Педагогик остаханә. Дәрес эшкәртмәсе нинди булырга тиеш?

«Методик берләшмәләргә консультатив ярдәм күрсәтүне сорап, безгә еш мөрәҗәгать итәләр. Бу теманы даими яктыртырга телибез. Әлеге мәкалә дәрес эшкәртмәсен әзерләүдә очрый торган типик хаталарны ачыкларга, укытучының эшен бәяләүдә игътибар юнәлтелергә тиешле төп мәсьәләләрне аерырга, анализ һәм үзанализ ясарга ярдәм итәр, дип уйлыйбыз».

Татар теле дәресе конспектының бер мисалы* (Әлеге конспект үрнәге, дәрес коруда кайбер җитешсезлекләргә игътибарны көчәйтү максатыннан, «Мәгариф» журналы адресына кергән төрле эшләрдән тупланып, редакция тарафыннан «төзелде»).

Максат: «Безнең авыл» темасы буенча лексик берәмлекләрне активлаштыру; укучыларның татар телендә бәйләнешле сөйләм телен үстерү, телдән сөйләм кү­нек­мәләре булдыру; туган якка, та­би­гатькә мәхәббәт, сакчыл караш тәр­бияләү.
Дәрес төре: бәйләнешле сөйләм те­лен үстерү.
Алымнар: сорауларга җавап бирү; диалог, җөмләләр төзү; ситуатив күне­гүләр башкару, тест үтәү.
Җиһазлау: компьютер, презентация.
Материал: дәреслек (Күңелле татар теле. III класс (2 нче кисәк) // Р.З.Хәйдәрова һ.б. – Казан: «Татармультфильм», 2013).
Дәрес барышы
I. Оештыру
Уңай психологик халәт тудыру.
– Исәнмесез, укучылар. Әйдәгез, бер-беребезгә елмаеп, хәерле көннәр телик.
II. Актуальләштерү
1. Өй эшен тикшерү.
2. Ситуатив күнегүләр эшләү.
а) Скоро лето. Каникулы. Интересно, куда поедет Коля?
б) Сообщи матери, что ты летом собираешься ехать в деревню.
в) Как ты скажешь, что в деревне хорошо.
III. Төп өлеш
1. Презентация белән эш.
2 нче слайд (Йорт күренеше)
– Балалар, рәсемдә нәрсә күрәсез? (Йорт.)
– Йорт нинди? (Зур, матур.)
– Без үткән дәрестә алдында, артында, янында сүзләре белән танышкан идек. Әйдәгез, искә төшереп китик һәм, бу сүзләрне кулланып, җөмләләр төзик. (Йорт янында бакча бар. Йорт артында елга ага. Йорт алдында чәчәкләр үсә.)
3 нче слайд (Авыл күренеше)
– Авылда булганыгыз бармы? (Әйе.)
– Как думаете, о чем будем говорить на уроке? (О деревне.)
4 нче слайд (Авыл турында текст)
– Укучылар, текстны чылбырлап укыйбыз.
5 нче слайд (Кайда нәрсә бар?)
Текстка нигезләнеп, җөмләләрне дә­вам итегез.
♦ Һәр йорт янында …
♦ Йортлар артында …
♦ Мәктәп алдында …
♦ Мәктәп артында …
6 нчы слайд (Сорау – җавап)
Парлап эшләү.
