Рыцарьлар спорты
Фехтование – борынгы спорт төрләренең берсе. Икенче төрле аны «аягүрә шахмат» дип тә атыйлар. Әлеге спорт баш миенә уңай йогынты ясый, фикерләү сәләтен үстерә. Казан шәһәрендә урнашкан Фехтование буенча олимпия резервы республика спорт мәктәбенә йөрүчеләр моңа күптән төшенгән инде. Биредә 700 гә якын бала шөгыльләнә. Олимпия чемпионнарын үстерә торган үзәк мисалында әлеге спорт нечкәлекләрен барлыйбыз.
Алтын медальле тарих
1976 елда Монреальдә узган Олимпия уеннарында СССРның фехтование буенча җыелма командасы составында, Елена Белова һәм Валентина Сидорова белән бергә, алтын медаль өчен Казан шәһәренең 3 нче махсуслашкан балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе укучылары Валентина Никонова, Ольга Князева һәм Наилә Гыйләҗевалар да көрәшә. Команданы атказанган тренер Владимир Житлов җитәкли. Нәтиҗәдә өч алтын медаль – безнеке! «Хикмәт бит, гап-гади спорт мәктәбе өчен 3 алтын медаль!» – дип язачак соңрак танылган очеркчы, журналист Михаил Марин, 1966 елда сафка баскан Казан спорт мәктәбенә таң калып. Ул чакта фехтование бүлегенең административ өлеше башкаланың Бутлеров урамында, хәзерге шахмат мәктәбе бинасында урнашкан була, ә тренировкалар каланың төрле нокталарында гөрли. Мәктәпнең берьюлы өч укучысы Олимпия чемпионы булгач, 1978 елда Короленко урамында махсус фехтование мәктәбе төзергә уйлыйлар. 2020 елда әлеге мәктәп укучысы янә Олимпия үрләрен яулый – Марта Мартьянова Токиода узган уеннарда алтын медальгә ия була. Шул чакта ук гамәлдәге бина янына яңа заманча фехтование үзәге салырга хәл ителә. Фехтование буенча югары дәрәҗәдәге ярышларны үткәрерлек трибуналы, тренировкалар өчен зур заллы, гомуми мәйданы 4 мең квадрат метрга якын үзәк ишекләрен 2025 елның августында ачты. Бүген биредә тагын дүрт йөзгә якын укучыны сыйдырырлык заманча шартлар тудырылган. Фехтованиегә тәҗрибәле 28 мөгаллим-тренер өйрәтә. «Атказанган спорт осталары, халыкара класслы тренерлар – белгечләрнең барысы диярлек шушы мәктәп укучылары», – дип сөйли Казан шәһәре Фехтование буенча олимпия резервы республика спорт мәктәбе җитәкчесе Илдар Шәймәрданов.
Акыллы спорт
– Фехтование белән сәламәтлегендә җитди тайпылышлары булмаган бөтен бала да шөгыльләнә ала, – ди Илдар Шәймәрданов. Тазамы ул, ябыкмы, озынмы, кыскамы – аерма юк, бу спорт шуның белән уникаль дә. Монда, мисал өчен, җиңел атлетика спортындагы җитезлек, штангачылардан сорала торган көч кебек сыйфатлар таләп ителми, фехтование – бөтенесенең симбиозы, ул һәрьяклап үсеш алырга мөмкинлек бирә.
Илдар ШӘЙМӘРДАНОВ,
Фехтование буенча олимпия резервы республика спорт мәктәбе җитәкчесе, Фехтование буенча Россия чемпионы, атказанган спорт остасы:
– Фехтованиенең башка спорт төрләре янында нинди өстенлекләре бар дигәндә, шушы өч дәлилне китерәм. Беренчедән, дәресләр һәрвакыт бина эчендә, залда үтә. Бу – шөгыльләрдә беркайчан да өзеклек булмаячак дигән сүз. Икенчедән, балага артык авырлык йөкләнми. Сер түгел, кайбер спорт төрләрендә югары дәрәҗәгә ирешү өчен көч бирүче матдәләр кулланыла. Монда исә аның мәгънәсе юк. Өченчедән, фехтование баланың бер үк вакытта физик һәм интеллектуаль үсешен тәэмин итә.
