Логотип Магариф уку
Цитата:

Олимпиадага нәтиҗә Тукай туган көнендә ясала

Татар теле һәм әдәбиятыннан II Халыкара олимпиадага нәтиҗә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнендә ясала. Бу уңайдан Казанда Филармония залында тантаналы чара уза. Әлеге бәйге татар телен дөнь...

1


Татар теле һәм әдәбиятыннан II Халыкара олимпиадага нәтиҗә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнендә ясала. Бу уңайдан Казанда Филармония залында тантаналы чара уза. Әлеге бәйге татар телен дөнья күләмендә таныту, ихтирам булдыру максатыннан үткәрелә. II Халыкара олимпиаданың Интернет аша узган турында 5 мең меңгә якын укучы һәм студент яшьләр татар телен ничек белүен күрсәтте. Аерым алганда, Россиянең - 26 субъектыннан, 10 чит илдән  – Төркия, Кытай, Украина, Америка, Бельгия, Германиядән  тел сөючеләр бар.
“Шунысы куанычлы: чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез татар телен гаять яхшы белә. Бу ике арадагы хезмәттәшлекне тагын да үстерергә җирлек булып тора”, - ди ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Әхмәтҗанова.
Татар теле һәм әдәбиятыннан II Халыкара олимпиада ТРның Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча дәүләт программасы кысаларында Россия Федерациясе субъектлары, шулай ук чит илләр укучылары һәм студентлары өчен үткәрелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