Логотип Магариф уку
Цитата:

Приют – вакытлы куыш

Приют – социаль яктан авыр хәлдә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче 3 яшьтән 18 яшькә кадәр балаларның вакытлыча сыену урыны. Приютларның эш үзенчәлекләре, дәүләт кочагындагы балалар язмышлары турында бу язма.

Ярты елга кадәр яшиләр

Менделеевск районының «Камские зори» балалар һәм үсмерләр өчен социаль приюты 31 балага исәпләнгән. Бирегә балаларны якын-тирә районнардан китерәләр. Яралы йөрәкләрне үзенә сыендырган әлеге оешма ишекләре ачылуга быел 25 ел тула. Шулвакыт эчендә күпме язмышларны, күпме тарихларны саклый приют диварлары. Балалар, монда килеп, нормаль тормышның нинди икәнлеген күрергә, сеңдерергә, шуңа омтылырга тиеш. Приют хезмәткәрләре биредә яшәп киткән балаларның язмышларын күзәтеп бара, һәр уңышына сөенә. Кире кайтучылар да юк түгел... Әти-әнисе матди яктан авыр хәлдә калган, эчкечелеккә сабышкан, шул сәбәпле балага яшәү һәм белем алу шартлары тудырылмаган, игътибарсыз калган балаларга дәүләт оешмасында өйдәгегә тиң шартлар тудырыла.

Социаль яклау оешмалары тарафыннан ярдәм һәр гаиләнең үзенчәлекләрен исәпкә алып күрсәтелә, гаилә реабилитациясенең индивидуаль программасы төзелә. Шулвакыт эчендә ата-аналарга баласы гаиләгә кире кайтсын өчен нинди программа үтәргә тиешлеге аңлатыла, шартлар куела. Балигъ булмаганнарның гаиләгә кайту-кайтмавы еш кына ата-ананың балага хокукын чикләү яисә бөтенләй мәхрүм итү мәсьәләсе белән рәттән карала.

Эш башында иң элек документлар тутыру, судка кәгазьләр әзерләү (әйтик, алиментлар алу өчен һ.б.) кебек мәсьәләләрне хәл итү бурычы килеп баса. Еш кына балаларның көнкүреш шартларын, белем алуын, буш вакытларын дөрес оештыруда, медицина тикшеренүе үткәрүдә ярдәм кирәк була.  

Әти-әниләргә рәсми рәвештә эшкә урнашу таләбе куела. Монда кыенлыклар тууы аңлашыла, ник дисәң, араларында наркологта исәптә торучылар шактый, андый ышанычсыз хезмәткәрне беркем дә эшкә алырга атлыгып тормый. Бу очракта да социаль яклау оешмалары ярдәмгә килә, килешү буенча гына булса да, эшкә урнаштырырга тырышалар. Беренче хезмәт хакына кадәр эшләвен даими күзәтеп торалар. Өйдәге яшәү шартлары тикшерелә.

Эчкечелеккә бәйлелеләр өчен дөрес юлга басу, әлбәттә, иң элек «кодлаштыру»дан башлана. Ләкин бу ысулга артык өмет багламый белгечләр, авырудан җиңел генә котылып булмый, чираттагы бәйрәм яисә кайчакта ял көне җитүгә үк «ычкыналар».

– 3 ай буена тәртипле генә яшәү рәвеше алып барып, әтисе яисә әнисе нормаль тормышка кайтты, инде менә баланы да кире кайтарабыз дип торганда гына, кабат «ычкынырга» мөмкиннәр. Күпме хезмәт һәм өмет шулай юкка чыга. Без гаепне үзебездән эзлибез, нидер эшләп җиткермәдек, дибез. Бөтен процесс яңадан башлана, – дип, тәҗрибәсе белән уртаклаша Менделеевск районының «Камские зори» балалар һәм үсмерләр өчен социаль приютның тернәкләндерү һәм тәрбия эшләре буенча директоры урынбасары

 

Вәсимә Шакирова. – Беләсезме, ниндидер аңлатып булмаслык парадокс, приютта никадәр рәхәттә яшәсәләр дә, күбесенең өйгә кайтасы килә, һәм әти-әниләре дә – иң яраткан әти-әни. Хәйриячеләр бар, бүләкләр, күчтәнәчләр еш алып киләләр. Шунда да балалар әтигә яки әнигә дип алып куялар. Мәрхәмәтлек билгесе бит, каршы килмибез. Кунак бүлмәсе ясап куйдык. Әти-әниләре белән биредә очрашалар.