– А сейчас будем задавать вопросы по тексту. Работа в паре. Один спрашивает, другой отвечает.
Физминут. «Әпипә» көенә күнегүләр ясап бию.
2. Дәфтәрләрдә эш.
– Укучылар, дәфтәрләрне ачып, бүгенге числоны язып куябыз, китапның 43 нче битендәге 8 нче күнегүне эшлибез (дүрт бала такта янына чыгырыла).
– Как скажешь, что:
1) Около дома есть сад. (Өй янында бакча бар.)
2) Перед школой растут цветы. (Мәктәп алдында чәчәкләр үсә.)
3) За домом есть огород. (Өй артында бакча бар.)
4) За школой есть спортплощадка? (Мәктәп артында спорт мәйданы бармы?)
IV. Алган белемнәрне ныгыту
1. Диалог төзү буенча эш.
7 нче слайд (Диалог)
– Ребята, нужно дополнить диалог и разыграть друг с другом.
– Каникул башландымы әле?
– Әйе, башланды.
– … ? (Син каникулда кая барасың?)
– Мин каникулда Казанга барам.
– Ә мин авылга кайтам.
– Нәрсә белән кайтасың?
– … (Автобус белән, машина белән.)
2. Тест биремнәрен үтәү.
I вариант    II вариант
1. Найди неправильно написанное слово
а) авылда    а) Әлмәттән
ә) Казанда    ә) урамдан
б) автобусда    б) парктан
в) паркта    в) шәһәрдән
2. Найди «лишнее» слово
а) Чистай    а) Минзәлә
ә) Петербург    ә) Алабуга
б) Казан    б) Мәскәү
в) Бөгелмә    в) Әлмәт
3. Подбери подходящее по смыслу слово
Мин мәктәптән ерак яшим, … автобус белән йөрим.    Мин мәктәпкә машина белән киләм, … ерак яшим.
а) чөнки    а) турында
ә) янында    ә) шул сәбәпле
б) шуңа күрә    б) әмма
в) ләкин    в) чөнки
4. Найди слово с противоположным значением
Тиз    Озын
а) аз    а) кечкенә
ә) акрын    ә) күп
б) кыска    б) тар
в) киң    в) кыска
5. Найди правильный перевод
Авыл янынада елга бар    Без мәктәп янында уйныйбыз
а) Около деревни есть река    а) Мы играем за школой
ә) В деревне есть река    ә) Мы играем у школы
б) За деревней есть река    б) Мы играем перед школой
в) Перед деревней есть река    в) Мы играем внутри школы
6. Найди слово, к которому можно задать вопрос нинди?
а) бакча    а) чөгендер
ә) бәрәңге    ә) бәләкәй
б) мәйдан    б) чәчәк
в) кечкенә    в) урам
7. Найди предложение, где нужно поставить знак вопроса
а) Сезнең шәһәрдә театрлар бармы    а) Авылда бик рәхәт
ә) Ул Әлмәткә бармый    ә) Син ничәнче катта яшисең
б) Минем әбием авылда яши    б) Безнең бакчада җиләк үсә
в) Бу – минем бүлмәм    в) Мин суда йөзәргә яратам

