Логотип Магариф уку
Цитата:

Шәһәрнекеләрне көнләштерерлек мәктәп

Сабадагы өч мәктәпнең берсе булган әлеге уку йортына районның үз авылларыннан гына түгел, Балтач, Арча районнарыннан да килеп укыйлар. 500 урынга исәпләнгән өр-яңа бинада урнашуыннан гайре дә күз кызарлык башка өстенлекләр дә байтак биредә.

Мәктәптә гендерлы укытуны сайлаганнар, ягъни ир һәм кыз балалар 10 нчы сыйныфка кадәр аерым укытыла. Читтән килүчеләргә агроколледжның бөтен уңайлыклары булган тулай торагыннан урын бирелә. Мәктәпне җиһазланыш ягыннан карасак, бар да заманча: бөтен сыйныфларда интерактив такталар, компьютерлар, ноутбуклар. Ялан кадәр актлар залы кайбер мәдәният йортларына биргесез. Республика күләмендә узучы спорт ярышларының биредә узуы өчен дә шартлар бар: 1080 кв.м – спорт, 160 кв.м– хореография, тренажёр заллары балалар карамагында. Ишегалдында– футбол кыры, уен мәйданчыклары, резина түшәлгән йөгерү юллары, баскетбол мәйданчыгы. Шунда ук, зур булмаса да, бакча кишәрлеге дә бар. 

– Биредә без тәҗрибә үткәрү өчен бәрәңге, арыш, арпа, бодай – һәммәсен дә үстерәбез. Балалар аларның ничек үсүен, ничә көндә өлгерүен – барысын күзәтеп торалар,– дип шәрехли Саба урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Данис Нурислам улы Яруллин. 

УКЫТУЧЫЛЫК – КАНДА

 Данис Яруллин бу бинаны төзелеш чорыннан ук белә. Ул 2022 елда мәктәпкә директор итеп билгеләнгәндә, яңа бинаның коры диварлары гына утырып торган. Арча педагогия көллиятен кызыл диплом белән тәмамлап, Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбендә җиде ел тәҗрибә туплаган һәм читтән торып Казан спорт академиясе дипломы алган белгеч әнә шундый шартларда директорлык эшен башлый. Прораб урынына ком-таш арасында йөргән ул чакларны хәзер кызык итеп сөйләргә генә калган. Кадрлар туплау кебек иң җаваплы бурыч та, район мәгариф идарәсе белән берлектә, аның җилкәсенә төшә. «Бүгенге көндә, шөкер, барлык фәннәрдән дә укытучыларыбыз бар, әмма математика, рус теленнән тагын да укытучылар килсә, әлеге предметларны алып баручыларның эшләре бермә-бер җиңеләя төшәр иде», – дигән фикердә директор. 
Әтнә районы Югары Сәрдә авылында үскән Данисның мөгаллим булып китүе очраклы түгел: әнисе Диләрә Фәйзелхановна – математика, әтисе Нурислам Әсәтович – физик тәрбия укытучылары. Икесе дә – 25 әр ел эшләп лаеклы ялга чыккан мөхтәрәм затлар. Күрәсең, бу гаиләдә педагоглык геннар аша бирелгәндер. Яруллиннарның икенче уллары Салават та балалар бакчасында музыка дәресләре алып бара. 

ШОКОЛАДЛЫ «БИШЛЕ»

 Мәктәптә  1 дән алып 9 га кадәр– икешәр, 10, 11 нче сыйныфлар – берәр сыйныф. Уку-укытуның нәтиҗәсе булсын өчен, сыйныфта бала санын 20 дән дә арттырмаска дип килешкәннәр. Биредә укытуның сыйфатын, өлгерешне күтәрүнең үз ысуллары табылган. Гадәти чаралардан тыш, замана балаларына ярашлы яңаракларны да сынап карыйлар. Әйтик, «шоколадлы «бишле» алымы. Бу уку елы башыннан «Иң күп «5»ле алучы» һәм «Яхшы укый башлады» дигән номинацияләр буенча ярыш оештырылган. Тәэсире бар, диләр. Олимпиададан, конкурслардан җиңү белән кайтучыларны линейкада котлау шулай ук сыйфатны яхшырту максатында эшләнә. 
– Атна саен линейкада 2–4, 5–8 нче һәм 9–11 нче сыйныфлар арасыннан иң күп «5»ле алучы 3 укучы-ны алга чыгарабыз. «5»леләрне сыйныф җитәкчеләре җыя һәм һәр дүшәмбе педсоветта киңәшеп, иң мактаулыларны билгелибез,– дип, проектның асылын аңлата Данис Нурислам улы.
Бу инде диплом + бер шоколад дигән сүз. Узган уку елында шул рәвешле укучылар 400 шоколад «ашаганнар». Болай булгач, «Белем белен ашата» дигән әйтем үзеннән-үзе «белем шоколад ашата»га әйләнә дә куя. Иң мөһиме, нәтиҗәсе бар бит. Укытучыларның, быел артыграк ашатырга туры килер, ахры, дип шаяртуларыннан шул аңлашыла. Директор үзе дә «шоколадный директор» исемен яратып күтәрә. 
 Атна буе тырыша-тырмаша укып, уңышка ирешкән укучыларның исемнәрен, фотоларын коридордагы мониторда күреп була. «5»леләр саны буенча гына куйсаң, гел бер үк укучылар буладыр, дигән шик һәркемдә уянырга мөмкин. Дөресен әйтим, миндә дә булды ул. Тик монда мәсьәләнең бу ягы да уйланылган. Гел «5»кә генә укучыларны атлаган саен линейкада чыгару юк, иллә мәгәр исемлектән дә төшеп калмыйлар. Андыйлар «Ел укучысы» буларак, «Алтын ябалак» сынына һәм дипломга исәп тота. «Алтын ябалак»лының сыйныфташлары да коры калмый, квестта катнаша һәм, юлда очраган каршылыкларны җиңеп, сорауларга төгәл җаваплар биреп, бүләкле була.

