Логотип Магариф уку
Цитата:

«Прокуратура тикшерүчеләре тагын нинди мөгез чыгарыр?»

Мәктәпләр прокуратурадан әле дә күрсәтмә алалар. Директорлар, татар теле һәм әдәбияты укытучылары чаң суга. Яңа уку елы башлану белән, безнең редакциягә дистәләгән укытучы шалтыратты, электрон почтага...

Мәктәпләр прокуратурадан әле дә күрсәтмә алалар. Директорлар, татар теле һәм әдәбияты укытучылары чаң суга. Яңа уку елы башлану белән, безнең редакциягә дистәләгән укытучы шалтыратты, электрон почтага, социаль челтәрләргә аңлатма сорап хатлар килә тора. Татарстан районнарындагы мәгариф бүлекләре хезмәткәрләре, мәктәп директорлары һәм укытучылар белән сораштыру оештырырга булдык.


«Мәгариф» архивыннан «Мәгариф» архивыннан

Әтнә районы мәгариф бүлегеннән:


– Әтнә – чиста татар районы. Район үзәгендәге мәктәп — укыту планының 4 нче вариантын,  авыллардагы мәктәпләр 5 нче вариантны сайладылар. Бу ике вариантта да туган тел укыту каралган. Туган тел буларак татар телен укытуга каршы килүчеләр юк. 5 нче вариант – туган телдә укытучы мәктәпләр өчен. 1 – 9 нче сыйныфларда укыту татар телендә алып барыла. 10-11 нче сыйныфларда, БДИга әзерлек йөзеннән, укыту рус телендә бара. Татар теле укытучыларын барысын да эш белән тәэмин итеп булды. Кайбер татар теле укытучылары рус теле укытучысы булу өчен өстәмә белгечлек алырга  җыена, чөнки татар теле һәм әдәбияты дәресләре саннары кыскарды, рус теле һәм әдәбияты дәресләренеке артты. Дөрес, укытучыларның укыткан сәгать күләмендә бераз үзгәрешләр булды. Ставка тулмаган очракта, түгәрәкләр биреп, укытучыларны эш белән тәэмин иттек. Киләчәктә безгә рус теле укытучылары кирәк булачак, чөнки алар арасында олы яшьтәгеләр күп.


Прокуратура тарафыннан мәктәпләргә күрсәтмә бирүләр әле дә дәвам итә. Хәзер инде русча укырга теләк белдергән авыл балаларын рус сыйныфына ничек йөртеп укытырга җыенасыз дип информация сорыйлар. Ә безнең районда русча гына укытыла торган сыйныфлар бары район үзәге булган Олы Әтнә урта мәктәбендә генә.


Балык Бистәсе районы мәгариф бүлегеннән:


— Кызганыч, җәмгыятьтә телебезгә караш кинәт кенә тискәре якка үзгәрде. Туган телебезне югалту Балык Бистәсе төбәгенә дә янамый кала алмады, әлбәттә.


Район прокуратурасы күрсәтмәсе буенча берничә атна эчендә уку-укыту планнары зур үзгәреш кичерде. Әлбәттә, планнардагы сәгатьләр үзгәреше мәктәп укытучыларының күбесенә тискәре йогынты ясый, бигрәк тә татар теле укытучыларының дәрес сәгатьләре кими. Мәктәп администрациясе эчке ресурсларны барлап, һәр укытучыны эш белән тәэмин итү өстендә эшли, коллективта еллар буе килгән тотрыклылыкны сакларга, кадрларны югалтмаска тырыша.


Милләтләр дуслыгының районыбызда һәм республикабызда иң зур байлык икәнен онытмыйча, бу авырлыкларны җинеп чыгарбыз дип өметләнәбез.


Әгерҗе районы мәгариф бүлегеннән:


— Прокуратура күрсәтмәсе буенча уку-укыту планнарына үзгәрешләр керттек. Икенче чиректән башлап алар буенча эшләячәкбез. Татар теле укытучылары арасында кыскартулар көтелми.


Әгерҗе районында, татар һәм рус мәктәпләреннән тыш, дүрт мари, бер удмурт мәктәбе бар. Тулаем алганда, балалар татар телен уку ягында, дөрес, араларында дәрестә туган  булмаган телне үзләштерүдән баш тартучылар да бар. Әмма мондыйлар аз. Районның мәгариф идарәсенә быел 90 ел була. Биредә бер гасыр диярлек рус, татар, мари, удмурт халыклар тату яшәгәннәр, Дустанә мөнәсәбәтләр алга таба да сакланыр дип ышанабыз.


Әтнә районыннан бер укытучы:


— Безнең Әтнә районында 22 татар теле укытучысы эшли.  Соңгы вакытта республикабызда татар телен мәктәпләрдә укытыргамы-юкмы дигән мәсьәлә күтәрелгәч, без, укытучылар, борчуга төштек. Чөнки моңарчы мондый сорау алдында калганыбыз юк иде. Бу мәсьәлә артында мәктәптәге татар теле дәресләре  генә түгел, ә гореф-гадәтләребез дә тора. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә милләтебезнең зур мирасы, тарихы белән дә таныштырылып барыла иде. Ата-аналардан ризалык сорагач, барысы да аптырап калдылар. Татар авылында гомер-гомергә татарча укытылып килгәч,  бу сорау гаҗәпләнерлек тә шул.


