Логотип Магариф уку
Цитата:

Тукай – үз-үзебезне аңлау ысулы

Татар халкының рухи тарихында һәр чорның үзгә, кабатланмас рухи «баганалары» була. Чорлар узган саен, алар белән ара ерагаймый, киресенчә, якыная гына. Һәр яңа дәвердә яңадан ачыла баручы шәхесләрнең берсе – Габдулла Тукай. Ул – татар әдәбиятының гына түгел, милләтнең тарихи хәтере, мәдәни коды, милли үзаңы формалашуында хәлиткеч урын тоткан рухи күренеш. Шуңа күрә аның исеменә бәйле һәр зур фәнни җыен ул гадәти юбилей чарасына гына кайтып калмый, ә милләтнең үзе турында уйлануы, үзенең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән сөйләшүенә дә әверелә.

Күргәзмәдән башланган аралашу

Татарстан Фәннәр академиясендә Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган «Габдулла Тукай. Дәүләт сәясәте һәм иҗтимагый инициативалар контекстында коммеморатив практика» дип аталган халыкара конференция булып узды. М. Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты оештырган бу фәнни форумда шагыйрь мирасы турында фикер алышудан тыш, милли хәтерне ничек сакларга, бөек шәхесне ничек яңача аңлатырга, яшь буынга Тукайны ничек «тере» итеп кайтарырга кирәклеге турында да сүз барды.

Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук Төркия, Үзбәкстан, Казахстан, Кыргызстаннан килгән тарихчылар, филологлар, музей хезмәткәрләре, сәнгать белгечләре, язучылар, җәмәгать эшлеклеләре – барлыгы йөздән артык катнашучы – Тукай шәхесе тирәсендә фикер туплады. Берәүләр залда утырды, икенчеләре читтән торып кушылды. Әмма фикер уртаклыгы, теманың әһәмияте, күтәрелгән мәсьәләләрнең тирәнлеге чараны чын мәгънәсендә киң колачлы интеллектуаль вакыйга дәрәҗәсенә күтәрде.

Конференциягә килгән кунакларны иң элек Габдулла Тукай истәлегенә багышланган күргәзмә каршы алды. Бу күргәзмә гадәти экспозиция генә түгел, ә фәнни сөйләшүнең беренче визуаль тексты иде. Экспонатлар, документлар, образлар, Тукайны хәтердә саклауның төрле формалары бер урында тупланып, төп сорауны куя кебек: без Тукайны ничек хәтерлибез һәм ничек хәтерләргә тиешбез?

Күргәзмә белән дә, пленар утырыш белән дә Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Эльмира Галимова таныштырды һәм алып барды. Аның чыгышында фәнни төгәллек белән мәдәни җаваплылыкның табигый кушылуы әлеге чараның тулаем рухын билгеләде. Тукайга багышланган конференциянең үзәгендә шәхес культы түгел, ә мәдәни хәтернең фәнни нигезе куелырга тиешлеген галимә Эльмира Галимова бик төгәл сиздерде.

Алдан ук аңлашылганча, конференциядә Тукайны бары тик шагыйрь буларак кына түгел, ә дәүләт сәясәте, җәмәгать хәтере, мәдәни мохит, милли тәрбия, тел тарихы һәм заманча интерпретацияләр үзәгендә торган символ итеп карыйлар.

 

Тукай сәхнәдән керде

Конференциянең пленар утырышы Татарстанның атказанган артисты Эмиль Талиповның Тукай образындагы чыгышы белән ачылды. Зал өчен бу гадәти пролог кына булмады. Тукай бу юлы үзе килеп кергән кебек тоелды һәм чарага символик мәгънә өстәде.

Тукай турында сөйләшүне драматик образ белән башлап җибәрү үзе үк зур мәгънәгә ия: без Тукайны архивта гына түгел, сәхнәдә, тере сүздә, заманча сәнгатьтә дә еш күрергә тиеш.

Шагыйрьнең 140 еллыгы уңаеннан оештырылган чараларга җитди старт биргән фәнни җыенда катнашучыларны республика җитәкчелеге исеменнән ТР Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. Аның чыгышында иң элек дәүләт карашы, әмма коры рәсмилек түгел, ә Тукайның милләт өчен асыл әһәмиятен аңлаган сәяси җаваплылык сизелде.

Фәрит Мөхәммәтшин Тукайның 140 еллыгы алдыннан мондый зур фәнни җыенның үтүен «символик мәгънәгә һәм зур әһәмияткә ия» дип бәяләде. Аның сүзләрендә Тукайны искә алуның юбилей формальлеге генә түгел, ә дәүләт тарафыннан танылган рухи бурыч та икәнлеге ачык яңгырады.

