Зиннуровларның гаилә моделе
Зөлфәт Зиннуров – мәктәп елларыннан күз алдында: телевидение, радио, чараларда алып баручы, шоумен егетне халыкчанлыгы, ихлас елмаюы, җанлы юмор хисе өчен яраталар. Күптән түгел генә Татарстанның атказанган артисты исеме дә бирелде үзенә. Шаян ТВ каналындагы «Әти һәм мин» тапшыруы аша олы кызлары Зәлияне дә таныйбыз. Калганнар ни белән мәшгуль икән? Бүген без Гөлназ белән Зөлфәт Зиннуровлар гаиләсендә кунакта.
Әти – баш
Гөлназ – Чаллы кызы: «Шәһәрдә туып үссәм дә, җәй буе абый белән икәү авылда тәрбияләнгән балалар без. 40 сутый җирдә эшләп, бәпкәләр үстерешеп, әби белән догалар өйрәнеп килә идек. Кияүгә чыккач, каенанам да: «Шәһәр баласы димәссең сине!» – диде». Үсмер чагыннан актив, популяр Саба егете Зөлфәт күпме кызларның төн йокысын качырган бер мәлдә, Гөлназы белән кавышып куюларын фанатлар аңламый да кала. «Беренчел мәлдә фанат кызлары тиз генә тынычланмадылар әле, – ди Гөлназ. – Зөлфәт көнләшергә сәбәп бирмәде анысы, ләкин рәхәт булмады инде. Андый мәшәкатьләрне күңелгә якын алмасаң гына ерып чыгып була».
Танышу белән өйләнү арасында ярты елга да тулмый. «Тиз тотты Гөлназ, абайлап алганда, кулда балдак иде инде», – дип шаярта Зөлфәт. Гаилә корып яши башлауларына да 15 ел булган. «Әгәр дә балалар булмаса, 15 ел эчендә әллә кайчан аерылышып беткән булыр идек, – ди уенын-чынын бергә кушып гаилә башлыгы. – Ярату юк, балалар хакына гына яшәү дигән сүз түгел бу. Бала ул игътибарыңны башка җиргә юнәлтә, син гел хәрәкәттә. Бер-беребезне «сүтеп-җыеп утырырга» вакыт та калмый. Син ир һәм хатын гына түгел инде, әти һәм әни вазифасы алга чыга».
Бала тәрбиясендә төп принциплары – бер сүздә булу һәм әти сүзеннән узмау. Берең сүккәндә, икенчең килешмәсә дә, киресен эшләргә ярамый инде.
Төрле гаиләләрдә үссәләр дә, икесенә дә әтине зурлау кагыйдәсе сеңдерелгән. Зөлфәтнең әтисен – 21 ел Саба районы мәгариф бүлеген җитәкләгән Россия Федерациясенең һәм Татарстанның атказанган укытучысы Шамил Зиннур улы Зиннуровны – республиканың мәгариф даирәсендә белмәүчеләр сирәктер.
Зөлфәт белән истәлекләрне барлыйбыз: «Әти әле дә төшкә керә. Авыр булды... Декабрь аенда әти белән мунча кердек. Өйләнәсеңме, юкмы, ди. Әти үзе 27 яшь тулуга өйләнгән. Миңа ноябрьдә 27 тулды, декабрьдә шушы сөйләшү булды. Гыйнварда китеп тә барды... Үлгән елында ук өйләндем. Кызганыч, туйны күрә алмыйча калды. Аның белән мунчада ачылып сөйләшә идек. Беркайчан бала-чага итеп күрмәде, гел зурлар белән сөйләшкән кебек сөйләште. Миннән сүз алуы кыен булса да, аңа ачылмый мөмкин түгел, планнарны сөйли идем, киңәшен биреп куя иде. Сеңлем Алия әтиемә охшаган, ул да шулай күңелгә юл таба белә, кызларыбызның да серләрен белеп тора».
