«Олимпиадада катнашучыларның яртысы диярлек дипломнарга ия булды»

РЕСПУБЛИКАДА ТАТАР ТЕЛЕННӘН ИҢ БЕЛЕМЛЕ УКУЧЫЛАРНЫ АЧЫКЛАУГА ҺӘР ЕЛ САЕН ЯҢАЛЫКЛАР КЕРТЕЛӘ БАРА. ОЕШТЫРУЧЫЛАР БЫЕЛГЫ ОЛИМПИАДА НӘТИҖӘЛӘРЕН НИЧЕК БӘЯЛӘДЕ, АЛГА ТАБА НИНДИ ҮЗГӘРЕШЛӘР КӨТӘСЕ? БУ ХАКТА ТР МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫНЫҢ МИЛЛИ МӘГАРИФ ИДАРӘСЕ БАШЛЫГЫ ФЛЕРА СӘГЫЙТЬ КЫЗЫ СӘЙФУЛЛИНА БЕЛӘН ӘҢГӘМӘ КОРДЫК.

‒ Флера Сәгыйтовна,  республикада сәләтле балаларны барлау, алар белән эшләү тиешле югарылыкта алып барыла. Шушы юнәлештәге төп эшләрнең берсе – олимпиадалар үткәрү. Татар теленнән уздырыла торган олимпиадалар турында гомуми күзаллау булдырып, 2014 елда ачылган «олимпиада үзәге»нең шушы юнәлештәге эшчәнлеге турында сөйләп китсәгез иде.

Әйе, республикабызда предмет олимпиадалары хәрәкәте бик киң җәелдерелгән. Олимпиадаларның төп максаты һәм бурычлары − укучыларда танып-белү эшчәнлегенә кызыксыну уяту, сәләтле һәм талантлы балаларны ачыклау, алар белән эшләү тәҗрибәсе туплау.

2015–2016 уку елында татар теленнән олимпиадалар, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының боерыгы (№ 249, 17.03.2015) нигезендә кертелгән үзгәрешләр исәпкә алынган боерык (№ 1252, 18.11.2013) белән расланган укучыларның бөтенроссия олимпиадасын үткәрү тәртибе кысаларында өч этапта уздырылды. Һәр этаптагы олимпиада хәрәкәте ТР МһФ министрлыгы боерыклары һәм үткәрү тәртибе нигезләмәләрее кысаларында (№ под–9237/15, 2.09.2015 – мәктәп этабы; № под – 9402/15, 9.10.2015 – муниципаль этап; № под. – 9871/15, 29.12.2015 – региональ (республика) этап) оештырылды.

2014 елда Республика олимпиада үзәге ачылды. Ләкин бу олимпиадалар бары тик шушы елдан башлап кына үткәрелә башлады дигән сүз түгел. Бөтенроссия олимпиадаларының республика этабы даими үткәрелә килде һәм бу эш гомуми рәвештә алып барыла иде. Олимпиада үзәгенең төп вазыйфасы − республика олимпиадаларын үткәрү, сәләтле укучыларны бөтенроссия олимпиадасына әзерләү һәм нәтиҗәлелекне тәэмин итү. Республикабыз президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов 23 нче май көнне Кремльдә бөтенросссия олимпиадаларының йомгаклау этапларында җиңгән һәм призлы урыннар алган укучыларны бүләкләү тантанасында Республика олимпиада үзәген ачу карарын кабул итүнең дөреслеген һәм шуңа бәйле олимпиада хәрәкәтенә күпсанлы укучыларны тарту мөмкинчелеге булдырылуын билгеләп үтте.

‒ 2016 елда татар теленнән уздырылган олимпиадаларга, 2014 (IX–XI), 2015 (VII–XI) еллардан аермалы буларак, сигез сыйныф (IV–XI) укучылары җәлеп ителде. Бу төр яңалык кертелүнең сәбәп-мотив һәм максатларына тукталып узсагыз иде.

Күп еллар дәвамында татар теленнән олимиадалар IX−XI сыйныф укучылары өчен уздырыла килде. Билгеле бер үзгәрешләр, башлыча, түбәнрәк сыйныф укучыларын җәлеп итү, 2015 елдан кертелде: IV сыйныфлар мәктәп этабында гына катнашты, ә муниципаль һәм республика этаплары VII−XI сыйныф укучылары катнашында үтте. Дөрес, төп предметлардан, әйтик, математика, рус телләре буенча, укучыларны IV сыйныфтан олимпиада хәрәкәтенә җәлеп итү берничә ел бара инде.