Ул билгеләп узганча, Тукай – татар мәдәниятен үстерүнең төп юнәлешләрен билгеләгән шәхес. Аның иҗаты үткән белән бүгенгене генә түгел, бүгенгене киләчәк белән дә тоташтыра. Шуңа күрә республикада Тукай исемен мәңгеләштерү буенча эш системалы рәвештә алып барыла:

– барлык муниципаль районнарда истәлекле чаралар үтә;

– күргәзмәләр, шигырь уку кичәләре, социаль челтәрләрдә акцияләр оештырыла;

– Туган тел көнендә Татарстан Республикасы Рәисе тарафыннан Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе тапшырыла;

– шагыйрьгә бәйле объектларда реставрация эшләре бара;

– Россиядә генә түгел, аннан читтә дә яңа һәйкәлләр куела.

Фәрит Мөхәммәтшинның чыгышы конференциягә бик мөһим планка куйды: Тукайны хәтердә саклау мәдәни инициативалар эше генә түгел, ул – дәүләт идеологиясе, тарихи хәтер сәясәте, милли үзаңны саклауның да бер өлеше.

 

Ирада Әюпова: «Тукайны постаментта гына калдырырга ярамый»

Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпованың тулаем саф татар телендә чыгыш ясавы сокландырды. Бу чыгыш пленар утырышның иң концептуаль һәм заманча яңгыраган фикерләреннән берсе булгандыр. Ул Тукайны әдәбият дәреслегендәге «мәңгеләштерелгән рәсем» итеп кенә түгел, ә тере, хәрәкәттәге, яшьләргә якын, кадерле бер образ итеп аңларга чакырды.

Министр сүзләренчә, Тукай  – татар әдәбияты тарихының бер өлеше генә түгел. Ул – милли үзаңның төп символларыннан берсе, татар теленең, мәдәниятенең һәм әхлакый терәкнең җанлы чыганагы. Бу фикернең үзәгендә бик әһәмиятле мәсьәлә ята: Тукай турында сөйләшү бер шагыйрь турында гәпләшүгә генә кайтып калмыйча, милләтнең рухи капиталын ничек формалаштыру һәм аны киләчәк буыннарга ничек тапшыру турында сөйләшүгә әйләнергә тиеш.

Ирада Әюпова Тукайның күпсанлы сәнгать төрләрендәге чагылышын искә алды:

– әсәрләре буенча спектакльләр куела;

– «Шагыйрь мәхәббәте» операсы, «Шүрәле» балеты сәхнәдә яши;

– аның тормышы һәм иҗаты мотивлары буенча картиналар, скульптуралар тудырыла;

– Тукай төрле телләрдә яңгырый, төрки дөньяның рухи маягы булып кала.

Ләкин министр чыгышының иң истә кала торган урыны Тукай образын яңача уку тәкъдиме булды. Аның әйтүенчә, без еш кына Тукайны дәреслекләрдәге бер калыпка салынган сурәттә генә күрәбез: түбәтәйле, җитди костюмлы, рәсми шагыйрь. Әмма кара түгәрәк күзлектәге егет тә бит Тукай! Ул да – модага ияргән, вакыт агышын тойган, хәтта бүгенге тел белән әйткәндә, протест белдерергә дә көче җиткән яшь кеше. Бу фикернең тирән мәгънәсе бар.

Тукайны зур постаментка куеп, аңа бары тик ерактан гына карап торсак, без аны яшьләрдән ерагайтабыз. Әгәр дә аның образын җанландырабыз, каршылыкларын, терелеген, яшьлек темпераментын күрсәтәбез икән, ул яңа буын өчен үз героена әйләнәчәк.

 

Министр Ирада Әюпова Тукайны коммеморацияләүнең, ягъни истәлек сәясәтенең, яңа эстетикасын тәкъдим итте: «Тукай мирасын саклыйбыз дисәк, без дә яңа технологияләргә мөрәҗәгать итәргә бурычлыбыз. Шул исәптән бабаларыбыз элек кулланган блокчейн технологиясенә дә. Бу парадоксаль яңгырый, әлбәттә. Нәрсә ул блокчейн? Ул – блоклар чылбыры. Һәр буын үз күчермәсен саклый торган, төрле урыннарга бүленгән саклау ысулы бу. Бабаларыбыз бу алымны кулланган: әйтик, кулъязмаларны күчереп язганнар, кулдан кулга, мәдрәсәдән мәдрәсәгә тапшырып саклаганнар. Алар саклануның шарты даими хәрәкәт икәнен яхшы аңлаганнар. Мирас сандыкка бикләнеп кенә саклана алмый, аның иң тук орлыкларын барлап, уңдырышлы туфракка чәчәргә кирәк».

