Логотип Магариф уку
Цитата:

Нигә без аларга иярергә тиеш әле? Алар безгә иярсен!

Хәзер кайбер эстрада җырчыларыбыз, бигрәк тә хатын-кызлар, сәхнә киемнәренә талымсыз, артык чишенеп ташладылар. Андыйларга карап Аллаһы Тәгаләдән курыксалар болай эшләмәсләр иде дип кенә әйтергә кала....

Хәзер кайбер эстрада җырчыларыбыз, бигрәк тә хатын-кызлар, сәхнә киемнәренә талымсыз, артык чишенеп ташладылар. Андыйларга карап Аллаһы Тәгаләдән курыксалар болай эшләмәсләр иде дип кенә әйтергә кала. Алар Пәйгамбәребез (с.г.с.)нең: «Ярымшәрә хатын-кызлар җәннәткә керү түгел, аның исен дә татымаячак» дигән хәдисен онытмасыннар иде.


Шактый еллар элек танылган артисткабыз Зөлфирә Зарипова үзенең бер әңгәмәсендә: «Яшь чагымда сәнгать белән кешене тәрбияләп була дип уйлый идем. Соңыннан аңладым: алай гына тәрбияләп булмый икән», - дигән иде. Ул чакта аның бу сүзләренә бик гаҗәпләнгән идем. Ничек инде алай?! Мин үзем дә сәнгатьне тәрбия чарасы иткән кеше бит. Ике баламны ияртә идем дә йә театрга, йә концертка китә идек. Иренмәдек, мәдәният йортларына еш йөрдек. Укытучылар да ата-аналар җыелышларында: «Балаларыгызны тәртипле итеп үстерәсегез килсә, әдәбият-сәнгать дөньясыннан аермагыз» дип әйтеп торды.


Балаларымның тәртипле булуын күреп “мин дөрес эшлим” дип сөенә идем. Хәзер кызым да, улым да: «Әни, театр-концертларга йөрүнең бик зур файдасы булган, без туган телебезне өйрәнеп калдык», - диләр. Шәһәрдә үсеп, рус мәктәбен тәмамласалар да, ике телне дә бертигез дәрәҗәдә беләләр, моңа үзләре дә бик шат.


Әмма хәзер «кешене сәнгать тәрбияли» дигән фикерем какшады. Артистларыбыз үзләре какшатты аны. Бер мөселман ханым: «Нишләмәк кирәк, хәзер сәнгать гаурәткә әйләнеп бара шул» дип офтанган иде. Бәлки катырак әйтелгәндер, әмма бу сүзләрдә хаклык бар.


Минем дә артисткаларыбызга: «Бөтенләй чишенеп бетә яздыгыз бит, киенегез әле әзрәк» дип әйтәсем килә. Сезнең ялангачлыкны хәтта сабыйлар да сизә. Беркөнне «Яңа гасыр» каналыннан татарча концерт карап утыручы 6 яшьлек оныгым: «Әби, боларның кайсы чәчен әйбәт тарамаган, кайсы киенергә оныткан», - дип көлдерде. Чит ил артистлары бөтенләй чишенгән әле дияр кайберәүләр. Ә менә безнекеләргә киенәсе иде! Оригиналь, хәтта көнбатыш үзе бездән үрнәк алырлык итеп. Нигә без аларга иярергә тиеш әле? Алар безгә иярсен! Кыскасы, милли киемнәребезне киегез әле, җырчылар. Сәхнәгә кабат миллилекне кайтарыгыз!


Мәсхүдә ГАЛИМОВА,


Казан



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