Логотип Магариф уку
Цитата:

Табигать дәресләре

Җәй! Бу сүздә күпме кояш, ял һәм ирек бар! Мәктәптә укулар бетсә дә, тормыш дәресләрен җәйге уеннардан, хезмәттән һәм табигатьнең үзеннән алыр чак.

«Таш конфет, яфрак акча»

Резедә САФИНА,

Казан шәһәре Яңа Савин районының 145 нче балалар бакчасы тәрбиячесе:

– Бүген балаларның гап-гади табигать күренешләрен белмәве сагайта. Җәй – табигать дәресләре өчен менә дигән вакыт! Ял чорында кайда гына булсагыз да, балалар белән табигать күренешләрен күзәтегез, үзара бәйләнеше турында сөйләгез. Мәсәлән, күк йөзендә болытлар куера икән, димәк, озакламый яңгыр яварга мөмкин. Кояш һәм яңгыр үсемлекләрне, бакчадагы җиләк-җимешләрне туендыра, үстерә, дип, гап-гади мисаллар китерегез. Урманга сәяхәткә кузгалсагызмы? Димәк, баланы агач исемнәре белән таныштыру өчен мөмкинлек бу. Агач-куакларның кәүсәсе, ботаклары, тамыры, яфраклары турында сөйләгез, балага аларны күрсәтүен сорагыз. Үсемлекләрне чагыштырып, үзенчәлекләрен әйтсәгез, яшеллек дөньясы сабый өчен тагын да кызыклы булыр. Бала табигый әсбаплар белән уйнасын өчен, мохит тудырырга кирәк. Ташлар, җирдә яткан агач ботаклары, яфраклар, ком, балчык ярдәмендә әллә нинди кызыклы уеннар уйлап табарга була бит! Ботаклар ‒ кашык, ташлар  ботка яки конфет булсын ди, яфракларны кибетле уйнаганда, акча итеп тә кулланырга мөмкин. Фантазияне эшкә җигү, иҗади фикерләүне үстерү өчен шәп форсат.

Табигатьтә уйнау өчен дидактик уеннар:

 «Бу яфрак кайсы агачныкы?» уены. Кулыгызга берничә агач яки куак яфраклары алыгыз. Яфракка карап, бала агачның исемен әйтсен яки күрсәтсен. Киресенчә, агач буенча яфракны да танып уйнарга мөмкин.

«Төсләрне бергә җый» – бу уенда бер төстәге табигый предметларны аерым чиләк яки кәрзингә җыярга була. Бала аларны исендә дә калдырыр, төсләрне дә кабатлар.

«Мин әйткәнне эшлә» уены әйләнә-тирәдә ориентлашу өчен кулай. Балага яфрак яки башка предметны яссылык өстендә төрле юнәлештә күчерүен сорагыз: уңга, сулга, аска, өскә. Берничә предметны кулланып та уйнарга була. Мисалга, агач күркәсе, чәчәк, ташны төрле урынга куярга кушыгыз.

«Саннар дөньясы» – балага агач күркәләре, чәчәк, үсемлек, яфрак, ботакларын кулланып, бердән унга кадәр, аннары, киресенчә, уннан бергә кадәр санарга тәкъдим итегез. Бу предметлар аша саннар дөньясын үзләштерү аңа күбрәк ошар.

 

«Табында – җәй тәме»

Айзилә ВӘЛИУЛЛИНА,

нутрициолог:

– Балаларның җәйге туклануына кагылышлы иң беренче кагыйдә – су режимы. Су җитмәсә, организм җәйге эсседә кыза, аппетит кими, матдәләр алмашы бозыла, хәлсезлек күзәтелә. Бер килограмм авырлыкка  30 миллилитр су эчү норма булып санала. Балалар уйнаганда еш тирли, димәк, аларга су тагын да күбрәк кирәк дигән сүз. Савытларына лимон, лайм яки кыяр телеме салсагыз, үзенә күрә файдалы лимонад та килеп чыга. Газын чыгарып, шифалы судан мохито эчемлеге дә тәмле.

