Логотип Магариф уку
Цитата:

Осетияне өйрәнүдә казанышларга ирешкән яшь галимнәр махсус стипендия алачак

Төньяк Осетия студентлары һәм яшь галимнәре Осетияне өйрәнү буенча фәнни-тикшеренү эшчәнлегендә казанышлары өчен стипендия алачак. Бу хакта ТАСС республиканың мәгариф министры Ирина Азимова хөкүмәт ут...

Төньяк Осетия студентлары һәм яшь галимнәре Осетияне өйрәнү буенча фәнни-тикшеренү эшчәнлегендә казанышлары өчен стипендия алачак. Бу хакта ТАСС республиканың мәгариф министры Ирина Азимова хөкүмәт утырышында җиткергән хәбәрдән сылтама белән хәбәр итә.


ТАССка республика мәгариф министрлыгында аңлатуларынча, Абаев исемендәге стипендия җиде кешегә билгеләнгән, аның күләме аена 2 мең 680 сум; Плиев исемендәге 2 мең сумлык айлык стипендияне өч студент алачак.


Стипендия ияләре - К.Л.Хетагуров исемендәге Төньяк Осетия дәүләт университеты, Төньяк Осетия педагогия институты студентлары, шулай ук В.И.Абаев исемендәге Төньяк Осетия гуманитар һәм социаль-тикшеренү институты яшь галимнәре.


Стипендия 2017 елның 15 маенда - Осетин теле һәм әдәбияты көнендә “Төньяк Осетия мәгарифе үсеше" дәүләт программасы нигезендә бер тапкыр тапшырыла.


Васо Абаев исемендәге стипендия республика хөкүмәте карары белән 2001 елдан, Грис Плиев исемендәгесе 2013 елдан бирелеп килә.


"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