Гомумән, олимпиадаларга предметларга карап төрлечә якын киленә. Мәсәлән, татар әдәбиятыннан – VII–XI, татар халкы тарихыннан VIII–XI сыйныф укучылары тартылды. 2016 елда төп үзгәреш бары тик татар теле предметына гына (әдәбияттан юк) кагылышлы булды: олимпиадалар һәр өч этапта IV–XI сыйныф укучылары арасында үткәрелде. Бу яңалыкның төп максаты – талантлы балаларны кече яшьтән тәрбияләү, аларны конкурентлыкка сәләтле итеп үстерү һәм тел мохитенә ныграк тарту.

Интеллектуаль гомумфикерләүгә, логикага корылган биремнәрне үтәү балаларны яшьтән чарлый. Дөрес, башлангыч сыйныф укучыларын республика этабына чакыруга бәйле күпмедер дәрәҗәдә шик катыш курку да бар иде, ләкин ул уңай тәҗрибә буларак танылды. Укучылар җитди якын килделәр, ахырдан, ирешкән уңышларына, алган диплом, сертификатларына шатланып, алга таба да катнашу теләкләрен белдереп, горурланып кайтып киттеләр. Шулай ук башлангыч сыйныфларда татар теленнән тиешле югарылыкта белем бирүче укытучыларыбыз өчен республика аренасына чыгу мөмкинчелеге барлыкка килү дә – мөһим момент.

‒ Олимпиадаларның муниципаль этаплары тәмамланганнан соң, сәләтле укучылар республика олимпиадасына үтми, ә сайлап алына. Соңгы ике елда бу процесс республикүләм рейтингны билгеләүгә бәйле башкарыла, ягъни район экспертлары куйган баллар буенча белемле балалар компьютер ярдәмендә сайлап алына икән. Нәтиҗәдә, эшләрне бәяләүгә объектив, гадел килгән райондагы кайбер укучылар үтми калырга мөмкин.

Олимпиадаларга карата «объектив», «субъектив» сүзләрен куллану дөрес түгел, минемчә. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының төп күрсәтмәсе – олимпиадаларның һәр этабында объективлыкны тәэмин итү. 2015-2016 уку елында олимпиадаларны үткәрү Бөтенроссия нигезләмәләренә таянып башкарылды. Алдагы елларда районнардан һәр сыйныф буенча I−II урыннарны алучылар чакырып китерелсә, быел республика этабына укучылар республикакүләм рейтинг буенча сайлап алынды.

Олимпиаданың муниципаль этабында ук рейтинг төзелә. Күрсәткечләр республика олимпиада үзәгенә җибәрелә. Аларга нигезләнеп, республикакүләм рейтинг формалаштырыла.

Әйтик, татар мәктәпләренең IV сыйныфларына бәйле 10 бала республикабызның 45 районында катнашкан 1000 укучы арасыннан иң югары баллар буенча компьютер ярдәмендә сайлап алынды. Муниципаль этапта жюриларның гадел эшләве бик мөһим. Бу безгә сәләтле балаларыбызны барлау мөмкинлеген бирәчәк. Олимпиада хәрәкәте юнәлешендә районнарның эшчәнлеге ике аспектта бәяләнә: республикакүләм олимпиадада катнашкан укучыларның саны һәм аларның күрсәткән нәтиҗәләре.

Быел, олимпиадаларның республика этабы тәмамланганнан соң, кайбер районнарда эшләрне арттырып бәяләү очраклары күзәтелде. Районнан республика рейтингына югары балл язып җибәрелә, шуңа бәйле укучы сайлап алына, ләкин нәтиҗәдә көтелгән уңышка ирешә алмый. Узган ел белән чагыштырганда, мондый очраклар шактыйга кимеде.

Олимпиадалар тәмамланганнан соң, өч ел рәттән уздырылып килә торган йомгаклау конференциясендә быел беренче тапкыр милли мәгариф секциясе оештырылды. Анда барлык районнардан да милли мәгариф методистлары катнашты. Биредә иң элек олимпиадаларны оештыруга бәйле мәсьәләләр каралды. ШУЛ УК ВАКЫТТА НӘТИҖӘЛЕЛЕККӘ ЗУР ИГЪТИБАР БИРЕЛДЕ ҺӘМ, ЮГАРЫ БАЛЛАР БЕЛӘН КИЛЕП ТӘ, КҮРСӘТКЕЧЛӘРЕ ТҮБӘН РАЙОННАРГА КИСӘТҮ ЯСАЛДЫ.

Икенче елга район этабында катнашкан һәр баланың эшен, олимпиада тәмамланган соңгы өч сәгать эчендә, жюри искәрмәләре белән сканер аша төшереп җибәрүне оештыру күздә тотыла. Тиеш дип табылса, аерым эшләр республика комиссиясе тарафыннан яңадан тикшереләчәк. Олимпиада үзәгенең моңа тулы вәкаләте бар.

