СЕПАРАЦИЯ
Психологиядә сепарация дип баланың әти-әнисеннән акрынлап ерагаюын, физик һәм психик яктан мөстәкыйльлеккә омтылуын атыйлар. Бүген исә мин бу мәсьәләгә әти-әни күзлегеннән карарга тәкъдим итәм.
Әһәмиятле чор
Баланың үсүен, мөстәкыйльлеген тану, бәгырь җимешеңне үзеңнән җибәрү өчен чын мәгънәсендә кыюлык кирәк. Сер түгел, бу сүз бездә аерылу, бушлык төшенчәләре белән тәңгәл, шуның белән сагайта да. Асылда исә сепарация – баланы үзеңнән җибәргән очракта да, аның белән янәшә калу ул. Бу табигый процесс бик әһәмиятле, ул аның үсешенә зур йогынты ясый. Әлеге чорны уңышлы үткән кешенең үз-үзенә ышанычы, мөстәкыйльлеге арта.
Татар халкында бу мәсьәләгә караш шактый каршылыклы. Халык авыз иҗатына, матур әдәбиятка, тарихка күз салсак та, моңа ачык мисаллар табарбыз. Элек әти-әни канаты астында яшәү, алардан аерылып чыгып китмәү еш таралган күренеш булса, вакыт узган саен бар да үзгәрә төште. Хәзер берничә гаилә бер йортта яшәве сирәк. Ә шулай да әти-әни фикереннән башка мөһим карарлар кабул итә алмаучы, үз-үзенә ышанмаучы кешеләрне еш очратабыз. Монда сүз һич тә әти-әнигә хөрмәт күрсәтмәү, аларны санга сукмау турында түгел. Фәкать баланың үз вакытында яшькә кагылышлы кризис чорларын дөрес үтүе, мөстәкыйль тормышка аяк атлавы турында.
Бер көнлек түгел
Ни өчен сепарация кебек каршылыклы процесс әти-әниләрне борчый соң? Кайчандыр олылар ярдәменнән башка бер нәрсә дә эшли алмаган нәни сабый көннәрдән бер көнне үсеп буйга җитә һәм үз мөстәкыйльлеген таләп итә башлый. Шушы урында әти-әни, элемтәне югалтудан куркып, «тезгеннәр»не тагын да ныграк тартырга, шул рәвешле эшне катлауландырырга мөмкин. Яисә, киресенчә, кирәгеннән артык ычкындырып та эшне бозып куюы бар. Бала тәрбияләү әнә шул алтын урталыкны табарга тырышудан гыйбарәт тә инде.
Сепарация күренешендә иң мөһиме – әти-әнидән акрын гына аерылу, мөстәкыйльлеккә, автономиягә ирешү. Аерылу күренеше кешенең әти-әни йортыннан китеп үз тормышын башлау вакытыннан түгел, ә күпкә иртәрәк, төгәлрәк әйтсәк, туганнан ук башлана. Беренче этапта без физик яктан аерылу кичерәбез, бу – туу процессы. Соңрак көнкүреш һәм шәхси бәйсезлек, алга таба, мәктәп яшеннән башлап, кыйммәтләр һәм финанс өлкәсендә аерылу чоры күзәтелә. Нәтиҗәдә без тормышыбыз өчен җаваплы олы кешегә әвереләбез. Димәк, сепарация бер көнлек процесс түгел.
Сепарация баскычлары
Туганнан алып 2 яшькә кадәр
Бу чорда бала олылар ярдәменнән башка басып торырга, йөрергә, кашык тотарга, сөйләшергә, нәрсәдер сорарга өйрәнә. Нәкъ менә шушы гамәлләрне, мөстәкыйльлеккә таба беренче адымнар дип атый алабыз.
3 яшьтән алып 7 яшькәчә чор
Өч яшьтә бала теләкләренең башкалар, шул исәптән әти-әнисенекенә туры килмәве белән очраша. Бүген һәр «үтүк»тән яңгыраган 3 яшьлек чор кризисы, сабыйның үзен аерым шәхес итеп тоярга омтылуы шушы була. Бу яшьтә ул мөмкинлекләренең чикләрен тикшерә башлый. Монда әти-әнигә баласының инициативасын, әгәр ул тормышына, сәламәтлегенә куркыныч янамый икән, хуплау кирәк. Әйе, әйтик, мыштырдап булса да киемен үзе кияргә җыенган кечкенә сабыйны көтү өчен түземлек кирәк. Шуңа еш кына бу эшне бала өчен үзебез эшләп куярга ашыгабыз. Ләкин нәкъ шушы гади генә гамәлләрдә аның мөстәкыйль киләчәге өчен мөһим нәрсәләргә нигез салына. Бу яшь аралыгы – баланың әнисеннән башка үзе генә нәрсә дә булса эшли алуын аңлый башлаган чор. Шушы вакытта ул үз яшьтәшләре белән аралашырга өйрәнә. Беренче тапкыр балалар бакчасына, аннары мәктәпкә бару да нәкъ менә бу вакытны колачлый.
7–11 яшь
Бу чорда сепарация процесслары җитезрәк бара яисә акрыная. Мисал өчен, бала үз даирәсендә дустанә булмаган мөнәсәбәт белән очрашса, аралашыр өчен дуслар таба алмаса, әти-әнисеннән башка мөстәкыйль адымнар ясарга атлыгып тормый. Әти-әниләр дә, бала турында кайгыртып, аның җаваплылыгын чикләргә мөмкин. Шуңа да бу яшьтә мәктәптә бирелгән өй эшләрен эшләү, үз бүлмәсен җыештыру, киемнәрен тәртипкә китерү, мәктәп сумкасын тутыру кебек вазифаларны баланың үз җаваплылыгына тапшырырга кирәк.
