Раушания Сәүбәнова: «Артыңа борылып караганда, йөзең кызармаслык булсын!»
Халкыбызның буыннан-буынга мирас итеп калдырган һөнәрләрен яшь буынга җиткерүче әлеге уку йорты күптән түгел үзенең 60 еллыгын билгеләп үтте.
Биредә алтын куллы һөнәрчеләр әзерләү белән генә чикләнеп калмыйча, милли киемнәребез, күн эшләнмәләр, читек-чүәкләр һәм төрле бизәнү әйберләрен заказга да эшлиләр. Бүген күп кенә танылган җәмәгать эшлеклеләре, шул исәптән республикабызның мәдәният министры да бу уку йортында әзерләнгән эшләнмәләргә өстенлек бирә. Техникумның кул эше осталары Гарәбстан шәехләре өчен дә бүләкләр әзерлиләр.
РОССИЯНЕҢ ЙӨЗЕК КАШЫ
– Раушания ханым, сезнең техникум хәзер Россиядә халык сәнгате белән шөгыльләнүчеләр арасында йөзек кашына әйләнеп баручы уку йортлары рәтенә керә. Төрле күргәзмәләргә генә түгел, сату өчен дә милли эшләнмәләр җитештерәсез. Чит илләргә дә еш йөрисез. Сез бит гомер буе диярлек мәдәният дөньясында кайнаган кеше, белем бирү өлкәсенә күчү авыр булмадымы?
– Кеше гомерендә төрле этаплар булып тора. Берсен узасың да икенчесенә таба китәсең. Мин, үз тормышымны анализлап, алдыма яңа максатлар куярга яратам. Нинди генә авырлыклар килмәсен, төшенкелеккә бирелмим, Аллаһымнан сорап, яңа эшемне башлап җибәрәм.
Техникум белән идарә итәргә күчү дә җиңел генә бирелде дип әйтә алмыйм. Питрәч районының мәдәният идарәсен җитәкләгән вакытым иде. 2005 елда ул чактагы Татарстанның мәдәният министры Зилә Вәлиева, районның мәдәният йортлары эшчәнлеге белән танышырга килгәч, мине Казанга алып китәргә теләге барлыгын әйтте. Бер зур объектны Универсиадага әзерлисе бар, диде ул. Башта бу эшкә алынырга курыктым. Ләкин ул өстәл сугып диярлек: «Син дә эшләмәгәч, кем эшли аны! Бу синең эшең, кирәк чакта ярдәм итәрбез», – дигәч, яңа эшкә алынмый хәлем булмады. Мин килгәндә, ул чактагы һөнәри-техник училищеның аккредитация, лицензия вакытлары чыккан, шулай да уку йортына укучыларны җыйганнар, ә укытучылар җәйге ялга таралышкан. Ике-өч ай буе прокуратура юлларын таптап: «Кайларга гына китим икән»,– дип елаган көннәрем дә булды. Бу юнәлешне үзем дә белеп бетермим, педагогларның да белемнәре җитеп бетми, яңа федераль стандартларның ни икәнен дә аңламыйбыз. Мин белемсез килеш кеше белән җитәкчелек итә алмыйм, шуңа Мәскәүгә барып укып кайттым. Үз артымнан укытучыларны да иярттем.
Хәзер, Аллаһка шөкер, безнең техникум Идел буенда бердәнбер дияргә була. Күптән түгел генә «Илнең иң яхшы укыту-өйрәтү учреждениесе» исемен алдык. 2018 елда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзе техникумны килеп карап китте. Шуннан соң безнең уку йортын ресурс үзәге итеп үзгәрттеләр.
Бу – укытучыларның үзгәрешләргә каршы килмичә, заман белән бергә атларга тырышулары нәтиҗәсе. Уңышның сере дә нәкъ менә педагоглар, мәдәният хезмәткәрләре белән бер гаилә кебек яшәүдә. Кирәк чакта аларның хәленә керү дә, көчеңнән килгәнчә ярдәм итеп җибәрү дә мөһим. Кайчакта бер-беребезгә эш урынында гына түгел, гаиләдәге борчуларны да хәл итүдә ярдәмләшергә дә туры килә. Җитәкче кеше үз артындагыларны җитәкләп барырга, кешеләргә өмет һәм ышаныч бирергә тиеш дип саныйм.
– Бүгенге көндә техникумда нинди юнәлешләрдә белем бирәсез?