V. Йомгаклау
1. Сорауларга җавап бирү:
– Балалар, без бүген дәрестә кайсы теманы өйрәндек?
– Дәрестә нәрсә турында сөйләштек?
2. Өй эше бирү (үзләре теләгәннәрен сайлап алалар).
– Нарисовать рисунок и составить к нему 3 предложения.
– Пересказать текст (стр. 42).
3. Бәяләү.
– Ребята, вы очень хорошо поработали на уроке. Молодцы. У вас на партах есть смайлики, но они не дорисованы. Пос­мотрите на слайд. Если вы думаете, что усвоили тему урока на отлично, дорисовываете его как на первом рисунке, если усвоили на хорошо – как на втором рисунке, если считаете, что не все поняли, то дорисовываете как на третьем рисунке.
– А сейчас споем песню, которую учили на прошлом уроке. («Кояшлы ил» җыры (Ә.Рәшит сүзләре, Л.Батыр-Болгари көе) башкарыла.)
– Дәрес өчен зур рәхмәт, сау булыгыз.

Рецензия-бәяләмә
Әлеге дәрес эшкәртмәсенә методист, татар теленнән дәреслекләр авторы Рузалия Нигъмәтуллинадан рецензия бирүен сорадык.

Максатлар. Дәрес конспектына бәя биргәндә, иң элек аның ничә яшьлек балалар ѳчен тѳзелгәнен һәм бу тема буенча дәресләр циклында нинди урын алып торганын белергә кирәк. Укытучы дәрес максатларын: «Безнең авыл» темасы буенча лексик берәмлекләрне активлаштыру; укучыларның татар телендә бәйләнешле сөйләм телен үстерү, телдән сөйләм күнекмәләре булдыру», − дип билгели. Димәк, рецензиядә дәрестәге күнегүләр системасы шуннан чыгып бәяләнергә тиеш. Әйтергә кирәк, бәйләнешле сөйләм телен үстерү һәм телдән сөйләм күнекмәләре булдыру максатлары − кат­лау­лылыклары буенча бер-берсеннән нык аерылып торган этаплар һәм бер дәрестә мондый максатларга ирешү икеле.
Бәйләнешле сѳйләмне үстерү дәресе укучының сүзлек байлыгын арттыру, сѳйләмне грамматик яктан дѳрес оештыруга юнәлтелергә тиеш. «Безнең авыл» темасы буенча лексик берәмлекләрне активлаштыру дигәндә, нинди лексика турында сүз барганы күрсәтелмәү сәбәп­ле, бу максатка ирешүгә юнәлтелгән күнегүләргә бәя бирү авыр.
Дәресне оештыру ѳлеше гадәти, фор­маль, кызыксындырып дәрескә алып ке­рә торган түгел. Ул укучыларның бер-­берсенә елмаеп карауларынмы, әл­лә телдән бер-берсенә «Мин сиңа хәерле кѳн телим» диюне күзаллыймы – аңлашылмый. Дәресне башлаганда, укучыларның, биг­рәк тә кече яшьтәгеләрнең игътибарын яулау ѳчен, башкачарак алымнар кирәк.
Актуальләштерү. Ѳй эшен тикшерү.
Ѳй эшен тикшерү − һәр укучының үткән дәрес материалын үзләштерү дәрәҗәсен ачыкларга һәм бу дәрестәге эшчәнлекне оештырырга ярдәм итә торган этап. Дәрес конспектында нинди ѳй эше турында сүз барганы, бәйләнешле сѳйләм темасы («Безнең авыл») буенча нинди сѳйләм материалы белән нинди дәрәҗәдә эш алып барганлыгы күренми, ягъни үткән дәрестә ирешелгән һәм бу дәрестә дәвам ителергә тиешле нокта билгеләнми.
Ситуатив күнегүләр эшләү. Мондый ситуатив күнегүләр, нигездә, укучының тәрҗемә итү процессында конкрет лексик-грамматик материалны дѳрес куллана алуын күрсәтә. Укытучы күнегүне, ѳй эшен тикшергәннән соң, тѳп ѳлешкә күчү алдыннан бирә. Димәк, бу жѳмләләр алдагы эшчәнлекккә һәм дәрес ахырындагы тѳп максатка ирешү ѳчен терәк булырга тиеш. Русчадан татарчага тәрҗемә күнегүләре конкрет материалны куллануга контроль рәвешендә дә бирелә. Грамматика ягыннан карасаң, бу җѳмләләрдә киләчәк заман да (Куда поедет Коля?), инфинитив + ярдәмче сүз тѳзелмәсе дә (собираешься ехать в деревню) кулланыла. Конспект күрсәткәнчә, бу материал дәрестә башка кулланылмый.
