Логотип Магариф уку
Цитата:

Пенсионерлар өчен ярминкә эшләячәк

Өлкәннәр көне якынлашу уңаеннан, 20-24 сентябрь көннәрендә пенсия яшендәге барлык гражданнарны “Казан ярминкәсе”нә чакыралар. Биредә алар өчен бик күп чаралар: чәч кистерү, кан басымы, шикәр нормасын...

Өлкәннәр көне якынлашу уңаеннан, 20-24 сентябрь көннәрендә пенсия яшендәге барлык гражданнарны “Казан ярминкәсе”нә чакыралар. Биредә алар өчен бик күп чаралар: чәч кистерү, кан басымы, шикәр нормасын үлчәү, ЭКГ, тагын компьютерда башка тикшерүләр булачак. Һәм болар барысы да бушка. Иң мөһиме – ярминкәдә пенсионерларга төрле ваканцияләр, эш урыннары да тәкъдим ителәчәк. “Казан ярминкә”се, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы белән берлектә быел беренче тапкыр менә шундый чара үткәрә. Ул дәвамлы булыр дип көтелә.


“Бүгенге пенсионерлар бик актив, – диде журналистларга ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова. – Аларның өйдә генә утырасылары килми. Укыйлар, заманча технологияләрне үзләштерәләр. Шуны күздә тотып “Казан ярминкә”сендә зур чара үткәрергә булдык. Казан шәһәренең 29 оешма һәм предприятиесе өлкәннәргә эш тәкъдим итәчәк. Шулай ук юристлар, табиблар башка белгечләр дә бушка хезмәт күрсәтәчәк. Ярминкә дүрт көн дәвамында иртәнге тугыздан кичке алтыга кадәр эшли. Яшьләрне дә чакырабыз: өлкәннәр белән аралашып, аларның ничек яшәүләрен якыннанрак белерләр”.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