Логотип Магариф уку
Цитата:

Никахлашу тантаналары «Казан» Гаилә үзәгеннән «Казан ярминкәсенә» күчерелә

1 апрельдән 1 августка кадәр «Казан» гаилә үзәгендә үткәрелергә тиешле никахлашу тантаналары «Казан ярминкәсе» күргәзмәләр үзәгенең төп бинасында узачак. «Казан» һәм аның территориясе футбол буенча дө...

1 апрельдән 1 августка кадәр «Казан» гаилә үзәгендә үткәрелергә тиешле никахлашу тантаналары «Казан ярминкәсе» күргәзмәләр үзәгенең төп бинасында узачак. 


«Казан» һәм аның территориясе футбол буенча дөнья чемпионаты-2018 уздыруда файдаланылу белән бәйле.


Гаилә үзәге территориясендә чемпионат вакытында Fun Fest FIFA җанатарлар фестивале узачак. Биредә төрле активлык зоналары урын алачак, матчларны тапшыру өчен экран куелачак, Казанның һәм Татарстанның иң яхшы иҗат коллективлары чыгыш ясаячак. Фестивальгә керү бушлай – анда 40 мең кеше катнашыр, дип көтелә. Моннан кала, «Казан» Гаилә үзәге бинасында чемпионатка әзерләнү һәм уздыру вакытында медиа үзәк, фестиваль белән идарә итү һәм волонтерлык үзәге эшләячәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