынрак барып карыйк әле, үзебезнең Тукай бит», – ди боларның берсе. Без шунда ук: «Әйдәгез, әйдә!» – дип, аларның сүзен күтәреп алып, сөйләшеп киттек. Башкортстаннан килеп укучы студентлар икән. Шәһәрдәге татар дөньясыннан бөтенләй дә хәбәрдар булмаулары аңлашылгач, 2020 елдан шәһәр үзәгендә милли-мәдәни автономия каршында Татар мәдәни үзәге эшләп килүен дә, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендә дистәдән артык татар иҗтимагый милли-мәдәни оешма булуын да, яшьләр өчен әледән-әле төрле чаралар узуын да аңлаттык үзләренә. Көтмәгәндә шундый очрашу булуына билгеле инде бик сөенде кызлар.

Җыеп әйткәндә, зур шәһәрдә милләт буларак эреп юкка чыкмыйм дигән кешегә, үзе булып калыр өчен, Санкт-Петербургта мөмкинлекләр байтак. «Татар бәхете өчен мин җан атармын: татар бит мин, үзем дә чын татармын», – дигән бит Тукаебыз. Кайда яшәвебезгә карамастан, һәркайсыбыз шулай әйтә алса икән.

ФАКТ

Төньяк башкалада мәшһүр Тукай һәм Муса Җәлилгә куелган һәйкәлләр (сынчы Әхнәф Зиякаев) – Питер яшьләренең яраткан очрашу урыны. 

Текст авторы: Гүзәл Исмәгыйлева, Питер татар театры җитәкчесе

Фото: театр архивы

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