Посткроссинг: открыткалар сәяхәте

Элек маркалар ябыштырылган хатлар, открыткалар алышу гадәте бар иде. Хәзер интернет, телефон булгач, кулдан хат язып утыручылар юк кебек: дөньяның аргы башындагы кеше белән минут эчендә хәбәрләшеп була. Әмма яшьләр арасында соңгы елларда почта аша открытка алмашу посткроссинг популярлашып киткән.

 

 

Нәрсә ул «посткроссинг»?

Бу күршеңә, йә дустыңа хат язу түгел. Ә дөньяның теләсә кайсы почмагына матур открыткалар җибәрү. Посткроссинг – бөтен дөнья буенча открытка алышу өчен уйлап табылган махсус проект. Бирегә (postcrossing.com сайтына) теләге булган һәркем кереп теркәлә ала. Шуннан син посткроссинг юнәлешенең бер вәкиле – посткроссер буласың. Сайт сиңа үзе хат алышыр өчен адрес күрсәтә. Сайлап алмыйсың, ә теләсә кем туры килергә мөмкин. Бу проектның кызыгы да нәкъ менә шунда – бер белмәгән илгә, кешегә матур сүзләр, теләкләр язу. 2005 елда оешкан әлеге сайтта бүген 350 мең кеше теркәлгән. 215 ил арасында даими хат алышу бара. Биредә яшь егет-кызлар гына утырмый. Рәхәт картлык кичерүче 80 яшьлек немец бабайларын да, гомерләрен песи-этләргә багышлаган американнарны да очратырга була. Һәр открыткага бер сан теркәлә. Аның юлдагы вакыты, узган чакрымы сайтта күренә.

«Патшабикәне оныгы туу белән котладым»

Сарман районы Иске Минзәләбаш авылы егете Ирек Нуретдиновның посткроссер булуына инде җиде ай. Ул барлыгы 40лап открытка җибәргән, үзенә дә шулкадәр килгән. «Посткроссинг турында телевизордан ишетеп белдем. Авырып өйдә ятканда, сайтка кереп теркәлергә булдым. Инде онытылып, бер-ике атна үткәч, әнигә почтальоныбыз: «Сиңа бер егеттән котлау килгән», – дип әйткән. Владивостоктагы бик матур күпер төшерелгән открытка иде ул! Аны Россия буенча сәяхәт итүче яшь укытучы җибәргән. Ерак аралардан бер белмәгән кешенең сиңа хәбәр салуы бик күңелле икән», – ди 15 яшьлек мәктәп укучысы.

Посткроссингны, беренче чиратта, аралашу чарасы дип саный яшь егет. Дөньяның төрле илләреннән әллә нинди һөнәр ияләре белән сәлам алышасың, хәтта дуслашып та китәсең. Мәсәлән, Иреккә Бельгиядән сирәк һөнәр иясе – якын киләчәктә үләчәк кешеләр белән эшләүче психологтан кызыклы открытка килгән, ә Ярославльдан Ольга исемле кыз Таиландка ял итәргә баргач, сатып алган открыткасын юллаган. «Таиландка барсаң, ананас аша, тәме мәңге авызыңда сакланачак!» – дип тә өстәгән әле. Кытайдан бер кыз Яңа ел белән котлаган. Бер кочак открытка арасыннан Ирек иң дәрәҗәлесен күрсәтте. Лондонның Букингем сараеннан – Елизавета IIдән килгән ул! «Патшабикәне оныгы тууы белән котлап хат язган идем, озак көттермичә алардан җавап хаты килде. Рәсми мөһере булган олы матур хатны алу үзе бер бәйрәм булды», – ди егет. «Урамда эшсез йөргәнче, компьютер каршында теләсә кайсы сайтларда утырганчы, бу шөгыленә кереп китүенә сөендек. Хәзер бөтен гаиләбез белән открытка көтәбез», – ди Ирекнең әнисе Раушания апа. Ул открыткаларны карап утыруы ук кызык. Канада, Һиндстан, Япония, Латвия, Нидерланды, Германия, Америка, Гонконг, Малайзия – санап китсәң, бөтен география искә төшә!

