Тамчыгөл: «Сәнгать аша телгә өйрәтәм»
«Сим, сим», «Йолдызлы җыр», «Кызыл карлар» кебек җырлары белән татар эстрадасында популярлык казанган җырчы Тамчыгөл сәхнәдән юкка чыгуын тамашачылар сизеп алгандыр. «Кая югалды?» дип кызыксынучы укучыларыбыз өчен Тамчыгөл Камаева эстрадада карьера төзүгә караганда, балаларга белем бирү омтылышы көчлерәк булуы турында сөйләде.
Кыңгырау – мәктәпнең символы
Тамчыгөл Камаева «Адымнар» полилингваль комплексында музыка укытучысы булып бишенче елын эшли. Мәктәпкә килеп кергәч, күңелне җилкендереп, ягымлы көй ишетелә. Баксаң, Тамчыгөлнең үзе иҗат иткән «Адымнар» җырыннан бер өзекне мәктәп кыңгыравы итеп сайлаганнар икән. Мәктәпнең символына әверелгән музыка балаларны дәрескә чакыра, дәрес тәмамланганын кисәтә. Сүзләрен әнисе иҗат иткән.
Балалар мөнәҗәтне белми
Совет мәктәбендә укыган балалар яхшы хәтерли: хәзерге музыка дәресе ул вакытларда җыр дәресе дип атала иде. Замана музыка дәресләре башка хәзер: теориясе дә, вокалы да, ноталар да өйрәтелә.
Педагог буларак, Тамчыгөл Наилевна «музыка дәресе – җиңел фәннәрдән» дигән фикер белән килешми. Аның сүзләренчә, ул җырлауга гына нигезләнеп калмый, ә көнкүрешкә, киләчәккә, җәмгыятькә карата күзаллауны системалаштырырга ярдәм итә. Замана баласы нинди музыкага тартыла соң? XVII гасырга караган музыка, Бах, Моцарт, Шопен иҗаты аларга кызыкмы?
– Дәреснең яртысы теория белән үтә. Аннары тавышны ачу, сулыш алу күнекмәләрен узабыз, – ди мөгаллимә. – Балаларга чит ил, рус, татар музыкасын тыңлау аша гына түгел, тарих белән бәйләп аңлатырга тырышам. Әйтик, XVII гасырда музыка, кешеләрнең күзаллавы нинди булган? Бай фольклорыбыз, халык җырлары, мөнәҗәтләр, бәетләребез күп. Күп балалар мөнәҗәтнең нәрсә икәнен белми. Дәресләрдә бәет белән мөнәҗәтләрнең аермасын да өйрәнәбез. Интерактив тактада һәр дәрескә презентация эшләргә тырышам, – ди ул, музыка дәресләренең нечкәлекләренә тукталып.
Беренче сыйныфтан алып җиденче сыйныф укучыларына музыка укыту –һөнәр осталыгын күрсәтү генә түгел, зур җаваплылык та.
– Башлангыч сыйныфлар белән дәресләр бик кызык үтә. Беренче елны эшкә килгәндә, балаларның татарча җырларга теләкләре юк иде. Әмма татарча җырламаган, тел белмәгән балага татар җырын өйрәтү бик кыен. Алар бит русча, инглизчә җырларга өйрәнеп килә. Иң элек татар җырларына төрле уен методлары белән кызыксыну уятырга тырышам. Мисал өчен, балалар «Кәрия-Зәкәрия» җырын яратып җырлый. Нәрсә соң ул Кәрия, ә нәрсә ул Зәкәрия дип сорыйлар. Җырны бию хәрәкәтләре белән дә башкарабыз. Шунысы сөендерә: бүген инде татар җырларын канатланып башкаралар, – ди мөгаллимә.
Күптән түгел балалар белән «Әссәламегаләйкем» җырын өйрәнгәннәр. Шуннан соң кайберләре дәрестә шулай дип тә исәнләшә башлаган.
