Раушания Шәфигуллина: «Әти китап дөньясына алып керде»
Үзенең юмористик әсәрләре белән халык тормышын яктырткан язучы, укучыларда уңай фикер тудырган, матур хатирәләр калдырган Фаил Шәфигуллинны бүген дә юксынып искә алалар. Аның затлы, нечкә юморы җитми, диләр. Болгар ислам академиясендәге «Ислам мирасы үзәге»нең өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Раушания Шәфигуллина үзләренең нәсел хасиятләре белән таныштырды.
Нәсел-яптәр – укылмаган дәфтәр
Нәсел агачыбызның бер як тамыры Яшел Үзән туфрагыннан булса, икенче як тамыры Актаныш төбәге, Мөслим җирлеге, төгәлрәк әйтсәк, Мөслим районының Симәк авылына бәйле. Һәр ике як та бай, шигъри табигать кочагында үскән кешеләре белән дан тота.
Әтиемнең әтисе Яшел Үзәннең борынгы авылларының берсе саналган Карәшәм кешесе – Хафиз бабай, әнисе – Гайнигыйлем (шул ук районның) Татар Әҗәле авылыннан. Хафиз бабай авыл советы, колхоз рәисе булып эшләгән. Уңганлыгы, таләпчәнлеге, гаделлеге белән аерылып торган, диләр. Бөек Ватан сугышы елларында авылны тоткан. Катлаулы елларда окоп казытулар да аның җилкәсенә төшкән. Хафиз бабабыз балта остасы да була, әтинең әсәрләрендә дә бу хакта әйтелә. «Йорт салуның ние бар?» повестенда әти аны сурәтли. Хафиз бабай белән Гайнигыйлем әби диңгезче, рәссам Шәүкәт абыйны һәм Фаил әтиемне тәрбияләп үстергәннәр. Әбием исә чибәрлеге һәм эшкә уңганлыгы, оптимист холкы белән аерылып торган. Ул пешергән өчпочмакларны Шәүкәт абый бик яхшы хәтерли әле... Бала чакта янына курчак күтәреп килсәм, җәһәт кенә аңа төрле киемнәр тегеп бирә торган иде. Дәү әниебез мәдрәсәдә белем алган, ә менә гаилә мәшәкате белән рус хәрефләрен өйрәнми калган. Әтием Фаил ерак сәфәрләрдән язган хатларны дәү әни укый алмаган. Шуңа күрә әти, әнисенең хатларын укыр өчен, гарәп хәрефләрен үзлегеннән өйрәнгән... Дәү әни гарәп имласындагы иске китапларны көйләп укырга яраткан. Мондый кичәләргә авылның башка хатыннары да җыела торган була. Шәүкәт абый да, әти дә менә шул гыйлемле, китап сүзе даими яңгырап торган йортта тәрбия алганнар. 39 ел диңгездә йөзгән Шәүкәт абый да – Татарстанда билгеле шәхес. Шунысын да искәртәсем килә: әтиебезнең нәсел агачы Касыйм шәех шәхесенә барып тоташа. Борынгы бабабыз Касыйм шәех белән бертуган булган. Гаиләдә мәгърифәтчелек традициясе әби-бабайдан килә.
Безнең балачак Зөбәер авылында, әни ягында узды. Ул як әби-бабайга «әткәй-әнкәй» дип эндәшә идек. Әткәй Мөхәммәт Шәрифуллин Казан педагогия институтын тәмамлаган, география фәне укытучысы, мәктәп директоры иде. Фин һәм Бөек Ватан сугышы ветераны, орден-медальләре күплеген хәтерлим. Гаҗәеп бабай, уен коралларында уйный, җырлый иде. Әнкәебез Закирә дә – педагог, башлангыч сыйныфларны, шулай ук математика фәнен укытты. Юрган, япмалар тегә иде, станокта паласлар тукып утырганын әле дә хәтерлим. Сабан туе бәйрәменә бөтен авыл халкына күлмәкләр тегеп чыга, ә үз гаиләсенә төннәрен тегәргә дә иренми. Әнкәй ипи салырга да оста иде. Аның ипи табаклары кекс савыты сымак кырлы-кырлы иде. Ул чор хатын-кызлары ничек барысына да өлгергәннәр икән?! Закирә әбинең тастымаллары әле дә йортыбызның да, күңелебезнең дә яме булып торалар. Көлчәләре тәме исә әле дә авызымда саклана.
