Полилингваль шәхес формалашуның лингвомәдәни сегменты
Лариса ЕВСЕЕВА, югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Россия мәгарифен модернизацияләү концепциясендә укучыларда хезмәттәшлеккә әзер булуны, толерантлыкны, чит кеше фикерен тыңлый һәм диалог алып бара белүне, дөрес компромисслар эзли һәм таба белүне, иҗади эшчәнлекне үстерү кебек бурычлар куелды. XXI гасыр мәктәбен тәмамлаучы үзе сайлаган һөнәри трекны даими контрольдә тотучы һәм үзгәртә алучы, финанс яктан грамоталы, һәрвакыт һөнәри үсеш өчен мөһим булган кирәкле белемнәрне үзе таба һәм үзләштерергә әзер, аны без релевант компетенцияләрне үстерү сәләтенә ия кеше буларак күз алдына китерәбез. Әлеге мәсьәләләр чишелешендә полилингваль белем бирү аерым әһәмияткә ия.
Заманча белем бирүнең мөһим өлеше
Тел – махсус белемнәр дөньясына төшенү инструменты һәм халыклар мәдәниятен белү, кешеләрнең үз иленең генә түгел, ә гомумпланетар мәдәни берләшмәнең, зур дөньяның бер әгъзасы булуын искәртеп торган фактор. Кешегә дөньяда үз мәдәниятен белү һәм аны саклау үзенең мәдәни йөзен формалаштырырга ярдәм итә. Күп милләтләр яшәгән Россия дәүләте өчен бу – мөһим әйбер. Әлеге проблеманы хәл итү, педагогик эшчәнлекне укучыларның мәдәни төрлелеген исәпкә алуны максат итеп куеп, күпмәдәни белем бирү концепциясен гамәлгә ашыру шартларында башкарыла.
Күптөрле мәдәни (полимәдәни) белем бирү – заманча белем бирүнең мөһим өлеше, ул укучыларга башка мәдәниятләр турында белемнәрне үзләштерергә, халыкларның традицияләрендә, яшәү рәвешендә, мәдәни кыйммәтләрендә уртаклыкны һәм үзенчәлекләрне ачыкларга, үсеп килүче буынны башка мәдәни системаларны хөрмәт итү рухында тәрбияләргә ярдәм итә. Милли мәдәният зур социаль-педагогик потенциалга ия булу сәбәпле, аны трансляцияләүнең иң мөһим юлларының берсе буларак, заманча лингвометодикада милли-мәдәни компонентны тел укытуга кертү зарурлыгы таныла.
Кайчан һәм ничек сөйләшергә икәнен беләләрме?
Рус телле укучылар өчен татар телен укытканда, культурологик аспект аеруча әһәмиятле һәм актуаль. Әгәр күптән түгел генә чит телгә өйрәтү методикасында тел компетенциясен (тел системасын, аның функциональ сөйләм төрләрен, дөрес ясалышын, семантикасын, тел берәмлекләренең сөйләмдә кулланылышын һәм эшләвен, сөйләм ясалышы кагыйдәләрен белүне) формалаштыру максатында, рус теленә дә, татар теленә дә грамматик якка басым ясап өйрәтү өстенлек иткән булса, хәзер исә коммуникатив компетенцияләрне камилләштерү өстендә, сөйләшергә, аралашырга өйрәтү буенча актив педагогик эшчәнлек алып барыла. Чөнки, билгеле булганча, тел компетенциясе генә адекват аралашуны тәэмин итә алмый, шулай ук гомуми белемнәрне үзләштерү дә кирәк, чөнки аралашучылар кайчан, нәрсә һәм ничек сөйләргә икәнен белергә тиеш. Чын мәгънәдә күптелле индивидның барлыкка килүе туган тел һәм өйрәнелә торган телләрнең үзара бәйләнешенә генә түгел, ә тиешле мәдәниятләрнең үзара мөнәсәбәтләренә дә бәйле. Башка халыкның телен һәм мәдәниятен өйрәнгәндә, укучылар дөнья образын үзләштерә, әйләнә-тирә чынбарлыкны чит тел мәдәниятен йөртүчеләр телендә аралашуга караганда бераз башкача күрә. Өйрәнелә торган телдә һәм әдәбиятта чагыла торган рухи кыйммәтләргә тартылу башка мәдәнияткә керүне аңлата, чөнки фәндә тел һәм мәдәният, тел һәм җәмгыять бердәмлеге таныла.
Мәдәният турында мәгълүмат алу чыганагы
Тел милли мәдәниятне саклаучы булып тора, шуңа күрә татар телен үз фикерләреңне, хисләреңне белдерү ысулы буларак кына түгел, бәлки татар халкы мәдәнияте турында мәгълүмат алу чыганагы буларак та өйрәтергә кирәк. Укучыларда татар теле белән кызыксыну белем биргән вакытта параллель рәвештә туган җирне, илләрне өйрәнү буенча (ономастика, топонимия, тарих, мәдәният, сәнгать һ.б.) һәм мәдәният буенча материаллар кертелгәндә барлыкка килә. Мондый алым чит телне өйрәнүчеләр өчен зур тәрбияви-этик әһәмияткә ия, гомуми закончалыкларны ачыкларга ярдәм итә, ахыр чиктә мәдәниятләр диалогына, полимәдәни социумның гармонияле яшәешенә китерә.
Дөньяның милли картинасы телсез формалаша алмый. Тел – танып белү коралы. Ул аның нәтиҗәләрен теркәп бара, дөньяга карашның специфик милли үзенчәлекләрен чагылдыра.