Һәр өч (мәктәп, район, республика) этапта җиңүчеләрне, призлы урыннарны билгеләү квоталары мәсьәләләренә тукталып үтсәгез иде.

‒ Республика дәрәҗәсендә квота алдагы елларда 25% иде. Әйтик, 100 укучы килсә, шулар арасыннан 25 кеше җиңүче һәм призер буларак билгеләнә иде. Ә быел ул 45% тәшкил итте. Күз алдына китерегез: олимпиадада катнашкан укучыларның яртысы диярлек диплом, бүләкләргә ия булды. Бу – укучылар өчен дә, укытучылар өчен дә яхшы мотивация. Шуны билгеләп үтү кирәктер: җиңүчеләр һәм призерлар өчен квоталар Россия Федерациясе Президенты В.В.Путинның сәләтле балаларга игътибарны арттыру күрсәтмәсе нигезендә төзелгән бөтенроссия олимпиадаларын үткәрү нигезләмәсенә бәйле күтәрелде. Мәктәп һәм район этапларында олимпиадаларны оештыручылар квоталарны, агымдагы елның боерык, нигезләмәләреннән чыгып, үзләре билгели.

Республика мәктәпләрендә татар телен укытуга бәйле үзенчәлекле бер статистика күзәтелә: рус мәктәпләрендәге рус төркемнәрендә белем алучылар укучыларның 2/3 өлешен алып тора. Олимпиадаларга бәйле бу факт исәпкә алынамы икән?

Белгәнебезчә, республикада татар телен укыту өч юнәлештә алып барыла: татар мәктәпләре, рус мәктәпләрендәге татар төркемнәре һәм рус төркемнәре өчен. Олимпиадалар үткәрелгән вакытта, белем алучы укучыларның санына карап, җиңүче һәм призерларга мөнәсәбәттә ниндидер үзгә, өстәмә квоталар каралу мөмкин түгел. Әйтик, математика, физика һ.б. предметлар буенча татар теленнән өчкә бүленгән балалар тулысынча утыралар бит. ӘЛЕ, КИРЕСЕНЧӘ, ТАТАР ТЕЛЕ БУЕНЧА УКУЧЫЛАР, БАШКА ПРЕДМЕТЛАРГА КАРАГАНДА, ӨЧ ТАПКЫРГА АРТЫГРАК БҮЛӘКЛӘНӘЛӘР ДИГӘН СҮЗ БУ. Бары тик рус телендә сөйләшүче балалар арсында конкурентлылык тагын да көчлерәк. Күпсанлы укучылар арасында җиңүче яки призер булу – укучы өчен дә, укытучы өчен дә зур казаныш.

Традицион олимпиадалардан аермалы буларак, төп миссиясе татар телен дөньякүләм таныту, аны пропагандалау булган VI Халыкара олимпиада казанышлары, уңышлары турында фикерләрегез белән уртаклашсагыз иде. Россиянең чит төбәкләрендә яшәүче мәктәп укучылары һәм студентлары нинди шартларда катнаша: «дистанцион» тур ашамы, әллә аларга аерым, 500 урыннан тыш квота каралганмы?

Татар теле һәм әдәбиятыннан күренекле татар шагыйрьләре Г.Тукай һәм М.Җәлилнең юбилейларына багышлап уздырылган IV Халыкара олимпиаданың I (интернет тест үтү) этабында Россиянең 39 субъектыннан һәм 12 чит илдән 12 мең кеше катнашты. Олимпиаданың нигезләмәсе буенча, турыдан-туры катнашу турына, ягъни интеллектуаль һәм иҗади турлардан торган финалга, гадәттәгечә, үз категориясендә иң югары балл җыйган 500 кеше сайлап алынды. Финляндиядәге Хакен исемендәге мәктәп студенты Бәдертдин Наил һәм Казандагы 27 нче гимназиянең XI сыйныф укучысы Мөбарәкшина Зилә Гран-прига ия булдылар.

Белгәнебезчә, элек безнең төбәкара олимпиада бар иде. Халыкара олимпиада үткәрелә башлаганнан бирле, ул аерым уздырылмый. Ләкин Россиянең чит төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребез өчен билгеле бер ташламалар калдырылды. Әйтик, теге яки бу төбәктә җиңгән бала Халыкара олимпиадага махсус чакырыла килде, быел да аларның саны 80гә җитте. кеше булды. Шулай ук, интернет турда катнашып, финалга үтүчеләр дә күп булды. Нәтиҗәдә чит төбәкләрдән 184 кеше катнашты, алар, нигездә, мәктәп укучылары һәм студентлар.