– Техникумыбызда республиканың төрле почмакларыннан гына түгел, Россиянең төрле төбәкләреннән – Донбас, Луганск, Беларусь, Кырымнан, хәтта Кытайдан килеп укучылар бар. Без булачак тегүче һәм чигүчеләр, дизайнерлар, балчыктан эшләнмәләр ясаучылар, декоратив кулланма сәнгать һәм зәркән осталары әзерлибез. Укып чыккач та, студентларыбыз белән элемтәләрне өзмибез. Төрле предприятиеләргә эшкә урнашырга, югары уку йортларына укырга керергә ярдәм итәбез.
Форсаттан файдаланып, Татарстан Рәисе Р. Миңнехановка да, беренче Президентыбыз М. Шәймиевкә дә олы рәхмәтемне җиткерәсем килә. Мин килгәнче үк, 3 миллион күләмендә грант отып, биредә зәркәнчелек буенча остаханәләр булдырылган иде. Техникум дәрәҗәсенә күтәрү өчен, тагын берничә юнәлеш ясадык. Декоратив кулланма сәнгать үз эченә «Казан өлгесен» дә ала. Иң мөһиме, милли гореф-гадәтләребезне, борынгыдан килгән бизәкләребезне саклап калырга тырыштык.
Ресурс үзәге итеп үзгәртелгәч, кабинетларны яңа техника белән җиһазландыруга ирештек. Хәзер инде үзебездә әзерләнгән эшләнмәләрне төрле чараларда, күргәзмәләрдә сатуга куябыз. Милли эшләнмәләребезгә сорау зур. Россиянең төрле төбәкләрендә генә түгел, чит илләргә дә чыгабыз. Быел Төркиянең Анталия шәһәрендә «Йорук» фестивалендә, Дубайда, Һиндстанда, Төрекмәнстан һәм Белоруссиядә Татарстан мәдәнияте көннәрендә булып кайттык. Милли костюмнар, калфак, изү, читек, сумка, зәркән әйберләрен заказга да эшлибез. Быел С. Сөләйманова исемендәге фестивальгә, Халыкара Казан кинофестиваленә костюмнар әзерләгәндә ярдәм иттек. Шулай ук «Нечкәбил» конкурсына, «Татар җыры», «Татар моңы» кебек зур чараларга да кирәкле кием, бизәнгечләрне җитештерәбез.
Укучыларыбыз «Ворлдскиллс», «Профессионалы» чемпионатында дөнья дәрәҗәсенә чыкты. Соңгы елларда Россия күләмендә үткән «Лидеры отрасли» конкурсында призлы урыннарны яулап, исемнәре Россия Федерациясенең мактаулы китабына кертелде. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле студентларыбыз һәм педагогларыбыз «Абилимпикс»та икенче һәм өченче урыннарны яулады. Россиянең башка төбәкләреннән безнең белән тәҗрибә уртаклашырга, эшебезне карарга киләләр. Чөнки күп төбәкләрдә халык сәнгате әйберләре сакланып калмаган. Бездә ул берәмтекләп җыелды. Мин килгәндә, элеккеге фонд бар иде, хәзер алар музейларга сыймый. Без үзебез дә хәзер бинага сыймыйбыз. Шуңа күрә рәттән өч сменада укытырга туры килә. Якын киләчәктә киңәергә хыяллар бар. Остаханәләрне Үзәк универмаг бинасында җәелдереп җибәрергә ниятлибез. Шулай ук Балтач, Саба, Алексеевск, Чирмешән районнарында филиаллар ачарга уйлыйбыз.
Быел 60 еллык юбилеебызны билгеләп үттек. Шул хөрмәткә техникумда хезмәт куючы рәссамнарыбызның шәхси күргәзмәләре оештырылды. Аларның күбесе – Россия һәм Татарстанның Рәссамнар берлеге әгъзалары.
– Техникумда белем алырга теләгән кешеләр өчен курслар оештырырга уегыз юкмы?
– Безгә балалар бакчасыннан алып өлкән яшьтәге кешеләргә кадәр килеп, курсларда үзләре теләгән һөнәрләрен үзләштерә ала. «Киләчәккә билет» дип аталган программа буенча нәниләр өчен остаханәләр үтә. Шулай ук биредә 6–11 нче сыйныф укучыларына да Пушкин картасы ярдәмендә мастер-класслар каралган.
Өлкәннәр өчен эш белән тәэмин итүгә булышу программасы бар. Анда мәшгульлек үзәге аша теркәлергә мөмкин. Биредә тегүчелек, керамика, дизайн, кыскасы, барлык юнәлешләр буенча да яңадан белем алырга мөмкин. Өченче сменада кичке сәгать унга кадәр нәкъ менә шушы программа буенча җыелучылар укый.