Реаль сүзтезмәләр
Татар теленә өйрәтү эчтәлегенең лингвомәдәни аспекты сөйләм этикетын, кулланылыштагы татар сүзләрен, тел берәмлекләренең милли-мәдәни компонентларын үз эченә алырга тиеш. Реаль чынбарлыктагы сүзләр – татар халкының тормыш-көнкүрешенең реаль объектларын атаган сүзләр, сүзтезмәләр ул; алар – милли-мәдәни компонентларны һәм татар көнкүрешенең предметларын һәм күренешен (алъяпкыч, калфак, беләзек, сандык, муенса), татар фольклоры образларын («Су анасы», «Камыр батыр», «Шүрәле»), дини төшенчәләрне (сүрә, намаз, Коръән), бәйрәмнәрне («Сабантуй», «Нәүрүз») белдергән сүзләр һәм әйтемнәр. Нәтиҗәдә бер-берсеннән аерым алынган бер яки ике, хәтта өч телне өйрәнү һәм үзләштерү процессы максат булып тормый. Барлык лингвистик осталыкларга да урын булган лингвистик репертуарны үстерү максатка әверелә.
Яңа белем бирү технологиясе нигезе
Безнең лицей Татарстанда урнашкан, әмма бөтен Россия буенча 7 дән алып 10 нчы сыйныфларга кадәр балалар сайлап ала. Лицейның белем бирүдә 2 профиль юнәлеше бар: мәгълүмати технологияләр һәм физика-математика. Укучылар туган тел (рус яисә татар теле) дәресләренә ата-аналарының туган телне сайлау турындагы гаризалары нигезендә йөри. Чувашия, Мари, Удмурт һәм Башкортстан Республикалары, Түбән Новгород һәм Иркутск өлкәләре, Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара, Кострома, Чиләбе шәһәрләренең дә татар телен өйрәнүне сайлауларын билгеләп үтү әһәмияткә ия һәм күңелгә рәхәт. Шулай итеп, күптеллелек безнең очракта төгәл билгеләнгән шартларда барлыкка килә: 1) күптелле мохиттә яшәү; 2) чит телләрне максатчан өйрәнү.
П.Я. Гальперин тарафыннан эшләнгән тел аңы концепциясе буенча, чит тел һәм туган телнең тел аңын аеру сөйләм күнекмәләрен формалаштыру процессын аңлауга якын килүне тулысынча үзгәртә һәм яңа белем бирү технологияләренең нигезе булып тора.
Күптелле компетенция формалаштыру
Гуманитар булмаган мәктәптә формалаша торган күптеллелек телләр системасын аңлы рәвештә үзләштерүгә таянырга тиеш.
Телне укытуда компетентлы якын килеп укыту максатларының формулировкасын үзгәртүне, ягъни укытуның көтелгән нәтиҗәләрен һөнәри бурычларның төрле дәрәҗәләрен чагылдыра торган укучының компетенцияләре җыелмасы рәвешендә күрсәтүне күздә тота. Ә эшчәнлек ягыннан якын килү социаль эшчәнлек субъекты буларак кешенең шәхес характеристикаларының бөтен диапазонын: когнитив, эмоциональ һәм ихтыяр ресурсларын исәпкә алырга мөмкинлек бирә. Белемнәргә эшчәнлек ягыннан якын килү үзләштерү процессы белән бары тик эшчәнлек аша гына идарә итәргә, формалашып килгән белемнәрнең сыйфатын тәэмин итәргә мөмкин дигәнне аңлата. Күптелле компетенция формалаштыру процессында әлеге алым, формалаша торган компетенция нигезенә тел белемнәрен дә кертеп, сөйләм эшчәнлегенең төрле төрләрен социомәдәни күренеш буларак карарга була.
Абсолют уңышлар
Региональ, россиякүләм һәм халыкара дәрәҗәдәге олимпиадаларда катнашу лицейда укуның аерылгысыз өлеше булып тора. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: татар телен чит тел буларак өйрәнүче укучылар татар теле һәм әдәбияты буенча республикакүләм һәм халыкара олимпиадаларда абсолют уңышларга ирешәләр.
Лицейның 9 нчы һәм 11 нче сыйныфларын тәмамлаучылар татар язучыларының әдәби әсәрләрен чыгарылыш имтиханнарында – рус теленнән дәүләт йомгаклау аттестациясендә, төп дәүләт имтиханында һәм йомгаклау иншасын язганда аргументация буларак уңышлы кулланалар. Бу телне өйрәнү барышында аларның төбәк халкы мәдәнияте белән мавыгулары һәм татар әдәби классикасы үрнәкләрен үзләштерергә мөмкинлек бирә торган күнекмәләр үзләштерүләре турында әйтеп тора.
Күргәнебезчә, компетентлы һәм эшчәнлек ягыннан якын килүләр бездә гадәттәгегә караганда ныграк интеграцияләнгән. Бу уңайдан Л.В. Щерба сүзләрен искә төшерү урынлы булыр: «Әгәр туган тел һәм мәдәният бер этносоциомәдәни бергәлек кысаларында интермәдәни аралашу процессында тормышка ашырыла торган шәхесне социализацияләүнең нигезе булып торса, аны йөртүче халыкның икенче телен һәм мәдәниятен танып белү интермәдәни аралашу һәм бу аралашу процессында билингваль (мультилингваль) тел шәхесен формалаштыру мөмкинлеген ача».





Комментарийлар