Логотип Магариф уку
Цитата:

Пляж волейболы – яланаяклы спорт

Кояш, комлы яр буе, зәңгәр күккә очучы туп. Бу санда иң җәйге спорт төре – пляж волейболы турында сөйләшербез.

       Сэндволей – комда волейбол

     Кайчандыр әлеге спорт төре шулай аталган. Ә менә туксанынчы елларда Халыкара Олимпия комитеты аны рәсми рәвештә пляж       волейболы дип үзгәртә, 1996 елда әлеге спорт төре Олимпия уеннары программасына кертелә. Пляж волейболының төп үзенчәлеге комда уйнау булса да, оештыручылар аның ял, диңгез, ирек төшенчәләренә аваздаш булуына басым ясарга тели. Бүген дә күңелдә   шундый хисләр уятуы белән җәлеп итә ул.

 

       Командада – ике кеше

Волейболның классик төреннән аермалы буларак, пляж волейболында командада нибары ике уенчы. Көрәш мәйданы, гадәттә, 8 х16 метрны тәшкил итә. Уенның кагыйдәләре дә классик волейболдан үзгә. Уенчылар саны азрак булганга, алар күбрәк хәрәкәт итәргә тиеш. Пляж волейболы – үтә хәрәкәтчәнлек, энергия сорый торган спорт. Уен 21 очкога кадәр дәвам итә. Һәр җиде очкодан соң командалар мәйданны алыштыра.

Иң мөһиме – күтәренке рухта уйнау

«Бу – эмоцияләрдә уйный торган спорт», ‒ дип тәэсирләре белән уртаклаша медицина көллиятенең чыгарылыш курс студенты Рената Нуриева. Аның фикеренчә, биредә иң мөһиме – уңай, күтәренке рухта уйнау. Рената пляж волейболы белән биш ел шөгыльләнә, үзен һәвәскәр спортчы дип атый. Әлеге спорт белән кызыксынуы – студент елларыннан. Башта ул яшьтәшләре белән классик волейбол уйный, соңрак спортның җәйге төре белән кызыксына. Хәзер Рената – җирле ярышларның актив катнашучысы, туган ягы Теләчедә «Татарстанда җәй» проекты кысаларында июнь аенда узган волейбол буенча турнирда да күрергә мөмкин иде аны.

Кичә – балалар, бүген – чемпионнар

Әлеге спорт һәвәскәрләрнең күңеленә хуш килсә дә, профессиональ дәрәҗәгә ирешү өчен шактый тырышырга кирәк. Иң яхшысы – пляж волейболын махсус уку йортында өйрәнү. Шундый белем учагы Казан шәһәренең Сибгат Хәким урамында урнашкан. «Динамо» спортның пляж төрләре үзәгендә «Динамо-Татарстан» волейбол клубы гамәлдә. Татарстанда пляж һәм кар волейболын үстерү буенча җитәкче, кар волейболы буенча «Динамо-Татарстан» ир-атлар командасы капитаны, гамәлдәге спортчы Виталий Шабалин сөйләвенчә, бүген биредә балалар өчен волейбол мәктәбе эшли. Мәктәпне узган сәләтле балаларның (кайчак тренерлар яшь волейболчыны шунда ук күреп ала) Олимпия резервы училищесының һөнәри бүлегенә эләгүе ихтимал. Бүген анда өметле сигез спортчы – сигез кыз бала – пляж волейболы буенча укый, илкүләм чемпионатларда, Россия беренчелегенә уздырылган ярышларда катнаша. Әлеге бүлек 2021 елда ачылган. Шулвакыт эчендә кызлар шактый нәтиҗә күрсәтеп өлгергән инде. Арадан бер пар – Виктория Хроменкова һәм Мария Павлова юниорлар җыелма командасына кергән. Әлегә халыкара мәйданга чыгарга мөмкинлек булмаса да, 2024 елда спортчылар, БРИКС уеннарында катнашып, өченче урын алуга ирешкән. Ә икенче команда – Виктория Дементьева (17 яшь) һәм Мария Павлова (18 яшь) – узган ел балалар арасында Россия беренчелегендә икенче урын алып кайта. Бүген алар республика данын яклаучы профессиональ спортчылар булып санала һәм Россиянең сигез иң көчле волейболчылары исәбенә керә. Якын киләчәктә кызлар зурлар өчен оештырылган турнирларда чыгыш ясар дип көтелә.

Озын буйлы әти-әни – озын буйлы бала

Пляж волейболын үз итүчеләр арасында кызлар күбрәк, ди Виталий Шабалин. Уенчыларның алтмыш проценты диярлек нәфис затлар. Шул ук вакытта пляж волейболы күп энергия таләп иткән спорт төре булып санала, уенчыдан чыдамлык сорый. Волейбол мәктәбенә алганда да баланың шушы сыйфатларына игътибар итә тренерлар: шук булсын, тик кенә утырып тормасын, янәсе. Тиктормаслар өчен менә дигән спорт! Икенче шарт – тренерны тыңлау. Тыңлый белүгә кадәр ерак әле, дип шаярталар биредә. Өченче шарт яшь спортчының әти-әнисенә кагыла. Пляж волейболы өчен буй мөһим. 8–9 яшьтә волейболчы булам дип килгән баланың буен чамалап булмаска мөмкин, моны белгечләр аның әти-әнисенә карап хәл итә. Озын буйлы ата-ананың баласы да үсәчәк. Кайчак тренерлар баланың табан астын да үлчи икән. Баксаң, балачакта озын табан да буй турында хәбәрдар була ала. Волейболның классик төрендә кечерәк буйлы балалар үз урынын табуы ихтимал, ә менә ике уенчыдан торган пляж волейболы командасында буйдан күп нәрсә тора икән.