 

Энәсез керпеләр

Приютта яшәү һәм тәрбия өй шартларына якын, хәтта әйбәтрәк тә булсын дип тырышалар. Өр-яңа киемнәр, чиста урын-җир, ашау, юыну бүлмәләре, кер юу машиналары... Кайберләренең мондыйны өйләрендә дә күргәннәре юк...

Бәләкәчләр мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркемендә яши һәм шөгыльләнә. Социализация приют белән чикләнми, китапханәләргә, экскурсияләргә, чараларга йөриләр.

Мәктәп яшендәгеләр уку процессыннан аерылмый, автобус йөртә. Кайбер балалар приютта яшәүләрен мәктәптәгеләргә сиздермәүне сорый,  аларга каршы килмиләр. Һәркайсы белгечләргә беркетелгән, тәүлек әйләнәсе элемтәдә.

Телефон дигәннән, монда аерым кагыйдәләр. Өй эшләре, өстәмә эшләр әзерләнсә, кич белән телефоннан аралаша алалар. Бала кем белән аралаша, кайсы каналларга яза, кайсы төркемнәрдә утыра – барысы да контрольдә. Дөрес, бер генә үсмер дә телефонын күрсәтергә атлыгып тормый, әмма әлегә сөйләшүләрнең нәтиҗәсез калганы юк, ди белгечләр. Башкача була да алмый, балигъ булмаган балалар өчен никадәр җаваплылык йөкләнгәнлеген күз алдына китерәсездер. «ТикТокка үзләрен эчке киемнән генә төшереп җибәргән кызлар да булгалады, безгә шундук хәбәр килә. Социаль челтәрләрнең җаваплы органнар тарафыннан тикшерелеп баруына балалар шул чакта гына ышана һәм шакката. Безнең кисәтүләрне чынга алмаган булалар», – ди Вәсимә Харис кызы.

Өйдә иркен тормышка ияләнгән балаларга режимга күнегү бик кыен. Берсе йокларга ятмаса, башкасы да ятмый бит. Аларга китап тоттыралар. Йә китап укыйсың, йә йокларга ятасың – гадәттә, балалар икенчесен сайлый... Бу очракта моны лайфхак дип сөенергәме, әллә инде китапның җәза дәрәҗәсендәге шөгыльгә әйләнүенә кычкырып еларгамы – белмәссең…

Тагын бер ысулны «эшли» ди тәрбиячеләр. Иң бунтарь холыклы үсмер белән уртак тел табып, килешү төзергә кирәк: син араларында гел күз уңында бит, сиңа карап торалар, тыңлыйлар, үрнәк күрсәт әле. Ышаныч белдерсәң, иң энәле керпеләр дә сабыйга әверелә дә кала.

Приютта ярты ел күпме, әллә азмы – әйтүе кыен. Башта елап, йөрәк парәләре янына көн дә килеп йөрүче әниләр дә кайчакта ирекне тиз сизеп ала үзен генә көйләргә ияләшә: балалары тәрбиядә бит. Вәсилә ханым җавапсыз әниләргә таләпчән: «Бер әнигә тормышы җайлангач та, балаларын җиде айдан чак биреп җибәрдек, җаваплылык алырга теләмиләр, бакчага урнаштырасы, аннан йөртү мәшәкате бар бит, ди».

        

«Балага нинди шартлар тудырдың?»

 Бирегә килеп эләгү тарихы һәркемнең үзенеке. Белгечләр бер баланың да киләчәгенә битараф түгел, шуңа күрә барысы да хәтергә уела. Вәсимә Харис кызы да төрле гаиләләрне күргән.