Үсмерлек чоры: 12–18 яшь
Бу – бала үсешендәге иң каршылыклы этапларның берсе. Яшүсмер үзенең әти-әнисеннән башка нәрсә эшли алуын тикшереп карый. Ул үзкыйммәтләр системасын булдыру нәтиҗәсендә әти-әнисеннән эмоциональ яктан да аерылырга омтыла. Еш кына олыларның фикерен кире кага, алар белән килешми. Әмма бу – яшүсмернең әти-әнисен кире кагуы түгел, киресенчә, үз-үзен эзләү процессы. Бу чорда 3 яшь чоры кризисындагы принциплар баш калкыта, димәк, яшүсмергә мөмкин булган ирекне бирергә кирәк. Шул ук вакытта әти-әни чикләрне дә билгеләргә тиеш.
Үзе сепарация процессын үтмәгән, ягъни үз әти-әнисеннән аерылмаган әти-әниләр өчен яшүсмер баласының бу чорда үз-үзен ничек тотуы гайре табигый хәл буларак кабул ителергә дә мөмкин. Шуңа күрә аңа алдан әзерләнү мөһим.
• Әгәр бала әти-әнисен әз вакытка да үзеннән җибәрергә курка, һәрвакыт борчыла торган булса, тора-бара аның яшьтәшләре белән аралашуында кыенлыклар күзәтелергә мөмкин.
• Әгәр әти-әни баласы янында булмаганда һәрвакыт борчыла, аның һәр адымын контрольдә тотарга тели, вакытын үзенә багышлаганга гаепләү хисләре туа, хәтта баланың мөстәкыйльлегенә үпкәли икән, бу билгеләр – сепарация процессының инде соңга калуына яки кискен башлануына ишарә.
Сепарация процессының матур үрнәген табигатьтә күзәтергә була. Кошлар, хайваннарның үз балаларын үстереп, әкренләп мөстәкыйль тормышка әзерләү үрнәкләрен күрәбез ич? Кеше дә – табигать баласы. Димәк, әлеге күренеш безне дә читләтеп үтми.
ГМ–КИҢӘШ
Дөрес сепарация өчен:
1. Гаиләдәге барлык кешеләрнең, шул исәптән баланың да, ничә яшьтә булуына карамастан, шәхси чикләрен хөрмәт итәргә. Бүлмәгә кергәндә, ишек шакып керүне гадәткә кертергә. Тора-бара без дә баладан шуны таләп итә алачакбыз. Шәхси көндәлекләрен, язышуларын укымагыз. Ышанычны бер тапкыр югалтканнан соң, кире кайтару авыр булачак.
2. Баланы мөстәкыйльлеге өчен мактарга онытмагыз. Яшенә күрә туры килгән җаваплылыкны бирегез. Кечкенәрәк чакта сезнең ярдәм белән үз уенчыкларын җыеп куярга өйрәнсә, үсә төшкәч, кибеткә барып азык-төлек алу, өйне җыештыру кебек эшләргә алыначак. Кием, түгәрәкләр, китаплар – бу өлкәдә баланың сайлау мөмкинлеге булырга тиеш. Аңа хаталанырга, үз тәҗрибәсендә өйрәнергә мөмкинлек бирегез.
3. Эмоциональ интеллектны үстерегез. Баланы үз хисләрен аңларга өйрәтегез. Бу алга таба аңа авыр ситуацияләрне мөстәкыйль рәвештә хәл итәргә ярдәм итәчәк.
4. Әти-әни йорты, аларның җылы кочагы бала өчен куркынычсыз бер утрау булырга тиешлеген онытмаска кирәк. Нинди генә очраклар булса да, ул киңәш, ярдәм, терәк эзләп, сезнең янга кайту мөмкинлеге булуын аңлап үсәргә тиеш.
5. Үзебезнең куркулар, тынычсызлык турында да уйлану урынлы. Бала тормышы белән генә яшәү, бөтен гомеребезне, вакытыбызны балага багышлау шулай ук дөрес түгел. Безгә бала тәрбияләүдән тыш күңелебезгә яткан шөгыль, кызыксынулар булдырырга кирәк. Янәшәсендә үз кызыксынулары, үз тормышы булган әти-әнисен күреп үскән бала сепарация процессын җиңелрәк үткәрә.
6. Безнең үз тормышыбыз, кызыксынуларыбыз булган кебек, баланың да үз дөньясы бар. Әйе, мисал өчен, ул без аңламый торган музыка юнәлеше белән кызыксынырга, башкача киенергә мөмкин. Каршылыкларга карамастан, баланың дөньясын кабул итәргә өйрәнергә кирәк. Аның кызыксынуларын хөрмәт итеп, сораулар бирү, битараф булмавыбыз аңа ышаныч кына өсти.
Сепарация процессы ул – әти-әни белән бала арасындагы бәйләнешнең никадәр дәрәҗәдә нык булуын күрсәтә торган күренешләрнең берсе. Баланы үз яныбыздан җибәреп, без аңа үсү, үзгәрү, уңышларга ирешү өчен канатлар куябыз, шуны онытмаска кирәк.
Фото: нейрочелтәр





Комментарийлар