 

Чемпионнарны үзебездә үстерәбез

Бүген «Динамо» спортның пляж төрләре үзәге пляж волейболы өчен яратылган диярсең. 2300 мең квадрат метр мәйданда 16 төрле пляж мәйданчыклары (шул исәптән пляж футболы, регби һәм теннис өчен) гөрләп эшли. Киенү-чишенү бүлмәсе, үзәк корд, заманча трибуналар бар (ВИП урыннар да каралган), зур экранлы сәхнә дә көйләп куелган. «Сигез ел эчендә комплекс күзгә күренеп үзгәрде», ‒ ди Виталий Шабалин. Өч палаткадан торган үзәкне танырлык түгел. Комплекс үзе универсиадага атап төзелә. Шул елларда ук биредә Татарстанда Пляж волейболы буенча федерациянең башкарма директоры Денис Кашкин башлангычы астында әлеге спорт төре буенча саллы ярышлар үткәрелә башлый. 2018 елда Татарстанда волейбол спортына нигез салучы шәхес – Александр Лебедев республикада пляж волейболын системалы рәвештә үстерү тәкъдиме белән чыга. Бу исә профессиональ балалар командасы булдыру, аларны зур ярышларга чыгаруны аңлата. Икенче төрле әйтсәк, чемпионнарны үзебездә үстерә башлыйбыз.

Карда волейбол

Бүген үзәктә ике йөзгә якын бала пляж волейболын уйнарга өйрәнә. Җәй саен волейбол уйнаучы һәм уйнамаучы балалар өчен лагерь да оештыруларын исәпкә алсак, сезонына 300 бала үзен бу спортта сыный икән. Исеменнән күренгәнчә, пляж волейболы – җәйге спорт төре. Аның иң актив чоры да – җәй. Турнирларның да иң кызу вакыты шушы өч айга туры килә. Виталий Шабалин әйтүенчә, сезон эчендә балалар кимендә биш, ә олылар унар ярышта катнашырга өлгерә. Тренировкалар көн саен да булырга мөмкин. Аларның дәвамлылыгы – сәгать ярым (ярты сәгать – җылыну, шуның кадәр үк – спортның техникасын чарлау, калганы – уен). Әмма кыш җитү белән волейболга нокта куелмый. Тренировкаларның бер ише спорт залларына, ә кызу ярышлар кар өстенә күчә икән. Бүген Татарстан кар өстендә волейбол спорты буенча алда бара. Безнең «Динамо-Татарстан» ир-атлар командасы Россия чемпионнары булып санала, алар ике ел рәттән ил чемпионатында беренче урынны яулый. Әлеге чагыштырмача яшь кенә дә төш кенә спорт төре турында аерым язарлык!

         Кар өстендә волейбол балалар арасында да кызыксыну уята башлаган. Хәзер җитәкчелек бу өлкәне дә үстерү максатын куя. Пляж волейболына караганда кышкысы җиңелрәк күренсә дә (биредә командада өч, аңа өстәп запас уенчы да бар, очколар саны да унбиш), кар өстендәге волейбол иң элек салкынга чыдамлыкны таләп итә. 2025 елның декабрендә 39 градус салкыннар торган көннәрдә Кремль каршында узган Россия чемпионатын искә алсак, чыдамлылыкның ниндие генә кирәк әле!

         Шуңа әлегә яшь спортчылар кышкы тренировкаларны җылы залларда дәвам итәчәк. Пляж волейболының киләчәге өчен быелның беренче октябреннән комлы ябык спорт заллары эшли башлый, дип белдерде Виталий Шабалин. Җәйне түбә астына кертмәкче оештыручылар. Ә бу исә республикада пляж волейболының офыклары тагын да киңәя дигән сүз.

 

ГМ-инфо
* Пляж волейболы – физик һәм психик сәламәтлек өчен файдалы. Уен стрессны киметә, эмоцияләрне яхшырта һәм сәламәт рух күтәренкелеген саклый.

* Ул чыдамлыкны, көчне, тизлекне һәм координацияне яхшырта.
• Актив хәрәкәт йөрәкнең эшен яхшырта һәм кан тамырларын ныгыта.
• Уен вакытында тәндәге барлык буыннар эшли.
• Командада уйнау  коммуникация, хезмәттәшлек итү күнекмәләре тәрбияли.
* Баш миен эшләтү өчен әйбәт. Уенчылар стратегик фикерләргә, тактика эшләргә һәм тиз карар йөртергә өйрәнәләр.

Пляж волейболының үз рекордлары бар. Россия уенчысы Игорь Колодинский тупны иң тиз тапшыруы белән танылган, шул сәбәпле аңа «Базука» кушаматы да тагалар. 2009 елда спортчы аткан туп сәгатенә 114 км тизлек белән оча. Хатын-кызлар арасында рекордны бразилияле Мария Клара Сальгадо Руфино куя. Аның тубы сәгатенә 86,5 км тизлек белән очкан.

Пляж волейболында җәрәхәт алу мөмкин түгел диярлек. Комга төшү яхшы амортизацияне тәэмин итә, өстәвенә йомшак та. Шулай ук бу спорт өчен яңгыр киртә түгел, ә менә яшен куркыныч санала һәм уенны туктату өчен сәбәп була ала икән.

 

Ильвина САФИНА һәм Әдилә БОРҺАНОВА әзерләде

Фотолар «Динамо-Татарстан» волейбол клубы архивыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