 

Тукай иҗаты – үз заманының энциклопедиясе

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулланың чыгышы публицистик үткенлеге, әдәби темпераменты, тарихи масштабта фикер йөртүе белән аерылып торды. Аның сүзләрендә Тукайга карата фәнни хөрмәт кенә түгел, ә тере иҗатчыга мөнәсәбәт, эчке бәхәс, рухи якынлык сизелде.

Ркаил Зәйдулла Тукайны тар әдәби кысаларга кертеп булмавын ачык әйтте. Аның фикеренчә, Тукай – татар тормышында кагылмаган өлкәсе калмаган бер шәхес. Каядыр «шылт» иткән тавыш ишетелсә дә, Тукай аңа мөнәсәбәт белдергән – шигырь аша булсын, публицистика аша булсын. Ул редакцияләрдә эшләгән, җәмгыятьнең йөрәк тибешен ишеткән, сәяси һәм мәдәни процессларның үзәгендә торган. Шуңа күрә Ркаил Зәйдулла бик төгәл итеп болай ди: «Аның мәҗмугалары шул заманның энциклопедиясе кебек».

Бу гыйбарә конференциянең иң көчле тезисларының берсе булды. Чыннан да, Тукайны бары тик шигъри классик итеп кенә укып булмый. Аның иҗаты тулы бер чорның:

– милли үзаңы,

– сәяси борчулары,

– рухи эзләнүләре,

– тел көрәше,

– мәдәни каршылыклары,

– милләт язмышы турында бәхәсләре җыелган зур интеллектуаль мәйдан.

Ркаил Зәйдулла Тукайның бүген дә гаҗәеп актуаль булуына тукталды. Аның сүзләренчә, Тукай әсәрләрен хәзер укыганда да, бүгенге мөнәсәбәтләр, бүгенге вазгыять, бүгенге куркынычлар турында язылган кебек тоела. Бу – Тукайның күрәзәчелеге генә түгел, ә милләтнең хәлиткеч мәсьәләләре озак вакытлар дәвамында үзгәрмичә килүе турында да уйланырга мәҗбүр итә.

Язучылар берлеге рәисе тагын бер мөһим мәсьәләне күтәрде: Тукайны аңлар өчен, аның мохитен белергә кирәк. Ул Тукай тирәсендәге фикердәшләр, бәхәсләр, замандашлар, әдәби һәм сәяси контекст турында бүгенге иҗатчыларның җитәрлек белмәвенә борчылуын әйтте. «Тукай йолдызлыгы» конкурсына килгән әсәрләрдә шул киңлекнең җитеп бетмәве дә шуны күрсәткән.

Бу сүзләр бүгенге татар гуманитар мохитенә җитди сигнал булып яңгырады: Тукайны өйрәнү – Тукайның үзен генә түгел, аның чорының бөтен интеллектуаль мохитен өйрәнү дә.

Шулай ук Ркаил Зәйдулла 140 еллыкка багышланган конкрет планнар белән дә уртаклашты:

– Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән берлектә алты телдә дүрт китап әзерләү;

– Тукайның дини карашларына багышланган фәнни җыентык чыгару;

– «Шүрәле»нең яңа русча тәрҗемәсен бастыру (тәрҗемәчесе – Айдар Хөсәенов);

– әсәрнең кырымтатарча басмасын чыгару (тәрҗемәчесе – Диләрә Усманова);

– июнь уртасында Тукайга багышланган Халыкара шигърият фестивале үткәрү.

Бу планнар Тукайны хәтердә саклауның символик формалары белән генә чикләнмәвен, ә реаль нәшрият, тәрҗемә, фестиваль, фәнни эшчәнлеккә әверелүен күрсәтә.

 

Тукай нәфис фильмга лаек

Татарстан Фәннәр академиясе президенты, профессор Рифкать Миңнеханов чыгышы конференциянең стратегик фикерләү юнәлешен аеруча ачык күрсәтте. Ул Тукайны инде күптән мәдәни үзәккә, хәтта кыйблага әйләнгән исем буларак бәяләде.