Тѳп ѳлеш. Презентация күргәзмә материал һәм максат итеп куелган бәйләнешле сѳйләмгә ѳйрәтүдә терәк ролен үти дип аңлыйбыз.
2 нче слайд буенча терәк сүзләр активлаштырыла дип фараз итәргә була. Бу эшчәнлек дәреснең беренче максатына туры килә.
3 нче слайд. Укучылар дәрес максатын билгеләргә тиеш (Как думаете, о чем будем говорить на уроке?) Мондый сорау дәреснең тѳп ѳлешендә түгел, ә иң башында бирелә! Укытучының слайдны шушы урында куллануы һәм аның буенча укучыларга биргән соравы дәреснең максатларына берничек тә туры килми.
4 нче слайд. Текстны чылбыр буенча уку.
Укуның максаты күрсәтелми. Текстны әзерлексез кычкырып уку, гадәттә, укучыларның укый белү дәрәҗәсе югары булганда кулланыла. Ә бу очракта аны текстның эчтәлеген аңлауны тикшерү максатында бирелә дип фаразларга була. Һәрхәлдә, текст үзе бирелмәгәч, аңлау авыр. Дәресне анализлаучы методист булсам, укытучыга түбәндәге сорауларны бирер идем:
♦ Ни ѳчен кычкырып укырга бирдегез?
♦ Ни ѳчен чылбыр буенча укырга бирдегез?
♦ Ни ѳчен текст белән эчтән укып танышырга бераз вакыт бирмәдегез?
♦ Нинди нәтиҗә кѳттегез һәм нинди нәтиҗә ясадыгыз?
Укытучы шушы сорауларга җавап биргәннән соң гына, күнегүнең максатка яраклы куллануына бәя бирә алыр идем.
5 нче слайд. Бу күнегүдән күренгәнчә,
4 нче слайдтагы текстны уку бәйлек сүзләрне бәйләнешле текстта аңлау максатында бирелгән була. Укучылардан тексттан кирәкле материалны табып уку сорала. Бәйлек сүзләрне үзләштерү дәрәҗәсе күрсәтелмәү һәм аларны дәреснең алдагы этапларында кулланмау сәбәпле, күнегүнең нәтиҗәлелегенә бәя биреп булмый.
6 нчы слайд. Укылган текст буенча сорау-җавап бирү. Мондый күнегү, укучыларның текстны укып аңлавы белән беррәттән, сорау бирә белү һәм бирелгән сорауны аңлап җавап бирә белүләрен ачыкларга мѳмкинлек тудыра. Слайдта нәрсә булганын белмичә, шулай ук дѳрес бәя бирүе авыр.
Дәфтәрләрдә эш. Дәрестәге язма эшләр я ѳй эшен тикшерү, яки дәрес материалын язмача ныгыту максатында үткәрелә. Бу җѳмләләр укучыларның тема буенча лексик-грамматик материалны дѳрес куллануны тикшерү булып тора.
Алган белемнәрне ныгыту. Диалог төзү буенча эш.
Нинди белемнәр алдылар, нәрсәне ныгыту турында сүз бара? Дәрес башыннан алып эшләнелгән күнегүләр турында сүз барса, активлаштырыла торган материал инде кабатланды кебек (гәрчә, дәрес конспекты буенча бу материалны билгеләп булмый).
Диалог тѳзи белү − сѳйләмнең иң катлау­лы эшчәнлеге. Ул терәк (үрнәк) буенча яки ирекле формада була. Укытучы биременең Нужно дополнить диалог дигәненнән терәк диалогны тулыландыру турында сүз баруы аңлашыла. Бу очракта диалогта моңа кадәр кабатланган (ныгытылган) материал тѳшереп калдырылыр­га тиеш. Укучыларның аларны дѳрес яки ялгыш куюы материалны үзләштерү дәрәҗәсен ачыкларга мѳмкинлек бирә. Тәкъдим ителгән текстта бу дәрестәге материал чагылмый (бәлки ул укылган текстта булгандыр). Биремнең Надо разыграть диалог друг с другом дигән ѳлеше укучыларны аралашуның эмоциональ ягы һәм дѳрес интонация белән әйтә белүгә ѳйрәтүгә юнәлтелгән. Тексттан күренгәнчә, сорау-җавап җѳмлә интонация­се турында сүз бара. Гомумән, разыграть дигән бирем ул хәтердән рольләр буенча сѳйләшүне күзаллый. Ә конкрет бу бирем тиешле сүзне куеп укуны гына таләп итә. Димәк, слайдтагы бирем укытучының биременә туры килми.