«Татарча җырламаган, телне белмәгән балага татар җырын өйрәтүе кыен».
Бишек җырлары тәрбияли
Музыка укытучысының төп теләге – балаларга татар телен сәнгать аша өйрәтү.
– Әби-бабаларыбызның көнкүрешен, нәрсә белән шөгыльләнгәнен җырлар аша аңларга өйрәнәбез, халык җырларында аларның тормышы чагыла бит, – ди Тамчыгөл Камаева. – Укучылар белән балалар җырларын, бишек җырларын, бәетләр, мөнәҗәтләр тыңлыйбыз. «Балачак җыры» дигән бик матур китапларны да дәрестә кулланам. Мөмкинлекләр күп булгач, балаларның ихтыяҗлары да арта.
«Адымнар»да үткән музыка дәресләрендә балаларның яшенә карап заманча, ретро җырлар да читтә калмый. Укучылар рэп, рок жанрлары белән дә таныша, китап көйләрен дә яратып тыңлый.
Конкурста катнашыргамы, юкмы?
Балалар өчен музыкаль бәйгеләр дә җитәрлек. Укытучы фикеренчә, конкурслар балада ышаныч тәрбияли. Сәхнәдә күбрәк җырлаган саен кыюлык арта, комплекслар, кысынкылык кими. «Шулай да гел җиңүне генә максат итеп куярга ярамый. Призлы урын алмаса, баланың күңеле төшә. Конкурсларда барысына да дипломнар биргәнне хуплыйм. Һәр бала белән индивидуаль эш алып барам. Кайберләренә чараларда катнашу, киресенчә, стресс кына бирергә мөмкин. Шуңа күрә, иң элек, әти-әниләр белән киңәшләшәм. Балада кыенсыну сизсәм, мәктәп сәхнәсеннән башларга киңәш итәм.
Укытучыны шул да борчый: «Кайбер ата-ана баласын көчләп диярлек бәйгеләрдә катнаштыра. «Конкурс» дигән сүз белән куркытырга ярамый. «Әйдә, без дә чыгыш ясыйбыз, матур күлмәк алабыз, бүләк алабыз», – дип, бәлки, шундый юл аша баланың күңеленә юл табу дөресрәк булыр. Бала ничек кенә чыгыш ясамасын, аңа һәрвакыт «Булдырдың!» дип хупларга да онытмаска кирәк. Сыйныфта бала туксан процент сәләтен ачып җырлый, ә сәхнәдә бит ул аның яртысын да күрсәтмәскә мөмкин. Каушау, курку күп очракта аяк чала торган фактор ул, хәтта паника дәрәҗәсенә җитәргә дә мөмкин. Шулай да була: үзләрен иркен тоткан балалар, киресенчә, тора-бара йомылалар. Конкурсларга мәҗбүриләмим, – ди Тамчыгөл Наилевна.
Беренче планда – балалар
«Иҗатка вакытыгыз каламы?» дигән сорауга Тамчыгөл әнә шулай дип җавап бирде. «Җырларга чакырсалар катнашам, төрле концертларда чыгыш ясыйм, киноларга төшәм», – ди ул. Татар фильмнарында уйнавы режиссёр Нурания Җамалиның «Адымнар»да укытучылар белән спектакльләр куярга килгәч, танышудан башланган. «Кайтаваз»да (2007) – Ләйсән, «Кияү балакай»да (2009) – Рәхсәнә, «Кайда син»дә (2021) – Энҗе, «Яланаяклы кыз»да Мәрфуга рольләрен башкара.
Тамчыгөлнең сәхнә уңышлары: «Яңа татар җыры» (2021) – II урын; Вафирә Гыйззәтуллина исемендәге республикакүләм бәйге (2023) – I урын; «Гәүһәр» фестивалендә (2024) җиңүче укытучыларның берсе.
Таңсылу Габидуллина тексты
Фотолар Тамчыгөл Камаеваның шәхси архивыннан
Комментарийлар