Кулга корал тотканчы
Фехтование мәктәбенә балаларны 8 яшьтән алалар. Беренче дәресләр гомуми физик күнегүләрдән башлана. Алар төрле-төрле кызыклы спорт уеннарына корылган, максаты – баланың сәламәтлеген ныгыту, чыдамлыгын арттыру. Гомуми физик үсеш буенча дәресләр – тренировкаларның аерылгысыз өлеше. Еш кына әти-әниләр баласын шушы юнәлешкә кызыгып алып килә дә. Киләчәктә гәүдәне бер халәттә тотып, гел бер кул белән шөгыльләнүчеләр өчен бу бик мөһим. Шөгыльләрнең алдагы этабы шуңа юнәлтелгән, аннан инде, акрынлап, фехтование күнекмәләренә өйрәтер чак. Алар чарлангач кына, махсус экипировка киеп, тәүге көч алышуга чыга спортчылар. Фехтование нечкәлекләренә өйрәнү еллар белән исәпләнә.
Дәресләр атнага өч мәртәбә уза. Мәктәптән соң көндезге вакытта башлангыч төркемнәр шөгыльләнә, аннан соң олырак балалар киләләр. Кичке шөгыльләр – әйдәп баручы спортчыларныкы. Төркемнәрдә балалар саны да яшь спортчыларның осталыгына карый. Башлангычта уналты укучы булса, алга таба тренировкалар шәхси форматка ук күчә ала. Олимпия чемпионнарын тәрбияләү әнә шулай зәркән кою белән бер ул.
Экипировка һәм иминлек
Фехтованиедә экипировкасыз ярыш мәйданына чыгу мөмкин түгел, чөнки бу турыдан-туры иминлек кагыйдәләренә бәйле. Башлангыч чорда, ОФП күнегүләре барышында, балалар махсус киемнәр кими әле, гәүдә, кул, аяклар тотышын көйләгәндә дә экипировка соралмаска мөмкин. Корал белән көч алышканда исә һәр спортчы маска, махсус киемнән булырга тиеш. Ярышларда алар электр курткасы да кия. Соңгысы һәр ике якның очколарын санап барыр өчен. Эш шунда: фехтование коралының очында махсус электр теркәгечле фонарьлар була. Көндәшнең электрга көйләнгән курткасына тию белән алар яшел яки кызыл төстә яна башлый. Бу – хөкемдарларга исәп ясау өчен яңартылган алым. Элегрәк исә фонарьлар урынына коралның башын буйый торган булганнар, ак киемгә эләккән таплар буенча җиңүчене билгеләгәннәр.
Хәзер замана спортчыларының киеме бронежилетлар өчен кулланыла торган «кевлар» дип аталган тукымадан тегелә. Аны тишү мөмкин түгел. Масканың челтәрсыман өлеше югары сыйфатлы корычтан эшләнгән. Күзәнәкләрнең зурлыгы һәм формасы Халыкара фехтование федерациясе белән расланган.
Фехтование экипировкасына җитди үзгәрешләр совет рапиристы, фехтование буенча дөнья чемпионы, Олимпия уеннары призёры, СССР атказанган спорт остасы Владимир Смирнов белән бәйле фаҗигадән соң кертелә. 1982 елда дөнья чемпионатында спортчы немец Маттиас Бер белән көч сынаша. Ярышның кызган мәлендә Берның рапирасы сына. Нәтиҗәдә очлы корал, совет спортчысының маскасын тишеп, күзен һәм баш миен җәрәхәтли. Табиблар аны коткара алмыйлар. Шуннан соң җитеннән эшләнгән өс киемнәре дә, маска да үзгәртелә. Фехтование кораллары мараген эретмәсеннән ясала башлый. Әлеге бик кыйммәтле чималдан эшләнгән корал, төренә карап, 3–15 меңгә кадәр бөгелүне чыдата ала. Бу үзгәрешләрдән соң фехтование тарихында үлем очраклары теркәлми.
