Логотип Магариф уку
Цитата:

Педагоглар өчен - МАГАРИФ.РФ педагогик журналы

“Мәгариф” журналы мәктәпкәчә белем, башлангыч һәм урта мәктәп, өстәмә белем педагоглары өчен электрон МАГАРИФ.РФ педагогик журналын ачып җибәрә. Педагоглар әлеге журналда методик эшкәртмәләрен, дәрес...

“Мәгариф” журналы мәктәпкәчә белем, башлангыч һәм урта мәктәп, өстәмә белем педагоглары өчен электрон МАГАРИФ.РФ педагогик журналын ачып җибәрә. Педагоглар әлеге журналда методик эшкәртмәләрен, дәрес планнарын, мастер-классларны һәм башка төрле эшкәртмәләрне бастыра ала.


МАГАРИФ.РФ педагогик журналында материалларын бастырган педагогларга махсус таныклык бирелә ала. Алар бу таныклыкны мәҗбүри яки ирекле рәвештә аттестация узганда файдалана ала. Таныклыкта эшнең атамасы, автор(лар)ның фамилиясе, исеме һәм атасының исеме, мәкалә басылган сайтның адресы, электрон журналның тәртип саны күрсәтелә.


“МАГАРИФ.РФ” рәсми теркәлгән массакүләм мәгълүмат чарасы булып тора. Андагы материаллар белән Интернетта магариф.рф адресы буенча танышырга мөмкин.


Педагоглар тарафыннан тәкъдим ителгән статьяларның педагогик журнал концепциясенә һәм тематикасына туры килүе зарур. Сездән оригиналь тикшеренү юнәлешендәге, методик материаллар, күзәтү характерындагы мәкаләләр һәм мәгариф өлкәсенә караган башка файдалы мәгълүмат көтеп калабыз.


Материалларны МАГАРИФ.РФ журналында бастыру - түләүсез. Бары тик таныклыкны әзерләү һәм таныклыкны авторга җибәрү өчен тотылган чыгымнар өчен генә түләргә кирәк булачак.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