Оясында ни күрсә...
Әти-әни «Идел-Пресс», хәзерге «Татмедиа» бинасында төрле татар басмаларында эшләде. Әти янына эшкә килергә ярата идем, ул мине төшке ашка ресторанга алып бара. Ял итәргә дә бергә йөргән чаклар күңелле булып истә калды. Балтыйк буе диңгезе, Кырым тауларына менүләребез күңелдә. Ял иткән җирдән үзенекеләргә генә түгел, әни туганнарына да хатлар, открыткалар юллый иде. Әле минем исемнән дә язып җибәрә. Әтине рухи остазым һәм олы дустым буларак кабул итә идем. Язучылар гаиләсендә без ике кыз тәрбияләндек. Резидә сеңлем күп телләр белә, тел белгече. Аның балалары: Сөмбел, Алан-Булат та – үз нәселенең лаеклы дәвамчылары. Бездә туганнарга карата ихтирам көчле. Бу әти-әни тәрбиясеннән шулай килә. Алар һәр ике якны тигез күреп яшәде. Әтинең әнигә язган хатларыннан роман эшләп чыгарга мөмкин. Әтинең мин лагерьларда йөргәндә язылган хатларының җылылыгы да әйтеп бетергесез...
Атаның сүзе – акылның үзе
Әтинең балаларына карата куйган тормыш юнәлеше (безнең әле Фирүзәбез дә бар иде) аның яшь вакытта язылган шигырендә күренә. Әти иң тугры дус, кешелекле, иманлы булырга өйрәтүче һәм чын интеллигент иде. Безгә дөньяның киң һәм кызыклы икәнен танырга өйрәтте. Әтине без миңа унөч, Резидәгә өч яшьләр тулганда югалттык. Университеттан соң әти иҗаты буенча диссертация яздым. Шулвакыт үзем өчен яңа галәм ачкан кебек булдым. Әсәрләрен балачактан укып үссәм дә, галим буларак тагын да тирәнрәк төштем, аңа карата хөрмәтем, ихтирамым бермә-бер артты.
Бала тәрбиясе аның әсәрләрендә генә түгел, гаиләдә дә нык чагылыш таба иде. Танып белүне, зиһенне арттыра торган уеннар уйлап чыгара. Бергә карнавал костюмы әзерләгән идек... Бала чакта без «песенник» дигән дәфтәр тутыра идек. Хәзерге социаль челтәрдәге кебек булган инде ул. Аркадий Гайдарның «Школа» китабын тоттырганы исемдә. Менә шуннан соң китапханәләрдән китаплар алып укый башладым. Балалары кызлар булгач, матур күлмәкләр ала, ә бер елны 8 Март бәйрәменә «Большая советская энциклопедия» бүләк итте. Бүген дә әлеге саллы бүләктән файдаланам. Командировкаларга барганда да китаплар күтәреп кайта торган гадәте бар иде. Әти туплап калдырган бик зур һәм бай китапханәбез безнең гаиләгә һаман да хезмәт итә.
Ата йөрәге – таудан өлкән,
Ана йөрәге – диңгездән тирән
Әнием Эльмира Шәрифуллина – гаҗәеп нечкә шигъри талантка ия шәхес. Тырышлыгы, сабырлыгы, батырлыгы белән аерылып торган кеше. Олы җанлы ана. Бүген без, балалары, туган телдә сөйләшәбез, гореф-гадәтләребезне беләбез икән, болар барысы да – әниебезнең тырышлыгы. Сугыш чоры балалары хезмәтне авырлык итеп түгел, ә яшәешнең бер формасы буларак күрәләр шул. Җир эшен яратучы шагыйрә ул безнең. Без аны «Мичурин» дип тә яратып эндәшәбез, чөнки ташка чәчкән орлыкны да шыттыра белә. Әтинең иҗатын диссертация буларак язу идеясе дә әнинеке... Әти вафатыннан соң, әни беркайчан да үзе генә ял итәргә чыгып китмәде, һаман безне ияртеп йөрде. Миңа балалар үстергәндә, бик ярдәм итте. Әнинең шигырьләрен ятлап үскән бәхетле балалар без. Әни – һәрвакыт яшәеш кыйбласын күрсәтеп торучым. Тормыш авырлыкларын аның белән бергә җиңеп барабыз.