ӘНИ КУЫП ҖИБӘРДЕ
– Яшь чакта җырчы булу теләге белән башкалага педагогия институтының музыка факультетына юл тотканыгызны беләбез. Әмма язмыш бөтенләй икенче юлдан алып киткән. Артист булмаганыгызга үкенмисезме?
– Мин үзем Чирмешән ягы кызы, табигате бик матур булган Туймәт авылында дөньяга килеп, алты бала чөкердәшеп үстек. Аллаһка шөкер, һәрберебез үз юлын табып, чын кешеләр булып җитештек. Кечкенә чакта теләгем артист түгел, милиционер булу иде. Без тәртип саклаучылар турында бик матур кинолар карап үстек. Ләкин бервакыт әтиемнең бер хокук саклаучы белән сөйләшкәнен ишетеп торырга туры килде. Шуннан гайрәтем чигеп, бу уйларым томан кебек таралды да китте.
Әтием-әнием – сугыш чоры балалары. Аларга рәхмәтем чиксез. Әтием – 44 еллап трактор бригадиры булып эшләгән кеше. Сыер савучы әниемнең исеме Почёт тактасыннан төшмәде. Әтиемнең язмышы катлаулы, аңа 6 ай булганда әнисе үлеп киткән. Күп авырлыклар күреп, үги әни тәрбиясендә үссә дә, әтием аңа гел рәхмәтле булды. Әнием исә, килен булып төшкәч, 9 ел бәби алып кайта алмаган. Йорт салып, башка чыгып яши башлагач кына, беренче сабыйлары дөньяга аваз сала. Безне чын кешеләр итеп тәрбияләп үстерделәр, ныклы белем бирергә тырыштылар.
Әти-әнием бакыйлыкка 90 яшьләрен тутырып күчтеләр. Төп нигездә калган энем Ислам белән киленебез Чәчкәгә бик рәхмәтлемен. Хәзер дә кайтып керсәк, әти-әни исән чактагы кебек җылы итеп каршы алалар, без үскән нигезнең бөтенлеген саклап торалар.
Авылдан бер дә китәсем килмәде минем. Әни, көчләп диярлек мотоциклның люлькасына утыртып: «Бар апаларың янына, кеше бул!» – дип җибәрде. Югары уку йортына кергән идем, әмма әнием авырып киткәч, аны карарга авылга кайтырга туры килде. Әни терелгәч, Чаллыга китеп, заводка эшкә урнашырга туры килде. Анда, эшләгән килеш, училищега укырга кердем. Аннары без эшләгән завод янды, берара хезмәт хаклары түләнми торды. Бик кыен чаклар булды, хәтта юлда йөрергә дә акча юк иде. Тормышны әнә шулай башлап җибәрдек.
Үкенерлек түгел, артист булырга да туры килде. Ютазыга килеп урнашкач, мәдәният дөньясына кереп киттем. Химия заводында бер-берсе белән килешә алмый аптыраган 3 ансамбль бар иде. Шуларны берләштереп концертлар куя, Россиянең төрле төбәкләрендә чыгышлар ясап йөри башладык. Ул чын тавышка, баян, гитараларга кушылып җырлый торган ансамбль иде. Музыка белемем дә булмаган килеш, партияләрне бүлеп, кайчан, нинди уен коралы башлап җибәрергә тиешлекне билгеләргә туры килде. Соңрак ул чактагы район башлыгы безне күреп алып, ансамбльне район күләменә чыгарырга тәкъдим итте. Мине мәдәният бүлеген җитәкләргә куярга теләгәннәр иде, әмма белемем булмагач ризалашмадым, шунда өлкән методист булып эшләп киттем. Гастрольләрдә күп йөрдек. Халык хезмәт хакы ала алмаган заманнарда акчалар эшләп кайта идек. Шул эшләгән акчалар хисабына зәвыклы итеп костюмнар да тектереп алдык. Башкортстанда йөргәндә, безнең янга танылган җырчы Фән Вәлиәхмәтов килеп кушылды. Соңрак Әлфис Кыямов белән дә эшләргә насыйп булды.
Ютазыда чакта мин үземә югары белем алырга дигән максат куйдым. Инде институтны тәмамлап, аспирантурага кергән чаклар иде. Мин укуда вакытта ТР Мәдәният министрлыгы вәкилләре районның мәдәният йортларын карарга килгәннәр, безнең эшне хуп күреп, кабул иткәннәр. Берникадәр вакыттан соң миңа Питрәч районының мәдәният бүлеген җитәкләргә тәкъдим иттеләр. Казан белән ара якынайсын диеп ризалаштым.
