Логотип Магариф уку
Цитата:

Профессор Газиз Гобәйдуллинга багышлан күргәзмә ачылды

Милли китапханәдә күренекле татар тарихчысы, язучы һәм тәнкыйтьче Газиз Гобәйдуллинның тууына 130 ел тулуга багышланган «Беренче татар профессоры»  китап күргәзмәсе эшли башлады.Күргәзмәдә Газиз Гобәй...

Милли китапханәдә күренекле татар тарихчысы, язучы һәм тәнкыйтьче Газиз Гобәйдуллинның тууына 130 ел тулуга багышланган «Беренче татар профессоры»  китап күргәзмәсе эшли башлады.


Күргәзмәдә Газиз Гобәйдуллинның ХХ гасыр башында дөнья күргән китаплары белән танышырга мөмкин, дип хәбәр итә Мәдәният министрлыгы. Китапханәнең Зур залында шулай ук әдипнең төрле елларда «Аң» журналы битләрендә басылган мәкаләләре урын алган.


Татар профессоры әдәбиятта кыска хикәяләр остасы буларак үзенчәлекле урын алган, күпсанлы гыйльми хезмәтләр иҗат иткән, фәнни эзләнүләр алып барган һәм әдәби әсәрләр язган. Беррәттән киңкырлы гыйльми-педагогик эшчәнлек белән дә шөгыльләнгән. Хезмәтләре бүген дә үз әһәмиятләрен югалтмый.


Күргәзмә 1 октябрьгә кадәр эшләячәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