Логотип Магариф уку
Цитата:

Тимгел

Бала тәненә тимгелләр чыкмый тормый. Бер ишләре чисталык сакламаганнан булса, икенчеләре җитди авыру турында кисәтергә мөмкин. Сүзебез төрле-төрле тимгелләр турында.

Тимгел төрләре

Үскән саен бала тәненә күптөрле тимгелләр чыга. Әни кеше аларны бер караштан билгели дә алмас, ә менә табиблар иң элек тимгелләрнең нинди булуына игътибар итә. Мисал өчен, алар тап сыман булырга мөмкин, еш кына бу – йогышлы чирләр яки тиренең ярсуы билгесе. Төен яки папулалар – зур булмаган тыгыз тимгелләр, боларын без бөҗәкләр тешләгәннән соң яки аллергия нәтиҗәсе буларак күрәбез. Кайбер тимгелләр эченә су җыелып торган куыкны хәтерләтә: җил чәчәге яки герпес вакытында нәкъ менә шундый алар. Пустулалар бактерияле инфекцияләр булганда күзәтелә. Аеруча уяулык сорый торган тимгел төрләренә петехия һәм пурпура кебекләре керә. Өстенә басканда төсен үзгәртми торган мондый тимгелләр чыкса, кичекмәстән табибка күренү мөһим – алар җитди авыру билгесе була ала.

Нигә һәм кайда?

Еш кына тимгелләр вируслы яки бактерияле инфекцияләр сәбәпле чыга. Мисалга, җил чәчәге, чәчәк, кызамык, скарлатина һәм балаларда очрый торган йогышлы экзантемалар да шул рәттән.

Кечкенә балаларда тимгелләр артык тирләү нәтиҗәсендә яки дымлы һава йогынтысында булырга мөмкин. Шулай ук ризыкка, даруга, көнкүреш әсбапларга аллергия дә моңа сәбәпче була ала.

Тимгелләрнең чыгу урыны аның төренә карый: әйтик, инфекциялеләре бөтен тәнне камап алырга мөмкин, аллергия сәбәпле чыкканнары еш кына биттә, кулларда яки корсакта пәйда була. Тирләү сәбәпле күзәтелгән тимгелләр кием кысып торган урыннарда барлыкка килә. 

 

Йогышлы чирләр сәбәпле

Вируслар нәтиҗәсендә чыккан тимгелләр – таплар, төеннәр яки куыклар  – 1–2 көн эчендә бөтен тәнне баса ала (җил чәчәге яки кызамыкны гына искә алыйк). Энтеровирус инфекцияләре вакытында куыклар тәндә генә түгел, хәтта авыз эчендә, уч төбендә һәм табан астында пәйда була (аны кул-аяк-авыз чире дип тә йөртәләр). Бактерияле инфекцияләргә килгәндә, мисалга, скарлатина вак төртке булып чыга, ә импетиго атамалысы эренле тимгелләре белән танылган. Йогышлы чирләр сәбәпле барлыкка килгән башка төрле тимгелләрнең башы паразитларга һәм гөмбәләргә тоташа – әйтик, корчаңгы төнлә борчый, кычыта. Кандидоз яки кыркучы тимрәү (стригущий лишай) булганда да шушы хәл күзәтелә.

 

Аллергияле тимгелләр

Сәбәпләре инфекция булмаганда, еш кына тимгелләр чыганагы аллергия булырга мөмкин. Кычыткан, атопик яки контактлы дерматит – шундыйлардан. Мондый тимгелләр күзәтелгәндә тәнгә кычыта торган таплар, кабырчык яки куыклар чыга. Сабыйлар тирләгәндә үтәкүренмәле яки ал төстәге куыклар да инфекцияле булмаган тимгелләр рәтеннән. Яңа туган сабыйларда токсик эритема яки милиум кебек яхшы сыйфатлы тимгелләр очрый, алар үз вакыты белән юкка чыгалар.

 

Чисталык кагыйдәсе

Еш кына бала тәнендәге тимгелләр шәхси гигиена кагыйдәләрен сакламаганнан килеп чыга. Аеруча кечкенә балаларда тән тиресе гел дымлы булса, җилләмәсә, сирәк юындырсалар, киемнәре вакытында алыштырылмаса, тән җыерчыклары арасында тимгелләр барлыкка килә. Пычрак куллар аша тәнгә импетиго атлы эренле тимгелләр китереп чыгаручы авыру, гөмбәле чир кертү куркынычы бар. Хәзер бик еш кулланыла торган подгузниклар сабыйның тәнен корытырга, нәтиҗәдә нәфис тире ярсып, анда шул сәбәпле дә тимгелләр чыгарга мөмкин.

 

Табибка!

Тимгелләр чыгу белән баланың тән температурасы күтәрелсә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итү мөһим. Шулай ук күзгә күренеп сүлпәнәйсә, су эчүдән баш тартса, йөзендә, иреннәрендә шешенү билгеләре күзәтелсә, тыны кысылса, яки тәненә чыккан тимгелләр басып карау белән төсен үзгәртмәгәндә, хастаханәгә барырга кирәк. Тимгелләр бик тиз таралган очракта, каты кычытканда яки дару кабул иткәннән соң чыкса, шулай ук табибка күренү зарур. Белгеч тирене тикшергәннән соң, туклану, тәнне тәрбияләү ысуллары, элемтәләр, яшәү урынын үзгәртеп тору кебек факторларга ачыклык кертер. Гадәттә, диагнозны беренче күренүдә үк куялар. Әмма махсус анализлар таләп ителгән очраклар да аз түгел. Мисал өчен, гомуми кан анализы, кыру, чәчү, аллергиягә сынаулар үткәрелергә мөмкин.

 

Дәвалау

Һәр очрак шәхси. Иң элек сәбәбен ачыкларга кирәк. Бактериаль инфекцияләр вакытында антибиотиклар кулланыла, тимгелләр йогышлы чир йогынтысында чыкса, баланың халәтен күзәтеп тору һәм тәрбия кирәк. Аллергиядән чыккан тапларга антигистамин дарулар һәм шул ук тән тиресен дөрес тәрбияләү дә ярдәм итә ала. Әгәр тимгелләр аллергия сәбәпле чыккан икән, әлеге ысуллар ярдәмендә аллерген да юкка чыгарга мөмкин. Ялкынсынган дерматитны махсус мазь яки кремнар белән дәвалыйлар. Баланың тәненә чыккан билгесез тапларны үзлегеңнән дәвалау аның хәлен авырайтырга гына мөмкин икәнлеген дә истән чыгармаска кирәк.

 

Профилактика

Профилактиканың нигезе – даими рәвештә гигиена кагыйдәләрен саклау: юыну, тәнне сулата торган, уңайлы кием кию. Тән тиресен тәрбияләү максатыннан аллергия чыгармый торган, иссез чаралар кулланырга киңәш итәм. Уенчыкларны, көнкүреш әсбапларны чиста тотыгыз, тәндәге тырналган, яралы урыннарны вакытында карап, чарасын күрегез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