Мәхәббәтсез гаилә – тамырсыз агач
Улларымның әтисе Әмир Камалиев белән без театрда очраштык. Безне әдәбият, сәнгать якынайтты һәм гаилә коруга нигез дә булды. Ул вакытта Әмир Чаллы яшьләр театрына үз әсәрен куярга килде, ә мин анда әдәби бүлекне җитәкли идем. Әмир мине таланты, чын ир-егет рухлы, зирәк акыллы булуы белән таң калдырды. Безнең ике улыбыз Сәйдәш белән Сәгыйть туды. Үз гаиләмдә дә әдәбият һәм сәнгать рухы дәвам итте. Әмир белемле, чын сәнгать кешесе иде. Талантлы артист, Мәскәүдә Щепкин училищесын тәмамлаган. Талантлы педагог, гаҗәеп яхшы режиссёр һәм бик сәләтле драматург. Кино сәнгатенә өлеш кертте, монда ул улларын да җәлеп итте. («Корыч» фильмында Сәйдәш баш рольне башкарды.) Көрәшче образы Әмир иҗатында үзәк темаларның берсе иде. Ул үзе дә рухы белән көрәшче бит... Әтисе Аманулла Сабантуйлары батыры булган. Каенанам бик тере, ачык йөзле, уңган, шигъри җанлы. Хәмсәнә исемле. Тормыш бик кырыс нәрсә – юлларыбыз аерылды, әмма дустанә аралашулар аның вафатына кадәр барды. Балалар белән дә гел очрашып тордылар. Әмирнең китаплары улларының китап киштәсендә. Шул китаплар аша алар хәзер дә әтиләре белән диалогта.
Балалы өйдә гайбәт булмас
Улларым – зур шатлыгым һәм таянычым. Сәйдәш, Сәгыйть исемнәре, үзләре әйтмешли, китап киштәсеннән төшкән. Беренче улыбыз туганда Р. Фәйзуллинның «Сәйдәш» поэмасы китап булып басылган чак иде. Ә Сәгыйть дөньяга аваз салганда, Сәгыйть Рәмиевнең китабына күзем төшкән иде. Аларга шулай рухи дөнья вәкилләренең исемнәре васыять буларак килде. Аллаһка шөкер, чын ирләр булып үстеләр, югары белем алдылар, спортны яраталар. Һәр эшне булдыралар, алар белән бергәләп йорт та җиткереп чыктык. Җир эшләрен дә яхшы беләләр.
Алар бик кечкенә вакытта мин диссертация язарга утырдым. Шул вакытта табында амин итеп утырганда, алар: «Дөньялар имин булсын, әти-әни, туганнар исән-сау булсыннар, әни диссертациясен яхшы итеп, тизрәк язып бетерсен», – дип теләк телиләр иде. Бик таләпчән шартларда үстеләр. Хезмәтне белеп үсәргә кирәклеген чамалыйлар иде. Хезмәт ул кадер дигән нәрсәнең асылын белеп үсәргә ярдәм итә. Кайсы вакытларда транспортта түләргә дә акча калмый торган иде. Андый чакларда улларым белән күңелле итеп җәяүле сәяхәтләр оештыра идек. Тормыш авырлыклары безне чыныктырды гына.
Алар төрле әдәби ярышларда, шул исәптән Фаил Шәфигуллин, Эльмира Шәрифуллина исемендәге бәйгеләрдә дә катнашып үстеләр. Сәхнәдә чыгыш ясарга да кыенсынмыйлар.
Фотолар гаилә архивыннан





Комментарийлар