Оста директор – уңышлы мәктәп

ildar_muhametov посл2Кешеләрнең яшәү сыйфаты мәгариф системасының һәм, аерым алганда, белем оешмаларының торышына турыдан-туры бәйле. Илдәге мәгарифне саннар, төрле рейтинглар, статистика һәм отчетлар белән генә бәяләп булмый. Ул, кимендә, 2 өлештән гыйбарәт: уку-укыту сыйфатыннан һәм тәрбия (социализация) торышыннан. Уку-укыту һәм тәрбияне айсбергның югары һәм аскы өлешләре белән чагыштырып булыр иде. Уку-укыту өлеше – саннары, нәтиҗәләре белән һәрвакыт өстә, ягъни күз алдында. Ә менә тәрбия, баланы тормышка әзерләү эше күзгә күренә торган үлчәмнәр һәм күрсәткечләр белән бәяләнмәсә дә, нигезләрнең нигезе булып тора.

Бу ике өлешнең кайсысы әһәмиятлерәк, дигән сорау урынсыз, чөнки шәхес формалашканда барысы да бергә үрелеп бара. Дөрес, замана афәтләре, җәмгыятьтә кыйммәтләр парадигмасының шәхси мәнфәгатьләрне канәгатьләндерүгә авышуы, матди якның өстенлек алуы тәрбия һәм социализация мәсьәләләрен алга чыгарды. Кызганыч, бүген җәмгыятьтә хөкем сөргән “белемсез дә тормыш итеп була бит” дигән караш, системалы кризис тудырып, мәгариф системасын вирус сыман эчтән кимерә, аны тиешле югарылыкка күтәрүдә иң зур киртә булып тора.

Мондый шартларда укытучыларга да, мәктәп директорына да эшләү җиңел түгел. Боларга өстәп хуҗалык эшләренең катлаулыгы (акчада чикләнгәнлек), кәгазь эшенең күплеге җитәкчене төп эшеннән – уку-укытуны тиешенчә оештырудан, контрольдә тотудан читләштерә, эш приоритетларын дөрес билгеләргә комачаулый. Әлбәттә, директор кеше хуҗалыкны да алып барырга, документларын да тәртиптә тотарга тиеш, ләкин аның төп вазифасы – уку-укыту процессын көйләү, яхшы педагоглар табу, аларның профессиональ үсешен тәэмин итү.

Соңгы халыкара эзләнүләр шундый нәтиҗә күрсәткән: директор, иң әүвәл, уку-укыту процессы, методик эш һәм хезмәткәрләрнең профессиональ үсеше белән шөгыльләнергә тиеш. Белем сыйфатын билгели торган барлык факторлар арасында директорның роле уку-укыту процессыннан соң икенче урында тора. Укучы уңышларының 60 процентын мәктәп укытучысы һәм директорының нәтиҗәле эшчәнлеге тәэмин итә (директор – 25%, укытучы 33% өлеш кертә икән). Тикшеренүләр күрсәткәнчә, уңышлы җитәкчеләр эшләгән 100 мәктәпнең 93-е югары дәрәҗәләргә ирешә, ә җитәкчелек тиешенчә оештырылмаган 100 мәктәп арасында исә бары берсе генә яхшы нәтиҗәләр күрсәтә алган. Димәк, сыйфатлы мәгариф системасы ул – мәктәп җитәкчесенең осталыгы. Оста мәктәп директорлары барлыкка килсен өчен исә, алар белән системалы эш алып барырга, аларны профессональ яктан үстерү белән шөгыльләнергә, нәтиҗәле эшчәнлеккә мотивация тудыруга этәрергә кирәк.

Тәҗрибәле җитәкчеләр һәрвакыт уку-укыту барышын контрольдә тоталар. Алар әйләнә-тирәдә, күрше төбәкләрдә, чит илләрдә бу өлкәдә нинди яңалыклар барлыгын белеп торалар. Яхшы директор үз мәктәбе өчен дөрес юнәлеш, кыйбла сайлый, мәктәптәге дистәләгән мөгаллим эшчәнлеген мәгънәсез ыгы-зыгыдан, максатсыз хәрәкәттән саклап кала ала. Әйтик, бер мәктәптә “акбур дәвере” (акбур, такта) хөкем сөрергә мөмкин, ә кемдер ИКТга күчеп беткән. Ә балалар тагын да алгарак китә бара: вакыт һәм урын белән чикләнмәгән мобиль белем алуны (m-education) үзләштерә. Безнең кулда – кәгазь дәреслек, балалар кулында – төрле-төрле электрон гаджетлар. Бу үрнәк заманча технологияләр мәгариф фәлсәфәсен ни дәрәҗәдә үзгәртә алуына дәлил булып тора. Күрәсең, республика җитәкчелегенә, укытучылар укучылардан артта калмасын өчен, тиз арада мөгаллимнәргә планшет белән мобиль интернет таратып чыгарга кирәктер. Замана белән бергә атлый торган мөгаллимнәр бу яңалыкларны укыту барышында уңышлы гына кулланып киләләр, чөнки бу технологияләр аларның да, укучыларның да тормышын җиңеләйтә.

Озын сүзнең кыскасы, мәктәп җитәкчесеннән бик күп нәрсә тора. Кыйбласын һәм эш приоритетларын дөрес билгели алган, офыгы киң, фикере тирән, карашы заманча, үз өстендә бертуктаусыз эшләргә әзер мәктәп җитәкчеләре генә республика һәм илебез мәгарифен лаеклы югалыкка күтәрергә мөмкин.

Илдар МӨХӘММӘТОВ,

Казан шәһәренең 2 нче лицей-интернат директоры

Редакциядән: “Директор мөнбәре” рубрикасына мәктәп җитәкчеләреннән язмалар көтеп калабыз. Проблемаларыгыз һәм аларны хәл итү юллары белән уртаклашыгыз. Сезнең фикерләрегез һәм тәҗрибәгез башкалар өчен дә файдалы булачак.

Добавить комментарий