Профессор Клара Зиевна
Чулпан ХАРИСОВА, педагогика фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Татарстанның атказанган укытучысы
Кеше китә – җыры кала, диләр халыкта. Җыры дигәндә, аның башкарган эш-гамәлләре, әйткән сүзләре, язган хезмәтләре истә тотыла. Шундыйларның берсе – татар теле белеме өлкәсендә күп хезмәтләр куйган күренекле галимә, филология фәннәре кандидаты, профессор, Россия Федерациясенең мәгариф отличнигы, Россия Федерациясенең югары уку йортлары мактаулы хезмәткәре, «Хезмәт ветераны» медале иясе Клара Зыятдин кызы Зиннәтуллина. Ул гомере буена элеккеге Казан дәүләт педагогика институтында (соңыннан – университетында) эшләде һәм иҗат итте.
Бер караганда, тел дәресләре коры һәм төссез, хәтта эчпошыргыч та булып тоелырга мөмкин. Әмма Клара Зиевнаның дәрес алып бару манерасы, җөмләләрне тикшерү барышында бирелгән өстәмә һәм кызыклы мәгълүматлары студентны мавыктырып кына калмый, бәлки тел фәненә җәлеп итә, аңа карата мәхәббәт тә уята ала иде.
Иң беренче алтын медаль
Республикабызның Актаныш районында туып үсә ул. Бала чагы авыр Бөек Ватан сугышы елларына туры килә. Ул чорда яшәгән кеше буларак, Клара Зиевна сугыштан соңгы елларның әйтеп бетерә алмаслык катлаулы һәм фаҗигале вакытлар булуын искә ала иде. Ни гаҗәп: шундый елларда әле мәктәптә һәм институтларда, университетларда түләүле уку хөкем сөргәндә дә, яшьләрнең, шул исәптән үзенең дә белем алуга омтылышы һәм теләгенең көчле булуын, әти-әниләренең дә аның әлеге фикеренә һич тә каршы булмавын сагынып сөйли иде. Күрәсең, шул вакыйгалар аның күңелендә гомер буе сакланган һәм ул аларны безгә – яшьрәк хезмәттәшләренә дә җиткерергә теләгән.
Табигать укытучыбызны бик матур сыйфатларга ия итеп яраткан. Татарстанның көньяк районнарының берсеннән килгән кеше буларак, ул кара күзле, кара бөдрә чәчле, шуның белән бергә төз борын, очлары бөгелеп килгән озын куе кара керфекләр аны бик гүзәл һәм мөлаем итеп күрсәтә. Үзе ягымлы, көләч елмаюлы йөзе һәм җитез адымнар белән дәрескә керә. Холык-фигыле буенча салмак һәм ипле, кешеләргә – олыларга һәм кечеләргә карата игътибарлы һәм ихтирамлы, тормышта акыллы, ярдәмчел һәм кирәкле урында төпле киңәше белән һәркемгә булышырга әзер торган кеше буларак беләбез без аны. Үзенең тормыш тәҗрибәсеннән чыгып, ул аталар һәм балалар, олылар һәм кечеләр арасындагы мөнәсәбәтләргә дә үз фикерен белдерә, шуны яшьләр колагына сала белә иде.
Актаныш урта мәктәбен алтын медальгә (районда беренче булып!) тәмамлагач, Сталин вафат булган елны булачак галимә Казанга – В.И. Ульянов-Ленин исемен йөрткән Казан дәүләт университетына юл тота. Анда, тарих-филология факультетында укып, югары белем ала. Ул вакытлардагы студент тормышы әллә ни иркен-мул булмаса да, Клара Зиевна шулардан кызык эпизодларны, гыйбрәтле хәлләрне бик хисләнеп, сөйләшеп, искә төшерә иде. Тагын шунысы да бар: 50–60 нчы елларда Казанда Европадагы кайбер социалистик илләрдән дә, аерым алганда Венгриядән һәм Румыниядән студентлар килеп укый. Алар белән аралашуларын, соңыннан инде берничә дистә еллар узгач та, кайберләренең очрашуларга килүләрен хәтерендә яңарта иде.