ХӘРБИ ДИҢГЕЗ ФЛОТЫ МУЗЕЕ 

Соңгы вакытта мәктәп тормышына хәрби диңгез флоты музее ачылу йогынты ясаган. Моңа кадәр сәләтле балалар мәктәбендә эшләгән музей, аларга күченеп, үз эшен яңа урында дәвам иткән.
 Әлеге музей Сабада 2006 елдан бирле эшләп килгән. Аның барлыкка килүен Татарстан хәрби диңгез флоты ветераннары иҗтимагый оешмасының мактаулы рәисе, Тын океан флотында су асты көймәсендә хезмәт иткән өченче ранг капитаны, профессиональ водолаз, чыгышы белән Урта Саба авылыннан булган Риталий Валентинович Мәрданов исеме белән бәйлиләр. Ул – гомумән, легендар шәхес. Аның хакында сөйләгәндә, элеккеге подводникның Татарстан Республикасында су асты спорты федерациясенең беренче президенты булуын гына түгел, ә 1942–1943 елларда әтисе комиссар буларак хәрби бурычын үтәгән 16 нчы мотоукчы полкында биш яшеннән «полк улы» булып йөрүен дә әйтеп китәргә кирәк. Аңа әнә шулай кечкенәдән дары исе иснәргә туры килә. Ә бу хәл болай була. Узгынчы поезд белән фронтка китүче ирен күреп калырга дип тимер юл вокзалына төшкән әнисе улын да үзе белән алган була. Әтисе янына кереп киткән малай вагоннан чыгарга өлгерми – эшелон кузгалып китә...
– Музейны үзебезгә алырга бишкуллап ризалаштык. Хәрби-патриотик тәрбия бирүдә тәэсире зур булачак әле аның. Музей кысаларында эзләнү эшләре дә алып барачакбыз, экспонатларны тулыландырып тору, түгәрәк эшен җайга салу кирәк булачак. Музейда Саба җирлегеннән китеп, хәрби хәрәкәттә катнашучылар турында да мәгълүмат урнаштырачакбыз,– диләр укытучылар. 
Музейны ачу тантанасына, хәрби диңгез флотында хезмәт иткән сабалылар белән беррәттән, Казан кунаклары ТР Диңгез җыены рәисе урынбасары «Казан» су асты көймәсендә хезмәт иткән икенче ранг капитаны Гаптелхәмит Абдуллаҗанов һәм Казаннан килгән «Экипаж одна семья» халык ансамбле дә чакырулы иде. Район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов, мәктәп директоры Данис Яруллин һәм Гаптелхәмит Абдуллаҗанов, ал тасманы кисеп, кунакларны экспонатлар белән танышырга чакырдылар. Биредә төрледән-төрле корабларның кечерәйтелгән модельләреннән башлап, водолаз костюмнарын, кислород баллоннарын, компрессорлар, хәтта морякларның дембель альбомнарын да күрергә була. Диңгез шавын, аның кодрәтен тойган корабларны маринист-рәссам– Санкт-Петербургта яшәп иҗат итүче милләттәшебез Тимур Яруллин киндергә иңдергән. Корабларның күбесе Татарстан заводларында төзелгән булуы кызыксынуны тагын да арттыра төшә. Һәр детальне тәфсилләп язучы кылкаләм остасының диңгез флотында хезмәт иткән 3 нче ранг капитаны булуы сизелеп тора.
– Бүгенге көндә Татарстанда хәрби диңгез флотында хезмәт иткән 70 меңләп ветеран исәпләнә. Бу инде безнең Татарстанда алтынчы музейны ачуыбыз. Беренчесен Казанның 78 нче, аннан соң 15 нче мәктәбендә ачтык, – дип сөйли Гаптелхәмит Абдуллаҗанов. Ул бүләк иткән телевизион җайланма музей эшчәнлегендә мөмкинлекләрне тагын да арттырачак әле. 
«Экипаж – одна семья» халык ансамбленең чыгышы хәрби диңгез флоты белән бәйле рәвештә үзенчә-лекле тарих дәресен хәтерләтте. Концертны алып баручы Гаптелхәмит Абдуллаҗанов программаны флотка бәйле тарихны чагылдырырлык итеп төзегән. Әйтик, «Севастопольcкий вальс» җыры алдыннан Бөек Ватан сугышы чорындагы Севастополь оборонасын да, Россия флотының кыскача тарихын да, флотка, моряк тормышына кагылышлы мәзәкләрне дә искә төшереп үтте алып баручы. 
Гомумән, Саба районында хәрби-патриотик тәрбиягә зур әһәмият бирелә. Моннан 14 ел элек заманында Төньяк диңгез флотында хезмәт иткән һәм 30 ел дәвамында балаларга хәрби әзерлек дәресләре укыткан Илдус Усман улы Галиев һәм башка ветераннар катнашында запастагы хәрби диңгез флоты офицерлары һәм ветераннары оешмасы төзелә. Музей барлыкка килү дә әлеге оешма эшчәнлеге белән бәйле. Аны бүгенгәчә Иске Икшермә авылында гомер итүче Илдус әфәнде җитәкли. Музей турыдан-туры алар ярдәменә дә таяна алачак. 

