Логотип Магариф уку
Цитата:

Тәмәкене нигә үз итәбез?

31 май календарьда Бөтендөнья тәмәке тартуга каршы көрәш көне диелгән. Тәмәке тартуга каршы шулкадәр «шәп» көрәшәбез – искитмәле! Тәмәке тартуга каршы көрәш көне дә булгач, эшкә барышлый үземчә «экспе...

31 май календарьда Бөтендөнья тәмәке тартуга каршы көрәш көне диелгән. Тәмәке тартуга каршы шулкадәр «шәп» көрәшәбез – искитмәле!


Тәмәке тартуга каршы көрәш көне дә булгач, эшкә барышлый үземчә «эксперимент» үткәреп карадым әле: өйдән эшкә шул тәмәке пыскыткан бәндәләрне очратмый гына барып җитә алырмынмы-юкмы,янәсе? Кая ул?! Подъезддан чыгуга, ишегалдыбызда урам себерүчегә тап булдым, ә аның авызында – тәмәке, тәмәке төтенен пошкыртыпмы-почкырта. Юл уңаенда – «Пятерочка» кибете. Ишеге төбендә дүрт-биш кеше инде аның ачылганын көтеп үк тора. Араларындагы ике ир-ат, бушка вакыт уздырмаска теләпме, иртәнге һаваны тәмәке төтене белән «сафландыра». «Проспект» метро станциясе ишеге төбендә иртә таңнан ук «кара халык», инде чатырларын корып, сәүдә эшен башлап та җибәргән: бишкә алып унга сатсыннар да ничек теш араларыңда папирос «уйнатмасыннар» инде!.. «Татмедиа» бинасы ишеге төбендә – урам якта янә дүрт-биш ир-ат эшем кешеләредәй аягөсте тәмәке тартып гәп кора. Тәмәке тартуга каршы көрәш көне үк иртә таңнан тәмәкечеләр триумфын хәтерләткәч, әле тәмәке дигән зәхмәтнең тормышыбыз аренасыннан тиз генә китәргә исәбе юк икән әле дигән фикергә килдем. Югыйсә, тәмле-татлы да әйбер түгел бит үзе, гаилә бюджетына да нык сугучан. Тик, ни хикмәттер, күпләр өчен тәмәке – иң якын ахири... Чынлыкта, дус дип санарлыкмы соң аны? Түбәндәге сан-фактларны янә бер кат күңел күзебез аша үткәреп,  нәтиҗә ясап, гыйбрәт алсак иде


                            ***


Тәмәке төтенендә 3 меңләп химик катнашма бар. Шуларның алтмышы – канцероген, икенче төрле әйткәндә, бу матдәләр күзәнәкләргә үтеп кереп, аларның структурасын боза. Шулай да тәмәкедә иң агулы матдә – никотин. Табиблар аның 5 – 6 миллигаммы кешене агуласа, 30 – 60 миллиграмм – кеше өчен үтергеч доза, диләр. Аңардагы сөрем газы, радиоактив матдәләр, бензапирен да организмга аз зыян китерми.


Халыкара тикшеренү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Россия тәмәке тартучылар саны буенча, кытайдан, Һиндстан һәм АКШтан гына калышып, дөньяда дүртенче урында тора икән. Узган ел Россиядә тәмәкедән 283 мең чамасы кешенең гомере өзелгән. Кытайда бу сан 1,8 миллионга җиткән. Россиядә хатын-кызларның – 30, ә ир-атларның 65 проценты тәмәке көйрәтә, ди. Бездә һәр тәмәкече көненә уртача 17 сигарет суыра.


Үпкә рагы белән авыручыларның 96 проценты – стажлы тәмәке тартучылар.


Җир йөзендә һәр 10 секунд саен бер тәмәкече фани дөнья белән хушлаша. 2020 елга бу 3 секундка әйләнергә мөмкин икән.


XX гасырда тәмәке тарту нәтиҗәсендә 100 миллион кеше үлгән. XXI гасырда бу сан 1 миллиардка кадәр җитәр дип фаразлана.


Яшүсмергә тәмәкегә ияләшү өчен 2 көн җитә.


Россиядә ел саен 400 миллиард данә тәмәке җитештерелә. (Бу илдәге һәр кешегә 2911 данә дигән сүз, ягъни яңа туган балаларны кертеп исәпләсәк тә, бездә һәр кеше башына уртача 8 данә көйрәтерлек тәмәке эшләнә икән! Чит илләрдән кертелә торганын да исәпләсәк, сатылган тәмәке  тагын да күбрәк.


Бездә җитештерелгән тәмәкедәге никотин халыкара нормативларда каралганнан берьярым тапкырга күбрәк икән.


Британия галимнәре раславынча, тәмәке тарту өлкәнәйгәч сукыраю ихтималын 4 тапкырга арттыра.


Германия галимнәре тәмәке тартучы белән никахта торучыларның инсульт алу куркынычы 42 процентка артыграк булуын ачыклаган.


Берләшкән Гарәп Әмирлекләре хөкүмәте тәмәкегә каршы катгый закон кабул иткән. Ул җәмәгать урыннарында, ябык биналарда, мәчет, уку йортларында, медицина учреждениеләрендә, стадионнарда тәмәке көйрәтүне тыя! (Бездә дә тыялган-тыелуын, тик үтәлеше генә... ташка үлчим.) 12 яшькәчә кадәрле бала утыртып барганда шәхси машина йөртүчеләр дә тәмәкедән баш тартырга бурычлы. Тәмәкене рекламаларга һәм 18 яше тулмаганнарга сатарга ярамый. Законны бозучыларга 1 миллион дихрамга (270 мең доллар) кадәр штраф яки кимендә ике ел ирегеңнән мәхрүм ителү яный.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