Балачактан янәшә
Университетны тәмамлаганда, алар – якташы һәм сыйныфташы – С.М. Киров исемендәге Казан химия-технология институтының механика факультетын кызыл дипломга тәмамлап, инженер дипломы алган Назиф Хәтмулла улы белән гаилә корып җибәрәләр. Аның белән балачак елларыннан ук янәшә атлаулары, бигрәк тә мәктәп елларында ярыша-ярыша укулары, «Өлгереш экраны»нда кайсысының нинди билге алуын күзәтеп, дәрестә яхшырак билге алырга омтылулары турында да хәбәрдар идек без.
Совет чорында яшь белгечләрне эш урынына билгеләү һәм җибәрү процедурасын әле күпләр хәтерлиләрдер. Чыннан да, булачак галимнәр, Пермь шәһәренә китеп, берничә ел шунда яшиләр. 1961 елда Казанга кайткач, Клара Зиевнаны остазы профессор М.З. Зәкиев үзенә аспирантурага чакыра. Озакламый аның җитәкчесен КДПИга фәнни эшләр буенча проректор итеп күчерәләр һәм яшь аспирант та аның кафедрасына эшкә килә. Шулай итеп, Клара Зиевнаның алдагы хезмәт юлы педагогика институты белән бәйле. Ул гаилә һәм фән мәшәкатьләренә чума: улы Нияз туу, кандидатлык диссертациясен язып төгәлләве дә шушы елларга туры килә. Аның эшли торган темасы да бик кызыклы һәм моңарчы монографик планда өйрәнелмәгән «Татар телендә юнәлеш системасы» дип атала. 1968 елда Клара Зиевна диссертациясен бик уңышлы яклый, оппонентларының берсе – күренекле тюрколог Ә.Ә. Юлдашев аны: «Татар фигылен өйрәнүдә зур адым», – дип бәяли.
Фигыльләр системасы
Клара Зиннәтуллина телебезгә хас булган универсаль грамматик категорияне – юнәлешләрне монографик планда беренче булып тикшереп, үзенең бик әһәмиятле нәтиҗәләрен ясый: аны өйрәнү тарихын бик тәфсилләп тикшерә, биш юнәлеш формасының төрле фигыльләрдә үзенчәлекле формаларын билгели, юнәлеш кушымчаларының сүз ясалышында да тоткан урынын күрсәтә. Алга таба татар телендәге фигыльләр системасында әлеге категория үзенең лаеклы урынын таба: әле бүгенге көндә дә тел галимнәре Клара Зиевнаның әлеге хезмәтенә таянып эшли. Озакламый ул, 1969 елда, «Залоги глагола в современном татарском литературном языке» исемле монография булып нәшер ителә.
Узган гасырның 70–80 нче елларында М.З. Зәкиев җитәкләгән татар теле белеме кафедрасы рус-татар икетеллелегенә, татар телен укыту проблемаларына, татар теле белеменең актуаль мәсьәләләренә багышланган бик күп монографияләр һәм кафедра җыентыкларын төзеп бастыра. Кайбер җыентыклар елына хәтта икешәр тапкыр басылып чыга һәм тиз арада таралып та бетә. Аларның (җыентыкларның) фәнни мөхәррире дә – Клара Зиевна. Күп кенә галимнәрнең һәм аспирантларның татарча һәм русча кулъязмаларын фәнни яктан редакцияләп, тиешенчә формалаштыручы һәм матбугатка чыгаруда ярдәм итүче дә – ул. Әлеге эштә дә үзен чын мәгънәсендә ике телне дә камил дәрәҗәдә белүче, югары һөнәри осталыкка ия булган галимә итеп таныта. Ул елларда Клара Зиевна татар теленең синтаксисын, аерым алганда катлаулы җөмлә синтаксисын җентекләп тикшерә: студентларга лекцияләр уку белән беррәттән, «Мәктәптә һәм вузда иярченле кушма җөмләләр», «Татар фигыльләрендәге грамматик категорияләр», «Татар һәм рус телләрендә катлаулы кушма җөмләләр» исемле махсус курслар алып бара.