Рапира, кылыч, шпага
Фехтованиедә шушы өч төрле корал кулланыла. Һәркайсының үз максаты бар. Кылыч – кисә торган корал. Очы көндәшнең биленнән югары тигәндә генә очколар куела. Шпага – чәнчи торган. Ул тәннең теләсә кайсы өлешенә тисә дә һөҗүм булып саналачак. Рапира – шулай ук чәнчи торган корал, монда очколар фәкать гәүдәгә тигәндә исәпкә алына. Гадәттә, спорт мәктәбенә килүгә үк, баланы шушы кораллар буенча дәресләргә юнәлтәләр. Кайчак бу әти-әнинең карары, тренер киңәше (мисалга, озын буйлы балаларга шпага белән идарә итү уңайлырак), баланың теләге булырга мөмкин. Беренче вакытта укучы коралны үзгәртә ала.
Фехтование теле
Фехтование терминнарга иң бай спорт төредер, мөгаен. Аның хәтта махсус дәреслеге дә бар. Китапта ике йөздән артык термин кертелгән. Монда француз сүзләре бик күп. Бу – Халыкара фехтование федерациясе теле. Фехтованиедә һәр хәрәкәтнең атамасы бар. Мисал өчен, һөҗүм сүзенә бәйле гамәлләр унбер термин белән билгеләнгән. Сүзлектән кайбер сүзләр:
Укол яки фуше – көндәшкә коралның очы белән кагылу. Ул граммнар белән исәпләнә, ягъни очко саналсын өчен көндәш билгеле бер авырлык белән кагылырга тиеш.
Аппель – көндәшне көч сынашуга, һөҗүмгә чакыру.
Ассо – сугышу, көч алышу.
Батман – кылычка сугу.
Ангард – сугышу өчен уңайлы позиция.
Рипост – һөҗүмгә җавап бирү.
Салют – корал белән сәламләү.
Көзгегә карап
Фехтование залында биек диварлар, буе белән куелган көзгеләр бу спортның, чыннан да, зәвыклы, зыялы икәнлеген ассызыклый. Әмма фехтование шөгыльләрендә көзгеләр матурлык өчен түгел, алар спортчының хәрәкәт техникасын чарларга ярдәм итә. Гәүдәсен дөрес тотарга, аякларын тиешенчә куярга, кулын күтәрергә өйрәнгәндә, укучыга үзен читтән күрү мөһим. Тренер да аңа хаталарын көзгедән күрсәтә ала. Заллары купшы булса да, фехтование – махсус шартлар таләп итми торган спорт. Бина өчен иң мөһиме озынлыкка 14, киңлеккә 1,5–2 метрлы ярышу урыны булу – спортчыларның көч алышу мәйданы – шушы кысалардан чыкмаска тиеш.
Врубка ГМ–тарих
Фехтование – тарихтагы барлык Олимпия уеннарында катнашкан биш спорт төре исемлегенә керә. Ватаны Испания дип саналса да, танылган җирлеге – Франция. Әмма аның үсештән туктый язган чоры да булган: фехтование мәктәпләре ябыла башлый, ярышлар үткәрелми, хәтта аны Олимпия уеннары исемлегеннән алу турында да сүз кузгаталар. Шул чакта спортка Алишер Усманов килә һәм бу спортны дөнья күләмендә янә таныта. Заманында фехтование лидерлары Европа илләре һәм Советлар Союзыннан булса, бүген ул Азия илләрендә һәм АКШта киң таралган.
Алишер Усманов – спорт мәктәпләре ачу, аларга ярдәм итүе белән дә билгеле шәхес. Казан шәһәре Фехтование буенча олимпия резервы республика спорт мәктәбенең яңа бинасы төзелүендә аның да өлеше зур.
ГМ-факт
Фехтование белән шөгыльләнүче танылган җитәкчеләр:
Михаил Дегтярёв –РФ спорт министры (хәзерге вакытта), фехтование буенча спорт остасы, фехтование буенча Бөтенроссия һәм халыкара ярышлар призёры.
Павел Колобков – РФ спорт министры (2016–2020 еллар), Олимпия чемпионы, дөнья һәм Европа чемпионы.
