Логотип Магариф уку
Цитата:

“Президент белән бергә” республика хәрәкәте активистлары Сабантуйга “Спортны үз иткән Татарстан” мәйданчыгы оештыра

“Президент белән бергә” республика хәрәкәте Сабантуйны оештыруда  актив катнаша. Әлеге хәрәкәтнең районнардагы бүлекчәләре бәйрәм вакытында үз мәйданчыкларын оештыра. Сүз уңаеннан, үткән ял көннәрендә...


“Президент белән бергә” республика хәрәкәте Сабантуйны оештыруда  актив катнаша. Әлеге хәрәкәтнең районнардагы бүлекчәләре бәйрәм вакытында үз мәйданчыкларын оештыра. Сүз уңаеннан, үткән ял көннәрендә Татарстанның 38 районында Сабантуй булып узды.


“Спортны үз иткән Татарстан” мәйданчыкларында халыкка ГТО нормаларын тапшырып карау мөмкинлеге булдырылган. Иң активларга истәлекле бүләкләр һәм грамоталар бирелә. Район хәкимияте башлыклары да читтә калмаячак, алар да бу мәйданчыкта актив катнашып, ГТО нормаларын тапшыруда  үз көчләрен сынаячак.


– “Президент белән бергә” ГТО нормаларын тапшыру һәм Сабантуйның гадәти мәйданчыкларын төрлеләндереп җибәрү — бик шәп инициатива. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов – үзе дә бик актив кеше. Күп вакытын эштә үткәрүгә карамастан, спортны да онытмый. Автоузыш буенча халыкара класслы спорт мастеры да ул. Аның командасында спорттан ерак булу  сәер хәл дип саныйм. Шуңа без аны, һичшиксез, хуплыйбыз. Президент белән бергә эшләнгән бөтен эшләр һәрвакыт актуаль, — диде Кама Тамагы районы хакимияте башлыгы Павел Лоханов.


“Президент белән бергә” республика хәрәкәте активистлары халык арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга һәм аларның спорт белән шөгыльләнүенә зур игътибар бирә. Татарстан бүген  Россиянең профессиональлар өчен генә түгел, теләгән һәркемгә спорт белән шөгыльләнү өчен яхшы шартлары булган спорт башкаласы санала. Республикабызга  дөньякүләм спорт ярышларын да ышанып тапшыралар. Быел җәй бик зур чара –  спортның су төрләре буенча халыкара Чемпионаты, ә 2018 елда футбол буенча дөнья Чемпионаты булачак.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