Логотип Магариф уку
Цитата:

Өстәмә компенсация алу өчен, документларны балалар бакчаларында тапшырырга мөмкин

Балалары мәктәпкәчә белем бирү үчреждениеләренә йөрүче ата-аналарга, өстәмә компенсация алу өчен, хәзер яңадан теркәлүне әлеге учреждениеләрдә генә дә үтәргә мөмкин. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабин...

Балалары мәктәпкәчә белем бирү үчреждениеләренә йөрүче ата-аналарга, өстәмә компенсация алу өчен, хәзер яңадан теркәлүне әлеге учреждениеләрдә генә дә үтәргә мөмкин. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган матбугат очрашуында ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин хәбәр итте.


Татарстан Республикасында 195 меңнән артык бала мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә йөри. Моның өчен әти-әниләрнең кайбер категорияләренә компенсация түләнә. Бер кешегә уртача керем 20 мең сумнан да азрак булган гаилә, төп компенсациядән тыш, дәүләттән тагын өстәмә компенсация алырга хокуклы. Әлеге компенсацияне алу өчен, агымдагы елның икенче яртысында социаль яклау органнарына соңгы өч айда алынган хезмәт хакы турында һәм, гаилә составындагы үзгәрешләр булса, шул хакта белешмә бирергә кирәк.


Чиратларны кыскарту максатыннан, социаль яклау оешмалары мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә гражданнарны кабул итү оештырганнар. Моның өчен барлыгы 250 күчмә төркем булдырылган, аларда 300ләп кеше эшли. Балалар бакчасына 20дән азрак бала йөрсә, күчмә төркем андый учреждениегә бармый. Ул төркемнәр 1280 мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә эшләячәк.


Гражданнарны кабул итү буенча графиклар да төзелгән һәм әти-әниләргә тапшырылган. Ниндидер сәбәпләр аркасында баланың әти-әнисе шул графикта күрсәтелгән вакытта документларын тапшыра алмый икән, аларны аны социаль яклау органнарына илтеп бирә ала.


"Татар-информ" МА материаллары буенча. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