         – 14 яшьлек кыз бала, гариза язып, үзе безгә килде. Гаиләдә 7 бала үсә алар. Әниләре эчкече түгел, аның башка бәла – «гүләй» ярата. Олы кызларына инде 22 яшь, Чаллыда аерым яши. Бар хуҗалык 14 яшьлек шушы икенче бала өстендә калган. «Өйгә кайтасым килми, бала караудан башым чыкмый, иң кечкенәсенә 2 генә яшь бит», – ди үзе дә игътибарга мохтаҗ үсмер. Олы кызлары, әни тәрбиясе күрмибез, өчәр көнгә калдыра да чыгып китә, дип аналарын гаепли, ә ана кеше гаебен танырга ашыкмый, миңа яла ягалар, ди. «Балаларга нинди шартлар тудырдыгыз? Ичмасам бер көн эшләдегезме?» – дип сорыйм ана кешедән. Юк, ди. Гомере буе дәүләт акчасына яши, хәзер дә дүрт балага пособие ала. Балаларга бирелгән ярдәмнең ияләренә түгел, әниләренә күңел ачуга китүе үзәкне өзә! Ана кешегә – җаваплылык турында, балаларына әни кешегә булган хөрмәт турында сөйләп, ике якны да җайларга, суынып беткән араларны якынайтырга тырышабыз. Кыз әлегә бездә яши. Ләкин бу – вакытлы күренеш, күпмедер вакыт узуга барыбер барысы да үз эзенә төшәчәк.

Күпбалалы бик матур гаилә мисаллары да бар. Бер гаиләдә әниләре эчә иде, балалары заманында приютта яшәп алдылар. Ләкин үзен кулга алды, авылга күченеп киттеләр, эчүен ташлады. Балалары эштән курыкмый торган булып үсте, хәзер кибеттә җаваплы вазифада эшлиләр. Әниләре өчен үлеп торалар. Андый мисаллар да бар. Моны дәүләтнең вәкаләтле оешмаларының комплекслы эш нәтиҗәсе дип бәяләр идем.

Күптән түгел Чаллыдан өч бертуган ир баланы әниләре үзе китерде. 13,14, 16 яшьлек үсмерләрне ялгызы тәрбияли ул ханым. Үзе берничә эштә эшли, ипотека түлисе, малайларны аякка бастырасы бар, ә уллары иреккә чыккан – мәктәпкә йөрми. Сыйныфтан сыйныфка күчермәгәннәр, 4, 6, 7 нче сыйныфларда утыралар! Ана кеше гаҗиз булган, аптырагач малайларны монда китерде. Олысы, акча кирәк, эшкә урнашасым, әнигә булышасым килә, диде. Җыештыручы булып эшкә урнаштырдык. Көнгә ике сәгать эшләп, 12 мең акча аласы иде. Әмма ике көннән баш тартты. Өйгә кайтып китәсем килә, ди, чөнки монда мәктәпкә йөрергә мәҗбүр итәбез. Әнисе килеп, алып китте, ә кечерәкләре монда. Социумга җайлашу кыен, чөнки алар мәктәптән бизгән. Әлегә күзәтәбез, укып китә алмасалар, өйдә укуга күчерергә мәҗбүр булабыз инде.

 

«Точка трезвости» – айныту проекты

Резедә ХАЕВА,

Республика клиник наркология диспансерының баш табиб урынбасары, РТ Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш психиатр-наркологы:

         – 10 ел дәвамында республикада социаль ятимлек профилактикасы буенча «Точка трезвости» проекты эшли. Ата-аналарның исереклеге сәбәпле балаларына хокуклары чикләнү яисә бөтенләй мәхрүм ителүләре һәм, әлбәттә инде, үз теләкләре – проектка сайлап алуның төп критерийлары булып тора. Эчкечелектән дәвалау комплекслы эшне таләп итә: физик проблемаларны дарулар белән, рухи зәгыйфьлекне психологлар ярдәмендә хәл итәргә тырышабыз. Алга таба аларны социумга кайтарып, социаль хокукларын торгызу мәсьәләсе килеп баса. Ә моның өчен дәвалану гына аз. Эшкә урнаштыру, социаль түләүләр, пособиеләр, балаларның уку һәм ял мәсьәләләрен дә хәл итәргә кирәк. Мондый гаиләләрдә әти-әни һәм бала мөнәсәбәтләре инде бозылган була. Безнең белгечләр бөтен проблемаларны чишүгә актив рәвештә керешәләр.