Йорт эшләре – мәҗбүри
Өйдә эш бүленеше юк. Кызлары кайчан үсеп, кул арасына керерләр икән дип хыялланган хуҗабикә шөкер итә бүген. Ике катлы йорт, өстәвенә подвалны да гел тәртиптә тотасы. Өчесенә – өч кат. Өй җыештыру, идән юу, табак-савыт юуга әтиләре бөтенләй катнашмый – кызлар бар бит! Аның каравы гаилә башлыгының аш бүлмәсенә пешерергә керүенә барысы да куана. Әтиләре бик тәмле пешерә, аеруча ишегалдында учакта әзерләүне ярата.
– Минем әти борчак ашын бик тәмле пешерә иде, шуның өстенә ризыкны җылы сүзләр белән өстәлгә чыгаруы, сыйлавы бик матур иде. Элек шашлыкны да елга бер-ике генә ашый идек бит, анысы да сарык итеннән. Әти шуны әзерләгәндә, итне бертөрле кисәкләргә кисеп, эмаль чиләккә салып, карлыган яфраклары, борыч, күп итеп суган, уксус сибеп бастырып куя. Аннан утын ягып, күмер төшкәнен көтеп, төтенне җилпи-җилпи кыздыра, күзлекләре парланып бетә. Ул шашлыкның тәмлелеге! Күптән түгел генә нәкъ аның кебек итеп кәҗә итеннән шашлык кыздырдык әле – балачакның шул мизгелләре искә төште. Алай да аш-суга һәвәслегем гаиләдән килми.
Студент чакта тулай торакта пешерә башладым. Бәрәңге кыздыра идек. Табада бәрәңге чүмәкәй итеп өелсә дә, асты да көйми, өсте дә пешә. Табаны өстәл уртасына куябыз. Ипи кисәбез. Ашаганда бер кеше сөйләшми, чөнки такылдап утырсаң калмый. Иң тәмле әйбер шул. Аннары эксперимент ясап карадым: 3,50 сумлык тиз пешә торган токмачны Ленин бакчасындагы ларёктан алып, шулпага саласың, бәрәңге турыйсың, шуңа әле томатлы килька саласың... Пешереп карагыз, димим, ул чакта шулкадәр тәмле була иде. Күп аралашам, сәфәрләр дә күп, табигатьтә кем нәрсә пешерүе кызык, парлама пешерергә өйрәндем. Торба эчендә майсыз гына пешә торган ризык ул, минем визит карточкама әйләнде, – дип «тәмләп» сөйләде гаилә башлыгы.
Балалар өчен йорт эшләре мәҗбүри. Без өйрәтмәсәк, кем өйрәтер, дигән фикердә әти-әниләре. Гади нәсыйхәт кенә үтми икән, үсмерләрне үчекли башлыйлар, җыештырылмаган бүлмәңне фотога төшереп куйыйм әле, булачак егетеңә күрсәтермен, янәсе.
«Үпкәләп елама»
Зиннуровлар гаиләсендә өч бала үсә. Олы кызлары Зәлиягә – 14, Зифага – 9, төпчекләре Рәхимгә 3 яшь. Исемнәрен әтиләре сайлый. 2 нче татар гимназиясенең балалар бакчасында, белем йортында тәрбияләнә алар. Татар телендә аралашу да мәҗбүри. Балалар белә: русчага күчсәләр, аларга әти-әниләре җавап бирмәячәк, «Нәрсә сөйлисең соң син?» дип аңламаганга салышып, үзәкләренә үтәчәк.
Зәлияне күпләр «Татар кызчыгы» бәйгесенең иң беренче җиңүчесе (тугыз ел элек!) итеп тә хәтерли булыр. Шуннан бирле әтисе белән бәйгенең алыштыргысыз алып баручылары алар. «Каз каурыеннан май канаты бәйләргә өйрәнеп калдык, – дип искә ала әнисе Гөлназ. – Ул бәйгедә катнашсаң, бала гына түгел, алар белән үзең дә әллә никадәр һөнәр үзләштерәсең».
Әтиләре балачагында бер ел баянга йөреп, сольфеджиога сабырлыгы җитмичә, музыка мәктәбен ташласа, Зәлия исә эшен җиренә җиткерә, җаваплылыгы бар. Флейта, синтезатор уен коралларын үзләштерә, вокал белән шөгыльләнә.