1972 елда студентлар һәм укытучылар өчен доцентлар З.М. Вәлиуллина, М.Ә. Сәгыйтовлар белән бергә төзелгән «Хәзерге татар әдәби теле морфологиясе» исемле дәреслек басыла. Андагы «Фигыль» бүлеген тулысынча, студентларга, укытучыларга һәм, гомумән, тел белән кызыксынучыларга аңлаешлы булырдай итеп, Клара Зиевна яза. Әлеге китап бик озак еллар буе татар теленең морфологиясен өйрәнүчеләргә кирәкле чыганак булып хезмәт итә.
Чагыштырма синтаксис
Билгеле булганча, 70–80 нче елларда Татарстанда татар һәм рус телләрен чагыштырма-типологик планда өйрәнү киң колач ала. Шул елларда академик М.З. Зәкиев белән бергә педагогика институтлары өчен язылган рус теле белән туган телләрне типологик яктан чагыштыру программалары Мәскәүдә һәм Ленинградта басыла һәм бөтен СССРга тарала. Озакламый татар теле белеме кафедрасы доценты З.М. Вәлиуллинаның «Сопоставительная грамматика русского и татарского языков» исемле монографиясе дөнья күрә. Автор анда татар һәм рус телләрендәге сүз ясалышы һәм морфология проблемаларын киң яктырта, укытучылар өчен бик кирәкле һәм файдалы булган методик нәтиҗәләрен дә ясап бара. Көн үзәгенә телебезнең синтаксисын рус теле белән чагыштырган хезмәтне язу кирәклеге килеп баса. Күп тә үтми, ягъни 1977 елда, өч автор – М.З. Зәкиев, К.З. Зиннәтуллина һәм Ф.С. Сафиуллина тарафыннан язылган һәм өч кисәктән торган «Сопоставительный синтаксис русского и татарского языков» исемле күләмле хезмәт дөнья күрә. Анда үзара бәйләнештәге рус һәм татар телләренең синтаксик системалары җентекләп чагыштырыла, алардагы уртак һәм аермалы билгеләр яктыртыла. Әлеге хезмәт инде озак еллар буе студентлар, аспирантлар, укытучылар һәм галимнәр өчен үзенең актуальлеген бүген дә югалтмый. Студентларга үзенең татар теле синтаксисын укыту тәҗрибәсеннән киң файдаланып, хезмәтнең шактый өлешен доцент Клара Зиевна Зиннәтуллина яза.
Дәүләт премиясенә лаек эшләр
90 нчы еллар башында Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих (соңрак – сәнгать) институтында хәзерге татар әдәби теленең академик грамматикасын төзү төркеме (редколлегиясе) оештырыла. Аның эшендә республикабызның башка галимнәре белән бергә Клара Зиннәтуллина да бик актив катнаша. Бер төркем галимнәр телебезнең фонетикасы, сүз ясалышы, морфологиясе һәм синтаксисы буенча академик басманы төзиләр. Морфология бүлегенең шактый гына өлеше Клара Зиевна тарафыннан языла. Анда бай фактик материал системага салына һәм, тел белеменең соңгы казанышлары югарылыгыннан торып, тәфсилләп яктыртыла. Әлбәттә, һәрвакыттагыча, саллы зур күләмле әлеге академик грамматиканың тулы текстын редакцияләүне дә ул бөтен осталыгын һәм белемен эшкә җигеп, җиренә җиткереп башкарып чыга. Бу зур күләмле фәнни эшнең нәтиҗәсе дә озак көттерми: 1993 елдан башлап, өч томлы «Татар грамматикасы» басыла. Ул башта рус телендә, аннары татар телендә дөнья күрә. Клара Зиевна һәр икесен төзү һәм фәнни яктан эшкәртүдә якыннан торып катнаша, зур хезмәт куя. Аерым алганда, Татар грамматикасының 2 нче томында сыйфат, алмашлык, фигыль юнәлешләре, хәл фигыль һәм рәвеш сүз төркемнәре телебезнең эчке үзенчәлекләрен истә тотып, тел белеме казанышлары югарылыгында аның тарафыннан тикшерелә. Ул әлеге сүз төркемнәрен функциональ-семантик яссылыктан чыгып анализлый, әдәби-иллюстратив материаллар белән дәлилләп бара. Шушы өлкәдәге эшчәнлеге өчен, ул бер төркем галимнәр белән бергә 1994 елда Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