Әлеге проект кысаларында 2015 елдан бирле 748 кеше алкогольгә бәйлелектән дәваланган. 2025 елда проектка катнашучылар арасында 14 гаилә пары бар (ягъни атасы да, анасы да эчкечелек белән шөгыльләнгәннәр), 59 кеше күпбалалы гаиләдән, калганнары – 60 тан артык кеше тулы булмаган гаиләдән, гадәттә ялгыз аналар турында сүз бара. Хатын-кыз сәрхушлыгы аеруча куркыныч.

 

САН

2025 елның 1 декабренә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда социаль яктан куркыныч хәлдәге 1751 гаилә теркәлгән, аларда 3508 балигъ булмаган тәрбияләнә.

 

ГМ-ИНФО

Социаль приют балалар һәм үсмерләр өчен вакытлыча яшәү һәм социаль реабилитация белән тәэмин итә. Адашкан, ташланган, тормышлары социаль яктан куркыныч астында калган, үз теләкләре белән өйдән киткән, торыр урыннары һәм матди мөмкинлеге булмаган, әти-әнисез калган яисә башка авыр тормыш хәлендә калган балигъ булмаган балалар монда 3 айдан 6 айга кадәр, иң күбе  1 елга кадәр яши ала.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта Татарстанда 443 урынга исәпләнгән 14 социаль приют эшли. Узган ел приютларда 371 бала яшәп, белем һәм тәрбия алган.  

 

Гаеп атта да, тәртәдә дә

Лидия НИЗАМОВА,

Теләче районы «Родник» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе җитәкчесе:

– Дала хәтле өйдә, мул тормышта яшәп тә, социаль яктан куркыныч хәлдәге гаилә булып куюың ерак түгел. Менә хәзер бер гаиләгә ярдәм итү чараларын хәл иткән мәлебез. Ир белән хатын аерылгач, кызлары әнисе белән кала. Ләкин әнисе тәртипсез тормыш алып бара, тиешенчә тәрбия бирми. Аналык хокукыннан мәхрүм ителгән, төзәлергә уйламый да. Кызның әтисе башка районда гаилә кора, үсмерне дә үзләренә чакыра, хатыны да хуплап тора. Зур өйдә үзенә аерым бүлмә, барлык шартлар, тәмле ризык, өй җылысы... Ләкин үсмер кыз үз әнисе белән элемтәдә тора. «Мине җәберлиләр, кул күтәрәләр, кыерсыталар, диген. Балалар йортына җибәрүләрен сора. Аннан чыгышыңа фатир бирәләр дә бергәләп яшәрбез», – дип котырта ана кеше. Гаиләдәге тәрбия күрмәгән, ярый-ярамый, тиеш-тиеш түгелне белмәгән кыз бала нәкъ шулай эшли дә. Дәрес урынына законнарны өйрәнә, үз әтисенә дә, йорт эшләренә өйрәтергә тырышкан үги анасына да авыр гаепләр ата, прокурор каршында да «дөрес» итеп чат-чат җавап биреп тора. Кыз әлегә приютта, балалар йортына китәргә атлыга, янәсе, анда бик рәхәт. Районда тәртипле гаиләләр исәбендә йөргән ир белән хатын гаҗиз булып, аның өйгә кайтуыннан курка: тагын нинди яла якмас та, нинди бәла чыгармас.

Кызына гаилә җылысы бирәм дигән изге нияттәге әтисе дә, үги әнисе дә менә шундый авыр хәлдә калды.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