 Әтнә районы, чиста татар районы буларак,  5 нче вариантны сайлады. Шушы вариантта татар теле дәресләренә сәгатьләр саны әлегә кадәр укытылып килгәнгә якынча туры килә.


Балтач районыннан бер мәктәп директоры:


– Мәктәбебез — милли мәктәп: бездә татар, рус һәм удмурт балалары укый. Моңарчы татар баласы – татар телен, удмурт баласы удмурт телен Татарстанның дәүләт теле буларак, татар телен укый иде. Тел укыту мәсьәләсендә килеп туган шау-шу безнең мәктәпне дә читләтеп үтмәде. Удмурт телен укыту һәр класста бер сәгатькә кимиячәк. Татар телен укыту буенча 3 нче вариантны сайладык. Анда татар теле графасы туган телгә алыштырылган.  Әлеге вариант  буенча һәр класста татар телен укыту өч сәгатькә калдырылган. Мәктәбебездә моңарчы 4 — татар теле, 3 удмурт теле укытучысы бар иде. Әлбәттә, сәгатьләр саны шактый кыскарачак. Мондый буталчыкка Мәгариф министрлыгы тарафыннан тиз арада ачыклык кертелсен иде. Билгесезлектә күпме яшәргә була?! Айлар буе стресс хәлендә яшәтү укытучыларның сәламәтлегенә дә тискәре йогынты ясамый калмас, билгеле. Бу исә уку-укытуның торышына бик нык сугачак. Укытучы — түземле халык, түзәрләр әле, дип, Хөкүмәт, Мәгариф һәм фән министрлыгы, прокуратуратура эксперимент арты эксперимент уздырудан тизрәк туктасыннар иде.


Минзәлә районыннан бер укытучы:


— Безнең районда да  татар теле дәресләрен өч сәгатькә калдыралар. Бу — укыту атнага 18 сәгатькә дә тулмаячак дигән сүз. Рус гаиләләре бик каршы төшми. «Бердәм республика тестыннан куркып баш тарттык», — диде 9 нчы сыйныф укучысы. Бүген мәгариф бүлегендә мәктәп директорларын җыйдылар. Укытучыларга иртәгә хәбәр ителәчәк.  30 елга якын эшләп, китәргә каламы инде?!


Арча районыннан бер укытучы:


— 31 еллык педагогик стажга ия татар теле һәм әдәбияты укытучысы мин үзем. Начар укытучылардан саналмый идем. Быел Россия мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасына һәм «Укытучы-остаз» грантына ия булдым. Пенсиягә чыгарга тагын биш елым бар иде. Тыныч күңел белән лаеклы ялга китәрмен дип йөри идем. Кая ул?! Без – татар теле укытучыларын азу ярган җинаятьчеләргә тиңләп, прокуратура гаепсездән гаепле ясап куйды. Мәктәбебездә татар теле укытучылары – без икәү. Икенче чиректән атналык нагрузкам 15 сәгатькә кала, моңарчы 18 сәгать иде. Икенчебезнеке 11 сәгатькә кала. Бу яшькә җиткәч, тагын нинди специальләшү инде ул безгә?! Мин, мәсәлән, башлангыч сыйныфларда укыта алыр идем. Ә миңа башлангычларда укытырга кем дәрес бирсен? Башлангыч сыйныф укытучылары үзләре мәктәбебездә буа буарлык.


Моңарчы мәктәбебез директоры район прокуратурасыннан кайтып кермәгән иде. Бар да шул безнең татар теле аркасында. Хәзер әнә мәктәбебезгә 7 ноябрьдә республика прокуратурасыннан тикшерергә киләчәкләр дигән хәбәр бар. Алары ни кыланыр да тагын нинди мөгез чыгарырлар тагын? Президентның сабыр итегез дигәненә алданып, татар теленә бөтенләй кабер казымасалар ярар иде инде.


Югары Ослан, Чүпрәле район мәктәп-гимназияләрендә дә каникул чорына хас җанлылык хөкем сөрә.


Каникул көннәрендә ерактагы якын район – Ютазы районы мәктәпләренең эше белән дә кызыксынып алдык. Берочтан даими авторларыбызга методик мәкаләләр язарга заказлар бирдек.


...Биредә дә һәр мәктәптә план буенча каникул чорына хас тәрбия эшләре алып барыла. Укучыларның ялын күңелле итеп үткәрү уңаеннан төрле чаралар уздырыла, экскурсияләр оештырыла, олимпиадага әзерлек эшләре алып барыла.


Соңгы атналарда республикабызда телләр өйрәнү-укыту мәсьәләсендә килеп чыккан аңлашылмаучылык аларны да читләтеп узмаган. Бу көннәрдә ата-аналар белән үткәрелә торган гомуми җыелышларда әлеге мәсьәлә дә алгы планга куеп карала. Шул нисбәттән кайбер мәктәпләрдә уку-укыту планнарына бераз үзгәртүләр кертелә. Татар теле предметы атнага өч сәгатькә калдырыла. Укытучыларны кыскарту күренешләре әлегә күзәтелми. Якын арада ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан күрсәтмәләр булыр дип өметләнәбез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