Аның фикеренчә, Тукайның әдәби мирасы бер гасырдан артык татар халкының милли аңын һәм милли кодын формалаштыруда гаять зур урын алып тора. Бу сүзләр очраклы түгел: бүген Тукай – мәктәп программасындагы автор гына түгел, ә татарның үз-үзен аңлау формулаларының берсе.

Рифкать Миңнеханов шулай ук Тукайны хәтердә саклауның дәүләт идеологиясе белән бәйле булуын да ассызыклады. Аны мәңгеләштерү 1913 елдан ук башланып, Совет чорында системалы төс алган. Монументаль пропаганда, һәйкәлләр, киң җәмәгатьчелектә Тукай образын визуаль рәвештә ныгыту – болар барысы да озак вакытлы мәдәни сәясәт нәтиҗәсе.

Ләкин аның чыгышындагы иң яңгырашлы тәкъдим Тукай турында нәфис фильм төшерү идеясе булды. «Хәзер Мәрҗани турындагы фильм эшләнеп бетеп килә. Мәрҗани – бик зур шәхес. Тукай да шундый ук нәфис фильмга лаек», – диде Рифкать Миңнеханов үз чыгышында.

Бу фикер залда узышлый гына әйтелгән җөмлә кебек яңгыраса да, әлеге сүздә зур мәдәни стратегия ята. Тукай турында кино эшләү ул:

– яшь буын өчен яңа визуаль код;

– мәктәп белән сәнгать арасындагы күпер;

– Тукайны киң җәмәгатьчелеккә яңача кайтару мөмкинлеге;

– татар мәдәниятенең үз геройларын заманча экран теле белән сөйләтү омтылышы.

Рифкать Миңнеханов тагын бер әһәмиятле тәкъдим белән чыкты:

«Тукайның 150 еллыгына махсус Тукай медале булдырырга кирәк».

 

Тукай сүзлеге, яңа томлыклар, елъязма

Конференциянең фәнни юнәлеше аеруча ачык чагылган чыгышларның берсе – филология фәннәре докторы, Россия Фәннәр академиясе академигы Александр Куделинныкы булды. Аның сүзләре Тукайны өйрәнүдә киләчәккә караган фундаменталь бурычларны билгеләде.

Куделин Тукайны заманча татар телен барлыкка китерүчеләрнең берсе дип атады. Бу – бик зур бәя, чөнки сүз шагыйрьнең матур язуы турында гына түгел, ә телне үзгәртүе, аны яңа тарихи этапка чыгаруы турында бара.

Ул Тукайның баштагы әсәрләренең иске татар телендә – гарәп, фарсы, төрек алынмалары белән катлаулырак яңгыравын, ә аннары шагыйрьнең 3–4 ел эчендә үз телен үзгәртеп, халыкка якынайганын искә төшерде. Бу күзәтү үзе үк Тукайның тел реформаторы буларак ролен күрсәтә.

Куделин берничә әһәмиятле фәнни бурычны аерып әйтте:

1. Тукай әсәрләренең яңа академик басмалары

2011–2016 елларда чыккан 6 томлык зур казаныш булса да, фән тукталмый. Яңа тикшеренүләр, яңа документлар, яңа аңлатмалар барлыкка килә. Димәк, киләчәктә тулыландырылган яңа томлыклар турында уйларга кирәк.

2. «Тукай энциклопедиясе»нең яңа басмасы

2016 елда чыккан «Тукай энциклопедиясе» – әһәмиятле фәнни вакыйга. Әмма вакыт үтү белән мондый хезмәтләр дә яңартылырга тиеш. Димәк, тулыландырылган яңа басма кирәк.

3. Тукайның тормышы һәм иҗаты елъязмасы

А. Куделин С. Есенин буенча эшләнгән күптомлык «Летопись жизни и творчества» хезмәтен мисал итеп китерде һәм татар галимнәренә Тукай буенча да шундый хезмәт булдыру теләген җиткерде. Бу тәкъдимнең әһәмияте бәяләп бетергесез: Тукайның 27 еллык кыска гомере эчендә башкарган гаять зур эшен көнләп, еллап, текстлар һәм документлар белән системалаштыру – киләчәк буыннар өчен төп фәнни нигез булыр иде.

4. «Тукай теле сүзлеге»

Бәлки, конференциянең иң фундаменталь фәнни тәкъдиме шушыдыр. Куделин «Пушкин теле сүзлеге» мисалында Тукайның да шундый сүзлеген төзү мөмкинлеген әйтте. Бу сүзлеккә Тукай кулланган барлык сүзләр, аларның мәгънәләре, цитаталар, кулланылыш контекстлары керергә тиеш.