Открытка янында – бер капчык бүләк

Бу шөгыльнең тагын бик үзенчәлекле ягы – коллекционерлар өчен бер дигән табыш чыганагы ул. Кем нинди тема ярата, шундыйларны җыя. Мәсәлән, кемдер шәһәрләр, берәүләр СССР вакытындагы рәсемнәрне, икенчеләрнең табигатькә һәм шарлавыкларга хушы китә. Ирек спорт тематикасын үз итә, бигрәк тә Олимпиада вакытында чыккан маркаларны, рәсемнәрне җыя. Маркалар дигәннән, кайбер һәвәскәрләр бер открытка белән генә чикләнмичә, тулы бер капчык бүләкләр дә җибәрә икән. Нью-Йорктан, мәсәлән, Джессика  исемле кыз Иреккә, шәһәрдә үзе төшергән сурәтләр белән бергә, бер доллар акча, центлар, хәтта чын америка чәе дә  җибәргән. Ә Голландиядән Мәрьям исемле кыз җирле газеталар, шоколад, поп-корн, мармелад, агачтан эшләнгән башмаклар салып җибәргән. Ирекнең дә күп илләргә татар газеталары, чәйләр юллаганы булган.

Посткроссинг телне дә «шомарта». «Чит телдә открыткалар яза башлагач, инглизчәм күпкә яхшырды. Махсус өйрәнеп утырмасам да, сүзләрне истә калдырам», – ди Ирек.

Сюрпризлар тартмасы

Иске Минзәләбаш мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы Раил Ногманов та хәзер посткроссерлар рәтендә. Ирекнең һәр көнне берәр открытка алуына кызыгып, күршесе дә бу хобби белән мавыга башлаган. «Үзебезнең авыл почтасыннан гади Яңа ел открыткалары алып, Украинага сәлам җибәрдем. Озак көттермичә, миңа да төрле илләрдән открыткалар килде. Бик сөендем. Хәзер буш вакытымны гел шуңа багышлыйм. Инглиз телен яхшылап өйрәнәм, үз өстемдә гел эшлим. Төрле илләрне белү – үзе үк кызык бит. Яңа дуслар табу өчен дә бу менә дигән мөмкинлек. Кайчандыр почта тартмабыз күп вакыт буш тора иде. Хәзер мин аны сюрпризлар тартмасы дип атыйм. Элек әти-әни, әби-бабай биргән вак-төяк акчаны юк-барга тота идем, хәзер матур открыткалар, маркалар алам», – ди егет.

Китаплар да сәяхәт итә

Моннан тыш, буккроссинг дигән юнәлеш тә модада хәзер. («Book» – инглиз теленнән «китап», «crossing» – «кисешү» дип тәрҗемә ителә). Ягъни, китаплар белән алмашу. Укыган китап киштәдә тузан җыеп ятмасын өчен, аны башка кешегә биреп була. Метро, вокзал, төрле кафеларда калдырып китәсең дә, башка кеше  аны табып укый. Аннан ул да яңа хуҗага тапшыра. Шулай итеп, бер китап бөтен ил, алай гына түгел, дөнья буенча сәяхәт итә. Әгәр бик тә кирәк булса, укыгач аны үзеңә үк кайтарырга мөмкиннәр. Моның өчен bookcrossing.ru сайтына кереп теркәлергә кирәк, аннары синең китабыңа бер сан беркетәләр. Шул рәвешле, үзең җибәргән китапның сәяхәтен һәрвакыт күзәтеп тора аласың.

Бу хобби китап укырга яратучылар өчен генә түгел, ә сирәк очрый торган китапларны табу өчен дә уңайлы. Казанда моннан ике-өч ел элек буккроссинг бик популяр булган. Хәзер исә бу юнәлеш сүнгән. Аның каравы, илнең башка шәһәрләрдә әле дә меңләгән китаплар дөнья буйлап сәяхәт итә.

Фактлар

Посткроссингның иң беренче открыткасы Португалиядә сәяхәт итә, әлеге проектны Пауло Магальес уйлап таба.

Бүген исә барлык открыткаларның сәяхәт юлы  – 116  миллиард  чакрым дип исәпләнә, бу 2 910 855 тапкыр Җир тирәли әйләнүгә тиң.

Открыткаларны күбесенчә АКШ, Германия, Финляндия һәм Нидерландта алмашалар.

Россиядә 50 мең кеше посткроссинг белән шөгыльләнә.

Бер открытка уртача 15 көн сәяхәт итә.

Филүзә ХӘМИДУЛЛИНА, «Гаилә һәм мәктәп» журналы.

Добавить комментарий