Җәен җиңелчәрәк ризыкларга өстенлек бирү яхшы, табын яшелчә, җиләк-җимешкә бай булсын. Чит ил җимешләренә караганда, үзебезнең бакча җиләкләренә өстенлек бирсәк әйбәтрәк. Аларда С витамины күп, әчелек җитәрлек микъдарда. Читтән кергән бакча җимешләренең составында фруктоза – шикәр шактый була. Җиләкле смузилар ясагыз. Кибет печеньеләрен, тәм-томнарын йорт ризыкларына алмаштырыгыз: алма бәлеше, җиләкле каймак пирогы, карлыганлы сыйлар – җәй тәме.

«Җәйге бакча» мохитосы

Кирәк булачак:

Кызыл карлыган яки кура җиләге – 300 грамм.

Лайм – 2 данә.

Мелисса үләне – 50 грамм.

Газлы шифалы (минераль) су – 1,5 литр.

Бозлы шакмаклар – тәменчә.

Шикәр комы яки пудрасы – 100 грамм, ансыз да мөмкин.

Эш тәртибе: җиләкләрне яхшылап юып, сөлге өстендә киптерәбез. Бер лаймны түгәрәкләп кисеп, икенчесеннән сок чыгарып, касәгә салабыз. Мелиссаны юабыз, бизәү өчен берничә данәне читкә алып куеп, калганын эре кисәкләргә турыйбыз. Җиләкләрнең ярты өлешен аерым савытка салып куябыз, өстенә шикәр комы (пудрасы) сибәбез, мелисса өстибез. Шул массага алдан әзерләп куелган лайм согын салып, агач кашык белән сытарга кирәк. Өстенә шифалы су өстибез һәм 30 минутка алып куябыз. Ул арада стаканнарга җиләкләр һәм боз шакмаклары салабыз. Ике катлы марля аша сөзгәч, мохито әзер.

 

«Сәламәтлек җәй көне ныгый»

Гөлчәчәк ГАРӘФЕТДИНОВА,

Казан шәһәре Совет районының 330 нчы балалар бакчасы шәфкать туташы:

– Җәйге ял – бала сәламәтлеген ныгыту, организмын чыныктыру өчен кулай вакыт. Бу максаттан көн режимын саклау, дөрес туклану, чисталык буенча санитар кагыйдәләрне үтәү мөһим.  

Кулларның чисталыгын кайгыртабыз. Ризыкка үрелгәндә, алар һәрвакыт юылган булсын. Шулай ук балаларга бакча түтәлләреннән, агач-куаклардан өзеп алынган яшелчә, җиләк-җимешне дә яхшылап юарга кирәклеген искәртегез. Моның өчен агып торучы су яки кайнаррак суны да файдаланырга була. Җәйге эсседә бала организмының суга ихтыяҗы арта, әмма ул чиста яки кайнатылган булырга тиеш. Бу – ашказаны һәм эчәк авыруларын кисәтү өчен төп шарт. Ашказаны-эчәк авыруларыннан һәм аш-судан агулануның беренче билгеләре: күңел болгану, косу, эч авырту, эч китү, хәлсезләнү, баш авырту, тәннең температурасы күтәрелү, хәтта аңны да югалту булырга мөмкин. Шундый билгеләр сизелгәндә, кичекмәстән «Ашыгыч ярдәм» чакыртырга кирәк.

Һәр көн иртә һәм кичен өйне җилләтергә гадәтләнегез. Эссе көнне, кояш бүлмәне кыздырмасын өчен, тәрәзәләрне калын пәрдәләр белән каплагыз. Бу вакытта кечерәк яшьтәге балаларга көндез йоклап алу файдага гына булыр – ял режимын саклыйбыз.

Җәй – урамда уйнау, җәяүле яки велосипедлы сәяхәтләр өчен менә дигән вакыт. Һава ванналарының сәгатьләрен көн саен озайтыгыз, ә менә эссе көннәрдә аларны кыскарту яхшырак булыр. Төшке аш вакытыннан алып көндезге өчкә кадәр кояшта бөтенләй йөрмәү хәерле.

Баланың киеме табигый тукымалардан булсын. Эссе сугудан саклану өчен, уңайлы баш киеме булу бик мөһим. Урманга, җиләк аланнарына барганда, тәнне каплаган өс киеме, аякка резин итек кию кирәк.

Балалар уйный торган җиргә карата игътибарлы булырга киңәш итәм. Очлы, үткен, ватык предметларны алып куярга кирәк. Шик уята торган ят әйберләр күрү белән, олыларны чакыру мөһимлеген, шулай ук тирә-якта үскән агулы үләннәр, гөмбәләр турында да аңлатыгыз.