Станислав Поздняков – Россия Олимпия комитеты президенты – дүрт тапкыр Олимпия, ун тапкыр дөнья чемпионы, биш тапкыр дөнья кубогы иясе, Россия чемпионы.
Томас Бах – Халыкара олимпия комитеты президенты (2013–2025), Олимпия чемпионы, дөнья чемпионы.
Казан шәһәре Фехтование буенча олимпия резервы республика спорт мәктәбенә түбәндәге ысуллар белән язылырга мөмкин:
1) Казан шәһәре, Короленко 26 а адресы буенча мәктәпкә килеп.
2) 878435236234 номеры буенча шалтыратырга.
3) ВК төркеменә язарга https://vk.com/club216925089.
4) ВК төркемендә сайлап алу турындагы пост астында күрсәтелгән тренерларга турыдан-туры мөрәҗәгать итәргә: https://vk.com/wall-216925089_612.
«Башны эшләтә»
Гөлназ СЕМЁНОВА:
- Теннис, гимнастика, кикбоксинг һәм фехтование арасыннан сайлап, улларыбыз 9 яшьлек Рәсүл белән 7 яшьлек Таһирны соңгысына бирергә булдык. Хәзер алар – Казан шәһәре Фехтование буенча олимпия резервы республика спорт мәктәбе укучылары! Балалар файдалы гына түгел, ә кызыклы һәм башны эшләтә торган спорт белән шөгыльләнсен дип теләдек. Фехтование игътибарны, реакцияне һәм үз-үзеңә ышанычны үстерә. Уйларга, көндәшкә хөрмәт белән карарга һәм авыр чакта да бирешмәскә өйрәтә безгә иң элек шул ягы белән ошый. Әлеге спортның уңай тәэсирен хәзердән үк сизәбез: олы улыбыз күпкә җыйнаграк.
«Телефонда утырырга вакытлары юк»
Алия ТЕШАЕВА:
- Балалар 34 нче мәктәпкә укырга кергәч, якында гына фехтование мәктәбе барлыгын белеп, эченә кереп карарга уйлаганнар. Кызыма бик ошаган, өйгә кайткач, барыйм әле, диде. Ул чакта бу кылычлы спорт кыз бала өчен түгелдер дип уйлаган идем, ләкин каршы килмәдем. Беренче көннән үк шөгыльләрне бик ошатып кайтты Әминә. 8 яшьтән бирле шөгыльләнә, хәзер аңа 13 яшь. Комилнең мәктәпләренә килеп, фехтованиегә чакырганнар. Аңа кадәр үзен футбол, дзюдо, бассейн, тхэквондо кебек спортта сынап карады, бер ай да йөрми ташлый иде. Монда да шулай булыр дип уйладым. Хәзер 11 яшь үзенә, өч ел чамасы бер дәрес тә калдырмыйча, фехтованиегә йөри. Телефонда утырырга вакытлары җитми. Төрле шәһәрләргә ярышларга йөриләр. Әни кеше буларак шуны сиздем: дисциплиналары артты, вазифаларын вакытында, җиренә җиткереп эшлиләр, мөстәкыйль булырга, зур максатлар куярга өйрәнделәр.
«Тренер булырга хыялланам»
Кәрим ГАЛИӘХМӘТОВ, 13 яшь:
- Мин фехтование белән 2019 елдан шөгыльләнәм. Казан шәһәре Фехтование буенча олимпия резервы республика спорт мәктәбенең шпага бүлегендә, тренерым Александр Куимовта укыйм. Бу спорт төре мине бер күрүдән үзенә тартты. Уен вакытында кыска секундлар эчендә мантыйк белән фикер йөртергә, көндәшеңнең адымын алдан санарга өйрәнергә кирәк. Энем Илдан да ике ел бу спортта. Еш кына әти-әниебезнең безнең белән төрле шәһәрләргә җанатар буларак баруы гаиләне берләштерә. Укып бетергәч, тренер булырга хыялланам.
Фото – Казан фехтование мәктәбе архивыннан.





Комментарийлар