Әйе, бу – гаять катлаулы эш. Әмма мондый хезмәт татар филологиясенең дәрәҗәсен бөтенләй башка, яңача биеклеккә күтәрә алыр иде.

 

Тукай – берләштерүче күпер

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин үз чыгышында Тукай иҗатының вакытка бәйле булмавын һәм аның бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмавын билгеләде. «Габдулла Тукай ул – халкыбызның горурлыгы, халкыбызның тавышы. Аның иҗаты гуманизм белән сугарылган, туган телгә, туган илгә булган мәхәббәте хәзерге вакытта да, элеккеге заман белән хәзерге заманны бәйләп торучы бер зур илаһи, көчле фундамент, күпер булып тора. Һәм ул күпер халык белән безнең дәүләтебезне бәйли, якынайта», – диде мәгариф министры.

Илсур Һадиуллин Татарстанның Арча, Әтнә, Мөслим районнарында, Казан шәһәрендә, шулай ук Пермь крае, Ульяновск, Әстерхан өлкәләрендә һәм Удмуртиядә шагыйрь исеме белән аталган мәгариф оешмалары эшләвен искә төшерде. Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында Тукай иҗатын өйрәнү юбилей көннәрендә генә түгел, ә ел дәвамында системалы рәвештә алып барылуына да тукталды.

Ул, 2026 елның Халыклар бердәмлеге елы булуын искәртеп, Тукай мирасының милләтара дуслыкны һәм татулыкны ныгытудагы роле дә зур булуын искәртте.

Конференциянең бөтен эчтәлеге табигый рәвештә мәгариф системасына барып тоташа. Чөнки Тукайны яңача аңлату, яшьләргә якынайту, «дәреслек калыбыннан» чыгарып, тере шәхес итеп күрсәтү – боларның барысы да мәктәп, укытучы, дәреслек, тәрбия эше белән турыдан-туры бәйле.

Әгәр бу сөйләшүләр, чыннан да, гамәлгә ашарга тиеш икән, аларның иң мөһим адресаты – мәктәп баласы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы, тәрбияче, мәгариф мохите.

Тукай турында нәфис фильм төшерелсә – ул мәктәпкә киләчәк.

«Тукай теле сүзлеге» төзелсә – ул укытучының өстәленә куелачак. Яңа академик басмалар чыкса – алар дәреслекләргә тәэсир итәчәк. Тукайны тере, яшь, катлаулы шәхес итеп аңлату концепциясе кабул ителсә – ул дәрестәге Тукай образын үзгәртәчәк.

Шагыйрьнең 140 еллыгы уңаеннан узган конференциядә М. Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты әзерләгән «Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе» һәм «Габдулла Тукай: биобиблиографик күрсәткеч» дигән яңа басмалар да тәкъдим ителде.

Пленар утырышта филология һәм тарих фәннәре докторлары, Татарстанның Санкт-Петербургтагы, Свердловск өлкәсендәге даими вәкилләре, шулай ук Татарстан белән Башкортстаннан сәнгать эшлеклеләре чыгыш ясады. Сәнгать белеме кандидаты, Башкортстан һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай һәм С.Юлаев исемендәге премияләр лауреаты, профессор Идрис Газиев «ХХ гасыр башы граммофон язмаларында Габдулла Тукай әсәрләрен расшифровкалау һәм реконструкцияләү» доклады белән аудиоархивларны саклап калуга һәм интерпретацияләүгә яңа карашын тәкъдим итте.

Чыгышлардан күренгәнчә, Тукай – үткәндә генә калган классик түгел. Ул – бүген дә эшли торган милли ресурс. Татарстан Фәннәр академиясендә узган бу конференция нәкъ менә шушы хакыйкатьне тагын бер кат искәртте:

Тукай безнең әдәбият кына түгел. Тукай – безнең үз-үзебезне аңлау ысулы!

Әгәр шушы сөйләшүләрдән соң, чыннан да, Тукай турында фильм туса, әгәр «Тукай теле сүзлеге» әзерләнә башланса, әгәр энциклопедиянең яңа басмасы әзерләнсә, әгәр мәктәптәге Тукай образы яңача сулыш алса, димәк, бу конференция бер көнлек вакыйга булып калмаячак. Ул милләтнең мәдәни хәтерендә яңа бер этапның башы булып истә калачак.

Бу конференциядән чыкканда, мөгаен, һәркемнең күңелендә бер сорау калгандыр: без Тукайны саклыйбызмы, әллә Тукай аша үзебезне саклыйбызмы?..

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