Җәй вакытында җәрәхәтләнү куркынычы арта – бу очракта иң элек яраны чиста су белән юдырырга, водород перекисе яки хлоргексидин эремәсе белән чистартырга була. Яра тирән икән, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

«Гыйлем алырга онытмыйк»

Гөлнара КОСТИНИНА,

Казан шәһәре Һади Такташ исемендәге 27 нче гимназиянең башлангыч сыйныф укытучысы:

– Җәйге ял мавыктыргыч инде ул, өч ай дәвамында ел буе укыганнар да онытылып китәргә мөмкин. Мондый хәлгә калмас өчен, түбәндәге кызыклы һәм файдалы шөгыльләрне үзегезгә теркәп куегыз. Авыр булмаган бу уен-күнегүләр мәктәпне сагынырга бер сәбәп тә булыр әле.

«Сәяхәтчеләр дөньясы» – мөгаен, җәйге ялда балагыз берәр кая ял итәргә барадыр. Бу авыл, шәһәр, җәйге лагерь, ерак җирләр, күз күрмәгән илләр дә булырга мөмкин. Аңа шушы җирлекнең картасын ясарга һәм анда кызыклы урыннарны билгеләргә тәкъдим итегез. Алар хакында тулырак өйрәнеп, сезгә экскурсия үткәрүен сорагыз. Сәяхәттән тәэсирләрне рәсем итеп тә ясап барырга була. Әйләнә-тирә, география дәресләрен кабатлауның үзенчәлекле алымы булыр бу.

«Иҗат атнасы» – бу уенны күпләр балачакта уйнарга яраткандыр. Балагызга киләчәктәге үзенә сәлам хаты язарга тәкъдим итегез һәм аны буш шешә эченә салып, күмеп куярга кушыгыз. Вакыт үткәч, эзләп алынган табылдык үзенә күрә бер күңелле сюрприз булыр.

Җәй дәвамында иң истә калган вакыйгаларны бала рәсем итеп теркәп барса, соңрак алардан тулы бер күргәзмә оештырырга һәм җәйне сагынып искә алырга мөмкин. Бу шөгыль язу һәм фантазияне арттырырга ярдәм итәр.

«Саннар дөньясы»нда математиканы искә төшерик. Биек йортларның катларын, почмакларын, биналар эчендәге баскычларны, тауга менгәндә, адымнарны санау – моннан үзе бер «чемпионат» оештырып булыр иде. Авыл йортлары үзе үк геометрия дәреслеге кебек, аларга карап, мәсьәләләр уйлап табарга була. Бакча җиләкләрен җыйганда, авырлык үлчәмнәрен кабатлагыз, кызыклы ярышлар оештырырга иренмәгез. Баланы кибеткә банк картасы белән түгел, кулына чын акча тоттырып, тәм-том алырга җибәрегез әле – математиканың никадәр файдалы фән икәнлеген бер баруда төшенеп кайтыр ул.

«Маҗаралы китаплар» – каникул вакытында китап уку – еш кына мәктәп таләбе. Бу шөгыльне кызыклы итү өчен китапларның җәй турында, маҗаралы сәяхәтләргә бай булганнарын сайлагыз. Шул китап буенча хәзинә эзләргә, соңрак берничә бала белән кызыклы комикс, хәтта кечкенә генә спектакль яки концерт та оештырырга мөмкин бит.

«Фәнни ачышлар» – кул астындагы гап-гади әсбаплардан чын фәнни экспериментлар ясарга була. Мәсәлән, чәчәкнең төсен үзгәртү өчен, аның ботагын астан кисеп алабыз. Суга бераз гына ашамлык буягычы салабыз да бер тәүлек буе шул суда тотабыз. Тылсым бит! Содадан вулкан, лимон согыннан үтәкүренмәле каләм ясау кебек кызыклы һәм мавыктыргыч экспериментлар турында да онытмагыз.

Һава торышын күзәтеп, махсус көндәлек тә алып барырга мөмкин. Шулай ук яфраклардан гербарийлар төзү – еллар белән сыналган кызыклы шөгыль. Соңрак бу яфракларны кулланып, көзге кул эше дә ясарга була.

Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