Логотип Магариф уку
Цитата:

Профиль юнәлешендәге математикадан Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре бераз яхшырган

2017 елда математикадан Бердәм дәүләт имтиханы тапшыручыларның уртача баллары, узган ел белән чагыштырганда, 1 баллга күтәрелгән. Бу хакта Рособрнадзор хәбәр итә, дип яза "Известия" газетасы. 2 июньдә...

2017 елда математикадан Бердәм дәүләт имтиханы тапшыручыларның уртача баллары, узган ел белән чагыштырганда, 1 баллга күтәрелгән. Бу хакта Рособрнадзор хәбәр итә, дип яза "Известия" газетасы. 2 июньдә чыгарылыш сыйныф укучылары тапшырган профиль юнәлешендәге математикадан имтиханның уртача нәтиҗәсе 1 баллга үскән һәм 47,1не тәшкил иткән.


Шулай ук, узган ел белән чагыштырганда, минималь 27 баллны җыя алмаган укучылар саны да кимегән.


"Профильле математика буенча Бердәм дәүләт имтиханының катлаулылык дәрәҗәсе үзгәрмәде. Беренчел мәгълүматларга караганда, укучылар быел биремнәрне яхшырак эшләделәр", - дип хәбәр итә Рособрнадзор башлыгы Сергей Кравцов.


Математикадан имтихан катлаулылык дәрәҗәсе буенча икегә бүленгән. Профиль юнәлешендәге математиканы - югары уку йортларына кергәндә кирәк булучылар, ә база дәрәҗәсендәге сынауны барлык укучылар тапшыра.


"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