Укытучылар ярдәмчесе
Клара Зиевна республикабызда һәм аннан читтә дә тел һәм әдәбият мөгаллимнәренең олы ихтирамына лаек киңәшчесе, ярдәмчесе дә иде. Ул үзенең бай фәнни-методик тәҗрибәсен, бик теләп, укытучылар һәм яшь галимнәр белән дә уртаклаша. 91 нче еллардан башлап, татар мәктәпләренең 5–6 нчы сыйныфларында, рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен булган татар теле дәреслеге авторларының һәм программаларының да берсе ул. Шушы эшләр белән беррәттән, ул укытучыларның белемнәрен камилләштерү институтында күпсанлы курсларда укытты; яшь галим һәм аспирантларның кандидатлык һәм докторлык диссертацияләренә бәяләмәләр язу аша аларга ярдәм итте; озак еллар буе студентларга хәзерге татар әдәби теленең синтаксисы буенча гамәли дәресләр һәм махсус семинарлар алып барды, диплом эшләре яздырды.
70 нче еллардан башлап, Клара Зиевна деканның читтән торып уку-укыту эшләре буенча урынбасары булып эшли, ә инде 1995 елда татар филологиясе факультетының деканы итеп сайлана. Нәкъ менә шушы елларда татар теле һәм әдәбияты белгечлеге буенча өчәр, хәтта дүртәр төркем студентлар кабул ителә, әлеге эшне оештыруда, шулай ук телебезне башка милләт вәкилләренә өйрәтүне башлаган елларда аның оештыру сәләте тагын ачык күренә, бу эшләрдә ул башлап йөри.
Профессорлар гаиләсе
Шушындый тынгысыз һәм киеренке хезмәттә булуына карамастан, Клара Зиевна паркта спорт һәм физкультура белән дә шөгыльләнергә вакыт таба, башкаларны да шушы дәресләргә чакыра иде. Ул табигатьтә булырга да, әдәбият-сәнгать өлкәсендәге яңалыклар белән танышырга да, язучылар белән аралашып яшәргә дә мөмкинлек һәм вакыт таба, кеше һәрьяктан үсештә булырга тиеш, дигән гыйбарәне дә истә тотып яши иде кебек.
Ире Назиф Хәтмулла улы белән алар ике бала тәрбияләп үстерәләр: Нияз һәм Гөлнара. Алар икесе дә әтиләре юлын сайлый: Казандагы 131 нче физика-математика мәктәбен уңышлы тәмамлагач, инженер-химик һөнәрен үз итә. Икесе дә – техник фәннәр кандидаты, доцентлар.
Клара Зиевнаның тормышында терәк, фәнни эшендә киңәшче дә булган ире Назиф Хәтмулла улы Зиннәтуллин да – галим, техник фәннәр докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән һәм техника эшлеклесе, Халыкара экология һәм биология фәннәре академиясе академигы. Ул Казан химия-технология институтында, хәзерге Казан фәнни-тикшеренү технология университетында озак еллар буе гидравлика кафедрасы мөдире була, 300 дән артык фәнни хезмәт, 8 уйлап табу авторы. Профессорлар гаиләсе күпме белгечкә үзләре остаз да булды.
Кеше шулай үзенең башкарган эшләре, кылган изге гамәлләре белән башкалар хәтерендә кала. Аның эше укучыларында, балаларында дәвам итә.
Фото автор шәхси архивыннан





Комментарийлар