Полиция интернетта БДИ материалларын урнаштыручыларны ачыклаячак
РФ Эчке эшләр министрлыгы интернетта бердәм дәүләт имтиханы материалларындагы биремнәргә дөрес дип саналган җавапларны таратучыларны җаваплылыкка тартачак.Мәгариф һәм фән өлкәсенә Күзәтчелек итү буенч...
РФ Эчке эшләр министрлыгы интернетта бердәм дәүләт имтиханы материалларындагы биремнәргә дөрес дип саналган җавапларны таратучыларны җаваплылыкка тартачак.
Мәгариф һәм фән өлкәсенә Күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт интернет челтәрендә тикшерү үткәргән вакытта БДИ контроль бәяләү материаллары сорауларына җаваплар урын алган 300дән артык ресурсны ачыклаган. Аларның 57 проценты «ВКонтакте» һәм «Твиттер» социаль челтәрләрендәге битләрдән гыйбарәт. Күрсәтелгән мәгълүмат чыганакларының 32 проценты тикшерү вакытында эшләмәгән яисә ябып куелган булган. Мәгариф һәм фән өлкәсенә Күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт хәбәр иткәнчә, интернетта урнаштырылган БДИ контроль бәяләү материаллары 2014 елга туры килми.
Мондый интернет сайтларны оештыручылар Россия законнары нигезендә җавап тартылачак, дип хәбәр итә РФ Эчке эшләр министрлыгының “К” идарәсе.
Бердәм дәүләт имтиханының рәсми мәгълүмат порталы.
Комментарийлар