Олимпиадалар үткәрүдә иң мөһим моментларның берсе ул – биремнәр әзерләү. Бу эшкә кемнәр җәлеп ителә?

Биремнәрне төзүгә, жюри эшчәнлегенә министрлык тел белгечләрен, күренекле методистларны, башлыча КФУ, Чаллы педагогика университеты һ.б. югары уку йортлары галимнәрен җәлеп итә. Быелгы уку елының матур башлангычы – һәр этап өчен дә биремнәрне бер үк команда эшли башлады. Биремнәр бер үк калыпта формалаштырылды. Мәктәп этабы өчен төзелгән биремнәр катлауландырыла килде. Мәктәп этабында катнашкан, яхшы нәтиҗәләргә ирешкән бала муниципаль яки республика этабында югалып калмый. Һәр биремнең ни рәвешле, әйтик, барысы да дөрес булган очракта нинди максималь балл белән, хаталар булган очракларда ничек бәяләнергә тиешлеге дә билгеләнә: иң югары һәм иң түбән чик баллар күрсәтелә. Шул рәвешле республикакүләм бердәм бәяләү формуласы булдырыла.

ОЛИМПИАДА ҮЗӘГЕ, БИРЕМНӘРНЕ ТӨЗҮДӘ КАТНАШКАН АВТОРЛЫК ТӨРКЕМНӘРЕ БЕЛӘН БЕРЛЕКТӘ, ТАТАР ТЕЛЕННӘН СОҢГЫ БИШ ЕЛГЫ РЕСПУБЛИКА ОЛИМПИАДА БИРЕМНӘРЕН ТУПЛАП, АЛАРНЫ ЧИШҮ ЮЛЛАРЫН КҮРСӘТЕП, ЕШ ОЧРЫЙ ТОРГАН ТИПИК ЯЛГЫШЛАРНЫ ИСКӘРТЕП, БАСМАГА ӘЗЕРЛӘҮНЕ ПЛАНЛАШТЫРА.

Татар теленнән республика, халыкара олимпиадаларда җиңгән IX, XI сыйныф укучылары өчен республикабыздагы татар теле һәм әдәбияты юнәлешендә белем бирә торган махсус урта, югары уку йортларында нинди төр ташламалар каралган? Министрлык тарафыннан бу юнәлештә нинди эшчәнлек алып барыла?

Татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиадада Гран-при алучыларга КФУның Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлегенә ташламалы кабул ителү хокукы бирә торган сертификат тапшырыла.

Шулай ук бу уку йорты җиңүче булган һәм призлы урыннар алган һәр сыйныф укучысына индивидуаль якын килә, алар белән максатчан киңкырлы эш алып бара.

Белгәнебезчә, мәгариф системасында олимпиадалар шактый зур чыгымнар сорый торган чаралардан санала. Шуңа карамастан, укучыда татар теленә зур кызыксыну уятып, аның шушы предмет буенча сәләтен күреп, аны тагын да үстерү, камилләштерү юнәлешендә фидакарь хезмәт иткән укытучыларыбызның уңышлары матди яктан бәяләнү мәсьәләсенә тукталып үтсәгез иде.

Беренче чиратта, республикакүләм олимпиадаларның нәтиҗәләре игълан ителгән бүләкләү чарасында ук җиңүче һәм призер балаларга, аларны әзерләгән укытучыларга дипломнар тапшырыла. Шулай ук һәр катнашучы сертификатка ия була, чөнки бу этапка чыгу да – укучы өчен зур уңыш.

Моннан тыш май аенда, агымдагы уку елында узган олимпиада хәрәкәтенә нәтиҗәләр ясау максатыннан, Бөтенроссия олимпиадаларында, шулай ук аларның региональ этапларында, ягъни республика олимпиадаларында җиңгән һәм призлы урыннар алган укучылар һәм аларның укытучыларын билгеләп үтү, бүләкләү тантанасы оештырыла. Быел бу чара 23 нче май көнне Идел буе спорт академиясендә үткәрелде, Анда республика этабында җиңүче укучыларга, аларның укытучыларына дипломнар һәм акчалата премияләр тапшырылды. Матди бүләк балалар өчен – 10 мең, ә укытучылар өчен 15 мең сум тәшкил итте. Алдагы еллардан аермалы буларак, тантанага призер булган укучылар да чакырылды, һәм алар Мактау хатлары белән бүләкләнде.

Әңгәмәдәш ‒ Әнвәрова Мөнирә.

 

Добавить комментарий