Тест биремнәре үтәү. Бу күнегүнең башка күнегүләр системасында куллану урыны һәм материалы бѳтенләй аңлашылмый. Әгәр укытучы нәкъ шушы урында тест бирелергә тиеш дип саный икән, ул вакытта тестта моңа кадәр сѳйләмдә ныгытылган, ләкин укучылар ялгышырга мѳмкин дип санаган материалны урнаштырырга тиеш. Ә дәреснең иң ахырында бирелгән бу тестта антоним сүзләр, сүзләрнең дѳрес язылышы, иярченле кушма җѳмләләрне тикшерүнең максаты аңлашылмый һәм дәрес максатларына (укытучы үзе куйган максатларга!) туры килми.
Йомгаклау. Без бүген дәрестә кайсы теманы өйрәндек? соравын укучыларга бирергә тәкъдим ителми. Укытучы бу сорауга нинди җавап кѳтә? Бәйлек сүзләрне ѳйрәндек, авыл темасын ѳйрәндек дипме?
Ѳй эше. Укытучы түбәндәге ѳй эшен бирә:
1) Нарисовать рисунок и составить к нему 3 предложения.
Конспект буенча нинди рәсем турында сүз барганы аңлашылмый. Күрәсең, авыл рәсемедер. Дәрес материалы буенча, янында, артында, алдында бәйлек сүзләрен кулланып, 3 җѳмлә язарга һәм шул җѳмләләргә туры килгән рәсем ясарга бирелсә, ѳй эше максатка туры килер иде.
2) Пересказать текст (стр. 42).
Нинди текст турында сүз бара? Бу текст белән кайчан эшләнелде? Укучыларга ул ни дәрәҗәдә таныш? Гомумән, эчтәлекне сѳйләү текстны уку, аңлау, анализлау, тѳп мәгълүматны аерып алу, истә калдыру, сѳйләү процесслары белән тыгыз бәйле. Мондый биремне укучыларга яхшы таныш текст яки шундый текстның бераз үзгәртелгән «игезәк» вариантына карата гына бирергә була.
Бәяләү. Если вы думаете, что усвоили тему урока на отлично кебек бирем III сыйныф балаларына һич туры килми. Алар материалны үзләштерү-үзләштермәүләрен ничек билгели алалар? Если вы научились рассказывать / хорошо рассказали, дип әйтсәк, дѳресрәк булыр.
Нәтиҗә:
Бу − гади, типик, методик яктан бик күп хаталы дәрес. Һәрхәлдә, конспект буенча шундый нәтиҗә ясарга була. Әгәр дәресне карасаң һәм укытучы белән фикерләшсәң, бәлки кайбер карашлар үзгәрер иде. Дәресне күрмәүче, аны укып кына күзалларга тырышучылар ѳчен ул аңлашылмый.
Конспектта һәр күнегүнең дәрес ахырында ирешелергә тиешле максатка ничек хезмәт итүен, кѳтелгән нәтиҗәсен күрсәтү зарур. Күнегүләр катлаулыклары һәм эш тѳрләре буенча эзлекле тезелергә һәм укучыга куелган максатка ирешүгә терәк булырга тиеш. Тәкъдим ителгән конспектта кѳтелгән нәтиҗә күрсәтелми. Дәрес ахырында нинди лексик-грамматик материалны кулланып, нинди күләмдәге, нинди катлаулылыктагы бәйләнешле сѳйләм кѳтелгәнен билгеләмичә, күнегүләрне тѳзеп һәм тезеп булмый.
Билгеле булганча, туган тел булмаган икенче телдә бәйләнешле сѳйләмне үстерү баланың беренче телендә (туган телдә) формалашкан сѳйләм белән тыгыз бәйләнештә тора. Конспектның III сыйныф балалары ѳчен тѳзелгән булуын исәпкә алсак, дәреснең тулысынча диярлек уен формасында барырга тиешлеге ачык. Автор күрсәткән эш алымнары (сорауларга җавап бирү; диалог, җөмләләр төзү; ситуатив күнегүләр башкару) уен ситуациясендә кулланылырга тиеш. Презентация, әлбәттә, кызыксындыру чарасы булып тора, әмма бу дәрестә балаларга бер уен да тәкъдим ителми.

Дәреснең презентациясе.

Мәгариф. Татар теле.

Добавить комментарий