Зифа әнисе Гөлназ кебек бию белән мавыгып ала, хәзер исә апасы белән бассейнга йөри. Әниләре, теш табибы булып эшләсә дә, заманында хореография белән шөгыльләнүен сагынып искә ала, кыз балага нәфислек һәм төз гәүдә өчен файдасын әйтеп бетерә алмый. Әмма әтиләре башка фикердә. «Балаларның концертларда сәхнә артында, Сабантуй кебек урамдагы чараларда никадәр интегүен күреп, кызларымны бу өлкәгә җибәрергә теләмәдем», – ди ул. Әтинең сүзеннән чыктым юк. Кечкенәләре Рәхимнең әле рәхәтләнеп уйнар чагы. «Туган көненә беренче тапкыр пазл алып бирдек. Тынлык берзаман. Карасак, мәш килеп җыя. Ошатканын күреп, хәзер әтисе элементлары күбрәклене ала», – ди әнисе.
Әтиләре таләпчән: «Үсмерләренең холык үзгәрә башлады. Кайчакта нык кына ачуланам да елыйлар. Сорыйм: үпкәләп елыйсыңмы, әллә үзеңнең дөрес түгеллегеңне аңлап, гарьләнеп елыйсыңмы? Ни өчен шелтә эләккәнне аңладыңмы, дип кат-кат сорыйм. Үпкәләре калырга тиеш түгел. Иң яратмаганым – ялган. Моны бөтенесе белә. Ялган өчен каты сөйләшү».
Уйга калырлык: хәзер китап укырга яратучы үсмерләргә гаҗәпләнеп карыйбыз. Ә Зәлия китап укый икән. Кечерәк чакта күбрәк татарча укыса, хәзер рус телендә детективларны үз итә. «Татар телендә кызыклы детектив табып бирә алганым юк әле, – ди Зөлфәт. – Язмышка бәйләнгән елак әсәрләр белән башын катырасым килми. Китап буенча яши башлавың ихтимал. Шуңа күрә сайларга кирәк. Детектив баш миен селкетә».
Ябык дәүләт
Ике якны да тигез күрә Зиннуровлар. Дәү әни-дәү әтиләрнең роле нинди: тәрбиялиме, иркәлиме, дигән соравыма: «Кысылмасалар бик әйбәт», – дип шаярталар. Бабайлары Фәрит оныкларын акча белән мотивацияли. Төрле бәйге-ярышларда җиңү яулыйсың икән, кесәң калынаясын көт тә тор, һәр урынның бәясе расланган. Әнә шул рәвешле «эшләп алган», туган көннәргә җыелган акчаларын җыеп, кызлар үзләренә квадроцикл сатып алганнар. Әти-әниләре исә җиңелрәк карый: җиңсәләр мактый, җиңелсәләр «иң мөһиме катнашу», ди. Акчаны да ир тапкан – гаиләнеке, хатынныкы – үзенеке, дип көлешәләр.
Зиннуровлар гаиләсе – ябык дәүләт. Бу тәртипне дә әтиләре кертә. Олыларны юк-бар мәшәкать белән борчу тыела. «Гаиләдән бер сүз чыгарга да, керергә дә тиеш түгел. Өйләнешкән елларда ике як әниләргә дә Гөлназ бар зарын сөйли иде, бу гадәтне туктаттым. Син ул зарың белән ни телисең? Олы кешегә борчу-мәшәкать өстисең, ә мәсьәлә хәл ителми. Тукта, малаен йә киявен сүксен әле дисәң дә, ир белән хатын дуслаша, ә бит ананың күңелендә кала».
«Бер-береңә яраклашу, үзгәрү, өйрәнү – гомер буена барадыр инде ул», – ди Гөлназ. «Кем юлны күбрәк куя, дуслашуга беренче адымны кем ясый?» – дип сорыйм. Гөлназ: «Мин ешрак юл куеп дәшми калам», – дип җавап кайтара. Бу урында Зөлфәт дәшми калмый: «Ул шулай дип саный. Һәм әле шуннан соң икенче бәхәс туарга мөмкин: нишләп соң әле гел мин юл куям, дигән». Тагын көлешәбез. Әйтәсе килгәнне шулай турыдан, гади генә итеп уенга салып сөйләшү – үзе бер модель, мөгаен. Зиннуровларча модель.
Аида Камалова фотолары





Комментарийлар