АВЫЛ РАЙОНЫННАН ... МӘСКӘҮГӘ

Хәрби-патриотик тәрбияне спорттан башка күз алдына китереп булмый. Спорт дигәндә, сүз бу мәктәпкә күчкәнче, 12 ел буе сәләтле балалар мәктәбендә физкультура укыткан Ленар Вафин эшчәнлегенә барып төртелә. Узган бер ел эчендә район буенча барган бәйгеләрнең барысында да мәктәп беренче урыннарны яулаганлыгын белгәч, ирексездән: «Сез яңа мәктәпкә районның бөтен спортчыларын җыйдыгызмы әллә?» – дип сорап куйдым. Ленар әфәнде үзе:
– Юк инде. Без бөтен баланы спортка тартабыз да шул булганы белән эшлибез, – дисә дә аның артыннан яңа мәктәпкә күчүчеләр дә булмаган түгел. Булган. Укытучының моңа кадәр тәрбияләгән спортчы-укучылары да килеп кушылгач, нәтиҗәләр мактанырлык шул: алдагы уку елында физкультура буенча республика олимпиадасында 1 укучы җиңүче, 5 е призёр, төбәк этабында 1 укучы призёр, Россия буенча 5 е призёр дәрәҗәсенә менгән. Уңышларга педагогның үз шәхесе дә тәэсир итмичә калмый, дип уйларга кирәк. Спортның барлык төрләре белән шөгыльләнеп, көрәш буенча яшьләр арасында өч тапкыр республика чем-пионы, ирләр арасында өч тапкыр республика призёры булган Тимершык авылы егете укучыларын да җиңүгә рухландыра белә, димәк. Хәзер ул укучыларны физкультура буенча олимпиадага әзерләү белән мәшгуль.
– Олимпиада физкультураның бөтен төрләрен дә колачлый: теория, җиңел атлетика, гимнастика, баскетбол, футбол, волейбол һ.б. Россия ярышларына барганда, 5 укучым Татарстан командасы составына кертелеп, бише дә призёр булды,–дип шәрехли Ленар Ренат улы, диплом һәм кубокларын барлап. 
Соңгы алты ел эчендә аның укучылары, Россия күләмендә узган бәйгеләрне дә кертеп, 17 тапкыр мактаулы урын яулаган. Шуларның 4 е – җиңүче, 13 е призёр дәрәҗәсендә. 
Укучылар Россия күләмендәге спорт ярышларында урын алалар икән, бу инде балалар имтихансыз гына вузларга укырга керә дигән сүз. Бүгенге көндә Ленар Вафинның биш укучысы Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм дәүләт университетында стипендия алып укый. Узган ел бер спортчысы Патрис Лумумба исемендәге Халыклар дуслыгы университетына кергән. 
Балаларны төрле яклап үстереп, алга таба югары уку йортларына имтихансыз керерлек нәтиҗәләргә ирешүне максат итеп куйган укытучының алда тагын да югарырак уңышларга ирешәсе бәхәссез. 

ӘТИЛӘРГӘ – ӘНИЛӘР, ӘНИЛӘРГӘ – ӘТИЛӘР...

Бу мәктәптә уңыш казанганнарга бүләкне үзләре ясау мөмкинлеге дә бар. Бизәкле шкатулкаларның, автомобильләрнең ниндиләре генә юк киштәләрдә. Лазерлы станок алуга ирешкәннән соң, укучылар аларны технология дәресләрендә дә, түгәрәкләрдә дә ясыйлар. 
– Гаилә елы уңаеннан нигә әле боларны әти-әниләр белән бергәләп эшләмәскә соң, дигән фикер килде башыма. Сыйныф җитәкчеләре дә күтәреп алдылар, – ди Данис Нурислам улы. 
Уртак тырышлыкның нәтиҗәсе озак көттерми – әтиләр бәйрәменә бүләкне укучылар әниләре белән, ә инде 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көненә әтиләре белән бергәләп әзерләгәннәр. Ә дивар буйлап тезелеп киткән стеллаждагы эшләнмәләр үзе бер күргәзмә булырлык.


Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Яңалыклар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