Шулай итеп, кичкырын гына Питрәчкә килеп төштек. Ноябрь ае. Безне каршы алучы да, кабул итүче дә юк. Бар көчемне җыеп, администрациягә кереп киттем. Безгә яшәргә урын тапмаганнар, Мәдәният йортының бер почмагын тәкъдим иттеләр. Биредә тугыз җиргә күченергә туры килде. Шулай күченә-күченә яшәргә бер бүлмә бирделәр. Аннары яшьләр программасы аша йорт салып чыгарга да насыйп булды. Менә шулай авырлыклар аша төзелгән тормыш.
Биредә төрле ансамбльләр оештырырга туры килде. Шунда ук керамика җитештерүне торгызып җибәрдек. Питрәчне мәдәни яктан күтәрдек. Бер яктан кусалар, икенче яктан килеп керә торган гадәтем бар. Үзем өчен түгел бит, халык өчен. Мәдәният йортына халыкның, яшьләрнең барасы килеп торсын. Башкаларның да мәдәниятен күрсеннәр, үзебезнеке белән горурлансыннар өчен, үзешчәннәрне чит илләргә дә йөртергә тырыша идем.
БАЯНЫНА ГАШЫЙК БУЛДЫМ
– Раушания ханым, хатын-кызның бәхете ирдән, диләр. Бу сүзләр белән килешәсезме? Тормыш иптәшегез Илмир белән бер казанда кайныйсыз, икәү бер җирдә эшләү авырлык тудырмыймы?
– Иптәшем белән Ютазыда эшләгәндә таныштык. Ул – хәрби хезмәттән кайткан яшь егет, безгә баянчы булып эшкә килде. Әле бит ул миннән күпкә яшьрәк тә. Миңа күз салып йөри башлагач, башта каршы килдем. Әмма үзем гастрольләрдә аның шундый төпле, акыллы егет булуына игътибар итә идем. Шул чакта ук ул җайлап кына минем ярты эшемне үз өстенә алды. Акрын гына арабызда җылы мөнәсәбәтләр кабынып китте. Мин иң элек аның баянда уйнавына гашыйк булганмындыр. Аннары тора-бара күңелдә мәхәббәт очкыннары да кабынды. Күңелемне үзенең хөрмәте, хатын-кызга карата ихтирамы белән яулап алгандыр. Гаиләләре дә бик тәрбияле аларның, шундый ир үстереп бирүләре өчен әти-әнисенә рәхмәтем чиксез. Аның әнисе үз әнием кебек, сердәшем дә, киңәшчем дә, якын кешем дә булды. Хәзерге көндә апабыз Гөлнур белән Болгарда яшиләр.
Бер-беребезгә каты бәрелгән дә юк дисәм, ялган булмастыр. Тормыш булгач, төрле чаклар була, мин тузынганда, ул каядыр югалып тора, аның кәефе юк чакта, мин аны борчымыйм.
Арабызда көнләшү дә юк. Чөнки гомер буе бергә, кулга-кул тотынып эшлибез. Техникумга җитәкче итеп билгеләнгәч, ул, үзенең күп акчалы эшен ташлап, минем янга килде. Эштә мин хуҗа булсам да, күп әйберне аның белән киңәшләшеп хәл итәм. Илмир – минем уң кулым, биредә бөтен хуҗалык эшләрен алып бара. Бу әйбергә игътибар ит әле, тегесен кара дип, гел әйтеп, җитешсезлекләрне күрсәтеп тора. Ул минем ярдәмчем дә, сердәшчем дә, янымда фәрештә кебек саклап, яклап яши. Кайчакта авыр көннәр була, бер көчем калмыйча, өйгә кайтам, иремнең җилкәмнән бер сыпырып алуы барлык авырлыкларны юып төшерә.
– Белүемчә, Сез үзегез дә әниегез язмышын кабатлагансыз икән. Тугыз ел бала алып кайта алмый азапланганда, төшенкелеккә бирелмәдегезме?
– Әйе, бик авыр вакытлар да булды. Әмма ирем һәрчак янымда терәк булып, сабырлыкка өндәп торды. Шуңа да һичкайчан үз балам булачагына өметемне югалтмадым, гел Ходайдан сорадым.
Сабыебызны ЭКО ярдәмендә алып кайттык. Аңа кадәр игезәк балаларым төште, берничә операция булды. Башта күренергә Мәскәүгә йөрдек. Аннары ул табиб Казанныкы булып чыкты. «Казанда да шундый үзәк ачтык, шунда барыгыз», – дип аңлатты. Төшләрем гел кабул була. Берчак шулай кулыма сабый бала тотып торганымны күрдем. Һәм, ниһаять, табиблар ярдәмендә кызыбыз Сөмбелне алып кайтырга насыйп булды.
