Өченче ноябрьдән мәктәп укучыларының көзге каникулы башлана

2014 елның 3 ноябреннән республика мәктәп укучыларының көзге каникулы башлана. Каникул 9 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Билгеле булганча, 2014-2015 уку елына балаларга аларның тормышын һәм сәламәтлеген саклардай ял оештыру өчен шартлар тудыру, каникуллар вакытында укучылар өчен үткәрелә торган чараларның бердәм планын гамәлгә ашыру максатыннан, шулай ук әти-әниләрнең күпсанлы сораулары буенча Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан каникулларның бердәм вакыты тәкъдим ителгән иде.

Закон буенча, каникуллар үткәрү вакыты турында карар кабул итү хокукы — аерым мәктәп администрацияләре карамагында. Шулай да күпчелек ата-аналар республиканың барлык мәктәпләрендә дә каникулларның бер вакытта булуы балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә кулай дип саный.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.

Добавить комментарий