Кызыбызга да төпле белем бирергә тырыштык. Җиде ел Питрәчтән үк килеп эшләп йөрергә туры килде. Җиңел булмады. Аеруча балага авыр иде. Шуңа күрә ул Төрек лицеена күчеп, берничә ел интернатта торды. Хәзер Казанның «Адымнар» мәктәбендә белем ала.
ҖЫРЛЫ КҮҢЕЛ
– Раушания ханым, матур итеп җырлаганыгызны ишеткәнем бар. Моннан тыш, шигырьләр, көйләр дә иҗат итәсез. Ничек вакыт җиткерәсез?
– Беренче җырымны, әниемә багышлап, авылдан киткәндә язган идем.
...Юл читендә ялгыз нарат кебек
Озатып калдың, әнкәй, боегып.
Ах, нигә соң, әнкәй, сәлам хатларың юк,
Күңелемдә һаман тынгы юк...
Бу җырымны Венера Ганиева башкара. Шулай ук Габделфәт Сафин репертуарында да берничә җырым бар.
Янымда гел блокнот һәм ручка йөртәм. Машинада барганда да, өйдә нидер эшләгәндә дә күңелемә килгәнне язып куям. Шигыре белән бергә көе дә туа. Язылган шигырьләрем күп, аларны лаеклы ялга чыккач туплап, китап итеп чыгарырмын дигән ниятем дә бар. Әле күптән түгел генә дөньяда барган буталчыкларга карата шигырь юллары туды. Техникумыбызга сугыш барган яктан да балалар укырга килә. Алар бик күпне күргән, якыннарын, туганнарын югалткан, күзләрендә нур юк. Ничек тә ярдәм итәргә, җылылык бирергә тырышабыз. Светлана исемле кызыбыз дизайн буенча да, тегүчелек буенча да белем алды. Хәзер үзебездә үк эшли. Виртуаль машинада киемнәргә бизәкләр төшерә. Читтән торып, Казан технология университетында да укый.
Менә шушы тормыш күренешләренә карата җавап булып туган шигырьләр алар. Ходайдан бирелгән бер сәләт дияр идем.
Җырга килгәндә, әти-әнием дә, әбиләрем дә бик матур җырлыйлар иде. Әбием, мөнәҗәтләр көйләп, оныкларын йокыдан уяткан. Хәзер үзем дә мөнәҗәтләр көйләп йөри башладым, үзеннән-үзе сүзләре дә телгә килә. Җыр-моң дөньясыннан һичкайчан аерылган юк. Өйдә чакта иптәшем баян, йә тальянын кулга ала, мин исә кушылып җырлап җибәрәм.
ҮЗГӘРҮНЕ ҮЗЕҢНӘН БАШЛА!
– Язмыштан узмыш юк, дибез. Ничек уйлыйсыз: кеше үз язмышын үзе төзиме, әллә бар да алдан язылганча гына барамы икән?
– Әлбәттә, һәр кешенең язмышы үз кулларында. Авырлыклар алар, киләчәктә кабатламас өчен, бер тәҗрибә генә. Алар берсе дә юкка гына бирелми. Бәлки, кеше тайпылыбрак киткәндер, дөрес юл сайламагандыр, Аллаһы Тәгалә сиңа шулай тагын да үсәргә мөмкинлек тудыра. Ул бер дә җиңә алмаслык авырлыклар бирми. Акча юк, дияргә яратабыз, аның да артыгы кирәкми, бәрәкәтле булсын ул. Иң мөһиме, масаймыйча, кеше булып яшәргә кирәк. Мин үзем күп акчалар түгел, ә мөмкинлекләр сорыйм. Яхшы хезмәткәрләрем, әйбәт укучыларым булсын, гаиләм, якыннарым исән-сау булсын, дөньялар тынычлансын иде, дип сорыйм. Шөкер, иптәшем дә, кызым да намазда, үзем дә, җитешә алган кадәренчә, догалар укыйм. Үземә дә таш белән атучылар булды, барыбер аш белән ата тордым, һәм Ходаем миңа өеп бирде. Ә тормыш сине кая гына илтеп ташламасын, матур булып чәчәк атарга тырыш. Артыңа борылып караганда, йөзең кызармаслык булсын!
Фәния ЛОТФУЛЛИНА
Юлия КАЛИНИНА фотолары
Комментарийлар